БАТЫРЛЫКНЫ СЫНЛАНДЫРГАН БАҺАДИР
Казаныбызның Горький паркы каршында ил өчен көрәштә һәлак булган батырларга һәйкәл бар. Авторы - скульптор Васил Маликов (архитекторлары - А.Спориус һәм Г.Пичуев). Бу сынны шулкадәр тәэсирле итеп фәкать үзе сугыш мәхшәрен кичергән кеше генә иҗат итә ала. Чыннан да, Васил Маликов Бөек Ватан сугышы кырларында фашист илбасарларына каршы көрәшә. Ленинград...
Казаныбызның Горький паркы каршында ил өчен көрәштә һәлак булган батырларга һәйкәл бар. Авторы - скульптор Васил Маликов (архитекторлары - А.Спориус һәм Г.Пичуев). Бу сынны шулкадәр тәэсирле итеп фәкать үзе сугыш мәхшәрен кичергән кеше генә иҗат итә ала. Чыннан да, Васил Маликов Бөек Ватан сугышы кырларында фашист илбасарларына каршы көрәшә. Ленинград янындагы Синявин калкулыкларында, Румыниядә була, Литва, Латвия, Эстонияне азат итүдә катнаша. Башта наводчик, аннары танкка каршы орудие командиры була. I дәрәҗә Ватан сугышы, "Кызыл Йолдыз", ике тапкыр "Дан" орденнары, "Батырлык өчен", "Ленинградны яклау өчен", "Германияне җиңү өчен" медальләре белән бүләкләнә. Билгеле, аның сугыш каһарманнарына багышланган иҗат әсәрләре байтак.
Васил Маликовның тормышы балачактан ук җиңел булмаган. Ул Актаныш районы Иске Кормаш авылында дөньяга килә. 1930 еллар башында әтисен кулак дип гаеплиләр, гаиләләрен Пермь өлкәсенә сөрәләр. Малик абзый үзе Беломорканал төзелешендә интегә. 1935 елда ашкынып гаиләсе янына кайтып килгәндә, ул ыргылып барган поезддан сикерә һәм нәкъ вагон астына егылып вафат була. 11 яшьлек Василне апасы Казанга алып китә. Анда бала һөнәр училищесын тәмамлый. Сугыш мәхшәренә кергәндә аңа 18 яшь тә тулмаган була әле. Аннан кайткач, В.Маликов Казан сәнгать училищесының скульптура бүлеген, соңрак Ленинградта В.Мухина исемендәге югары сәнгать-сәнәгать училищесын тәмамлый. Казанда укыган елларда ук ул көрәшчеләр темасына алына. Аның диплом эше буларак иҗат ителгән "Мулланур Вахитов"ы 1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында Россия Мәдәният министрлыгының дипломына лаек була. Маликовның М.Вахитовка багышланган тагын 16 лап иҗат эше бар, диләр. Күренгәнчә, ул революционер образы белән җитди мавыккан. Әмма 1985 елда Казаныбызда башка бер скульпторның Вахитов һәйкәлен бастырып куялар. Сәбәбе нидә? Бу хакта сүз алдарак...
1967 елда Маликовның Горький паркы янындагы һәйкәлен ачалар. Адәм баласының үлем белән тартышуы, соңгы сулышына кадәр изге бурычына тугрылык саклавы сынның күз карашында да, алга ыргылган гәүдәсендә дә чагыла. Аны эшләгәндә Маликов көрәштәше Алексей Ложниковны хәтерендә тота. Чөнки ул да шулай алга омтылган килеш һәлак була. Озын буйлы, нык бәдәнле егерме өч яшьлек Себер егете озак еллар сынчының күз алдыннан китми. Алексей артиллеристлар өстенә килгән фашист бронепоездын беренчеләрдән булып күреп ала. Васил атарга команда бирә. Алексей һәм тагын берничә солдат җитмеш алты миллиметрлы коралны дошманга таба бора. Көчле ату тавышлары ишетелә. Һәм бронепоездның бер ягын ялкын камап ала. Литва янындагы бер аланда була бу хәл. Алексей Ложников мәңгегә шунда ятып кала. Ә Васил ага үзе 1968 елда шагыйрь Илдар Юзеев белән бергә, иң беренче булып, Муса Җәлил исемендәге премия белән бүләкләнә.
В.Маликовның сугыш темасына иҗат ителгән "Соңгысы..." дип исемләнгән скульптурасы чиксез тетрәндерә. Анда, кулына соңгы снаряд тотып, дошманга каршы берүзе басып калган сугышчы гәүдәләндерелгән. Ни генә булса да, ул урыныннан һич кузгалмас кебек. Скульптураны ясаганда, сынчы окопташлары Степан Терехов һәм сержант Большаковны искә ала торган булган. Смоленщина колхозчысы Степан Терехов белән алар Яңа елны бергә каршыларга вәгъдәләшкән була. Кызыл Армия бөтен фронтларда фашистларны тар-мар итә. Җиңү таңын каршыларга озак калмаган, димәк. Вәгъдәгә киртә булырлык берни дә юк сыман. Әмма бәрелешләрнең берсендә Степан һәлак була. Җиңүгә санаулы гына айлар калганда дустын югалтуны Васил бик авыр кичерә. Сержант Большаков исә туп янында берүзе берничә дошман танкына каршы сугыша. Бер фашист "тигры"н яндыра. Әмма, ни аяныч, үзе дә тубы-ние белән күккә оча.
Сынны кемнәндер карап ясарга кирәк бит. Горький паркы каршында "сузылып яткан" ир-ат бүген Казанда яши. Ул - Евгений Чугунов. "Яз айларында мәктәптән соң, җәйге каникулларда малайлар белән Локомотив пляжында еш була торган идек, - дип Васил Маликов белән танышуын искә алып сөйләп китте Евгений Чугунов. - Шулай бервакыт безнең янга бер ханым килеп, иренең минем белән танышырга теләвен әйтте. Бардым, таныштык. Сын ясау өчен натурщик кирәк икән. Рәссам мине Зур Кызыл урамындагы остаханәсенә чакырды. Ул елны җәем шунда үтте дисәм дә була. Бүтән рәссамнар да миңа карап этюдлар ясый торган булды. Миңа ул вакытта 17 яшь. Спорт белән махсус шөгыльләнмәсәм дә, турникта атына, гер күтәрә, көрәшә идем. Шул җитә калган, күрәсең. Унлап малайдан аерып чакырган бит. Васил абый хәтеремдә бик тыйнак кеше булып калган. Ул мине өенә алып кайтып, хатыны, улы белән таныштырды. Шуннан мин аларга еш бара торган булдым. Улы Борис белән хәзер дә якын дуслар". Евгений Чугунов гомер буе Эчке эшләр органнарында эшләгән, Магаданга кадәр барып тәртип урнаштыруда катнашкан, илне шаулаткан җинаятьләрне ачкан, эзсез югалган кешеләрне эзләгән. Лаеклы ялга чыккач, туган шәһәренә - Казанга әйләнеп кайткан.
Кыскасы, иҗат дөньясы бертөрле генә түгел... Васил Маликовның улы Борис та буш вакытта нәни генә сыннар юнырга ярата икән. Рәссамнар гаиләсендә тәрбияләнгән Борис үзе дә иҗат белән мавыгып китәргә мөмкин иде. "Әтием белән әнием училищеда укыганда танышкан. Әнием гобеленнар тукый иде. Әти бик туры сүзле кеше иде. Аның аркасында әнигә дә шактый кыен ашарга туры килде. Берничә ай эшсез, акчасыз утырган вакытлар күп булды. Шуларны күреп үскәнгәдер, иҗат эшенә кызыкмадым... Әтинең исе китмәде. Эш булмаса, җыеныр да балыкка китәр иде. Кышларын бәкегә багып, уйга батып балык тотарга яратты мәрхүм. Җиңү бәйрәмнәрендә кайвакыт сугыш күренешләрен, фашистларның кай тарафтан килүен, безнекеләрнең кайда урнашуларын сурәтли иде. 53 кешелек батареядан нибары 3 кеше калды, дип ачынып сөйләгәне бүгенгедәй колагымда яңгырап тора. Әнинең вафатын бик авыр кичерде. Бер елдан соң 1992 елда 68 яшендә үзе дә бакыйлыкка күчте". Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев