ГАЛИ ФОТОРӘССАМ
Күпләр эшләргә хыялланган илкүләм газетадан үз теләге белән китү турындагы гариза - баш редактор өстәлендә. Мәскәү ыгы-зыгысы туйдырган, иҗатчының карарын бернәрсә дә кире уйлата алмаячак. Һәм ул инде үзен күптән Нью-Йоркта күзаллый. Нәрсә хакына? Әлбәттә, ул анда үзенең шәхси күргәзмәсен ачачак! Бу теләк - табигый. Гадәти иҗади теләк! Брайтон-Бичта яңгыр...
Күпләр эшләргә хыялланган илкүләм газетадан үз теләге белән китү турындагы гариза - баш редактор өстәлендә. Мәскәү ыгы-зыгысы туйдырган, иҗатчының карарын бернәрсә дә кире уйлата алмаячак. Һәм ул инде үзен күптән Нью-Йоркта күзаллый. Нәрсә хакына? Әлбәттә, ул анда үзенең шәхси күргәзмәсен ачачак! Бу теләк - табигый. Гадәти иҗади теләк!
Брайтон-Бичта яңгыр сибәләде дә, болытлар арасыннан Кояш күренде. Кояш - аның даими илһамчысы! Рамил Якуб улы монда икенче көн генә, ә инде русча нәшер ителүче туризм журналы белән хезмәттәшлек итә дә башлады. Ул - Россиянең танылган фотографы. Аны биредә дә таныдылар. Ни гаҗәп, журнал редакторы үзе үк Казаннан булып чыкты.
Журналист визасы белән алынган рөхсәт көннәре бер-бер артлы үтә торса да, ул инде үз максатына якын. Менә Манхэттенда урнашкан Soha галереясы аңа үз залларын тәкъдим итә алачагы турында белдерә. Заманында Американың иң мәшһүр өч йөз фотографы бергә берләшеп, бина сатып алганнар һәм Sohа галереясын ачып җибәргәннәр. Биредә алар фотошедеврлар сату, фотокүргәзмәләр үткәрү белән шөгыльләнә. Бу бизнес - Америкада шактый алга киткән тармак. Рамил Якуб улы да иң көчле егерме фотографтан торган комиссия игътибарына үз эшләрен күрсәтергә тиеш. Бу - имтихан. «Мин үзем белән нибары ике фотосериямне алган идем: «Кояш астындагы кешеләр» һәм «Рус модасы». Мөхтәрәм комиссия «Кояш астындагы кешеләр» сериясен сайлап алды, бераздан галерея заллары шәхси күргәзмәм өчен әзер булачагын игълан итте. Тик, ни кызганыч, билгеләнгән вакытка минем өч айлык визам да төгәлләнде», - дип искә ала фоторәссам.
Америка тамашачылары күрергә өлгермәгән шушы серия белән быел җәй Ә.Мәҗитов музеена килгән казанлылар танышты. Рамил үзе дә әлеге серияне бик ярата һәм аның хакында теләп сөйли: «Яшүсмер чакта илебезнең көньяк шәһәрендә яшәдем. Һәр җәй саен СССР халкы безнең шәһәргә ял итәргә килә иде. Аларны кызыксынып күзәтү, якты кояш, чиста диңгез һәм җылы ком хисләремнең гомуми гаммасын төзесә дә, ул вакыт мин бары үз дусларымны гына фотога төшердем. Фотография өлкәсен һөнәр итеп сайларга һич җыенмый идем. Ләкин еш кына шулай килеп чыга, сине нәрсә иң аз кызыксындыра - тормышыңда нәкъ шул иң мөһимгә әйләнә дә куя. Минем белән дә шулай килеп чыкты: башта - завод фотографы, аннан соң күптиражлы газета, шәһәр, республика газетасы фотографы булып эшләдем. Республиканы аркылыга-буйга йөреп, репортажлар әзерләү белән мәшгуль булдым.
Кояш, Җир, Кеше - боларның фокус кысалары аша даими темама әйләнүен еллар узгач кына төшендем. Карыйсың: кояш һәм су процедуралары һәр кешене тигезли, беркемгә дә кәттә машиналарның, бриллиант кашлы алкаларның кирәге калмый. Һәрберсенең җанында, әйтерсең мәңгелек бәхет һәм тынычлык хисе хөкем сөрә. Берзаман үз теләкләремнән арына алмый башладым: җәй җитү белән кешенең тирә-юнь мохит белән тулы гармониягә кереп эрүен, табигать матурлыгын, төрле ил пляжларын фотога төшерүемне дәвам итәсем килде. Әлеге серия баеган саен уйланам һәм нибары хәзер генә нәрсәгәдер төшенә башладым шикелле: һәр җәй фасылында мин бу серияне тәмамларга уйлыйм. Укылган китапны ябып куйган төсле, ябарга булам. Әмма башымда яңа фикерләр һәм аларны тормышка ашыру теләге туа. Бу ниндидер мәңгелек тема «Мин инде монда булдым һәм барсын да күрдем», - дип әйтер мәлне көтәм, ләкин бу халәт күңелемә килми. Фотолар күбәя, яңа кайнар җәй мине тагын үз каруселендә әйләндерә…»
Ә мин исә аның ислам темасына кагылышлы фотографияләре сериясен үз итәм. Рамил аны 1998 елны Г.Тукай музеенда шәхси күргәзмә буларак тәкъдим иткән иде. Татарстанда дин мәсьәләләре хәл ителә генә башлаган бу дәверне Рамил иң беренчеләрдән булып тарихка теркәп барды. «Иң беренче булып, - дип төзәтә ул мине. - Һәм бик күп очракта мин беренче булдым. Төрле тарихи вакыйгаларга, сәяси үзгәрешләргә бай елларда фотограф булып эшләвемне зур бәхеткә тиңлим. Сәләтле иҗат әһелләре сурәтләнгән портретларым күп. Әлеге елларда бәйсезлек яклауны, Татарстанның беренче Президенты эшчәнлеген, Сөембикә манарасына ярымай беркетүне, чикләр ачылуга беренче чит ил делегациясе - фин татарларының республикага килүен, Идел аша күпер салынуын, мөселман балалары өчен беренче оештырылган җәйге ял лагерен, күпсанлы митинглар һәм гаять тантаналы мәдәни чараларны фотога төшердем. В.Ленин: «Тарих объектив аша языла», - дип әйткән ич. Бар да шулай. «Дөнья татарлары» дип аталачак фотоальбом да әзерләргә теләгән идем әле. Бераздан иҗатым өчен Казан кысан булып тоела башлады. 1999 елда, 41 яшемдә Мәскәүгә киттем. Хыялым - аннан да ары, Америкага яисә Австралиягә күчеп китү иде. Чөнки бары тик шушы ике илдә генә дөньядагы иң көчле фотомәктәпләр эшли. Әмма башкала ары җибәрмәде. Унбиш елга үз итте. Билгеле, Мәскәү беркемне дә колач җәеп каршы алмый. Башта Россия тимер юлларына караган «Гудок», «Путевая» газеталарында төсле рәсемнәр буенча фотограф булып эшләдем, ике елдан соң «Комсомольская правда» редакциясенә урнаштым. Җитәкчелек сәясәт бүлегенә билгеләде һәм мин турыдан-туры Кремль пулына кабул ителдем. В.Путин белән үтәчәк очрашу урынына дүрт сәгать алдан килдем. Барсын күзәтеп йөргән Россия Президенты пресс-секретаре түзмәде, яныма ук килеп сорады: «Сез ни өчен бирегә билгеләнгән вакытка караганда дүрт сәгать алдан килдегез?» «Минем буем кечкенә, шуңа күрә залга кергәч Президентның фотосурәте уңышлы чыгачак иң уңай урынны алдан ук алып калырга телим», - дип җавап биргәч кенә, бераз тынычланды, ахрысы. Соңыннан ул хезмәткәрләренә: «Бу татарга иң яхшы урынны бирегез!» - дип тә өсти иде. Әмма В.Путинны фотога төшерү һәрчак авыр булды, әлеге елларда ул һәрвакыт башын аскарак иеп сөйли иде. Шуңа күрә фотографларга да тагын да иелебрәк эшләргә туры килде. Ярты елдан соң яңа бүлеккә күчерделәр. Танылган шәхесләр тормышы турындагы материаллар өчен фотолар әзерләргә тиеш булдым. Эш буенча барам, ә мине инде таныйлар, ни өчен килгәнемне төшенәләр. Чөнки моңа кадәр үк Россия эстрадасы йолдызларының күбесе миндә фотосессия узган иде. Голливуд артистлары сурәтләре дә кирәк булгач, аларны саклаучы агентлык белән дә дуслашырга туры килде. Дөресрәге, алар үз хезмәтләрен яктыртучы фотолар ясап бирүемне үтенде. Тулы бер альбом эшләп бирдем. «Хезмәтем өчен акча кирәкми, очрашулар, концертлар оештырылганда, тән сакчылары артына якынрак килеп басарга рөхсәт итсәгез, шуңа риза», - дидем. Рөхсәт иттеләр. Билгеле, сөйкемле сөягем дә бардыр. Бервакыт А.Пугачева белән М.Галкин фотоларын сорадылар. Кадрлар әзер, ә Юрмаладагы җыр бәйгесен ачу тантанасына инде соңга калачакмын. «Алла Борисовна, мине дә үзегез белән алмассызмы?» - дип әйтүгә үк, җырчы риза булды. Тантанага килеп туктаган лимузинның ишеге ачылганда дистәләрчә фотообъектив безгә таба төбәлгән иде. Аннан Галкин урынына мин килеп чыккач, күбесенең гаҗәпләнүдән авызлары ачылды. Пугачевага машинадан чыгарга булыштым һәм үземне белгән фотографларның да минем харизмамда шикләре калмады кебек».
Ул - бай архивка ия фотограф. Бар эшчәнлеге хакында да шулай җиңел итеп сөйли. Ил мәркәзендә һәр фотограф та җиңүче түгел. Ә Рамил Якуб улының башкалада да эшләре уңышлы барган. Аны хөрмәтләп, берничә телевидение тапшырулары оештырылган. «Динамо» метро станциясе янәшәсендә урнашкан, патша боерыгы белән рәссамнар өчен махсус төзелгән борынгы остаханәләренең берсендә ул үз фотостудиясен ачкан. Биш ел дәвамында бирегә бихисап артистлар, спортчылар, танылган шәхесләр фотосурәтләрен ясатырга килгән.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев