Егетләрнең асылы Илдар «Гади»
Төрекөмеш кебек тере Илдар бер җирдә генә төпләнеп яши торганнардан түгел.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Дөрес икән. Азнакай районы Татар Шуганы авылы егете Илдар Һадиев белән күрешкәч, бу сүзнең дөреслегенә тагын бер кат инандык. Тат.Шуган егете, дигәч тә, һаман да шул авылда гомер кичерә икән, дип уйламагыз. Төрекөмеш кебек тере Илдар, гомумән, бер җирдә генә төпләнеп яши торганнардан түгел.
Яшьлегендә Казанны «алырга» килгән. Бизәүче рәссам белгечлеген үзләштергән. Аннары Казан мәдәният һәм сәнгать университетында режиссерлыкка укыган. Үзе кебек тиктормаслар, талантлылар, әйдаманнар – җырчы Салават Фәтхетдинов, җырчы, юмор остасы һәм телевидение тапшыруларын алып баручы Җәфит Шакиров, Чаллы драма театрының карап туйгысыз артисты Булат Сәлахов, Түбән Кама театрының йөзек кашы Альберт Ибраһимовлар белән бер чорда белем алган. Чордашларыннан бер дә кимен куймаган Илдар Һадиев тә.
Чаллыда яшәүчеләр аны «Кыйбла» татар яшьләр үзәге җитәкчесе буларак хәтерли. 1990 елларда Чаллыны татар концертлары белән гөрләткән «Гади»не онытырга мөмкинме соң? Җырчы-музыкантларны бер йодрыкка туплап, кечкенә залларны да, «Энергетик» мәдәният сарае кебек зур сәхнәләрне дә татар моңына күмгән «Гади» бит ул! Күп артистлар белән бергә иҗат итәргә туры килсә дә, И.Һадиев барыннан да бигрәк ирле-хатынды Гөлдания һәм Рөстәм Хәйруллиннарга рәхмәтле. «Алар минем сөйләү куәсемә игътибар итеп, беренчеләрдән булып сәхнәгә алып чыкты», – ди. Чаллылар гына түгел, Казан тамашачысы да Илдар Һадиевне беләдер. Ленин мәдәният сараенда Булат Сәлахов белән бергә концерт алып барганнарын бик сагынып сөйли ул үзе. Мәһабәт гәүдәле Булат Сәлахетдин Курсави-Арчинский (Арча егетенең ул еллардагы сәхнә тәхәллүсе) һәм җыйнак кына буй-сынлы Илдар «Гади» алып барган бу концертны халыкта да хәтерләүчеләр, һичшиксез, бар. «Буең да миннән бәләкәй, репликаларың да күп түгел, Һадиев дип әйтүе дә безнеңчә түгел, әйдә, Гади генә булып кал», – ди икән Булат Сәлах шаяртып. Шулай Азнакай егете халык теленә «Гади» дип кереп кала.
«Гади» булса да гади генә түгел. Сөйләп җибәрсә, сәгатьләр буе авызына каратып тота. Мәзәкләрен тыңлаганда халык егыла-егыла көлә. Әллә каян чәлдергән анекдотлар түгел, барысы да тормыштан алынган кызыклар. Илдар Мөхтәр улы тормышны күрә-күзәтә, иң әһәмиятлесен сайлый белә.
Әйттек бит, гади генә егет түгел ул. Һаман терекөмеш кебек хәрәкәтчән. Хәзер Чаллы белән Азнакай арасында үтә гомере, чөнки Баланлы-Бүләк авылында клуб мөдире булып эшли. Авыл зур түгел, кешесе туксаннан чак кына артык. Ләкин Илдарыбыз Чаллы каласын шаулатырга күнеккән. Шуңа күрә клуб эше алып барудан калган көчен, илһамын ул тагын бер һөнәргә юнәлткән – Илдар «Гади» агач уеп, сандыклар, бишекләр, сәгатьләр, тәрәзә йөзлекләре ясый. Аларның матурлыгын күрсәгез, егылып китәсез. Милли һөнәрләребез югалып барган заманда, татар авылларында тәрәзәләрне челтәрләп бизәү онытылган вакытта, агач капкаларны тимерләре алмаштырганда, егетнең традицияне кайтару эшенә керешүе үзе генә дә ни тора! Сандыкларны да, бишекләрне дә сораучылар шактый икән. Килен сандыгы йоласы әле дә халыкта яши, онытылып бетмәгән. Аннары, «Бирнә сандыгы» һ.б. шуның ише бәйгеләр район күләмендә дә, республика буенча да һаман үткәрелә тора. Илдар «Гади»нең сандыгын хәтта телевидениедән күрергә мөмкин. Остакул иң матур сандыгын сайлап яшьлек дусты, иҗатташы Җәвит Шакировның «Кәмит-Җәвит» тапшыруына бүләк иткән. Һөнәргә керешкәч, үзе өчен кызыклы ачышлар да ясаган. Мәсәлән, сандыкны да, бишекне дә нарат-чыршыдан ясарга ярамый, чөнки киемнәргә агачның исе сеңә, бала да ул бишектә йоклап китә алмыйча интегә. Шуңа күрә сандыгын да, бишеген дә юкәдән ясый. Бизәкләп-сырлап ясалган агач таяк игътибарны аеруча җәлеп итте. Картларга таянып йөрер өчен ясалган кул таягы түгел бу, элек ханнар-бәкләр кебек дәрәҗәләрен күрсәтер өчен кулга тотып йөрү өчен ясалган. Гади булса да, Илдар «Гади»дә затлы кан ага, күзләренең төсе дә уңмаган, очкыны да сүрелмәгән, иҗат куәсе дә һаман ярларыннан ташып аккан елга кебек. Менә шул иҗатының яңа бер чагылышын күрсәтергә ул кайчандыр гөрләтеп концерт биргән Казанның Ленин мәдәният сараена әйләнеп кайтты. Биредә без аны Азнакай районы мәдәният әһелләренең смотр-концертында очраттык. Элек ничек сәхнә түрендә булса, Илдар «Гади» бүген дә үзәктә кайный. Экспозицияне бизәргә сандыклары, бишекләре белән бергә зур таган ясап килгән. Аны уеп бизәгән. Бу таган Азнакай районы үзешчәннәре кичәсенең йөзек кашына әйләнде. Бөтен килгән халык анда атынып истәлеккә фотога төште. Шундый матурлык яныннан тыныч кына үтеп китеп буламыни?!
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев