Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Сәнгать

Эшләре һәр иҗатчы өчен үрнәк булырлык

Искәндәр Рәфыйков иҗаты

Булачак иҗатчы Искәндәр Рәфыйков 1929 елның 5 октябрендә Казанның Яңа Татар бистәсендә туган. Урта белемне 13 нче татар мәктәбендә алган. Апасы Фатыйма энесенең рәсем ясауга сәләтен күреп алгач, абыйсы Даниял аны Казанның Нариман урамындагы 21 нче урта мәктәбендә зурлар өчен ачылган сынлы сәнгать студиясенә алып барган.


«Мин шул ук көнне киләчәктә бары тик рәссам булачагымны аңладым», – дип искә алган Искәндәр Рәфыйков үз хатирәләрендә. Чөнки шушы мәктәпнең бер укытучысы аның студиядә ясап күрсәткән рәсемен бик тә мактап, күңелен үсендергән. Ләкин тиздән Бөек Ватан сугышы башланып, бу гаилә дә ачлы-туклы яшәп, күп михнәтләр кичерә башлаган. Әтиләре Вәлиулла укымышлы ир-ат булганга күрә, башта мәдрәсәдә укыткан, аннары озак елларга сузылган патша армиясендә хезмәт иткән. Һәм нибары 1906 елда гына Казанга әйләнеп кайта алган. Хәлфин байның приказчик-идарәчесе вазифаларын башкарган һәм соңрак хәтта аның компаньонына ук әйләнгән. Хәләл җефете вафат булып, кызы ятим калгач, Вәлиулла янә гаилә корган, яңа сабыйлар туган – Даниял, Искәндәр һәм Равия. Рәссамның әтисе 83 яшькә кадәр яшәгән. Искәндәр әфәнде үз хатирәләрендә аның матурлык яратканын, диварларында картиналар эленеп торуын, өйдә аның куллары белән ясалган төрле әйберләр күп булуы хакында да искәрткән. Балалар көйләр уйнарга да өйрәнгәннәр. Тирә-юнь күршеләр әниләре Маһирәне дә бик тырыш ханымга санаган. Тик сугыш еллары авырлыклары күбрәк әнисе һәм балалар җилкәсенә төшкән, билгеле, чөнки әтиләре инде бу чорда хәйран авырып киткән. Сугыш елларында яшүсмернең апасына һәм абыйсына хәрби заводта эшләргә дә туры килгән. Менә шушындый авыр мохиттә формалашкан шәхес һөнәри рәссам дәрәҗәсенә ирешкәч тә, тормышларын гел алга таба этәрүче кадерле әнисен киндерләрдә дә сурәтләргә теләячәк, тик әнисе генә, мөселман кануннары хакында искәртә торып, үзен сурәтләүне катгый тыячак. 

И.В.Рәфыйков 1949 елда Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлаган, аннары, әнисеннән фатиха алып, 1955 елга кадәр Латвия ССРның Сынлы сәнгать академиясендә белем туплаган. Казанга ул үз телен, милли мәдәниятен бик сагынып кайткан. Ләкин биредә аңа ТАССРның Сынлы сәнгать фондында да, үзе укыган училищеда да эш урыны табылмаган. Яшь белгеч тиз арада методист булып урнашкан: Халык иҗаты йортында рәсем сәнгате студиясен оештырган һәм укырга теләүче төрле һөнәр ияләрен рәсем ясау нечкәлекләренә төшендерә башлаган. Буш вакыт табылуга, төрле портретлар, пейзажлар ясаган, алар күргәзмәләргә куелып, зур уңыш казанган. Киндерләрдә – танылган татар театры артистлары, татар композиторлары, җырчыларыбыз сурәтләре. 

1957 елдан башлап, ул Казан сынлы сәнгать училищесы студентларын укытырга керешкән. 1964 елда исә СССР Рәссамнар берлеге сафына кабул ителгән. Һәм шул ук елны Куйбышевта беренче тапкыр ачылачак «Зур Идел» төбәкара күргәзмәсе өчен аның да ике эшен сайлап алганнар. Урта һәм Түбән Идел буе республикалары һәм өлкәләре сынлы сәнгать әсәрләреннән торучы әлеге төбәкара күргәзмәгә 342 авторның 858 картинасы эленгән. 

«Зур Идел»нең 1967 елда Волгоградта узачагы билгеле булгач та, ТАССР рәссамнары да шушы шәһәрдә оештырылачак конференциягә юл алган, алар герой-кала белән җентекләп танышканнар. Нәтиҗәдә, Искәндәр Вәлиулла улы «Сугыш елларында» дип аталган, хәтергә уелып калучы яңа картинасын иҗат иткән. 170х119 см күләмле әлеге хезмәтендә ул фронттан кайгылы хәбәр алган ананы, аның кечкенә кызын һәм улын сурәтләгән. 

1967 елда әлеге шәхесебезне Казан дәүләт инженерлык-төзелеш институтында ачылган архитектура факультетында рәсем, сәнгать һәм сынчылык курслары мөдире булып эшләргә үгетли башлаганнар. Моңа кадәр инде ун ел дәвамында Казан сынлы сәнгать училищесында белем биргән мөгаллим бераз уйланса да, яңа эшкә күчәргә ризалашкан. Һәм шул чак бар оештыру эше нәкъ аның җилкәсенә төшкән. Тиздән уку йортында тимер чоку, керамика, монументаль сәнгатькә караучы рәсем, витраж ясау түгәрәкләре оешкан. Шактый вакыт белем биргәч, 1995 елда ул инде шушы югары уку йортының профессоры булып танылачак әле! Ә менә яңа гына эшли башлаган чорда тырыш һәм зыялы мөгаллимгә студентларга витраж һәм эпоксид сумала нигезендәге паннолар иҗат итү серләрен төшендерергә дә туры килгән. Ул үзе дә 1971 елда «Минем республикам – Татарстан» дип аталган эшен башкарганда 230х110 см күләмле төсле пыялалы өслек, эпоксид сумала кулланган, әлеге хезмәт Казанның Төзүчеләр сарае өчен әзерләнгән.

 Оста герой-шагыйрь Муса Җәлил образына мөрәҗәгать итәргә дә ният кылган. Һәм, ни гаҗәп, 1969 елда ук аны, Мәскәү һәм Баку рәссамнары белән бергә, Германия Демократик Республикасына иҗат командировкасына юллаганнар. Чит илдә алар этюдлар ясаган, немец рәссамнары белән дә танышкан, бергәләп күп шәһәрләрне ураганнар, Дрезден галереясын да караганнар. И.Рәфыйков шул сәфәр вакытында Моабит төрмәсен һәм андагы музейдагы гильотинаны дә үз күзләре белән күреп, чиксез тетрәнгән. Аннары 1970 елда ул үз әсәрләре белән Берлинда ачылган махсус күргәзмәдә дә катнашкан. 

Аның татарларның бердәмлеген, батырлыгын, максатчанлыгын данлаучы «Җәлилчеләр» картинасы (1978) – 
270х190 см күләмдәге хезмәт. Иҗат иткәндә оста «татарлар елмаеп үлделәр» дигән сүзләрне күңеле белән һич тә кабул итә алмаган икән. Ул үзе күргән коточкыч төрмәдә, үлем алдыннан М.Җәлилнең дә, башкаларның да елмаеп басып торуларын һич кенә дә күз алдына китерә алмаган, шуңа күрә әлеге образларның йөзләре – җитди. Бу картина Мәскәү күргәзмәсендә күрсәтелеп тә зур уңыш яулаган һәм төрле еллардагы тагы егерме күргәзмәдә экспозицияләнгән. Аның бу темага багышланган башка төр хезмәтләре дә бар.

Филсинә белән Искәндәр Рәфыйковлар гаиләсендә ике ир-бала туган. Останың нәсел дәвамчылары – талантлы зыялылар: Ильяс Рәфыйков бүгенге көндә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында, әтисе эшләгән кафедрада студентларга рәсем һәм сынлы сәнгать дәресләрен укыта, ә аның бертуган энесе Илһам шәхси фирмада архитектор булып эшли. 

 Рәссамның әнисе исә унынчы дистәдә вафат булган. Бервакыт останың да сәламәтлеге какшап киткән, аяклары җитди авырта башлаган. Һәм ул төрлечә дәваланулардан соң, сәламәтлеген тагы да ныгыту өчен Кырымга юл алган. Андагы гүзәл табигатьне тасвирлаган, Гурзуф, Бахчасарай, Севастополь, Ялта белән танышкан һәм сәламәтлеге яхшырып китүен дә тойган. Аны И.Е.Репин исемендәге академия иҗат дачасына, Д.Н.Кардовский исемендәге иҗат йортына да чакырганнар. Уңышлы иҗаты алга таба дәвам иткән.  

1986 елда Г.Тукайның тууына 100 ел тулу уңаеннан ачылачак республика күргәзмәсенә әзерләнеп, әлеге шагыйрьне үзенчә сурәтләгән. Аның шул чордагы «И, туган тел!» триптихын да искәртеп узыйк. Әлеге триптихның Муса Җәлилнең балачагына багышланган сул өлешендә кечкенә Муса әнисенә Тукай шигырен һәм дә үз шигырьләрен укый. Малай образын иҗат иткәндә аңа киләчәктә җырчы, музыкант булып танылачак Муса Маликов модель булган. «Әгәр дә үз картиналарымда ниндидер дә уңай нәтиҗәләргә ирешкәнмен икән, моның өчен мин бары тик натурага карап, тырышып ясавыма бурычлы», – дип аңлаткан сәләт иясе.

1979 елда да кылкаләм иясе үзенең 50 яшьлек юбилее уңаеннан чираттагы шәхси күргәзмәсен ачкан. Ул 1980 елда – ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ә 1990 елда – ТАССРның халык рәссамы, 2000 елда –  Россиянең  атказанган сәнгать эшлеклесе, 2007 елда исә Россиянең халык рәссамы дигән мактаулы исемнәргә лаек булган. 

 Искәндәр Вәлиулла улының мәшһүр спортчыларыбызга, Әлмәт нефтьчеләренең авыр хезмәтенә, нефть табу темасына багышланган картиналары да бар. Аның ике йөздән артык әсәрен биниһая күп тамашачылар 1999 ел көзендә Татарстанның дәүләт сынлы сәнгать музеенда барган чираттагы шәхси күргәзмәсендә дә күреп сокланды. Ә менә 2002 елда оештырылган «Хатын-кызлар циклы» шәхси күргәзмәсен исә ул бары тик нәфис затларга багышланган хезмәтләреннән генә туплаган иде. 2014 елда Казанда ачылган шәхси күргәзмәсенә дә 86 картинасы һәм 11 график хезмәте элеп куелды. Гомумән, бу останың картиналары саны 400 дән артык. Рәссамның графика юнәлешендәге эшләре дә гаҗәеп матур, төгәл һәм һәр иҗатчы өчен үрнәк булырлык!

2002 елда Искәндәр Вәлиулла улына Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе тапшырылды. 2014 елда ул инде зур дәрәҗәгә – Россия Сынлы сәнгать академиясенең шәрәфле әгъзасы дигән исемгә дә лаек булды.

Могтәбәр шәхесебезнең Сөембикә-ханбикәгә багышлап язган әсәрләрен ошатучылар күп. Әйтик, 1998 елда ул «Тәхеттәге Сөембикә» әсәрен тәмамлаган. Ә менә 1999 елда язылган «Сөембикә-ханбикә» портретындагы сурәткә игътибар итсәк, көчле рухлы ханым образы һәрбер мәгъ­нәви һәм эстетик детальләр: ювелир бизәнгечләр, борынгы костюм, чәчкәләр, шамаил, каурый каләм, иркен Ногай далаларындагы атасы Йосыф бәккә юлланачак хат аша да барланган. Сөембикә – үз тормышының иң авыр чорында, ләкин шуңа да карамастан, үзен тыныч тотарга тырыша, ул, әйтерсең лә, көчле сәясәтче булып танылган атасыннан, гаярь һәм тәвәккәл абыйларыннан ярдәм киләчәгенә өмет баглый. Киндердәге төгәл композицияле сурәт безгә шул хакта сөйли төсле. Аның 1987 елда иҗат ителеп, «Казан» милли-мәдәни үзәге каршындагы Милли мәдәният музее тупланмасы күрке булып киткән «Болгар патшабикәсе» картинасы да үз нәфислеге белән күңелләрне әсир итә.

Республикабызда заманча татар рәсем сәнгатен төзүгә зур өлеш керткән, аны миллилек рухы белән тулыландыра алган оста 46 ел дәвамында белем биргән икән. Казан архитектура-төзелеш университетының атказанган профессоры дәрәҗәсенә лаек булган рәссам рәсем сәнгате кафедрасына нигез салучы буларак та зурлана иде. Ул күп талантлы иҗатчыларны тәрбияләгән, кичәге студентларының сәләтле җитәкчеләр дәрәҗәсенә ирешеп, катлаулы проектларга алынуларын күреп куанган педагог та иде. Хөрмәтле рәссамыбыз 2018 елда 88 яшендә Казанда вафат булды. Аны хәзер дә сагынып искә алалар. 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев