Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Черногориядәге иҗат остасы

Аделаида Исламова иҗаты хакында газета битендә моннан берничә ел элек кечкенә язма басылды, улчак без Аделаида белән аны интерьер уенчыклары иҗат итүче гамәли сәнгать остасы буларак таныштырган идек. Хәзер талант иясенең яңа картиналарына сокланыйк.

Аделаида Исламова 1990 елда Казахстанның Караганда каласында туган. Каланың балалар сынлы сәнгать мәктәбендә, балалар музыка мәктәбендә скрипка һәм саксофон классларында белем алган, ул әле фортепианода да яхшы уйный. Ул Казан дәүләт федераль университетының сәнгать һәм дизайн факультетын уңышлы тәмамлаган. Бүген үз гаиләсе белән Черногориядә гомер итә. Аделаида Фәрһад кызы 2019 елда үз картиналары белән Луврда узган Халыкара яшь рәссамнар күргәзмәсендә дә катнашкан иде. Мәскәүдә оештырылган «Яшьләр-2021» күмәк күргәзмәсенә аның хезмәтләре дә сайланды. 

«Бирегә без 2022 елның язында күчендек. Әле моннан берничә ел элек кенә, балаларыбыз туганчы ук, җәмәгатем Ренат белән шушы дәүләткә сәяхәт иткән идек, – дип сөйли Аделаида ханым. – Шулчак бу матур илне бик ошаттык. Рәссам буларак биредә күп манзараны ясап булуын да аңладым. Сәяхәтебез көннәрендә бер ярым җимерек пристань янәшәсендәге тау башында бердәнбер йортка игътибар иткән идем. Шулчак аның аша тыйнак бер образ барлап, әлеге күренешкә гашыйк та булдым. Бу йорт Тиват ярыннан яхшы күренә. Анда кайчандыр Австрия-Венгрия хәрби базасы урнашкан булган, ахры. Тик минем үз фантазияләремдә исә ул хыял йортына әверелде дә куйды. Шулай итеп, «Хыял йорты» дигән картинам иҗат ителде. Әлеге әсәрдән Черногория хакындагы сериям башланып китте, бер-бер артлы «Петровацтагы йорт», «Будва – иске кала», «Будва бухтасы төне», «Котор күренеше» дә язылды...

Черногория дәүләте хакында иҗат кешесе бары мактау сүзләрен сөйли. Аның матурлыгын сүзләр белән генә аңлатып та булмый. Аны килеп күрергә кирәк дип саныйм. Тауларның диңгезләр белән ничек очрашуына гаҗәпләнерсез, ак болытларның бер күч итеп җые­лып, тау түбәләре янәшәсендә үк ял итәргә тукталуларын күрерсез, кояш баеганда шушы мәгърур гүзәл күренешләрне алсу-ачык шәмәхә төскә кертә. Болар барысы да шулкадәр дә искиткеч, чынбарлыкка туры килмәслек булып тоелган күренешләр, аларны грек мифларындагы борынгы шагыйрь­ләрнең әкияти Парнас тавы белән соклануларына тиңләп була төсле. Мондый соклану бер миндә генә түгелдер... 
1970 елларда бөек иҗатчы, җырчы һәм шагыйрь В.Высоцкий да Югославиядә гастрольгә килеп, бу дәүләткә гашыйк булуы хакында шигырь дә язган икән. 

Черногория бүгенге тормы­шымда минем өчен дә икенче ватаным була бара. Минем иҗатта шушы ил матурлыкларын күрүдән туган образлар белән тулылана баручы яңа этап ачылды. Мин биредәге шәһәрләрне язам, йортларны... Безнең глобальләштерү һәм төрле милләтләрнең үзара кушылулары белән аерылып торучы һәм дә бик тиз узып баручы гасырыбызда Черногория халкы – үз үзенчәлекләрен, ил ямен, тыныч күкләрен сакларга омтылучы халык ул, дияр идем. Ә бу бит бер дә аз кыйммәтләр түгел... Рәссам тормышы өчен дә тулы бер бәхет». 

Аделаида Фәрһад кызының Черногориядәге тагын бер иҗади темасы биредәге песиләрне сурәтләү белән бәйләгән. «Бу илдә хуҗасыз хайваннар аз, ә булганнары арасында песиләр – иң күбе, – дип аңлатты ул. – Шуңа күрә нәкъ шушы җан ияләрен ешрак сурәтли башладым. Дөрес, песиләр үз көннәренең яртысыннан артыгын диярлек йоклап үткәрергә яратканга күрә, аларны йокымсырау итеп ешрак язарга да туры килә. Аннары гомере буе мәчеләрне генә ясаган Бөекбритания рәссамы Луис Уйэнны да искә төшердем дә, нишләп әле миңа да бу темада булмаска, дип уйландым. Әлеге рәссам песиләрне артык нык ошаткан, билгеле!» 

Әйе, Л.Уйэн гына түгел, башка рәссамнар да песиләрне күпләп ясаган. Бу хәзер дә шулай. Әйтик, бүгенге япон рәссамнары арасында да гел песи сурәтен генә ясаучылар җитәрлек. Күп кенә рәссамнар, гомумән, сәеррәк сыйфатлы була һәм аларның күбесе: «Мин: «Сынлы сәнгать – ул аерым бер «бәла» дигән уй белән килештем. Син шул «кимчелек» белән туасың һәм аңа карата яхшы мөнәсәбәттә булырга тиешсең – бу аерым бер холыкны таләп итүче сөю, шашкын хис, ә син шуңа тарыган бер зат инде...» – дип сөйләнергә ярата. Моның белән килешмәскә дә мөмкин түгел. Билгеле, сынлы сәнгать, ул, чыннан да шундый өлкә: син аннан бик читләшә алмыйсың, һәр көн рәсем ясыйсың, һәр көн үз хисләреңне киндергә түгәсең, энергияңнең бер өлешен картиналарыңа теләп күчерәсең. Әлбәттә, иҗатта бер теманы алга сөрү дә хаклы булырга мөмкин.

Аделаида Исламова да моны һич тә ашыкмыйча, сарыф ителгән вакытын җәлләмичә, җитди тырышлык белән иҗат ителгән картиналары белән дә раслый. Андагы сурәтләр, әйтерсең лә, төрле төстәге йөзләрчә-меңнәрчә нечкә сызыклар-җепселләрдән генә үрелгән. Бу ясау ысулы – плентанизм. Әзер сурәтләр киндерләрдә челтәрдәй бәйләмнәр хасил иткәндәй күренә. Мондый ысул белән язылган чәчәкләр, кеше портретлары, шәһәр пейзажлары, песи сурәтләре рәссам иҗатындагы һәрбер хезмәте уңышлы килеп чыга. 

Талантлы рәссамның «Күгәрченнәр» дип аталган картинасы да тамашачылар игътибарыннан читтә калырлык түгел. Бу күренешне ул үз гаиләсе белән Нью-Йорк паркында һава сулап йөргән чакта истә калдырган. «Әлеге паркта һәрчак төрле иҗат вәкилләре еш була иде, шунда без күгәрченнәрне ашатып утыручы, сәләмә киемле бер адәмне дә күреп алдык. Аның янәшәсендә һәрчак күгәрчен өере булды. Ул адәм үзе дә аларга җаны-тәне белән береккән, кошлар да аны бик үз итә төсле кебек иде. АКШтан кайткач, шул хатирәмне барлап, әлеге әсәремне яздым», – ди әңгәмәдәшем. 

Сәләт иясенең шушы еллары өчен сайлаган дәүләттә рәссамнар ничек көн күрә соң?! Аделаиданың бу хактагы җавабы да ихлас: «Черногориядә иҗат кешесе авыр­лыкларга әзер булырга тиеш. Биредә картина галереялары күп түгел, һәм бүген ачылганнарын да мөһаҗирләр: – Россия һәм Украинадан килүчеләр тота. Күптән түгел Бечичида оештырылган күргәзмәгә барып килгән идек, анда Черногория яр буе артистлары, музыкантлары, рәссамнары – бар иҗат бомонды җыелды. Күбесе биредә үз картиналарын сата алмауга сыкранды, төп сынлы сәнгать базары булып саналучы Белградны искә алды. Бу аңлашыла да. Яшәү һәм мәгърифәт дәрәҗәсе бар Югославия белән чагыштыр­ганда Белградта һәрчак югарырак булган бит. Әлеге шәһәрдән алган тәэсирләр дә Россиянең мәдәни башкаласы Питерны искә төшертә. Бу җәһәттән Черногория Сербиядән сизелерлек калыша. Мин биредә тырышам, әмма әлегә бу омтылышларым зур нәтиҗәләргә китермәде. Черногория башкаласы Подгорицадагы берничә картина галереясы бар, әмма картиналарымны анда сатуга кую – катлаулы мәсьәлә булып чыкты. Әлеге процесс кирәгеннән артык бюрократлаштырылган, галерея хуҗалары да яңа исемнәр эзләп азапланмый, моның хаҗәте дә юк. Аларда, ахрысы, үз илендә танылган үз рәссамнары әсәрләре генә сатыла да. Хезмәттәшлек хакындагы теләсә кайсы тәкъдимне тыңлауга ук алар рәссам хакындагы бар мәгълүматны, картина фотоларын почтага салуны гына үтенә, ә бу инде җавапны чиксез озак вакыт көтергә туры киләчәк дигән сүз.

Бервакыт Әдрән диңгез яр буенда урнашкан Бар шәһәрендә безгә үз эшләрен галереяда сатучы җирле рәссам белән сөйләшеп алырга туры килде. Галереядагы башка рәссамнарның картиналарына күз атып, ул аларның ясау дәрәҗәләре өчен уңайсызланып та куйды. «Карагыз, мин нәрсә сатам! Бу бит – катастрофа, һәлакәт!» – диде ул безгә русча. Аның яше алтмыштан узганга күрә ул элеккеге Югославиядә нинди сынлы сәнгатьне яхшы бәяләүләрен һәм сатуларын бик яхшы хәтерли иде. Сугыштан соң җәмгыятьнең мәдәни һәм эстетик зәвыгы дәрәҗәләре нык какшаган икән. Һәм биредәге сынлы сәнгать бүген ике катлаулы булмаган мәсьәләне генә чишә: базарны сувенир продукциясе һәм өй интерьерында кулланылучы арт-вак-төяк әйберләр белән тәэмин итү. Шушы үзенчәлекләр белән килешергә туры килә.

Бүгенге көндә мин Будвадагы ике кибет белән хезмәттәшлек итәм: аларның берсенә үзем иҗат иткән курчакларны сатуга куям, икенчесенә – картиналарымны. Менә бу көннәрдә Херцег-Нови каласы картина галереясы хуҗабикәсе мине хезмәттәшлек шартлары хакында сөйләшергә чакырды, Ренат белән шушы җирле мәдәни башкалага юл тотачакмын. Бу хезмәттәшлек нинди нәтиҗәләргә китерер, карармын. Мин һәр көн иҗатта!»

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев