Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Башкортстан кызы – милли рәссам

Чулпан Билалова төрле жанрлардагы әсәрләр иҗат итә. Әмма иҗат темасында бер даимилек күзгә ташлана: ул еш кына балачак хатирәләрен сурәтли.

Казан Ратушасындагы «Окно» картина галереясы Башкортстанның атказанган рәссамы, дизайнер, сәнгать өлкәсендәге Ш.Бабич исемендәге премия лауреаты Чулпан Билалованың «Далалар җиле» күргәзмәсе былтыр, күпсанлы сәнгать сөючеләр үтенече буенча, шактый озайтылды.

Чулпан Билалова үз иҗатында абстракт реализмга өстенлек бирә. Ул чираттагы күргәзмәсенә бу юлы да картиналары белән берлектә график хезмәтләрен дә урнаштырган. Шушы график битләр буенча гына фикер йөрткәндә дә рәссамның иҗаты янә сокландыра. График темаларның күбесе борынгы әкиятләр белән дә бәйле. Рәссам күп китапларны, шул исәптән әкият китапларын бизәү белән теләп шөгыльләнә. Ул бизәгән китапларга балалар да, олылар да гашыйк. Һәр рәсем җанлы сюжет, экспрессив мохит, пластика, күп детальләр, куәтле фантазия белән баетылган. Аның күп кенә хезмәтләре Россия, Нидерланд, Франция, Италия, Германия, Португалия, Сербия һ.б. дәүләт тупланмаларында саклана. Чулпан Билалова – Мәскәү һәм Россия Рәссамнар берлеге, Россия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге, ЮНЕСКО Рәссамнарның халыкара ассоциациясе сафында. Чулпан ханым «Пресса-2007» XIV Халыкара профессиональ күргәзмәсенең «Золотой фонд прессы» номинациясендә җиңеп, дипломга лаек булды. 2005 елда ЮНЕСКО эгидасы кысаларындагы «Цивилизация­ләр диалогы» Халыкара иҗат экспедициясендә катнашкан чакта Парижның Поль Горсен сараенда шәхси күргәзмәсен ачты. Аның әсәрләре Норвегия, Швейцария, Нидерландта узган халыкара арт-симпозиумнарда уңыш казанды. 2021 елда Чулпан Билалова Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты тарафыннан «Ал да нур чәч халкыңа» медале белән дә бүләкләнде.

Чулпан Борайда туып үскән. «Үземне белгәннән бирле рәсем ясыйм, – ди ул. – Балалар бакчасында чакта биергә, ясарга яраттым. Балерина яки рәссам булачакмын дип сөйләнә идем. Рәсем укытучыларым да булмады, сынлы сәнгать мәктәбендә дә белем алмадым. Урта мәктәптә төгәл фәннәрдән дә гел бишле билгеләре алып кына укыдым, шуңа күрә әтием: «Кызым, бәлкем, сиңа математика укытучысы булып китәргәдер?» – ди иде. Әнием Сәкинә дә, әтием дә рәссамлык шөгылемне дәвам итүемә каршы килмәде. Мәктәптән соң Башкорт дәүләт педагогика институтының сынлы сәнгать-графика факультетын тәмамладым. Аннары Дүртөйле шәһәрендә рәсем һәм сызым укытучысы булып эшләдем, соңрак Уфаның  2 нче педагогика көллиятендә укыттым. Һәм 2007 елга кадәр республиканың «Акбүзат» балалар-яшүсмерләр журналында башта – бүлек мөдире, аннары җаваплы сәркатиб вазыйфаларын башкардым. 

2007 елда кызым Элиза, улым Олег белән Мәскәүгә күчендек. Миңа берничә эш урыны тәкъдим иттеләр, «АРС Комьюникейшнс»  компаниясенең арт-директоры  буларак хезмәт куйдым. 2016 елдан башлап, менә инде 7 ел, мин –  ирекле рәссам». 

Ч.Билалова төрле жанрлардагы әсәрләр иҗат итә. Әмма иҗат темасында бер даимилек күзгә ташлана: ул еш кына балачак хатирәләрен сурәтли. «Әсәрләрем арасында туган ягым Борайга, Хәйбулла районының Әбүбәкер авылына да багышланганнары бар, – ди әңгәмәдәшем. – Ташлы елгасы да гел исемдә. Балалар китапларына заказ алгач та, илһамланып эшкә керешәм, өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне сурәтләү күңелемә хуш килә».

– Чулпан, сез бихисап әкият каһарманнарын да сурәтләгәнсез, башка әсәрләргә дә алынгансыз... 

– Мин Мәскәүдәге «Детская литература» нәшрияты белән хезмәттәшлек итәм. Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап», «Демиург» нәшриятлары белән дә. Классик әсәр буенча «Шәһрезадәнең 1000 дә 1 кичәсе» иллюстрацияләр циклым да бар, башка әкиятләргә дә рәсемнәр ясалды. Иллюстратор буларак, 32 китап бизәдем, инде 1000 иллюстрация иҗат иттем, алар бик төрле.  Китап бизәү – катлаулы, озак процесс. Мин иллюстрация ясауга җитди карыйм. Рәссам тырыш булырга, көненә унлап-егермеләп эскиз әзерләргә тиеш дип саныйм. Эшемдә майлы буяуларны да, акрил, типография буяуларын да, төсле каләмнәрне дә кулланам... Әкият композицияләрен әзерләгәндә, сихри мохит килеп чыксын өчен, кәгазь битләренә сабынлы сулы басма, эстамп та чәпим, ул сабынлы суга төсле пигмент кушып ясала, фон килеп чыккач, каләм белән композиция өстим.

Башка төр китапларга килгәндә, быел, апрельдә Ренат Беккинның «Ак буре. Крымскотатарская сага» романы бизәлешен башкардым. Аның төп вакыйгалары Казанда башлана, аннары алар Ташкент, Мәскәү, Кырымга илтә. Әсәр магик реализм элементлары кушылган роман-маҗарадан гыйбарәт, бу гаилә сагасы 1920-2014 елларны колачлый  һәм Кырым татарлары гаиләсенең өч буын тарихын тасвирлый. Рәсемнәрем аша сюжет линиясен күрсәтеп бирергә омтылдым. Әгәр режиссёр булсам, бу роман буенча кинофильм төшерми калмас идем!

– Былтыр да сез күп мәдәни чараларда катнашкансыз... 

– Шулай. Май аенда «Ташлар җыючы» шәхси күргәзмәм Алабуганың Заманча этносәнгать музеенда узды. Иҗатымда реализм, экспрессионизм, импрессионизм, абстракция – һәммәсе дә бар бит. 

Алабугада үткәрелгән халык­ара арт-симпозиумда да, Борайда оештырылган «Танып-су» II Бөтенроссия этно-арт-симпозиумында да теләп катнаштым. Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы тарафыннан үткәрелгән заманча сәнгать буенча XVII Халыкара арт-симпозум быел «Хезмәт симфониясе» дип аталды һәм бу юлы да төрле халыкларның милли традицияләрен сәнгати интерпретацияләүне үз эченә алды, чара кысаларында «Тракторчы» һәм «Кыргый бал» хезмәтләремне тәкъдим иттем. Соңгысы Башкортстанда сак­ланып калган чолыкчылык шөгыленә багышланды. Чолыкчылык, белгәнегезчә, ул бал җыюның бик борынгы төре. Кыргый бал кортлары  агач куышларына бал җыя һәм мондый куышларның табигыйләре дә бар, алар юан агачларга дүрт метрдан алып унбиш метр­га кадәрге биеклектә кешеләр тарафыннан да ясала. Кайчак агач пүләненнән махсус ясалган куыш­ларны агач ботакларына да элеп куялар. Башкортстанда урман эчләрендәге кыргый бал әлегәчә шушы ысулда җыела... 

Әлеге арт-симпозиумда Россия, Азәрбайҗан, Казахстан һәм Үзбәкстаннан 35 рәссам катнаш­ты, без, һәрвакыттагыча, яңа техникалар белән таныштык, осталык дәресләре үткәрдек. Моннан тыш Алабугада узучы Үзенчәлекле рәсем биеннале кысаларындагы Бөтенроссия конкурсларында да катнашырга яратам. Әйтик, 2021 елда да минем рәсемем анда җиңү яулады. 

– Сезнең остаханәгез Нидерландта да бар иде... 

– Бар, ләкин ул ябык. Кызганыч, мин хәзер Нидерландка барып йөри алмыйм. Моңа сәяси вакыйгалар комачау итте. Әмма әсәрләрем Геффен каласындагы картина галереясындагы бер залда даими экспозициядә, иҗатымдагы күп фигуралы композицияләрне анда да һәрчак ошатып кабул итәләр. Моңа кадәр чит илдә осталык дәресләре дә үткәрдем. Менә шул шәхси галерея директоры Юстинус Ван Нистерлоой картиналарымны бик ошата. Галереяның икенче катында – остаханәләр, шуларның берсе – минеке. 

– Иҗатыгызда нинди яңалык­лар бар? 

– Былтыр февраль аенда Эфиопиянең Аддис-Абеба каласында узган AIAS – Халыкара сәнгать симпозумында катнашкан идем, бу сәнгать күргәзмәсе социаль челтәрләрдә популярлык казанган хәрәкәтнең үзенчәлекле арт-проекты булды. Бу –  ялган яңалыкларга, Көнбатышның чит дәүләтләр сәясәтенә тыкшынуларына, неоколониализм, тотрыклыкны юкка чыгаруга каршы юнәлдерелгән начарлыкларга каршы, АКШның башка милләтләрне үзара дошманлаштыруына каршы көрәш чарасы. Симпозиум каталогына минем «Кораб. Сүзсез!» һәм  «Тынычлык кошы» эшләрем дә кертелде. 

– Тонлы кәгазьгә «Тигез сугыш» әсәрен дә ясагансыз. Ул нинди хис-кичерешләр аша иҗат ителде?

– «Тигез сугыш» – 2022 елдагы төп хезмәтем. Аны март аенда ясадым. Без – күп вакыйга шаһитлары, әлбәттә, бүгенге вакыйгаларга карата мөнәсәбәт теләсә кайсы рәссам иҗатында да чагыла. Мин аны махсус ясамадым да кебек, шулай килеп чыкты. Кайчак рәссамга үз хис-кичерешләрен сүзләр белән әйтеп бирү кыен һәм куллар үзләреннән-үзләре киндергә үрелә. Сюжет туа. Ясап бетергәч, аңа башка күзләр белән карадым.  Әлеге үгезләр – капма-каршылык, алар икесе дә көчле, аларның бер-берсен җиңәселәре килә. Бу – символика. Алар җир тырнап көч сынаша. Өсләрендә – зур Космос, Күк йөзе, Киек Каз юлы, йолдызлар... Менә алар исә – мәңгелек, ә кешеләр һаман көч сынашудан туктый алмый. 

– Иҗат процессында, вакыт үтеп, идея онытылган, образ, сюжет композициясе ясалганчы ук хәтердән җуелган чаклар буламы?

– Андый хәлләр дә булгалый, кайчак вакыт җитми кала, кай­чак төшләрдә матур сюжетлар күрәсең, ә алар тиз арада онытыла... Мондый күңелсезлекләрдән башка төр рәсемнәр ясый башлап котылам, алар үзем теләгәнчә яхшы килеп чыккач, күңелемдәге моңсулык та тиз арада юкка чыга. Моңсуланырга да ярамый. Рәссамның рухы көчле булырга тиеш. Шуңа күрә яңа рәссамнар белән дә бик теләп аралашам, яңа әсәрләре белән танышам, музейларга, күргәзмәләргә йөрим. Әдәби китаплар укый башлагач та, андагы вакыйгаларны уем аша үземчә җанландырам, рәсем идеяләре туа. Эскизлар тирә-юньдәге кешеләрне даими күзәтүдән дә барлыкка килә. Әмма балалар рәсемнәрен ясау – иң күңеллесе. Аларны балачакка хас ваемсыз, ихлас итеп сурәтлим. Гомумән, ак кәгазь күрүгә үк кулларым кычыта башлый, аңа тиз арада күңелле рәсем ясап куясым килә! 

Башкортстан да гел күңел түрендә, Мәскәүдән аны сагынып кайтам, илһам алып киләм. Әсәрләремне милли колорит аша корам, милли кием-салымнар, бизәкләр ясап куәтлим, традицияләребезне барлыйм, кеше йөзләренә дә башлыча башкорт һәм татар йөз чалымнарын салам. Казандагы «Далалар җиле» күргәзмәмнең вакыты озайтылуын ишетеп тә шатландым. Биредәге тамашачыларның, сәнгатемне үз итүчеләрнең аны җылы кабул итүен белү – зур куаныч! Безнең күрше республикалар, туганнар кебек дус, тату булып, бәрәкәттә яшәсен дигән теләктә калам! 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев