Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Фотографлар рәисе

Без чуаш фотохәбәрчеләреннән бераз калышабыз дип саныйм. Ә алар үз респуб­ликалары фотографлары хакында саллы китап та бастырып чыгарган икән инде.

Рамил Якуб улы Галиев 1985 елдан алып республика һәм илкүләм мәгълүмат чараларында эшли. 2000 елдан башлап Мәскәү каласындагы «Коммерсантъ», «Труд», «Комсомольская правда» газеталарында хезмәт куя, АКШның «Tourism» журналында да, РФ Президенты В.Путинның журналистлар пулында да эшләргә өлгерә. Ул – Татарстанның матбугат һәм гаммәви элемтә чаралары атказанган хезмәткәре. 2016 елдан башлап «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында фотохәбәрче вазыйфаларын башкара. 


– Рамил, үткәнгә әйләнеп карасаң, кайсы матбугат чарасында осталыгың аеруча чарланды дип уйлыйсың?

– «Коммерсантъ»та эшләгәндә, зур һөнәри мәктәп үттем, осталыгым күбрәк шунда чарланды. Башкалада газета-журналлар берничә йөз бит һәм аларның һәркайсысы иң алдынгы булыр­га омтыла.

 – Хәзер Татарстан фотографлары берлеген дә җитәклисең, бу вазыйфа синең өчен ят нәрсә түгелме? 

 – Мин бит фотожурналистика өлкәсендә 1985 елдан бирле. Мәдәни чараларны оештыру эшләрен дә төптән беләм. Быел, ноябрь аенда шушы берлекне җитәкли башлаганыма ике ел тулачак. 

Июль аенда Н.Назарбаев урамындагы 35 нче йортта, 1936 елда ук төзелгән һәм «Соры йорт» дип йөртелгән бинада ТР фотографлары берлегенең «Сфера» фотогалереясын ачтык! Монда кайчандыр балалар бакчасы һәм кичке мәктәп урнашкан булган. Ул галереябыз зур, ике фотокүргәзмә һәм инсталляцияләр залыннан гыйбәрәт. Моннан кала биредә фотостудия дә ачтык. 

 «Сфера»да Фотография музеебыз да бар. Аны тулыландыра барачакбыз, әйтик, бер көнне фотограф Р.Якупов ике китап бүләк итте. Музеебыз уникаль фотоаппрататуралар белән дә баетылачак. Моннан кала ТР Журналистлары берлеге музеендагы бер стенд тулысынча фоторепортерларга багышланган. Ләкин үз максатыбыз буенча без барлык иҗатташларыбызның хезмәтләре җыйналган аерым музей булдырырга, фотографларны унъеллыклар буенча квалификация­ләп чыгарга, Татарстан фотографиясе өлкәсен тулысынча барларга телибез. Бу – зур хезмәт һәм аны башлап җибәрергә кирәк иде.  

Берлектә барлыгы ике йөз кеше исәп­ләнә, аларның унбише – үтә дә актив. Без җәй көне «Урам чаты» дип аталган тәүге гомуми күргәзмәбезне дә ачтык. Икенче күргәзмәбез ике яшь фотографыбыз иҗатын яктыртты. Мин яшь буын иҗатчыларыбызга бик игътибарлы. Дөрес, алар узган гасырда Татарстанда хезмәт куйган, инде бакыйлыкка күчкән фотографларыбызны белми дә... Аларның А.Биктимеров, М.Шакирҗанов, В.Мартенков, Н.Курамшин, Р.Яруллин, Н.Седов иҗаты хакында гомумән ишеткәне юк. 

Әйе, безнең татар әдипләре, композиторларыбыз күптән барланган, аларның биографияләре, язган әсәрләре хакында да интернет сәхифәләренә кереп укып була, ә менә татар фотографларының гына әлегәчә квалификацияләнгәне юк. Татарстан фотографиясе тарихы үсешенә күп хезмәт керткән фотографларыбыз буенча эзлекле тарихи нигез, мәгълүмати база әлегәчә булдырылмаган. Алар хакында берничә томнан торган җитди биографик язмалар да тупланмаган. Әйткәнемчә, безгә кадәр кемнәрнең бу өлкәне алга этәргәнен күпләр гомумән дә күзалламый. Бу киләчәк буын өчен дә кызык булачак. Аналогия, цифрлаштыру өчен дә мондый китаплар булдырылырга тиеш, алар буенча без Татарстаныбызның чын тарихын да күзаллый алачакбыз. Бу – бик мөһим бурыч! 

Хөкүмәтебездән дә ТР фотографлар берлегенә булышлык күрдек, тиздән безнең сигез ветераныбыз республика ял йортында булып, үз сәламәтлекләрен ныгытачак, монысы өчен дә рәхмәт. Әлбәттә, без – яшь берлек, алдыбызда торган мәсьәләләр шактый. Шуңа күрә Татарстан илбашы Р.Миңнеханов белән нибары биш минутка гына булса да күрешеп, аңа татар фотожурналистикасы мәсьәләрен ачыклап бирәсем килә.  

– Рамил, быел үз иҗат җимешләрең нигезендә күргәзмәләр уздыра алдыңмы? 

– Август-сентябрьдә Россия этнография музееның Мәрмәр залында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган «Безне туры юлга күндер» фотопроекты, күргәзмә уңыш белән үтте. Күргәзмәнең идеясе – минеке, ә менә аны тормышка ашырырга Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм «Татмедиа» булышлык итте. Күргәзмәдә 1989 елда төшергән бихисап тарихи фотоларым экспозиция­ләнде. Аларда 1989 елда узган «Идел буе җыены» күренешләре. 1989 елны да Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы билгеләнеп үткән иде. Ул мөселман календаре хисабы белән саналды, ә 2022 елда бу дата григориан календаре буенча бәйрәм ителде. 1989 елда шушы бәйрәм уңаеннан оештырылган сәфәрдә мин дә катнаштым. Бу күләмле бәйрәм чарасында кырык чит ил делегациясе дә булды. Ул чактагы автобус маршрутыбыз Казан –Уфа – Чаллы – Алабуга калалары аша узды, соңрак Болгарга да барып җиттек. Тулы фоторепортаж хәзерләдем. Шул чара барышында җыелган архивым аша кешеләр күңелендә фотосурәтләргә кызыксыну уятырга теләдем һәм менә Питер татарлары әлеге күргәзмәне ошатып карады. Ул фотолар – юкка чыга язган хезмәтем, 2006 елда Мәскәүнең «Пресса» нәшриятында янгын чыкты, ә минем архивым шунда саклана иде. Негативларыма зыян килде, ләкин алар бөтенләй янып бетмәде, янгын сүндерү күбегенә эләкте. Ул плёнкаларны озаклап юып, фотоларны саклап калырга дусларым да булышты, шуңа күрә бу сурәтләр – утны да, суны да кичкән сурәтләр! 

2023 елда иске Казаныбызга багыш­ланган яңа күргәзмәмне ачачакмын. 2015 елда Мәскәүдән Казанга кайткач, башкалабызның яхшы якка үзгәрүенә игътибар иткән идем. Шәһәр күренеш­ләрен күп­ләп фотога төшердем. Әлеге күргәзмәгә шулай ук бүгенге яшь буын күзаллый да алмаган иске Казан күренеш­ләрен дә элеп куячакмын. 

Мин гел шул хакта искәртә киләм: әдәбият – ул бер нәрсә, анда чорны һәркем үзенчә интерпретацияли. Ә фотолар – үтә дә объектив документ. Шунысы да бар, безгә тарихи хроникалы булыр­га җитешергә кирәк. Мин, мәсәлән, үз милләтемне, аның гади хезмәттәге кешеләрен дә, талантлары белән планета күләмендә шөһрәт казанган сәләтлеләребезне дә бик яратам. Аларның һәрберсенең сурәте фототарихыбызда калырга тиеш. Әйтик, 1992 елда Казанга даһи биюче Р.Нуриев килгән иде. Аны биредә башка илләрдәге кебек йөздән артык фотограф каршы алмады бит. Нибары өч-дүрт фотограф кына төшерде. Мин данлыклы татар биючесенең бүлмәсенә кергәч, Рудольф Нуриев торып басты һәм яныма ук килеп, кул биреп күреште. Минемчә, ул үз Ватанын өзелеп сагынып кайткан иде, шул көннәренең фотосурәтләрдә калуын да бик теләде. Аны фотога төшерү өчен театрга һәм филармониягә нибары өч фотограф килер дип кем уйлар, ләкин бу нәкъ шулай килеп чыкты... Әйе, барысына да җитешергә кирәк. Гомерем буе, шушы максаттан чыгып, милли тарихыбызны төшерәм...

– Бүгенге матбугат чараларында фотолар әһәмияте сизелерлек артты...

– Хәзерге матбугатны моңа кадәргесе белән чагыштырып карасак, фото һәм текст бер тигез микъдарда диярлек. Безгә мәгълүмати сугышта җиңелеп калырга ярамый. Без татар тарихын өзлексез яктыртып торырга тиеш. Аннары кайбер фотосурәтләр йогынтысы хакында да әйтми булмый. Хәзерге заманча технологияләр бер фотога гына да илледән алып биш йөзгә кадәр өстәмә информацион катлам сала ала. Бу хакта да онытмаска кирәк.

Фотосәнгать тарихы, аның кануннары хакында университет студентларына, яшь фотографларга лекцияләр үткәрәм. Татарстанда балалар өчен фото сөючеләр түгәрәкләре җитәрлек күләмдә, әмма ни кызганыч, республикабызда әлегә кадәр бер балалар фотомәктәбе дә юк.  

Журнал тышларыбыз да иң матурлардан булырга тиеш, чөнки күп кенә кала-сала туристлары безнең матбугат чараларын да үзләре белән истәлеккә алып китә. Татарлар – иң чибәр халык­ларның берсе. Без моны фотоларыбыз аша да ассызыклый алабыз.  

– Синеңчә, безгә кемнән үрнәк ­алыр­га? 

– Без чуаш фотохәбәрчеләреннән бераз калышабыз дип саныйм. Менә шушы көннәрдә Чуашстан фотографлары белән очрашып сөйләштем. Ә алар үз респуб­ликалары фотографлары хакында саллы китап та бастырып чыгарган икән инде. Мондый төр китап бездә дә нәшер ителергә тиеш бит. Ләкин моны башкарып чыгар өчен ярдәм кирәк. Чуашстанда үз фотографлары иҗатына багышланган музей да ачылган... 

– Тук илләрдә фотографияләргә чүп итеп карамыйлар. Уңышлы фотоларны зур суммаларга сатып та була. Бездә фотобазар кайчан башланып китәр? 

– Минемчә, хәзерге үтә байлар катламы инде картиналар гына тупламый. Яхшы фотосурәтләрне сатып алу, фототупланмалар җыю белән мавыгу бүгенге байлар арасында тарала бара. Ләкин аларның игътибарын җәлеп итү өчен эксклюзив темаларга алынып, үз йөзеңне булдырыр­га, даими үсеш өчен зур күргәзмәләрдә катнашырга, социаль челтәрләрдә дә үтә активлашырга кирәк. Югары дәрәҗәдәге фотолар аларның авторын таныта барыр­га тиеш. Яхшы фотосурәтләр тарихи кыйммәткә ия, еллар узу белән, аларның бәяләре арта гына барачак. 

Татарстандагы фотографларның иң еш ишеткән сүзләре: «Бу фотоларны бүләк итеп бир әле!» Кешеләр фотографларның хезмәте аларга ни өчендер бушлай гына, бүләк ителеп бирелергә тиеш дип фикерлиләр, ә бит иҗатчы кыйммәтле аппарат та алган, фотога төшерү өчен хәйран күп вакытын да сарыф иткән була... Фотобазар булдыру үзебездән дә тора. Менә архивыбызда сакланган яки башкалар китергән фотоларга бәя кую өчен экспертлар комиссиясе төзергә булдык. Тиздән бу комиссия, фотоларга һөнәри караштан үз бәяләмәләрен билгеләр. 

Ә менә борынгы, тарихи фотоларның бәясенә килгәндә, алар кыйммәт, чөнки «юеш процесс» чоры узып китте һәм мондый фотолар инде елдан-ел сирәгәя, аларның бәяләре дә арта. Аларның Татарстанда ничә сум торуларын әйтү – авыр мәсьәлә... Уйлавымча, тарихи фотоларның бәясе бүгенге көндә өч меңнән башлана.

Аннары диварларга элеп куелган фотолар алар бит әле кечкенә балалар өчен дә бер тәрбияви чара. Фотолар, төрле картиналар, яхшы көйләр белән бер рәттә булып, милләтнең мәдәни кодын тәшкил итә, алар үз балаларына милли тәрбия бирүче гаиләләр мохиты өчен бик тә кирәк. Мин үзем дә фотографияне үлеп яраткан гаиләдә үстем. 

 – Ә синең гаиләдә сакланган иң борынгы фотолар ничәнче елда төшерелгән? Архивларында борынгы гасыр фотолары булганнар аларны бүген нинди сәхифә аша башкаларга тәкъдим итә ала?

 – Әнием бай Бикчәнтәевләр нәселеннән иде. Ул нәселдән муллалар да, иҗат кешеләре дә чыккан... 1905 елдан башлап төшерелгән фотолар саклангандыр дип уйлыйм, һәрхәлдә безнең гаиләдә XIX гасыр фотолары да  булган. 

Гаиләләрендә борынгы фотолар булганнар аларны «ВК»дагы, 7,5 меңнән артык укучы теркәлгән «Старинные татарские фотографии / Иске сурәтләр» сәхифәсенә урнаштыра ала.

 – Рамил, Татарстанда һәйкәлләр хәттин ашкан. Ә фотохәбәрчеләргә багышлап һәйкәл куярга кирәк дип саныйсыңмы?

 – Әйе. Безнең милләтебездән дә Бөек Ватан сугышында хәбәрчеләр дә, фотографлар да катнашкан. Аларны искә алып, шул һәйкәлгә чәчәкләр салыр идек... Ә мондый һәйкәл әлегәчә юк. Моннан тыш та татарлар арасында нинди генә каһарманнар, акыллы, талантлы затлар юк! Аларның да күбесенә һәйкәлләр, бюстлар урнаштырылмаган. Мәсәлән, халыкара гроссмейстер, быел матур гомер бәйрәмен билгеләп үткән Алисә Галләмовага бюст куелмаслыкмы?! 

Безнең, әйтергә кирәк, символларга да исебез китә. Мәсәлән, шул ук төрки символ – лалә чәчәге сурәтенә. Ул Татарстанда да киң таралган. Әмма игътибар итсәк, аның күләмле ясалышы беркайда да юк. Шуңа күрә мин Ирек мәйданы скверына күләмле, фонтан белән бәйле, җырлый торган «Лалә чәчәге» урнаштыруларын үтенеп, хөкүмәт җитәкчелегенә мөрәҗәгать тә иткән идем. Өстәвенә, әлеге территориядә консерваториябезнең Зур Концертлар залы да, укыту бинасы да, опера һәм балет академия театрыбыз да янәшәдә урнашкан бит. Бу җырлап торучы «Лалә» туристлар өчен дә кызыклы арт-объект булыр иде. Ләкин мине янә ишетмәделәр...

 – «Сфера»га әйләнеп кайтыйк әле, фотогалереяда бу айларда нинди күргәзмә ачырга ният кылдыгыз?

 – Экологиягә багышланган «Мәдәни адым. Үзеңнән башла» дип аталган күргәзмә ачабыз, аны Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән бергәләп әзерлибез. Ул мохитны чүп-чар белән пычратуга каршы көрәшне чагылдырачак. Бу – зур мәсьәләне яктыртучы заманча инсталляцияләр дә куелган күргәзмә булачак. Галимнәр тамашачыларга чүп-чар эшкәртүче замана җайланмаларын да күрсәтәчәк.

– Син үзеңнең беренче фотокитабыңны да нәшер итәргә өметләнә идең...

– Өметләр тормышка ашты. «Казань из кофра» дип аталган фотокитабым,  Казандагы нәшрият тарафыннан әзерләнеп, Белград каласында  басылып чыкты.  

 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев