Агач остасы Сәлимҗан
Агачтан ясалган комбайн, «ДТ-54» тракторын үз гомерендә берәүнең дә күргәне юктыр, мөгаен.
Гадәттә, сандык, бишекләр ясыйлар. Шүрәлеләр һ.б. әкият геройларын уючылар бар. Бөек рәссамыбыз Бакый ага Урманченың Шүрәлеләре һәрвакыт хәтердә. Агач портретлары да гел күз алдында. «Сагыш», «Сөембикә» дип исемләнгәннәре аеруча тәэсирле иҗат ителгән. Чыннан да, агач – иҗат өчен бер дигән чимал. Ул каты да, йомшак та. Агач эшләнмәләрне буямыйча да калдырырга мөмкин, үзенең табигый җылы төсе бар. Ә иң мөһиме, синтетик, пластик материаллар белән дөньясы шыплап тулган заманда, табигый агач эшләнмәләр күзләрне иркәли, җанга рәхәтлек бирә. Шулай да, агачтан тулы бер көнкүреш картиналары иҗат итүчеләр күзгә чалынган юк иде әле. Шундый бер иҗат остасы белән Чирмешән үзешчәннәре смотрында танышырга насыйп булды.
Сәлимҗан Газимҗан улы Гамиров тумышы белән Түбән Кәминкә авылыннан. Бүген исә район үзәгендә яши, туган якны өйрәнү музеенда эшли, шунда һәм тагын «Ровесник» яшүсмерләр клубында агачтан ую түгәрәге алып бара. Нәкъ менә мөгаллимлек эшчәнлеге кадерле дә инде. Хәзер бит ир бала да кызлар кебек, кулларыннан бер эш килми. Гаилә елы булса да, әйтик әле: тулы булмаган гаиләләр саны артканнан-арта бара. Хуҗалык алып барган әниләрнең балаларына игътибары тими. Тисә дә, ир баланы ир затлары һөнәрләренә ничек өйрәтсен ул? Мәктәпләрдә кәгазь боткасы, балаларның азгынлыгы, ата-аналарның битарафлыгыннан туеп һәм аз акчага җан асрый алмыйча, ир-ат укытучылар эштән китә. Кем өйрәтсен малай-егетләрне пычкы тотарга? Шушындый заманда Сәлимҗан кебек егетләребез аеруча кыйммәт. Шуңа күрә телефонының чылтыраудан туктап торганы юк. Әниләр рәхмәт белдереп чылтырата. Телефоннан аерып булмый иде, танымаслык булып үзгәрде, ди берсе. Өйгә агачтан ипи савыты ясап куйды, ди икенчесе. Урындыкның аягы уйнаклый башлаган иде, шуны төзәтте, ди өченчесе. Кыскасы, иртәдән кичкә кадәр укытучыга рәхмәтләр укыйлар. Аеруча 8 нче март тирәләрендә шалтыратучылар күбәя. Газиз балаларыннан агачтан уеп ясалган бүләк алу һәркемгә күңелле, билгеле. Каникулларга Мәскәүдән кадәр кайтучылар да килә икән түгәрәккә. Зур калаларда бер адым атлаган саен кесәдән бер уч кәгазь акча шуып чыгуы берәүгә дә сер түгел. Һава сулаган өчен генә түләмибез әлегә. Бала-чага өчен иҗат түгәрәкләре дә бушлай түгел, билгеле. С.Гамиров түгәрәгендә агачка кадәр бушлай бирелүенә хәйран калалар икән. Музей җитәкчелеге, район башлыгы да бу мәсьәләдә бик ярдәмчел, балалар эшләсен генә дип торалар, ди. Ясап кына калмыйлар, укучылар бәйгеләрдә беренче урыннар да яулый әле. Әти-әниләре, сыйныфташлары алдында абруйлары үсә, беләкләре ныгый, тырай тибеп йөрергә вакытлары калмый. Сәлимҗан абыйлары да гел, укыгыз, һөнәр өйрәнегез, дип өйрәтеп тора. Үзе ул Лениногорскида, Алабугада бизәүче рәссамга укыган, Казанда осталыгын чарлаган. Армиядән соң туган авылына кайтып, күрше авыл кызы Кадрия белән матур гаилә корганнар. Кадрия Гамирова «Безнең Чирмешән» газетасында тирән эчтәлекле мәкаләләре аша халыкка аң-белем тарата. Үзләренең ике кызы, буй җиткезеп, берсе – Әлмәттә, икенчесе Чаллыда хезмәт куя. Ир-ат күңеле исә барыбер малай телидер. Хуҗалыкта кул арасына керерлек нәни генә булса да бер ташбаш кирәк бит инде. Бу һөнәрне остага Аллаһ үзе биргәндер, бәлки. Әнә, күзләрен ялтыратып, түземсезләнеп ничаклы ир-бала тирәсендә әйләнә. Бала-чага белән әвәрә килеп, иҗатка вакыты да калмый торгандыр. Бу кадәр әсәрләрне эштән бушаган вакытта ничекләп ясап башкарырга кирәк? Мәчет биналары, авыл йортлары, капка төбендә томшыклары белән җирдә казынучы кош-корт, иген төяргә килгән йөк машинары, комбайн һәм тагын ниләр генә юк. Кеше сыннарын юкә, каеннан, бураларны тал агачыннан ясый икән. Фанера да эшкә ярап куя, ди. Бала чакта мылтык, пистолет ясый идек, минем һөнәрем шуннан калган, дип сөйләде оста. Их, бөтенебез дә сугыш кораллары урынына комбайн, тракторлар ясый торган булсак...
Миләүшә Галиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев