ХАЛЫК РӘССАМЫ
Мәкалә аталышын укыгач, бер генә ачыклык кертү сорала: Равил Габделбәшир улы Заһидуллинга бу мактаулы исем кайчан биреләчәк?! Бу рәссамыбыз - тыйнаклыкның нәкъ үзе. Аның иҗат башлангычы Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамланган вакытка барып тоташа һәм менә дистә еллар ул татар тарихын данлый. Моны раслау өчен рәссамның хәтта Интернет битләренә урнаштырылган...
Мәкалә аталышын укыгач, бер генә ачыклык кертү сорала: Равил Габделбәшир улы Заһидуллинга бу мактаулы исем кайчан биреләчәк?! Бу рәссамыбыз - тыйнаклыкның нәкъ үзе. Аның иҗат башлангычы Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамланган вакытка барып тоташа һәм менә дистә еллар ул татар тарихын данлый. Моны раслау өчен рәссамның хәтта Интернет битләренә урнаштырылган әсәрләренә күз төшерү дә җитә. Аның милли һәм тарихи романтизм юнәлешендәге эшләренең сюжетларын санап чыгарга да сәгатьләр кирәк булыр иде. Шуңа күрә сәләт иясенең күңелгә хуш килгән бер картинасына гына тукталыйм. Ул «Шагыйрьләр бакчасы» дип атала. Рәссам бу бакчаны үз хыялында тудырган. Бөек шагыйрь әйтмешли:
Остага үз картиналарындагы адәмнәрне язу өчен күчергеч булырлык кешеләр таләп ителми. Аның һөнәри белеме һәм эчке тоемлавы һәркемнең хәрәкәтен, кул һәм аяк торышларын, гәүдә пропорцияләре дөреслеген бер ялгышсыз сурәтләргә ярдәм итә. Әлеге сәләт аның улларына да күчкән. Дилбәр һәм Равил Заһидуллиннар ике ир бала тәрбияләп үстереп җиткергән. Фәрһад дизайнерлык белемен үзләштерсә, кече уллары Илдар инде Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлап, хәзер Франциядә француз, инглиз һәм кытай телен өйрәнә. Алар әтиләре белән, һичшиксез, горурлана. Ул - үз халкына фидакяр хезмәт итүнең чын мисалы. Өстәвенә, Борынгы Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы тарихы хакында гаять тирән белемгә ия затларының берсе. Шушы белем нәтиҗәсендә туган әсәрләрне берничә еллар элек Германия, Франция, АКШ, Нидерланд, Австралия, Төркия, Финляндия һәм Бөекбритания коллекционерлары үз шәхси тупланмаларына бик яратып кабул иткән. «Картиналарымның чит илләрдә популярлык казануын барыннан да элек чит ил сәнгатьсөярләренең тарих белән кызыксынуыннан күрәм. Алар үзләре булган барча илдән милли төсмерле истәлекләр, иҗат әсәрләре алып кайту яклы, - ди Равил әфәнде. - Билгеле, бездә дә тарихыбызга игътибар артты. Шуңа күрәдер дә Бөек Болгар музей-тыюлыгындагы даими күргәзмәгә минем эшләрем дә барып иреште». Рәссам сүзләрен дәвам итеп шул хакта да өстик: аның әсәрләре Россия Президенты В.Путинга да таныш. Санкт-Петербург янындагы Стрельняда урнашкан Президент резиденциясендә «Өйлә намазы» картинасы бар. В.Путин әле Р.Заһидуллинның тагын бер эшен - «Падишаһ авы» картинасын да ошатып, үзе сайлап алган.
Рәссамның исеме төрле елларда үткәрелгән күргәзмәләр аша башка чит ил кешеләренә дә таныш. Венгрия, Голландия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Күвәйт һәм Франциядә узган күргәзмәләрдә дә үзенчәлекле әсәрләр югары бәяләнгән. Бал кортлары җыеп ташый торган чәчәк тузаныннан файдалы кәрәз ипие хасил булган кебек, үз тырышлыгы белән күпләргә үрнәк булырлык бу милләт рәссамы үз хезмәтенең уңай нәтиҗәләрен генә күреп яши дияргә генә калыр иде, тик ул: «Мин Сезгә рәссамнарның җанын әрнеткән хәлләр турында да ачыклык кертәсем килә», - дигәч, аның сүзләрен дикъкать белән тыңларга алындым. Равил Габделбәшир улы Татарстан Рәссамнар бүлегендәге низагларны күреп туйганнан соң, хәзерге көндә Россия рәссамнарының Татарстандагы иҗади берлеге әгъзасы икән. Аның әйтер сүзе дә башка мәсьәләләр хакында булып чыкты: «Мин күргәзмә белән Төркиядә булдым һәм бу илдән шуны аңлап кайттым: төрекләр иң беренче чиратта нәкъ үз рәссамнарын күтәреп чыгалар. Ә безнең Татарстанда берәр дәүләт учреждениесе дәүләт акчасына берәр картинаңны сатып ала икән, ул акчаны түләсеннәр өчен аның артыннан, баш иеп, айлар буе соранып йөрергә кирәк. Әйтик, менә бер картинамны 2008 елны сатып алган иделәр, ә аның акчасын мин нибары… 2010 елның ахырында гына ала алдым. Тагын да сатыр идем дә, тик дәүләт акчаларын бүлеп бирүчеләр картиналарымның бәяләрен арзанайту өчен көрәшә, аны ике яисә ике ярымга кадәр киметеп алу турында килешү төзергә тели. Әлбәттә, рәссам хезмәтенә карата мондый мөнәсәбәт күңелне суыта, шуңа күрә «Зур Идел» күргәзмәсеннән соң картинамны сатып алырга теләсәләр дә, ахыр чиктә сатмадым. Мин - ирекле рәссам. Көн-төн остаханәмдә, алсыз-ялсыз эшлим. Тик рәссамнар хезмәтенә дәүләт учреждениеләре тарафыннан ак юл, яшел ут бар, дип раслый алмыйм. Рәсми структуралар тарафыннан якты чырай күргәнем юк. Милләт тарихына хезмәт итүне максат итеп алган рәссамнарның хәле җиңелдән түгел. Алдагы елларда да төрле җитәкчеләр тарафыннан милли тарихны күтәрүче сынлы сәнгать вәкилләренә өстенлек булыр, игътибар артыр дип уйламыйм. Минем сиземләү тәҗрибәм шул хакта сөйли. Күп вакыт иҗади шәхесләргә карата игътибарсызлык күрсәтү дә берни тормый. Берничә ел элек … татар телевидениесе буенча яңалыклар тапшыруын карап утырам, минем «Сабантуй» картинасы янына килеп туктаган башка өлкә кунагы бар игътибарын картинама юнәлтеп, үз милли хисләре хакында сөйләде. Тик минем фамилиямне диктор аныклап әйтеп тә тормады. Гомумән, татар телевидениесе тапшырулары буенча фикер йөрткәндә, дөньяда бары тик җырчылар һәм театр артистлары гына калган кебек. Әйтерсең Җиһанда рәссамнар гомумән юк. Алар хакында махсус тапшырулар булыр дип хыяллана да алмыйсың, сынлы сәнгатьне аңлап, кайчан да булса берәр махсус тапшыру оештырып җибәрүче табылырмы, алдан әйтә алмыйм, әмма заманында «Палитра» дигән телевизион тапшыруларның эфирга чыгуын хәтерлим. Ә бит бар татар халкының да бөтен күргәзмәләрне дә күрергә мөмкинчелекләре юк. Шулай да милләттәш рәссамнарның мохитен аңларга, иҗатлары белән танышырга хаклары бар… Кайвакыт кемнәр беләндер сөйләшәсең һәм шул аңлашыла: халыкта тарих белән кызыксыну юк диярлек дәрәҗәдә. Күбесе Казан ханлыгы чорының да, Борынгы Болгар дәүләтенең тарихи вакыйгаларын да белми. Мин ясаган рәсемнәргә карап Казан ханлыгындагы затлы киемнәр, сугыш кораллары, яхшы атлары, ир-атларның өс киеме һәм хатын-кызларның күлмәкләре, камзуллары, бәрхет калфаклары, чигешле читекләре һәм башка төр аяк киемнәре буенча гына да үз милләтен төгәлрәк күзалларлык мәгълүмат алса, күнелгә шатлык иңә».
Озын иҗат юлын үткән Равил Заһидуллинның картиналарын серияләр итеп барларга алынсам, тик бер сериягә генә тап булдым: ул - «Авыл ишек аллары» дип атала. Бу серия аны Бакый Урманче исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты дәрәҗәсенә күтәргән. Рәссамның Б.Урманченың үзе белән үк таныш булуын, әңгәмәләр корып һәм хәтта Урманченың үтенече буенча берничә шәмаиле күчермәсен эшләп бирүен дә искә алсак, бу - символик җиңү.
«Җәй көне ни сәбәптәндер майлы буяуларны читкә куеп торасы килә һәм мин кулыма язу карасы белән каләм алам. Традициягә кергән татар шәмаилләрен ясау авыр түгел. Язу гаять четерекле булмаска, тиз укылучан итеп чишелергә тиеш дип саныйм. Гарәпчәне тулырак белү өчен, заманында гарәп теле курсына да йөреп алган идем. Шәмаилләрне төрлечә язу теләге инде берничә дистә ел татар рәссамнарына тынгы бирми. Узган гасырның яңарыш җилләре кисеп искән көннәрдә, утырышлар җыеп, Татарстан шәмаилчеләре берлеге төзергә дә уйлаган чаклар булды. Бу ният тормышка ашмаса да, бүгенге гомуми күргәзмәләр барышында шәмаилләрнең аерым залга урнаштырылуын, аларга сокланучы тамашачылар саны артуын күреп күңел сөенә», - ди 2005 елны Казанның каллиграфик эмблемасын иҗат итү бәйгесендә катнашып II урынга лаек булган иҗатчы. Бу эмблема хәзер дә киң кулланышта һәм Казанның Күкләрне гизүче горур кош рәвешендә тасвирлануы белән күпләрнең күңеленә хуш килә. Аның катлы пыялалар артына куеп эшләнгән тагын бер үзенчәлекле әсәрен - «Авыл мәчете белән шәмаил»ен «Хәзинә» милли сынлы сәнгать галереясында күрергә мөмкин. Пыяла дигәннән... Заһидуллин иҗатының тагын бер бик уңай юнәлешен һич тә игътибарсыз калдыра алмыйм.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев