Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Челтәрләрем – күңел бизәгем

Балык Бистәсе элек-электән зәркән осталары һәм челтәр бәйләүчеләр белән дан тоткан.

Бүген шуларның берсен – челтәр үрүне Рәмзия Сәхәбетдин кызы Фәттахова торгыза. Ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында төп милли һөнәрләребезне торгызу һәм үстерү максатында ачылган гамәли бизәү сәнгате бүлегендә белем алган. Әйтергә кирәк, анда укып чыгучылар шактый булса да, бүген үз һөнәрләре буенча эшләүчеләр бик сирәк.

Рәмзиябез шундый энҗе бөртегедәй кадерле кешеләребезнең берсе. «Гамәли бизәү кафедрасын синең өчен генә булса да ачарга кирәк булган», ди икән мөгаллимнәре. Шуларның берсе – челтәр бәйләү буенча оста Альбина Петровна Обрезкова. Ул әлеге һөнәрне 1990 елларда ук өйрәнү вә торгызу эшенә керешә. Үзенең укыту-өйрәтү методикасын булдыра. Әнә шул мөхтәрәм ханымнан белем ала да инде безнең Рәмзия. Ә укуын тәмамлап Балык Бистәсенә әйләнеп кайткач, кызны район мәдәният йортына эшкә чакыралар. Һәм Р.Фәттахова 2009 елда  «Яңарыш» студиясен оештырып җибәрә. Бүген анда унлап кул остасы челтәр үрә. Иң сөендергәне, борынгы һөнәргә кызыгып балалар да килә. Рәмзияне үзен Татарстаныбызда гына түгел, Россия дә дә беләләр. Ул Алабугада узган зур ярминкәдә һәрдаим катнаша, «Каравон» фестивалендә дә кул остасын һәм аның челтәрләрен көтеп алалар. Һөнәрчеләр арасында үткәрелгән республика күләмендәге байтак бәйгеләрдә дә җиңү яулады. 

Рәмзия Фәттахованың нинди зур эшкә алынганы әйбәтрәк аңлашылсын өчен, челтәр бәйләү һөнәренең тарихына күз салыйк. «Таткультресурсүзәк» сайтында челтәр бәйләү һөнәренең Бельгия, Италия, Нидерландта зур үсеш алуы, әмма галимнәрнең фаразларына караганда, Европага Шәрык­тән керүе турында язылган.  Рәсми мәгълүматларга караганда, Россиягә ул XVIII гасыр башында керә, әмма XVI-XVII йөзләрдә үк инде бездә авыл саен диярлек челтәр бәйләгәннәре мәгълүм. Казан төбәгендә дә нәкъ шул чорда челтәр бәйли башлаганнар дип исәплиләр. Бездә ике зур үзәк була. Берсе – Балык Бистәсендә. Тагын берсе – Мамадыш өязендә. 1887 елда бер Балык Бистәсе авылында гына да 255 челтәр бәйләүче исәпләнә. Мамадыш өязенең Нырты, Әбди, Покровка исемле өч авылында 280 оста челтәр бәйли. Бу саннардан чыгып, нәфис һөнәрнең нинди киң таралыш алуын чамаларга була. Кыз балаларны 7-8 яшьләреннән үк челтәр бәйләргә өйрәтә башлаганнар. Һөнәрнең тарихын тирәнтен өйрәнгән С.Давыдованың фикеренчә, крестияннәрне азат итү челтәр бәйләүне шактый какшаткан, элек алпавыт хатыннары крестиян хатын-кызларын туплап кул эшенә  өйрәткән булса, 1861 елдан башлап ирек алган ярлы катлам гүзәл затлар таралып бетә, әмма һөнәрнең үсеше сүлпәнәйсә дә, өзелми. Балык Бистәсендә ике буын алпавыт Донауровалар челтәр бәйләү һөнәрен крестияннәргә ирек бирелгәннән соң да кайгырта, 1910 елга кадәр хатын-кызларны махсус укыта. XX гасыр башларында челтәр үрүчеләр шактый була әле, чөнки Бөтенроссия, халыкара күргәзмәләрдә кул эшләре зур бәяләнә, чит илләрдән сорау зур була. Мода үзгәргәч, чит илләр соратмый башлагач һәм крестияннәр җир эшенә күчә барган саен исә 1920-1930 еллардан башлап һөнәр үсеше нык сүлпәнәя һәм ахыр чиктә юкка чыга.  Озак вакыт үткәч, 1990 елларда гына торгызыла башлый. Челтәрләрне бик сыйфатлы җитен җеп­ләрдән үрәләр. Ыргак белән түгел, «кок­люшка», безнеңчә әйтсәк, җөя таякчыклары белән бәйлиләр. Челтәрнең бизәгенә, катлау­лылыгына карап, таяк­чыклар 300 гә кадәр җитәргә мөмкин. Эш вакытында агач җөя таякчыклары бер-берсенә бәрелеп, чулпы, алка зыңгылдавына охшаш, музыка сыман нәфис бер тавыш барлыкка китерә. 

Рәмзия Фәттахова белән Балык Бистәсе үзешчәннәре Татарстан Мәдәният министрлыгы оештыр­ган «Республикабызның мәдәни башкаласы» бәйгесе кысаларында Казанга осталыкларын күрсәтергә килгәч таныштык. Ул үзе белән Балык Бистәсе туган як музее фәнни хезмәткәре Любовь Ахунованы да алып килгән иде. Челтәрләрен күрсәтеп кенә калмадылар, тамашачыларга махсус мендәрләргә куеп үреп тә күрсәттеләр. Гомумән, Рәмзиябез кая нинди ярминкәгә, күргәзмәгә барса да, туган төбәгендә ерак гасырларда чәчәк аткан борынгы һөнәр турында бәйнә-бәйнә сөйләп, халыкта кызыксыну уятырга тырыша. Шулай итеп кул остасы гына түгел, мәгъ­рифәтче дә ул. Челтәрләребезгә сорау үскәннән-үсә бара, ди ул сөенеп. Иң мөһиме, Рәмзиянең яңалык кертү белән мавыкмыйча, һөнәрне ничек булган шулай торгызуы, традицияне бозмавы, мирасыбызга сакчыл каравы. Балык Бистәсе Олы Елга кызының нинди зур эшкә тотынганы аңлашылдымы инде хәзер!? Һәрбер милли һөнәр төрен торгызырга  Рәмзиядәй кыю, талантлы, эшкә бирелгән осталар булсын иде...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев