Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

«Яшьләребез китеп югалмасын иде»

Милли гореф-гадәтләребезне яңарту белән бәйле уку-укытуны җайга салу, киң колачлы белем бирүче милли академия ачу өчен Татарстанда киләчәкне күзаллый белүчеләр булуы кирәк.

Рәссам-монументалист, график, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илнур Сираҗиев 1970 елның 5 мартында Казанда туган. Казан сынлы сәнгать училищесын (1989) В.И.Суриков исемендәге дәүләт сынлы сәнгать институтын (1996), Россия сынлы сәнгать академиясенең Казандагы иҗат остаханәсе стажировкасын (2001) уңышлы тәмамлаган иҗатчы. 

1999-2001 елларда Илнур Илбрус улы Россия рәссамнар берлегенең Татарстан бүлегендә җаваплы сәркатип вазыйфаларын үтәде. 2003 елдан алып – Россия Рәссамнар берлеге сафында. Ун ел «Арт Сити» иҗат студиясендә сәнгати проектлар җитәкчесе булды.

2011-2017 елларда В.И.Суриков исемендәге дәүләт сынлы сәнгать институтының Казан филиалында өлкән укытучы буларак белем бирде. 2014 елдан алып Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы төбәк бүлеге карамагындагы Яшь рәссамнарның иҗат берләшмәсе рәисе эшчәнлеген дә алып барды. 2016 елда – Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан Рәссамнар берлеге бүлеге рәисе урынбасары, ә 2017-2021 елларда исә шушы бүлек рәисе вазыйфаларын башкарды. Ул соңгы сигез-тугыз ел эчендә генә дә ике дистәгә якын шәхси күргәзмәсен ачты, Россия Рәссамнар берлегенең көмеш һәм алтын медальләре белән бүләкләнде. Хәзерге көндә И.Сираҗиев Татарстан Мәдәният министрлыгының Мемориаль такталар һәм монументаль сәнгать буенча эксперт комиссиясе әгъзасы да.


– Илнур Илбрусович, рәссамнарыбызның соңгы еллардагы гомуми отчет күргәзмәләре нинди нәтиҗәләр күрсәтте?

– Ни кызганыч, «Казан» милли-мәдәни үзәгендә үткән гомуми отчет күргәзмәсеннән соң без аларны ачардай мәйданны тиз арада тапмадык та... «Казан» милли-мәдәни үзәге ябылуы мондый эшчәнлегебезне тарайтты. Аннары Сынлы сәнгать галереябызда капиталь ремонт башланып китте.... Менә, ниһаять, 2021 елда гына «Хәзинә» милли сәнгать галереясында Татарстан Рәссамнар берлеге оешуга 80 ел тулу уңаеннан чираттагы күмәк күргәзмәбезне ача алдык. Иң шәп әсәрләрдән гыйбарәт экспозиция бар сәнгать сөючеләрнең дә күңелләренә хуш килде. Бүген исә күргәзмәләребезне Яшел Үзән, Яр Чаллы, Әлмәт картина галереяларында һәм Буа шәһәрендә генә ачабыз. Кайбер шәхси күргәзмәләребез Казандагы Ә.Мәҗитов музеенда да уза. 2022 елдагы иҗат эшчәнлегебез Идел буе Болгарында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу темасы белән бәйле булды. Бу темага багыш­ланган күмәк күргәзмәбез Яр Чаллы картина галереясында үтте, шулай ук М.Горький һәм Ф.Шаляпин музеенда да күргәзмә ачтык. Минем карашка, нәтиҗәләребез яхшы иде. 

– Сез Россия рәссамнар берлегенең Татарстан Рәссамнар берлеге бүлеге рәисе вазыйфаларыннан 2021 елда киттегез. 2017-2021 еллардагы шушы эшчәнлегегез буенча нинди йомгаклар ясадыгыз? 

– Мин гомер буе бушка эшли алмаячагымны аңладым. Чөнки балаларым, гаиләм бар. Кибетләрдә ризык арзан түгел, рәссамнар да картиналарын көн саен сатмый... Безнең бүлеккә Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан бер елга нибары 381 250 сум бүлеп бирелә. Аны гомуми һәм шәхси күргәзмәләр оештыруга, афишалар, буклетлар нәшер итүгә генә сарыф иттем, ә бит транспорт чыгымнары да зур иде. Рәис булу дәверемдә Татарстан хөкүмәте җитәкчелегенә, бүлегебез ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, транспорт чарасы сорап үтенечләр яздым. Ләкин безгә микроавтобус бирелмәде. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге автобус белән тәэмин ителгән иде. 2017-2021 еллар эчендә без Татарстан сынлы сәнгатен, декоратив-гамәли сәнгатебезне ил күләмендә таныту өчен күп калаларда, төбәкләрдә бихисап күргәзмәләр оештырдык. Аларны Татарстан калаларыннан тыш, якын һәм ерак төбәкләрдә: Төмән, Киров, Сергеев-Посад, Әстерхан, Волгоград, Ростов-на-Дону, Кронштадт, Архангельск, Чиләбе, Магнитогорск, Уфа, Козьмодемьянск, Чабаксар, Йошкар-
Ола, Элиста, Мәскәү һ.б. күп кенә шәһәрләрдә ачтык. Анда да бит милли сәнгатебезне күрергә сусаган татарлар яши. Шушы кадәр активлык күрсәткән бүлек бер транспорт чарасына, әйтик, микроавтобуска лаек түгел идеме?!

Аннары Татарстанның халык рәссамнарына (алар илле тирәсе) елына бер тапкыр илле мең сум булса да бүлеп бирүне үтенеп, мөрәҗәгать хатлары юлладым. Халык рәссамнары ул акчага үзләре өчен һөнәри кирәк-ярак сатып алыр­лар, остаханәләре өчен җыелган бурычларны түләрләр иде. Юк, анысын да бирмәделәр. Шул рәвешле нәтиҗәләремне 
ясадым. 

Бүген мин Яшел Үзән музыкаль театрында баш рәссам булып эшлим. Һәм шул ук вакытта, яшьләргә белем бирү теләгемне дә читкә этәрә алмыйм, В.Г.Тимирясов исемендәге инновация университеты доценты буларак, студентлар өчен рәсем сәнгатеннән махсус курс алып барам.

 – Берлек бүлегенең әлегә кадәр тормышка ашмаган тагы нинди проекты бар?

 – Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Татарстан каһарманнарын киндергә төшерү белән бәйле проектыбыз бар. Архивларда мондый батырларыбызның 10-15 процентының гына фотосурәтләре сакланган. Без аларның да, сугыштан әйләнеп кайта алганнарының да сурәтләрен, образларын бер стильдә, бер рухта язырга уйлаган идек. Бу – өч-дүрт ай эчендә башкарылып чыга торган хезмәт түгел, билгеле. Аларны ясап бетергәч, үзенчәлекле хәтер китабын да нәшер итеп булыр иде. Шушы проектыбыз тәкъдим ителде, ләкин аны тормышка ашыру өчен матди булышлык күрсәтелмәде. 

– Шушы елларда картиналарыгыз һәм график әсәрләрегез дәүләт музейлары өчен сатып алынгандыр, шәт? 

– Егерме картинам дәүләт музейлары тупланмаларында. Хезмәтләремнең кайберләрен Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музее фондына бүләк итеп тә бирдем әле. 

Билгеле, Татарстан Мәдәният министрлыгы кайбер рәссамнарның картиналарын сатып ала. Бу – һәр ел бара торган процесс. Министрлыгыбызга барып, соңгы елларда кайсы рәссамнарның, нинди картиналарын никадәр бәягә сатып алынуы хакындагы мәгълүматны рәсми сайтка элеп куюларын үтенгәнем дә булды. Тик әлеге үтенечемә колак салучы гына табылмады. Министрлык сайтында менә дигән онлайн-күргәзмә урнаш­тыруга нәрсә комачау итә икән соң?! Халкыбыз, сәнгать сөючеләр һәм респуб­ликадагы бар рәссамнарыбыз үз кылкаләмдәшләренең иң шәп әсәрләрен шул сәхифә аша карап та фикер туплый алырлар иде. Безнең бүлек дәүләт тарафыннан үткәрелә торган сатып алуларга шәхси экспозицияләрдә яисә «Зур Идел» кебек күләмле күргәзмәләрдә катнашкан әсәрләрне генә тәкъдим итә килде. Дөрес, соңгы елларда инде мондый сатып алулар өчен һәр рәссам үз үтенечен, тәкъдимен яза ала. Аннары әлеге рәсми фондка сатып алуларны дәүләт музейлары, картина галереялары гаризасы аша да башкарып чыгып була дип фикер йөрткән идек. М.Җәлил сериясенә караган хезмәтләремне Яшел Үзән, Әлмәт, Яр Чаллы картина галереяларына тәкъдим иттем, алар, үз чиратында, Татарстан Мәдәният министрлыгыннан акча сорады, тик ул акча бүлеп бирелмәде. Шуннан соң ул әсәрләремне дә әлеге картина галереяларына бүләк итеп бирдем. 

– Ә менә төрле дәүләт премияләре буенча бәйгеләрдә катнашкан әсәрләрнең дәрәҗәләре нинди? 

– Премияләр дигәннән, мин үзем дә лауреат. Х.Якупов исемендәге һәм Н.И.Фешин исемендәге премияләр белән бүләкләндем. Премияләр булу бик әйбәт, тик шундый бүләкләргә лаек булган кайбер иҗатчыларның хезмәт дәрәҗәсе югарымы соң?! Әйтик, бездә Н.И.Фешин исемендәге премиягә инде... наив сәнгать юнәлешендәге иҗатчы да лаек булды. Моны ничек аңларга? Татарстанның күп кенә район-калаларында искиткеч югары дәрәҗәдә иҗат итүче, гаять тәҗрибәле һәм талантлы һөнәри рәссамнарыбыз да бүләкләнгәне юк әле ул премия белән... Алар Н.И.Фешин премиясенә күптән лаек.

– Илнур Илбрусович, моннан дүрт ел элек сез Казанда Сынлы сәнгать-сәнәгать академиясен ачу нияте белән янып-көеп йөргән идегез...

– Бу ниятем сүнде, чөнки милли гореф-гадәтләребезне яңарту белән бәйле уку-укытуны җайга салу, киң колачлы белем бирүче милли академия ачу өчен Татарстанда киләчәкне күзаллый белүчеләр булуы кирәк... Күрәсез, сәләтле рәссамнарыбыз азая бара. Кызганыч, 2021 елда гына да мин 15 рәссамыбызны җирләүдә катнаштым. Яшьләребез югары уку йортларында белем алу өчен башкалага китә. Алар анда комга аккан су кебек югала, ягъни талантлылары, укып бетергәч, шул зур калаларда эшләп тә кала. Мин үзем дә башта шул юлны үттем. Бирегә әти-әнием гозерен тыңлап кына кайттым.

Милли сәнгатьне үстерүгә йөз тотарлык академия ачып, уку-укыту эшен башларга мөмкинлекләр тудырылган корпус әле дә бар. Ул «Тасма» янәшәсендә, әлеге корпус өчен җаваплы зат П.А.Егорушкин да якты максатлы уку йорты ачуга һәрчак теләктәш булды. Бу корпус реставрация институты ачар өчен махсус әзерләгән булган. Тик әлеге яңа институт шулай ук ачыла алмаган. 

Академия ачылса, Урал, Себер якларында үскән яшьләребез дә тора-бара шушы уку йортына тартылыр иде, чөнки Себер ягында бер югары уку йорты гына бар һәм әле анысы да Красноярск каласында. Берникадәр вакыттан соң академия үз чыгымнарын үзе каплый башлар иде. Бездә – реставрация ясаучыларга да сизелерлек кытлык... Әмма бар гозерләремнең, мөрәҗәгатьләремнең уңай җавапсыз калуын янә сөйләп торудан ни файда?! 

– Сез хәзер башкарак мохиттә хезмәт куясыз. Сез музыкаль театрдагы эшчәнлегегез белән канәгатьме? 

– Бик канәгать. Театр әһелләре белән дуслыгым рәис булган чак­лардан ук дәвам итә. Татарстан театр эшлеклеләре берлеге миннән М.Җәлил портретын бүләк итүемне үтенгәч, моңа да каршы килмәдем, каһарман затның бер сурәтен 2022 елда әлеге берлеккә бүләк иттем. 

Шуны да онытмыйм: Мәс­кәүдә, институт дипломын яклаганда, диплом эшемне Зур театрның баш рәссамы да мактаган иде. Ул мине Зур театрга эшкә дә чакырды, сәхнә арты эшчәнлеген күрәсем килү теләге җиңде, анда ике ай буе стажер булдым һәм шул чакларда ук театр коллективы белән тату эшли алачагымны тойган идем.

Яшел Үзәннең музыкаль театры коллективы, аның җитәкчелеге дә тел-теш тидерерлек түгел, ихлас шәхесләр. Әлеге теат­рыбызда илһамланып эшлим. Тәүге күләмле хезмәтем дә бар инде – А.Волковның әкияти повесте буенча куелган «Волшебник Изумрудного города» мюзиклына сәхнә бизәлеше. Быелгы яңа мюзикл өчен кирәкле декорация, костюм эскизларын да әзерли башладык инде.

– Илнур Илбрусович, рәислек эшчәнлеге тукталгач, башка рәссамнар белән аралашуыгыз кимедеме соң?

– Һич юк. Җәй айларында республикакүләм, Бөтенроссия пленэрларында, Алабугада уза торган Заманча сәнгать буенча халыкара арт-симпозиумнарда катнашуымны дәвам итәм. Шушындый мәдәни чаралар вакытындагы әңгәмәләребез күңелемә тансык, әлеге чараларда җаным белән ял итәм. 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев