Легендар «Катюша»лар командиры
Барый танкның ачык люгына граната ыргыта һәм карга егылып, аңын югалта. Туңудан айныгач, ярым сукырайган килеш шуыша башлый, ниндидер авыл йортына барып җитә. Шулчак самолетлар якынлашкан тавыш ишетелә... Кинәт йорт җимерелә, эчендәге хәрбиләр һәлак була. Барый, зәхмәтле дулкынга эләгеп, юл кырындагы кар өстенә барып төшә.
Бөек Ватан сугышы каһарманы Барый Габдулла улы Йосыпов 1903 елның 10 декабрендә Самара губернасының Бөгелмә өязендәге Әлмәт авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә.
Барыйның әтисе Габдулла 1914 елда вафат була. Шуннан соң ир бала әнисе Фатыймага зур таяныч булып, аңа бар эштә дә булышлык итә башлый. Иртә таңнан алып кичкә кадәр кырда эшли. Аның дәү әтисе Йосыфны авыл халкы зур иген уңышына ия, өстәвенә 40 баш умарта корты да тоткан тырыш зат буларак искә ала. Әмма бу гаиләнең матди хәле көннән-көн начарлана гына бара. Гаиләдә – дүрт бала: Барый, апасы Нурлыбанат һәм энеләре Гадрахман һәм Габделәхәт. Ни кызганыч, апасы, укытучы тиф белән чирләп, яшьли китеп бара.
Барый үсеп җитәм дә, игенче булам дип хыяллана. Әүвәл мәдрәсәдә укый. Әмма җитди белем алу аның өчен бары тик инкыйлабтан соң гына мөмкин була. Ул бу хакта һәрчак искәртә киләчәк. Геройның 1965 елда язган автобиографиясендә: «Үз тормышымның иң күп өлешен илебездәге совет властен тулысынча ныгытуга багышладым», дигән юллар да бар. Аңа кулакларны фаш итүдә дә катнашырга туры килә, гражданнар сугышы елларында ак гвардиячеләр кулыннан зыян күреп, алар тарафыннан кыйнала да. 1919 елда комсомол оешмасы сафына керә. 19 яшендә 16 нчы Мөселман командирлык мәктәбе курсантына әверелә. 1922 елның май-сентябрь айларында, курслары белән бергәләп, Урта Азиядәге басмачлар хәрәкәтен тар-мар итүдә дә катнаша. Кушкада бик нык эссе, яңгырның әсәре дә юк. Мондый эсседән бер курсант вафат була, берничәсе госпитальгә эләгә. Тропик малярия эпидемиясе котыра, малярия бизгәге аны да урап узмый. Госпитальдән кире казармага чыгаралар, яшәрлек көч-куәте кими бара. 22 көн казармада яткан егеткә дусты Сабит булыша. Ниһаять, Барый терелә. Аннан кайткач, Казандагы курслар да тәмамлана. 1924 ел. Менә ул инде – кызыл командир! Шуннан соң егет Томск каласына юнәлеп, анда бүлек командиры, рота агитаторы булып хезмәт итә. Тиздән пулемётчылар взводы командиры вазыйфаларына керешә. Уфага сугылган көннәрдә булачак җәмәгате Һаҗәр белән танышып, аның белән хатлар алыша башлый. Кыз Томскига килеп, балалар йортына тәрбияче булып урнаша. Гаилә коргач, 1926 елда уллары Нариман туа. 1927-1928 елларда Красноярскидагы артиллерия мәктәбендәге укулардан соң Барый Габдулла улын Уфа артиллерия мәктәбенә ут взводы командиры итеп билгелиләр.
Тормыштагы очрашуларның тарихи әһәмияткә ияләре дә була. Калуга янәшәсендәге ял йортына баргач, ул санаторий янәшәсендәге урманда һава сулап йөрүче К.Э.Циолковский белән таныша. Әңгәмә башында аның татар милләтеннән икәнен белгәч, Циолковский аңа: «Минем әнием, кыз чагында – Юмашева, әтисенең нәсел җебе буенча татар бит», – ди. Шул көнне әлеге галим «Космические ракетные поезда», «Общечеловеская азбука», «Растения будущего» дип аталган өч брошюрага култамга язып, аларны киләчәктә каһарман булып танылачак татар инсанына бүләк итә.
1930-1934 елларда Б.Йосыпов Ленинградтагы Ф.Э.Дзержинский исемендәге Хәрби-техник академиядә укый, «Артиллерийский журнал» дип аталган басмада аның мәкаләләре дә дөнья күрә. Укуны тәмамлагач, Барыйны Ташкенттагы хәрби мәктәпкә юллыйлар. Ул анда әллә ни озак укытмый. Эш буенча Мәскәүгә барган Йосыповның йөрәге авырта башлый, табиб аның малярия белән авырганын белгәч тә, санидарәгә рәсми кәгазь юллый: бу хәрби кеше илнең урта полосасында гына хезмәт итә ала. Йосыповны Рязаньдагы артиллерия училищесына өлкән укытучы итеп билгелиләр. Хәрби булып китүенә үкенми ул, чоры шундый, тынгысыз ич... Ләкин ил тормышы тагы да тискәрерәк якка үзгәрә, менә инде Советлар Союзы маршалы М.Тухачевскийны да төрмәгә тыкканнар... Бу хакта аңа Куйбышевтан күчерелгән бер хәрби әйтеп өлгерә, бу хәрбине дә кулга алалар... Әлеге артиллерия училищесы укытучыларын да бер-бер артлы төрмәгә тыга башлыйлар, мөгаллимнәр арасында гади сөйләшүләр дә өзелә... Алар кими бара, саный карасалар, шулай юкка чыккан укытучылар саны, укыту йорты башлыгы белән бергә егерме җидегә тулган икән инде...
Барый Габдулла улы – туры сүзле, дисциплина сөюче, намуслы, кыю, үз һөнәрен яхшы белүче укытучы. Тик ул илдә «халык дошманнары»ның көннән-көн арта баруның сәбәпләрен генә аңлый алмый. Әлбәттә, 44 яшьлек Тухачевскийның төрмәдәге кан таплы язмалары, үз үлеме алдыннан «Яшәсен Кызыл Армия!» дип кычкыруы хакында күпләр бик соңлап кына беләчәк әле... Маршалдан илдә хәрби түнтәреш ясарга теләвен әйттергәннән соң башланып киткән репрессия давылы илне канга батырачак. Барый Габдулла улын да НКВДга чакыралар, кулга алынган полковник Бечевкин хакында мәгълүмат бирергә кирәк икән. Барыйга шул көнне рухы сынмаган, әмма кешелек дәрәҗәсе какшатылган хезмәттәшен күрергә туры килә. Ул училище башлыгы Бечевкинның төпле җитәкче булуы хакында гына әйтә ала...
Татар милләтле ир-ат болай да бик күп сүзле булмый. Шул көннән соң ул үз эшенә тагын да тирәнрәк чума, тырышыбрак укыта. Соңрак, сугыш елларында, аның укучылары үзләрен үтә сәләтле командирлар итеп танытачак һәм аңа үз рәхмәтләрен дә белдерәчәк әле...
1941 елның апрелендә Барый Йосыпов Баш командование резервындагы гаубицалы артиллерия полкына юллана. Ул полкны 1941 елның июнендә үк сугышка алып китәләр. Оршага барып җитсәләр, фашистлар инде каладан утыз чакрымда гына икән, әмма совет гаскәрләре ул айларда артка чигенә, аларның полкы оборонага әзерләнә, ләкин чигенү хакындагы фәрман алына. Менә Орша да илбасарлар кулына кала. Тиздән аларның полкын Гороховецк лагерына кайтаралар. Бераздан Б.Йосыпов фронт күләмендәге гвардия миномёт частьларыннан торучы оператив төркем штабы башлыгы итеп билгеләнә.
Сугышның беренче айларында ук ракеталы коралларны кулланырлык сугышчылар әзерләнә башлый. Реактив артиллериянең аерым эксперименталь батареясы төзелгәч тә, аның беренче командиры итеп капитан И.А.Флёров билгеләнә. Бик тиздән Барый Йосыпов та «катюша»ларны фронтта иң беренчеләрдән булып сынаучылар рәтенә кертелә. Оператив төркем тиз арада оештырыла. Куәтле яңа корал төре хакындагы хәрби серне беренчеләрдән булып белүче дә һәм хәтта маршал К.Рокоссовский белән күрешеп, сөйләшүчеләрнең берсе дә ул була... Әлбәттә, ул чакта «катюша»лар аз күләмдә әле. Фашистлар аларны тиз арада кулга төшерергә хыяллана. Шуңа күрә «катюша»ларның ут позицияләрен бик тиз арада алыштыру таләп ителә. Хәлләр нык мөшкелләнсә, «катюша»лар дошман кулына эләгергә тиеш түгел, аларны шартлатырга кирәк булачак, дигән фәрман да туа. «Катюша»ларны эшкә җигүчеләр арасында бу боерыкны үтәргә әзер каһарманнар да табыла, ни кызганыч, андый әмерләрне үтәргә дә туры килә. 1941 елның октябрендә Иван Флёров җитәкчелегендәге сугышчыларның юлы киселә, ягулык азая, йөк машиналарның бер өлешен яндыралар, батырлар, шул исәптән 36 яшьлек капитан И.Флёров та Богатырь авылы янәшәсендә засадага эләгә. «Катюша»лар дошман кулына эләкмәсен өчен, аларны үзләре белән бергә шартлаталар, гвардия батареясы тулысынча һәлак була. Бу хакта Барыйга кыр госпиталендәге бер яралы солдат сөйли. Әмма асыл тарихны Йосыпов үз сугышчыларыннан да яшерергә мәҗбүр була.
Б.Йосыпов җитәкләгән төркем батырлыклары башка сугышчыларның да рухын күтәрә, уңышлы һөҗүмнәр саны арта, җитәкче – тәвәккәл, үтә дә җаваплы. Аларга Мәскәү оборонасы белән бәйле орышларда катнашырга туры килә. Землянкада ул генерал-майор И.В.Панфилов белән дә күрешеп сөйләшә. 1941 елның декабрендә Барый Габдулла улы инде «катюша»ларның өченче армия оператив төркеме белән җитәкчелек итә. Сугыш тәҗрибәсен туплап өлгергән подполковник гвардия миномёт частьлары үз көчләре белән разведкага йөрергә һәм разведка күрсәткән җирләргә генә атырга, залптан соң машиналарны тылга ун км ераклыкка чигерергә тиеш дигән әмер проектын әзерли. Хәрби совет аның проектын хуплый, аңа янә Рокоссовскийны күреп сөйләшергә туры килә. Зур җитәкче Б.Йосыповка: «Сезнең «катюша»лар хакында ишеттем һәм сезнең приказыгыз белән дә таныш. Зур эш бу! «Катюша»лар тәүлеккә өч смена эшләргә тиешләр. Аларның залпы кайтавазы рейхстагта ишетелә», – ди.
Ә бер көнне ул 1941 елда һәлак булган якын дусты Сабитны төштә күрә, дусты елмая, нидер әйтмәкче дә була төсле, әмма әйтми... Ә Барый җитәкчелегендәге «катюша»лар дивизионы фронтның төрле җирләренә күчеп, дошманнарга кинәт кенә һөҗүм итеп, аларның өнен алуны дәвам итә.
Бераздан аларның төркемен Төньяк-Көнбатыш фронтка юллыйлар. 1942 елның гыйварында Иске Руссо янәшәсендәге орышта Барый Габдулла улына укчылар полкы белән дә җитәкчелек итәргә туры килә. Шул тирәдәге фашистлар дивизиясен юк итү бурычы куела. Бу орышта ул танкка граната бәйләмен ата һәм шартлау вакытында снаряд тию сәбәпле кыелган агач ботагы полковникның башына эләгә, сул күзеннән кан ага башлый. Ул каты яраланып, аяктан егыла. Торып, урманга таба атлый башлауга ук, башка танктан ут ачалар. Янәшәдә чәчрәгән ут эремәсе уң күзен һәм маңгаен яндырып ала. Барый танкның ачык люгына граната ыргыта һәм карга егылып, аңын югалта. Туңудан айныгач, ярым сукырайган килеш шуыша башлый, ниндидер авыл йортына барып җитә. Шулчак самолетлар якынлашкан тавыш ишетелә... Кинәт йорт җимерелә, эчендәге хәрбиләр һәлак була. Барый, зәхмәтле дулкынга эләгеп, юл кырындагы кар өстенә барып төшә. Йорт янәшәсендәге мәетләрне күмәргә җыеналар. Штаб писаре мәетләр кырыннан үтеп барышлый, берсенең аякларындагы спорт ботинкаларына игътибар итә һәм аларның полковник Б.Йосыповныкы икәнен танып ала. Аны инде һәлак булган дип уйлаган булалар... Писарь батыр полковникны башкачарак җирләргә кирәктер дип фаразлап, тиз арада штабка йөгерә. Штаб комиссары аның үле гәүдәсен күрергә дип үзе дә килә, комбинезонын чишә башлый һәм батырның исән икәнен чамалый... Полковникны йөк машинасына салып, бер йортка алып кайталар. Пульсы да, сулышы да тоемланмый диярлек, әмма комиссар өч күрше авылны әйләнеп, табибне таба һәм аның өчен мөһим булган столбнякка каршы уколны ясата... Йортны җылытып торалар, янына сак куялар һәм 10 тәүлектән соң ул аңына килә, саташа, ыңгыраша. Шуннан соң каһарманны очкыч белән Мәскәүгә озатып, Үзәк госпитальгә салалар. Барый Габдулла улы исән кала, тик... күзләре күрми. Хәзер аның сәламәтлеге өчен хирург П.В.Мандрыка җавап бирә. Йосыпов Мәскәүдәге туганы Роза Әхтәм кызын чакырта. Ханым аңа теләгән ризыкларын алып килә, палатага яран гөлен дә китереп куя. Ә икенче бер санитарка аңа инде Короленконың «Сукыр музыкант» әсәрен укырга әзер. Татар командирының җәмәгате һәм улы бу вакытта еракта, Казахстанның Талгар каласында яшәп ята. Авырып торган Һаҗәр ханымга ул үз хәлен тасвирлап хат салмый. Улы Нариманны да күптәннән күргәне булмый... Күз табибе А.И.Кураев күзнең мөгез катлавы җәрәхәте сәбәпле барлыкка килгән тискәре үзгәрешне, тапны дәвалый башлый. Сул күз урынына пыяладан ясалган ясалма күз куячаклары хакында хәбәр итәләр. Берникадәр вакыттан соң Йосыповның уң күзе аз-азлап күрә башлый. Бу көннәрдәге кичерешләрен ул соңыннан «Подвиг» исемле китабын язачак Константин Алтайскийга сөйли. Ниһаять, полковник гаиләсенә хат язып сала һәм табибләргә рәхмәтен белдереп, «Красная Звезда» газетасына язма юллый...
1942 елның мартында аңа Ленин ордены тапшырыла. Батырны Архангельское хәрби шифаханәсенә юллыйлар. Мәшһүр сынчы Вера Мухина аны шушы шифаханәдә эзләп таба. Сынчы ханым тиз арада Б.Йосыповның скульптура портретын иҗат итә. Бу вакытта ул сул күзенә кара бәйләвеч бәйләп йөрергә мәҗбүр. Каһарманның бронзадан коелган портретында да ул шушы халәттә чагылдырылган. Портрет бүгенге көндә Третьяков галереясында саклана. Бераздан ул шофер Чагин белән бергәләп Казахстанга, гаиләсе белән күрешү өчен юлга кузгала, каһарман анда улы белән Ыссык күлдә көймәдә йөзә, матур табигатькә соклана.
Терелгәч, «катюша»лар өчен кирәкле кадрларны әзерләү вазыйфаларын үти башлый. Фронтта туплаган үз тәҗрибәсенә таянып, уку программаларын төзи, меңнәрчә сугышчыларга белем бирә. Югары җитәкчелек тә аның мөгаллимлек эшчәнлегеннән һәрчак канәгать була. Нариман, тыныч тормышта геолог булырга теләгән бердәнбер улы да – Бөек Ватан сугышы каһарманы. Ул да хәрби бүләккә лаек дип табыла һәм аңа сугыштан исән-сау әйләнеп кайтырга да насыйп була.
Соңрак полковник җитәкчелегендәге гвардия уку бригадасы Покров янәшәсендәге кырларда уку-өйрәнү җирләрен булдырып, күп көнлек манервлар да уздыра. Ул Покровны төзекләндерүгә дә өлеш кертә.
Тыныч еллар башлангач, 1946 елда Б.Йосыпов Ворошилов исемендәге Химик саклану академиясенең 2 нче факультеты башлыгы урынбасары итеп билгеләнә, әмма андагы эш аның өчен тар кысаларга тиң... 1946 елның сентябрендә баһадирга икенче тапкыр Ленин орденын тапшыралар һәм ул шул айда ук отставкага чыга. Ленин орденнарына, Кызыл Байрак орденына һәм «Ватан сугышы» орденына ия булган мәгълүм зат, Мәскәү татарлары арасында абруйлы шәхес агитатор булып китә. К.Алтайскийның аның батырлыгы турындагы китабында: «Ул чакта башкалада инде 140 меңнән артык татар яши», диелгән. Сугыш батыры мәктәп укучыларына үз хатирәләрен сөйли, ил каһарманнарын искә ала. Бакча эшләрен башкарырга да вакыт таба. Лаеклы ялда яхшы иген үстерү серләренә төшенергә теләп, махсус китаплар укый, Покровның район башкарма комитеты рәисе булып та сайлана....
Ул Әлмәтне дә онытмый, туганнары янына кайтып йөри. 1981 елның 23 мартында Мәскәүдә вафат була. Бүген Әлмәтнең бер урамы аның хөрмәтенә Б.Йосыпов исемен йөртә. Каланың туган якны өйрәнү музеена килеп, әлеге сугыш ветеранының хәрефләрне энҗедәй тезеп язган автобиографиясенә, рәсми кәгазьләренә күз төшерүчеләр аның Ватан-Ананы дошманнардан азат иткәндә фронтның иң алгы сызыгында булган, мәшһүр «катюша»ларны беренчеләрдән сынап тарихка кергән асыл зат булуын искәртә.
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев