Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Һөнәрле үлмәс

Рөстәм әфәнде Якуповның остаханәсенә кергәч, бермәлгә гаҗәпкә калдык – ник бер артык әйбер булсын!

Гадәттә иҗат кешеләренең, төрле осталарның остаханәләрендә «җиңелчә генә» тәртипсезлек хөкем сөрә. Әтнә төбәгенең уңган кешеләре белән танышып йөргәндә алтын куллы агач остасы белән очраштырабыз, дигәч, шундый ук гадәти күренеш көтәдер, дип уйлаган идем. Ә Рөстәм әфәнде Якуповның остаханәсенә кергәч, бермәлгә гаҗәпкә калдык – ник бер артык әйбер булсын! Һәр почмагы ялт иткән, тузан әсәре юк, әзер заказлар да өелеп ятмый. Эш кораллары, станоклар һәркайсы үз урынында, останың тылсымлы куллары кагылуын көтә. 

Рөстәм агачтан теләсә нинди җиһаз ясый  ала, әйт кенә. Балалар өчен уен мәйданчыгы җиһазларыннан алып, кораб штурвалларына кадәр коеп кына куя. Мисалга, штурвал ясау үтә җаваплы эш, чөнки ул әллә ничә тонналы кораб белән идарә итәрлек чыдамлы булырга тиеш. Аны каты корычагачтан  ясыйлар һәм әллә ничә төрле сынау үткәрәләр. Беренче эшләнмәләрен гади кул пычкысы, чүкеч, балта белән ясаган останың кул астында хәзер иң заманча лазер станокларына кадәр бар. 

Рөстәм – белеме буенча радио­механик. Агач эшенә исә кечкенәдән кулы ятып тора. Ә чынлап торып бу эшкә алынуы ун еллап элек башлана. Сыерчык оясы ясап карый ул. Матур килеп чыга һәм ул аны алучы булыр микән дип, уйнап кына «Авито»га куя. Шул ук көнне Казандагы балалар өчен һөнәрләр белән бәйле уеннар үткәрү белән шөгыльләнүче бер оешмадан шалтыратып, 100 данә ояга заказ бирәләр. Түләвен дә алдан күчерәләр һәм оста ул акчага беренче станокны сатып ала. Җыелмалы кош ояларын һәм җимлекләрне үз вакытында ясап та өлгертә. Шуннан бирле аның эшсез торганы юк, күләмле заказларны эшләү өчен Әтнәдә хәзер үз цехы да бар. 

Рөстәмнең Әтнә җирендә төп­ләнеп калуы да кызык. Тумышы белән ул  җырдагыча – сибелгән татарның бер газиз баласы –  Курган өлкәсеннән. Әнисе – Уфа ягыннан раскулачиваниегә эләгеп сөрелгән гаиләдән, әтисе төп Курган татары. Рөстәм Әтнәгә эш белән баручы туганнан туган абыйсына ияреп килә, «әйдә, Татарстанны күреп китәрсең», – ди абыйсы. Килә, күрә һәм инде кире китми Рөстәм. Хәзер ул Әтнәдә керсәң кире чыгасың килмәслек матур, уңайлы, чәчәккә күмелгән йортта гаиләсе белән яшәп ята. Халкыбызның «Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс», – дигән мәкалендә никадәр хаклык бар. Чыннан да, кулы эш белгән кеше кайда да югалмый ул.

Эльмира  СИРАҖИ.

Фотоларда Рөстәм Якуповның кайбер эшләре.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев