Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңү

Кормашев һәм ун каһарман татар

Сталин белән бер-беренә һөҗүм итешмәү турында пакт төзеп куйган Гитлер вермахты 1941 елның 22 июнендә мәкерле рәвештә Советлар Союзына бәреп кергәч, җәй һәм көз айларында гына да 3 миллион да 800 мең солдат солдаты әсирлеккә эләгә, ә бер миллион солдат немец фашистлары һөҗүме астында һәлак була.

Сугыш башлаган чакта хәтта әле немец генераллары да совет әсирләренең саны шулкадәр күп булыр, дип күзалламый. Ул әсирләрне терлек урынына туплап тоту өчен, тәүге атналарда ашыгыч рәвештә алар «казаннарга» эләккән Киев, Смоленск, Вязьма калалары янында беренчел лагерьлар төзергә мәҗбүр булалар. Соңрак тоткыннарны мал вагоннарына тутырып, Балтыйк буе, Польша, Германия территориясендә төзелгән яңа концлагерьларга озаталар. Өч ай эчендә Мәскәүне яулап алу һәм анда җиңү парады уздыру турындагы хыяллары чәлпәрәмә килгәч, һәм бигрәк тә 5-6 декабрьләрдә Мәскәү янында тар-мар ителеп, коточкыч җиңелү ачысы татыгач, немец генералларында лагерьларда тотылучы миллионлаган совет әсирләрен Германия файдасына корылган сугышларда туп ите итеп куллану нияте туа.

Безгә тарих битләреннән мәгълүм: 1941 елда, ярты ел дәвамында, немецлар кулына 83 совет генералы да эләгә. Ә сугыш һич туктамый бит, 1942 елда немец гаскәрләре яңадан-яңа генералларны һәм янә миллионьярым чамасы совет солдатын әсирлеккә төшерәләр. Әсирләр арасында Гитлер вермахты өчен бик кыйммәтле булган генерал-лейтенант Андрей Власов та 1942 елның 11 июлендә немецларның капкынына эләгә. Гитлер армиясенең хәле атна саен хөртиләнә башлагач һәм, өстәвенә, Андрей Власов, Федор Трухин, Василий Малышкин, Дмитрий Закутный, Иван Благовещенский, Георгий Жиленков, Павел Богданов, Александр Будыхо, Иван Бессонов, Андрей Севастьянов, Павел Артеменко, Евгений Егоров, Никита Митрофанов, Андрей Наумов, Борис Рихтер кебек совет генераллары үзләре немецларга хезмәт итәргә атлыгу белдергәч, 1942 елның декабрь аенда ук Власов җитәкчелегендәге «Рус азатлык армиясе» төзелү турында игълан итәләр. Бу вакытта әле 1920 елларда ук Россияне ташлап Югославия, Сербия территориясендә «мөстәкыйльлек» сакларга тырышып, шул ук дәүләтләргә хезмәт итеп ятучы акгвардиячеләр полклары да башын күтәрә. Шул качак акгвардиячеләр хәзер инде Гитлер армиясен яклап һәм Россиягә әйләнеп кайткач, большевиклар хакимияте урынына үз властьларын торгызу турында хыялланып, немецлар белән бер үк сафка баса. Ләкин качак офицерларда яки аларның үсеп җиткән балаларында немец солдатларында булган осталык һәм каһарманлык юк шул, тиз арада берничә мәртәбә җиңелү кичерәләр. Гитлер командованиесе соңыннан аларны югослав һәм Балкан партизаннарына каршы көрәштә генә файдаланырга мәҗбүр була. Вак-төяк такта кисәкләреннән каккалап ясалган әрҗә шикелле, аннан-моннан ашыгыч рәвештә җыеп фронтка юлланган Власов армиясе сугышчылары да Гитлер генералларында өмет уятырдай хәрби көч булып чыкмый, фронт сызыгына эләгүгә аларны йомычка урынына тар-мар китерәләр. Вермахт ашыгыч рәвештә аларны фронттан кайтарырга һәм инде көнбатыш тарафта – француз, Голландия, Норвегия партизаннарына каршы көрәшкә юлларга мәҗбүр була. Ләкин шушындый ышанычсыз адым икәнен аңлап өлгергән көе дә Гитлер генераллары совет әсирләре арасыннан хыянәтчеләр эзләүне һәм шулардан хәрби легионнар туплауны һич туктатмый. 

Гитлерчылар хәйләкәр һәм мәкерле эш йөртә. Казак һәм украиннарның, Балтыйк буендагы эстон һәм латышларның совет властен һич тә өнәп каршы алмаган булуын бик тиз төшенәләр. Фашистлар нәкъ менә шулардан тиз арада «мөстәкыйль, әмма эсэсовчы» полк һәм дивизияләр әтмәлли. Концлагерьларда ачлыктан интегүче Урта Азия халыкларыннан «Төркестан» легионы төзеп куюга ирешәләр. «Бүлгәлә һәм хакимлек ит» шигарен әсир халыклар өчен куллану да гаять отышлы бит. 1942 елда элек Идел буе республикаларында яшәгән әсирләрдән дә «Идел-Урал» легионын туплау эшләре башлана. Татар, башкорт, удмурт, мордва, чуаш, мари милләтләреннән булган әсирләргә, үз гомерләрен саклап калу бәрабәренә, Гитлер рейхына тугрылык үрнәге күрсәтергә мөмкинлек бирелә. Сүз дә юк, большевик комиссарларларның гадел булмаган, талап көн күрүче хакимиятен әйләндереп атканнан соң әлеге халык­ларга Идел буенда үзләренең аерым штат – мөстәкыйль дәүләтләрен төзеп яшәү вәгъдәсе бирелә. Вустрау, Едлино, Радом, Седльце кебек концлагерьларда тупланган әлеге милләт вәкилләреннән гомумсаны белән 40 меңгә җиткән «армия» төзүгә дә ирешәләр.

Немецлар төзеп куйган мөселман легионнарында хәтта мулла-имамнар вазифасы да булдырыла, кайбер муллаларның үзенә командир бурычларын да башкарырга туры килә. Төрки халыкларны тагын да котырту һәм дәртләндерү өчен, немецлар аларның традицион тамгаларын кулланып, легионнарның аерым символикасын да булдыра.

Безгә балалар шагыйре, хәзерге Спасс районының Көек авылында туып-үскән Абдулла Алишның 1941 елның сентябрь аенда ук әсирлеккә эләгүе мәгълүм. Зиннәт Хәсәнов, Абдулла Баттал, Фуат Булатов, Фуат Сәйфелмөлеков кебек шигъри җанлы якташларыбыз да 1941 елда, Әхмәт Симаев 1942 елның март аенда Вязьма казанында әсирлеккә төшә. Атаклы шагыйребезгә әверелгән Муса Җәлил 1942 елның 26 июнендә, яралы һәм аңын югалткан көе тоткынга әверелә. Ул хәрбиләр тупланган лагерьга китерелгән вакытта анда махсус юлланган разведчик, Мари Эл республикасының Бәрәңге районындагы Куян авылы егете Гайнан Кормаш яшерен оешма төзеп куйган була инде. Гайнан – әле сугышка кадәр үк шигърияттә үзен сынап караган иҗатчы. Муса Җәлил Татарстан Язучылар берлеге рәисе булып торган чакта Гайнанның бер бәйләм шигырьләре Мусаның кулына килеп керә һәм ул Куян авылы егетен очрашуга дәшә. Көлке дә, әкәмәт тә – шул очрашу өчен өр-яңа чалбар һәм күлмәк тектереп, Гайнан Казан каласына килә. Муса белән Гайнан менә шулай, әле сугыш башланганчыга кадәр 2-3 ел алда ук танышып өлгерә. Ә Муса татарлар тупланган концлагерьга килеп төшкәч, Гайнан Кормаш аны, әлбәттә инде, шундук танып ала. Муса исемлекләрдә үзен «Гомәров» фамилияле итеп күрсәтә бит, немецлар каршында аны фаш итмиләр. Кормаш Мусаны әсирләрне мәдәни яктан агарту өлкәсенә билгели. Төрки әсирләр янына Алмас Шәфи, Әхмәт Тимер, Галимҗан Идриси кебек татар эмигрантлары да килеп йөри, алар әсирләрне немецлар төзегән легионнар сафына басарга һәм совет иленә кайтып, анда большевиклардан азат дәүләт төзергә чакыра. Күп ара да үтми, Муса Җәлил белән Абдулла Алиш төрки-татар әсирләре өчен махсус газета чыгару эшенә алына. Типография Берлинда урнашкан булу сәбәпле, татар шагыйрьләре Германиянең мәркәзе белән ике арада йөри. Әхмәт Симаев белән Рәхим Саттар типографиядә әсирләр арасында тарату өчен яшерен листовкалар да бастырып алып кайта. Егетләрнең хыялында 1943 елның август аенда восстание күтәрү максаты да була.

Немец генераллары яшерен оешманың эшчәнлеге турында әлегә берни белми. 1943 елда алар ике төрки батальонны көнчыгыш фронтка – совет гаскәренә каршы яуга озатуны планлаштыра. 825 нче батальонны иң беренче итеп фронтка озаталар. Ләкин Витебск каласы янында үзләрен озата баручы немец офицерларын һәм сатлыкҗан куштаннарны юк итеп, батальонның 500 дән артык сугышчысы белорусларның 1 нче партизан берләшмәсенә барып кушыла (ни кызганыч, совет ягында аларның һәммәсен шундук әсирлеккә алалар, дистәләрчә төрле тикшерү һәм сорау алу челтәре аша үткәреп теңкәләрен корыталар, ә аннары инде алдагы яу һәм бәрелешләрдә әлеге 500 төрки сугышчының берсе дә исән калмый, хәтта, аларны әле махсус юллап та кырдыртып бетергән булулары мөмкин). Беренче батальонның совет ягына чыгып бирелүе турында белеп алуга ук немецлар икенче, өченче батальоннарны көнбатыш фронтка – Франция белән Голландия җирләрендә Гитлер диктатурасын саклау өчен озата, ләкин анда да немецларның планы чынга ашмый, Утяшев кебек татар офицерлары җитәкчелегендә кичәге әсирләрнең күпчелеге француз партизаннары – макилар сафына баса һәм Францияне тулысынча гитлерчылардан азат иткәнче Европада сугыша. 

Менә шушы каһарманлыкларның барысы өчен дә кешелек һәм совет хөкүмәте Гайнан Кормаш атлы гап-гади татар егете оештырган яшерен оешма алдында бурычлы. Яшерен оешма үз эченә берничә дистә әсирне берләштергән һәм аларның күпчелеге хыянәтче Җамалетдинов аркасында кулга алынган булса да, Германиянең Империя суды шуларның 11 ен газаплап үтерүгә хөкем итә. Алар арасында бухгалтер, инженер, шахтер, тауар ташучы, хәтта ревизор да бар. Ә бишесе шагыйрь – Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Әхмәт Симаев, Абдулла Баттал, Гайнан Кормаш. Һәм ни галәмәт, нинди каһарманлык: шушы кечкенә бер төркем фашистларның машинадай көйләп куелган куәтле пропагандасын җиңеп, әсирләрне үз ватаннарына тугрылык саклап калуга күндергән бит! Нәкъ менә шул сәбәпледер, суд аларны Германиянең хәрби куәтенә зыян китерүдә гаепли дә инде!..

Нигездә шушы унбер татар каһарманы Берлин типографиясендә меңәрләгән данәдә листовкалар бастырып һәм аларны әсирләр кулына таратып, Гитлер рейхының пропагандасын җиңүгә һәм «Идел-Урал» легионы сафына баскан солдатларны үз Ватаннарына тугрылык саклауга ирешә. Туган телләрендә – Бөек Ана телендә язылган листовкалар Гитлер пропагандасыннан мең мәртәбә көчлерәк булып чыга. Менә шушы унбер каһарман ташлаган чакыру буенча, «Идел-­Урал» легионының бер генә солдаты да үз ватандашларына, үз туганнарына каршы корал күтәрми. Алар коралны фашистларга каршы борып яуга керә һәм айлар буе көрәшкәннән соң җиңүгә дә ирешә. Француз партизаннары – макилар сафында гитлерчыларга каршы көрәшүчеләр дә – асылда, җәлилчеләр һәм кормашчылар булып чыга. Ни кызганыч, хыянәтче Җәләлетдинов аркасында алар 1943 елның августына билгеләнгән восстаниене күтәрүдә катнаша алмый. Әмма әле шул килеш тә унбер татар улы җиһанда һәм Советлар илендә башка бер генә милләт тә үрнәк күрсәтә алмаган каһарманлык кылып таң калдыра!..

Сыңар хыянәтче аркасында яшерен оешманың эшчәнлеге ачыла. Гайнан Кормаш белән бергә тагын ун татар егетен үлемгә хөкем итәләр. Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Әхмәт Симаев, Абдулла Баттал кебек шагыйрьләрне юк итеп, татар халкының милли мәдәниятенә зур зыян салына. Әле ярый, Нигъмәт Терегулов һәм Андре Тиммерманс кебек көрәштәшләре аларның үлемнәреннән соң да тугрылык саклый. Берсе Җәлилнең беренче «Моабит дәфтәре»н кайтарып, берлек рәисе Әхмәт Ерикәй кулына тапшыра да, шул ук кичтә кулга алынып, совет җәлладләре кулына эләгә һәм мең төрле газаплаулардан соң атып үтерелә. Әгәр Андре Тиммерманс кебек бельгияле каһарман табылмаса, җәлил-кормашчылар батырлыгы мәңге илгә кайтмас һәм безнең ул егетләрнең исеме еллар буе кара мөһер белән генә искә алыныр иде. Әле ярый бөек Тиммерманс табылган да сыңар шул каһарман татар милләтенең йөз аклыгын саклап кала алган. Аңа мең-мең дога һәм меңнәрчә рәхмәт!..

Татар милләтенең унбер каһарманын моннан 80 ел элек – 1944 елның 25 августында гильотинада башларын чабып өзү ысулы белән юк иткәннәр. Шпандау төрмәсендә рухани булып хезмәт итүче Георгий Юрытко аларны үз истәлекләрендә «Татарлар үлемгә җырлап атлады һәм елмаеп һәлак булды», дип искә алган. Католик рухание татарларның Изге Коръән сүрәләрен пышылдый-пышылдый үлемгә атлауларын аңлый алмаган шул...

Вахит ИМАМОВ әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев