Гөлнараның яз җыры
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекторие җырчысы Гөлнара Байназарова белән очрашу.
Затлы җырчыларыбыз бармы, ни өчен матур җырларыбыз концерт сәхнәләрендә көннән-көн сирәгрәк яңгырый, дигән сорауга җавап эзләгәндә язмыш Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекторие җырчысы Гөлнара Байназарова белән очраштырды. Дөресрәге, Гөлнараны сәхнәләрдә күреп сокланган бар, ә менә кара-каршы утырып сөйләшкән юк иде. Г.Байназарова сәхнәдә ничек чибәр булса, тормышта да шундый ук мөлаем, сөйкемле икән. Тавышы җырлаганда гына түгел, сөйләшкәндә дә матур яңгырый, аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Кызның тормышка аек акыл белән каравы, максатчанлыгы да хөрмәт уята. Татар җырының киләчәге турында аның белән бергәләп уйландык.
Ләкин башта ул җыр сәхнәсенә ничек килгәнен сөйләде. Тумышы белән Чаллы шәһәреннән икән. Әти-әнисе Яшел Үзән районыннан яңа шәһәр төзелешенә килгән. Кулларында бер чемодан, күңелләре тулы өмет. Чаллы каласы ел үсәсен көн үсә. Татарстанның төрле якларыннан җыелган егет-кызлар үзләренә оя-куыш кора. Акланамы өметләре? Әлбәттә! Алар хәзер «городской», тормышны зур үлчәмнәр белән үлчи. Әмма күңелләрен һаман саен сагыну хисе бимазалый. Бала чакны, пичтә пешкән кабартмаларны, дус-иш, күрше-күләнне, авыл тыкрыкларын сагыну. Шәһәр тузаны таралыр да, күзалларында тәгәрәп үскән алан хасил булыр кебек. Автобустагы берәүне күрше бабайга охшатып ничә тапкыр йөзләре яктырып китә. Автоградның завод авазларында иртәнге көтүгә ашыккан сыерларның мөгрәүләре ишетелә сыман. Шул чакларда күңелдә көй туа. Бу көй аларга җансыз таш калада яшәргә көч бирә. Ә тора-бара ул көйгә улларының, аннары кызларының елаган авазлары кушыла. Гөлнаралары аеруча елак була. «Бу бала йә бик усал, йә җырчы булачак», – дип киләчәкне үзенчә юрый Суфия әбисе. Ишегалларында гына 52 нче татар мәктәбе урнашкан. Гөлнара шунда укый. Бер үк вакытта музыка мәктәбенә йөри. Укытучысы баланың табигатьтән бирелгән матур тавышын зур бәяләп, бик тырышып, аны консерваториягә әзерли. Сәхнәләрдә үсә кыз. Нинди генә сәхнәләр күрми ул! Ә иң рәхмәтле тамашачы аны өйдә көтеп тора. Җыр әти-әнисенә зур юаныч ләбаса. Бигрәк тә кызлары башкарган җыр...
Кайчандыр әти-әнисе зур кала төзергә чыгып киткән кебек, Гөлнара зур җыр сәхнәсен яуларга дип Казанга юл ала. Аңа нибары 17 яшь! Училище белеме дә юк. Бернигә дә карамастан туп-туры консерваториягә атлый. Зәңгәр күзләре тулы ышану, күңеле тулы ашкыну, уенда әти-әнисе, укытучысы алдында зур җаваплылык. Имтихан. Олы яшьтәге бер ханым кызның янына килеп, миңа языл, үзем укытам, дип колагына пышылдый. Күренекле опера җырчысы, дистәләгән талантлы шәкертләр тәрбияләгән Татарстанның һәм Мари Эльнең халык артисты Галина Ластовка була ул. Ике ел әзерлек курсларында укыганнан соң Гөлнара консерватория студенты булып китә.
Менә ул М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Резидә Ахиярованың Ренат Харис либреттосына иҗат ителгән «Любовь поэта» операсында Зәйтүнәнең дус кызы Бәдриҗиһан ролендә чыгыш ясарга әзерләнә. Консерваториянең 4 нче курс студенты гына әле югыйсә! Ул вакытта опера сәхнәсе аңа ханнарыбыз тәхете кебек буй җитмәс биеклек сыман тоела. Әнә, ул зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп, сәхнәдәге репетицияне тамаша залыннан күзәтеп утыра. Тукай ролендә Әхмәт Агади җырлый. Әтисе казах, әнисе татар аның. Нинди тавыш! Нинди буй-сын! Альбина Шаһиморатова үзебезнең Казан консерваториясендә укый башлап, аннары Мәскәүгә күчкән. Ул да коеп куйган артист! Димәк, мин дә булдыра алам, дип уйлый кыз. Шулай да куркыта, дигән сыман авыр сулап куя. Операсы да нинди бит – Тукаебыз турында. Шагыйрьнең иҗатына тиң итеп җырларга кирәк. Үзебезнең татар тамашачысы тыңлар. Өметләрен акламасаң, хурлыгы ни тора, дип һаман үзенекен уйлый яшь җырчы. Шул вакыт Мәскәүдән чакыртылган режиссер Михаил Панджавидзе килеп чыкмасынмы! «Әле син һаман мондамыни?! Хәзер син катнашкан күренеш. Элдерт сәхнә артына!» – дип талантлы кызны юри генә ачуланган була. Гөлнара опера театрының затлы келәмнәреннән бер атлап ике сикереп, сәхнә артына ничек кереп киткәнен үзе дә абайламый кала. «Шагыйрь мәхәббәте»ндәге Бәдриҗиһан исә бик тә уңышлы килеп чыга...
Менә ул К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Башмагым JAZZ» спектаклендә чыгыш ясый. Опера җырчысы комедия сәхнәсендәме? Бу спектакльнең Гөлнара өчен бик истәлекле тарихы бар. Консерваториядә укыганда кыз Башкортстанның Стәрлетамак шәһәреннән килеп укучы Илнур Байназаров белән таныша. Егет ипле, йомшак күңелле, талантлы. Гөлнара чибәр, аек акыллы. Матур гаилә кору өчен тагын ни кирәк? Дус булып йөри-йөри, бер-берсенә гашыйк булуларын сизми дә калалар. Мәхәббәтләрен ныгытып уллары Таһир дөньяга аваз сала (хәзер исә кызлары Зөлхизәгә дә инде сигез яшь). Консерваторияне тәмамлагач, юллары аерыла. Юк ла, мәхәббәтләре шул ук, бары тик икесе ике төрле иҗат юлын сайлый – Гөлнара филармониягә бара, Илнур – Тинчурин театрына. Анда нәкъ менә җырлый белүче актерлар кирәк була һәм ул чактагы баш режиссер Рәшит Заһидуллин тыңлау-сайлау оештыра. Шуннан бирле Илнур – драма һәм комедия театры артисты. И.Байназаровны белмәскә! Хәзер ул дистәләгән спектакльдә уйный. Баш рольләре дә, җырлылары да байтак. Әле күптән түгел Тинчурин театры артистлары куйган «Синең өчен» дип исемләнгән концертта да тамашачы тыңлап рәхәтләнде үзен. 2019 елда исә режиссер Рәшит Заһидуллин Таҗи Гыйззәтнең «Башмагым» әсәрен сәхнәләштерергә уйлап, баш роль Сәрвәрне җырларга Г.Байназарованы чакыра. Музыкант, дирижер Ильяс Камал ул вакытта күп көч куя. «Башмагым»ны джаз стилендә сәхнәләштерәләр. Җете костюмнар тегелә. Бөтен труппа диярлек катнаша. Классигыбыз Җәүдәт Фәйзи музыкасын джазга әйләндерү кемгә ошый, кемгә – юк. Әмма бик шау-шулы, колачлы спектакль булып хәтергә уелып калган ул. Иң мөһиме: баш геройлар шәп, Гөлнара – Сәрвәрне, Илнур Галимҗанны җырлый. Ярый ла Илнур моңа кадәр биш-алты ел драма артистлары белән спектакльләр иҗат итеп остарган, Гөлнараның бу рольдә беренче сәхнәгә чыгуы ич. Теге вакытта милли операдагы кебек, тагын зур сынау аша уза кыз. Сөйләргә, кая биеп, кая йөгереп җырларга кирәк. Көн дә репетиция. Шулай да Гөлнара – Сәйдәшебез, Тинчурин рухын саклаган театр бинасындагы тәүге спектаклен, тамашачы исә Гөлнараны бик яратып кала.
Менә Г.Байназарова беренче татар хатын-кыз композитор Сара Садыйкова истәлегенә аның кызы күренекле балерина Әлфия ханым Айдарская оештырган концертта чыгыш ясый. Әлфия ханым ул концертларны бик югары сәнгати дәрәҗәдә оештыра. Үзе белән нибары унбишләп кеше. Нинди җитди программа башкаралар! Җырчылар арасында очраклы килеп эләккәннәр юк. Һәркайсы энҗе бөртегедәй кыйммәтле. Сара Садыйкова җырларын Казанда гына түгел, республикабызның эре шәһәрләрендә, Мәскәүдә дә сәнгать сөючеләргә ирештерәләр. Быел күренекле режиссер Газиз Айдарскийның 125 еллыгы уңаеннан тагын Мәскәүгә бармакчылар. Яз айларында исә тыңгысыз Әлфия апа ел саен «Җиңү көне җиңел бирелмәде» дип исемләнгән тагын бер концерт оештыра. Ул да Гөлнарадан башка узмый. Ә.Айдарская Г.Байназарованы мактап туя алмый. Аның кебек бертуктамый эшли, иҗат итә белгәннәр бик сирәк, ди. Үзе итәгатьле, тәрбияле, нәрсә кушсаң, шуны җиренә җиткереп өйрәнә һәм тел-теш тидермәслек итеп башкара, өлкән буын җыр осталарына карата бик ихтирамлы, иҗатларына карата сакчыл, андый җырчыга күптән инде «Татарстанның атказанган артисты» исемен бирергә кирәк иде, дип талантларыбызның кадерсезлеге өчен ачынып сөйли. Көне-төне тир түгеп хезмәт итәргә күнеккән балеринаның мондый бәяләмәсе теләсә кемгә тәтеми...
Инде филармониядә төп эшенә күчсәк, анда да Г.Байназарова гел иҗтиһатта. Бүген татар халык җырларын, иртәгә Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Алмаз Монасыйпов әсәрләрен, аннары Резидә Ахиярова, Луиза Батыр-Болгари җырларын, ары китеп чит ил композиторларының мәшһүр операларыннан арияләрне башкара. Бер көнне ул балалар өчен куелган музыкаль спектакльдә мәче, йә булмаса балык ролен уйнарга мөмкин, икенче бер көнне исә филармониянең Владимир Васильев җитәкчелегендәге әдәби-музыкаль лекторие артистлары белән бергә республикабызның берәр районындагы мәктәптә, йә булмаса училище, яки институтта балалар һәм яшүсмерләр өчен концертта катнашуы ихтимал. Иҗатташы һәм остазы, дусты Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушев белән бергәләп, тыңлап туймаслык итеп дуэтлар башкаралар. Георгий дәдәй кебек сәхнәдәшең булу – үзе бәхет.
Инде һәр җырчы иҗатында иң зур биеклек – ялгыз концертлар турында языйк. Яшь булса да, Г.Байназарованың ике зур ялгыз концерты үтте. 16 мартта исә филармониянең концерт залында тагын берсе узарга тора. Монысы алдагы икесенә караганда да җитдирәк булырга охшаган. К.Тинчурин театрының дирижер Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестры һәм концертмейстер Роман Чуйновка кушылып татар халык җырларын, композиторлар Яхин, Җиһанов, Кәлимуллин романсларын, Р.Паулс, А.Пахмутова, А.Бабаджанян җырларын башкарачак ул. Программада шулай ук Г.Ибушев, Р.Асаев, И.Байназаров, «Сәйдәш» бию театры чыгышлары каралган...
Менә шундый ике сәгать сәхнә тотарлык, теләсә – мәшһүр опера арияләрен, теләсә – халык җырларын, композиторларыбыз әсәрләрен бердәй оста башкара алган җырчыларыбызның, татар җырының киләчәге нинди булыр? Бер дигән җырларыбыз, консерватория тәмамлаган әзерлекле җырчыларыбыз бар. Әмма татар тормышы шундый көнгә килеп җитте ки, аларны тыңларлык тамашачы бетеп бара. Затлы җыр концертларының яртылаш тулы залларда узуы чын-чынлап куркуга сала. Зәвыкның түбән тәгәрәвеме бу, әллә милләтнең үк бетүеме? Бер яктан «Үзгәреш җиле» фестивалендә бәгырьдән өзелеп төшкән җырларыбызны ботарлыйлар. «Их, әниләребез тыңлаган җырларга тимәсеннәр, фестиваль өчен яңаны язсыннар иде», – дип өзгәләнә Гөлнарабыз да. Икенче якта затсыз эстрада котырып чәчәк ата. Күбесенең ни көе, ни әйтер сүзе юк. Шуңа да карамастан, концертларына нинди хак билгеләсәләр, билетларны кырып-себереп сатып бетерәләр. Затлы җырны тыңларга исә биш йөз сумга да тулы зал җыеп булмый. Кая тәгәри бу дөнья? Заманында филармониянең канаты астындагы эстрада бүлеген ябу да җыр сәнгатебезгә китереп сукты бугай. Эстрадада югары планка юкка чыккач, җыен әтрәк-әләм сәхнәгә үрмәли башлады. Хәзер күр, әнә, бер өер булдылар, әле монда, әле тегендә шайтан туйлары оештыралар. Араларында чын җырчылар гына бик сирәк.
Өстәвенә, күпме сөйләп тә, һаман татар музыкаль спектакльләре өчен бер зал таба алмыйбыз. Консерваториянең дүртенче курсында ук М.Җәлил театрында бөек Тукаебыз турындагы операда сәхнәгә чыккан Г.Байназарова әллә музыкаль спектакльләрдә җырлый алмас идеме? Ничек кенә җырлар иде әле! Укыганда ук замандашыбыз Е.Анисимованың «Вий», С.Прокофьевның «Любовь к трем апельсинам» операларында, С.Сәйдәшевнең «Хафизәләм-иркәм» музыкаль комедиясендә төрле рольләр башкарып Идел буе шәһәрләрен йөреп чыккан, Сара Садыйкова истәлегенә узган концертларда беренче татар операларыннан булган «Сания»дән төп партияне җырлаган җырчы ул! Һәм Гөлнарабыз берүзе генә түгел. Артур Исламов, Рузил Гатин, Илүсә Хуҗина, Филүс Каһиров, Илгиз Мөхетдинов һәм музыкаль спектакльдә сәхнәгә чыгарлык дистәләп әзер артистыбыз бар. Күбесенең бер эш урыны юк. Тәхетсез патша, ханлыксыз хан кебек, бу сәхнәсез җырчылар концерттан-концертка тагын күпме үз көннәрен үзләре күреп, каңгырып йөрер?..
Тик Гөлнараның ышану утлы зәңгәр күзләренә карагач, тынычланып калгандай буласың. Бернигә дә карамыйча, иҗтиһад итәргә чакырган кебек алар. Урамда яз! Озакламый Гөлнарага кушылып сайрарга җылы яклардан кошлар кайтачак. Бакча-паркларда концертлар бирәчәкләр. Беренче яз концерты исә филармониядә, 16 мартта, Г.Байназарова кичәсендә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев