Ике республика рәссамы
Халык рәссамы Рәшит Имашевның тууына 85 ел
Күренекле райондашым, Татарстанның халык рәссамы Рәшит Имашев белән бәрәкәтле Бишбүләк җирендә 1999 елның 5 июнендә данлыклы Ает авылы сәхнәсендә очрашырга тиеш идек. Ул килә алмады. Биредә Башкортстан, Татарстан, Чувашстанның иҗат әһелләренә Фатих Кәрим исемендәге беренче премияләр тапшырылды. Ни сөенеч, еллар үткәч, якташым белән Казанда аның остаханәсендә очраштык. Баксаң, ул Россиянең атказанган артисты, Башкортстанның элекке күренекле режиссеры Булат Имашевның туганы икән. Зур булмаган, башлыча башкортлар яшәгән Азнай авылыннан ике күренекле шәхес!
Илебезне генә түгел, хәтта Һиндстан киңлекләрен иңләгән халык рәссамы өчен күңелдә олы горурлык хисе туа. Заманында Һиндстанга сәяхәт иткәннән соң, Казанның актерлар йортында Рәшит Имашевның рәсемнәр күргәзмәсе була. Ул халыкта зур кызыксыну уята.
– Мине Индира Гандиның фаҗигале үлеме тетрәндерде, – ди рәссам. – Бу искиткеч ханымның һәм танылган сәясәт эшлеклесенең образы, совет халкының олы дусты мине бик нык дулкынландырды һәм бер төн эчендә аның портреты эшләнде. (Бераз вакыт үтеп, Һиндстан илчесе Татарстанга килгәч, Р.Имашев бу портретны аңа бүләк итә.
Күргәзмәдәге тәкъдимнәр һәм фикерләр дәфтәренә күренекле драматург Туфан Миңнуллин шундый сүзләр язган:«Рәшит! Иҗатыңның географиясе киңәюе белән котлыйм. Иҗат кешесе үз кабыгына бикләнсә, хәтта ул талантлы булса да үсә алмыйдыр. Күп илләрне гизеп, бик күп кешеләрне очратып, иҗат итәргә язсын».
Аның картиналары илебезнең байтак күргәзмәләрендә катнаша. Мәсәлән, 1971 елда автономияле республикалар рәссамнарының Мәскәүдә оештырылган күргәзмәсендә, 1972 елда РСФСР рәссамнарының«Туган ил буйлап», 1972-1973 елларда Мәскәүдә үткән «Туган илебез СССР» дигән Бөтенсоюз күргәзмәсендә «Татарстан рәссамнары иҗатында
КамАЗ», башка экспозицияләрдә рәссамның иҗади эшләре югары бәя ала.
СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы Р.Имашевның иҗатында тетрәндергеч язмышка дучар булган күренекле татар шагыйре Хәсән Туфан образы зур урын били. Әдипнең чын портретын гәүдәләндерү өчен рәссам аның өендә күп тапкыр була, бергәләп Аккош күле буйларында йөри, озаклап гапләшәләр, ул аның әсирлектә үткән көннәренең кайтавазы булып яңгыраган шигырьләрен кабат-кабат тыңлый. Хәсән ага соңрак рәссамның якын дустына һәм киңәшчесенә генә түгел, ә аның остазына әверелә, хәтта аның сәнгатьтәге киләчәк уңышларына зур йогынты ясый.
Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов шагыйрь белән рәссамның һәм халыкның үзара мөнәсәбәте бербөтен булуы хакында заманында болай дип язды:«Киндергә салынган хисләр шундый да ихлас һәм гади, буяулар да төгәл! Хәтта рәсем сәнгате белән «алыш-биреше» булмаган кешеләр дә рәссамның үз героена булган мөнәсәбәте гади бер ихтирамнан артканын, шагыйрьга карата гомум халык мәхәббәтенә әйләнгәнен тоеп ала. Рәссам башкарган эшнең зурлыгы менә шунда, портретның җанын әнә шул тойгы – халык белән шагыйрьнең бердәмлеге билгели. Икенче төрле итеп әйткәндә, рәссам үзенә халык тапшырган миссияне ихлас күңелдән һәм фидакарьлек белән башкарып чыккан... Биредә шагыйрьнең шигъри җанын тоеп була: батырлык белән нәфислекнең гармоник кушылуы, әлбәттә, колорит моңа сәбәп».
Уйлансаң, булачак халык рәссамының да тормыш юллары катлаулы була. Җиңү салютлары балкырга 4 көн калгач, әтисенең фронтта башын салуы киләчәк сукмагына ниндидер киртә куя. Бик тә үкенечле, әлбәттә.
Яшүсмер әүвәл Уфаның 5 санлы балалар йортында, соңрак 1 санлы интернатында тәрбияләнә. Җәйге каникулда көтүче булып алырга, ризык тәмен тоярга, кечкенәдән табигать белән хозурланырга да туры килә. Аннары яшь егетне нурлы, моңлы Казан үзенә тарта. Биредә художество училищесында укыганда да, соңрак В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтында белем алганда да үз алдына олы максат куя. 6 яшеннән ятимлекне татыган гади авыл егете илебез башкаласында Б.Йогонсон, Б.Дехтерев, Д.Дейнеки кебек танылган галим-рәссамнардан махсус дәресләр ала.
Еллар үтү белән Рәшитнең дөньяга карашы үзгәрә, сәнгатькә булган мәхәббәт арта, фикерләү сәләте тирәнәя, иҗади диапазоны да киңәя. Бетмәс-төкәнмәс илаһи көч аны иҗади үрләргә әйди. Ул тора-бара дөньяга танылган шәхесләр: әдәбият-сәнгать күгендә йолдыз булып янган иҗат әһелләренә мөрәҗәгать итә – Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Галимҗан Ибраһимов, Нәкый Исәнбәт, Сәлих Сәйдәшев портретларын бик мавыгып яза. Соңрак Нәҗип Җиһанов, Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Бакый Урманче, Сибгат Хәким һ.б.ның портретларына туктала.
Шактый танылу тапкан рәссамның иҗат географиясе елдан-ел киңәя. Тора-бара ул Кайсын Кулиев, Эрнест Хемингуэй, Луис Корвалан, Фидель Кастроның портретларын да төшерә. Һәр портретның үз характеры, үз төсе бар. Аларның эчке дөньясы, рухи бөеклеге сынлы сәнгать сөючеләрне тирәнрәк уйланырга мәҗбүр итә. Үз чиратында рәссамга психолог та, тормышта гади кеше күрә алмаган, сиземләмәгән күп кенә нечкәлекләрне дә тоемлый белергә кирәк булгандыр.
Бер язмада гына Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы, Ф.Кәрим, М.Акмулла исемендәге премияләр лауреаты Рәшит Фатыйх улы Имашевның иҗат киңлекләрен айкау мөмкин түгел. Кешеләргә матурлык, нур, шатлык өләшүче, горурлык хисе белән күкрәк киереп әйтерлек гади, олы талант иясе булды ул.
Ә бит могҗизалы куллар заманында бөек шәхесләрдән Владимир Ленин, Михаил Шолохов, Кәрим Хәкимов, Юрий Гагарин белән бәйле «Идел буенда», «Җир уллары», «Леонид Брежнев чирәм җирләрдә», «Кызыл илче», «Әтием хатирәсе» һ.б. картиналар язды. Аларның һәммәсе профессиональ осталык, үтә олы сабырлык белән иҗат ителгән. Ә күпме картиналарын Рәшит Имашев төрле оешмаларга, музейларга, мәктәпләргә, әдәбият-сәнгать эшлеклеләренә бүләк иткән?!
Татарстанда гына түгел, аның иҗади эшләре Башкортстанның кайбер төбәкләрендә дә реликвия булып саклана. Аның тәүге күргәзмәсе кайчандыр Уфада, Нестеров исемендәге музейда үткәрелә. Аннан соң талантлы рәссам Р.Имашев үзенең картиналары белән бик күп халыкара, Бөтенсоюз, Бөтенроссия, Татарстан республикасында – барлыгы өч дистәдән артык күргәзмәдә катнаша. Алтын куллы, данлыклы рәссамыбызның сәнгати әсәрләре Мәскәүнең Третьяковка галереясында, Санкт-Петербург, Казан, Уфа, Кыргыз-Миякә, Чаллы, Лениногорск, Зеленодольск һ.б. шәһәрләрдә, БДБ илләре музейларында лаеклы урын биләде. Шулай ук якташ рәссамыбызның иҗади җимешләре Австралиядә, Америкада, Франциядә, Һиндстанда, Шри-Ланкада нәшер ителгән җыентыкларда да дөнья күрде. Рәссамның күпкырлы иҗаты Татарстанда, үзәк матбугатта, радио-телевидение аша яктыртылды. Танылган сәнгать остасы хакында ике телевизион фильм да төшерелгән.
Аның геройлары – хезмәт батырлары, төзүче, нефтьче, механизатор, терлекчеләр, күренекле шәхесләр. Алар һәммәсе рәссамның илһам, бәхет чыганагы, табышы, сагышы да булды. Ул болардан тыш, китап графикасы, вакытлы матбугат өлкәсендә дә актив эшли. Заманында Мәскәүдә «Детская литература» нәшриятында рәссамның иллюстрацияләре белән дистәләгән китап басыла. Шул ук вакытта ул натюрмортка, мозаикага, сырлап ясауга да зур игътибар бирә. Аның монументаль сәнгать өлкәсендәге эшләре Татарстан, Башкортстан республикаларындагы мәдәният сарайларын, төрле җәмәгать биналарын бизәп тора. Рәссамның күз нурлары, күңел җылысы авыллардагы күркәм объектларда да саклана
Иҗатының төп чагылышы итеп хезмәт кешесен исәпли рәссам. Аның максаты – кешенең тормыштагы урынын, холкын, бар булмышын, хәтта уй-кичерешләрен төсле буяулар ярдәмендә ачып бирү, кешеләргә рухи байлык өләшү.
Соңгы вакытта данлыклы якташыбыз Башкортстандагы М.Акмулла, З.Биишева, М.Кәрим кебек шәхесләребезнең портретлары өстендә актив эшләде. Җыйнап әйткәндә, татар-башкорт сәнгатенә армый-талмый хезмәт итү гомерендә ул меңнән артык төрле пландагы картиналар, монументаль әсәрләр иҗат иткән. Ә менә Рәшит аганың остаханәсендә ул бүләк иткән ак ат белән җирән колынкай төшкән кечкенә картинасын бүген дә мин күз карасы кебек саклыйм. Янәшәдә генә югары белемле рәссам, иртә вафат булган бертуган энем Мәрвәрнең дә берничә рәсеме урын алган.
Танылган рәссамның гаиләсе хакында бер кәлимә сүз әйтелмәсә, язмабыз тулы булмас кебек. Тормыш иптәше Тәнзилә ханым профсоюзларның Казан шәһәре комитеты рәисе, кызлары Наилә – тарих фәннәре кандидаты, «Татар энциклопедиясе» институтында бүлек мөдире, уллары Равил Голливудта киноактер булып эшләде.
Рәсем сәнгате белән төпле мавыгудан тыш, Рәшит Фатыйх улы җәмәгать эшләрендә актив катнашты. Аның Казанда «Башкорт йорто» дип исемләнгән башкорт милли-мәдәни җәмгыятен оештырды, 1992-1998 елларда аның рәисе булып торды. Тик гомере генә озын булмады. Ул нибары 68 яшендә, 2007 елның 11 мартында арабыздан китеп барды. Аның үзеннән соң калган матур гамәлләре безнең күңелләрне әле дә җылыта
Әнвәр СӨЛӘЙМАНОВ Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев