Бибимәмдүдәгә чәчәкләр
Күргәзмә – Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстайга багышланган.
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты рәссамнар белән берлектә берничә ел элек «Тукай эзләреннән» исемле проект башлап җибәргән иде (кураторы – сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова). Нәтиҗәдә, рәссам халкы олуг шагыйребез яшәгән Казан арты авыллары Кушлавыч, Өчиле, Кырлайда, Әстерхан, Уфа, Санкт-Петербург, Троицк калаларында пленэрда булып, андагы Тукаебыз эзләрен барлады, истәлекле йортларны сурәткә алды, җәмәгатьчелек белән очрашты, туган төбәкне өйрәнүчеләр, галимнәр, җирле халык ярдәмендә шагыйрьнең шәхесен, ул яшәгән чорны аңларга, күз алдына китерергә тырышты.
Аннан соң иҗат ителгән картиналардан зурлап күргәзмәләр ачылды. Һәрбер катнашкан кылкаләм иясе үзенең тәэсирләре белән уртаклашты. Июльдә Уральскига чираттагы шундый пленэр оештырылырга тора. Рәссамнарыбыз аннан әйләнеп кайткач без, һичшиксез, иҗат эшләре белән таныштырырбыз. Хәзер исә моннан берникадәр вакыт алда булып узган пленэр һәм нәтиҗә буларак оештырылган күргәзмә турында языйк. Ул «Мәмдүдәгә чәчәкләр» дип атала.
Исеменнән үк аңлашылганча, чираттагы бу чара Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстайга багышланган. Булачак шагыйрьне дөньяга тудырган, күкрәк сөте имезгән хатын гына түгел, нарасыена язу сәләте бүләк иткән ана да ул, чөнки Бибимәмдүдә кирәк чакта үзе дә шигырь белән җавап бирә торган тапкыр, үткен телле булган, дип яза галимнәребез. Ниһаять, соңгы елларда милләт анасына тиешле игътибар бирелә башлады – өлкән әдибебез Марат Әмирхан аңа китап багышлады, рухына Коръән ашлары уздырып торабыз. Бу пленэр да шул чараларның берсе иде. Рәссамнар Бибимәмдүдә җирләнгән Сасна Пүчинкәсе авылында булып, аның табигатенә, Көшкәт елгасының матурлыгына, халкының садәлегенә таң кала һәм хисләрен сурәтләргә иңдерә. Авыл башлыгы Азат Хөснетдинов һәм күренекле мөгаллим Камил Заһидуллин рәссамнарга уңай шартлар тудыра. Анда иҗат ителгән матур картиналар Казан үзәгендә урнашкан Әмир Мәҗитов галереясендә күрсәтелә. Рәссамнар Рият Мөхәммәтдинов, Сәгыйдә Сираҗиева, Анатолий Крылов, Ирина Антонова һ.б. истәлекләре белән уртаклаша. Тукаебыз иҗатын тирәнтен өйрәнгән фән докторы Зөфәр Рәмиев Бибимәмдүдә абыстайның тормышындагы кайбер сәхифәләр белән таныштыра. Музыка белгече Гөлназ Гыйлемҗанова фольклор экспедицияләр вакытында халыктан язып алынган һәм Тукаебызның бала чагында җырланырга мөмкин булган бишек җырларын, бала уйнату такмакларын ирештерә. Сурәтләрне Субаш авылы мәктәбенә дә алып баралар. Бөтен мәктәп җыелып Казан кунакларын каршылый, балалар исә рәсем осталарына Тукаебыз әсәрләре буенча иҗат ителгән үз рәсемнәре белән мактана...
Инде чиратта – Уральск каласы.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев