Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңү

Казаннан Брестка сәяхәт (Ахыры)

Бөек Ватан сугышының бар дәһшәтен чамалау-тою өчен, Вязьма каласына да сәяхәт итү кирәк

Ниндидер юллар белән Иркутскига аның белән элек Брест каласында хезмәт иткән бер офицер да килеп чыккан, шул кеше Гавриловка аның беренче хатынының Кстово каласындагы госпитальдә ятуы турында хәбәр иткән. Гаврилов Кстовога барып, түшәктә ятучы тәүге хатынын да үз гаиләсенә алып кайткан. Ләкин бичараның гомере санаулы булган инде, 1956 елда Гаврилов аны ләхеткә иңдергән. Шуннан соң хәрби хезмәт белән араны өзеп, туган авылы Әлбәдәнгә кайткан. Ләкин анда «хыянәтче, немецларга үз теләге белән әсирлеккә төшкән» дип битенә төкерүләр, йорт салырга да рөхсәт итмәгәч, яр буенда землянка казып, шунда җәфалану. Һәм күк йөзендә көтелмәгән кояш – 1957 елда Советлар Союзы Каһарманы дигән дәрәҗәле исем!.. Күңеле кайткан Гаврилов туган авылында яшәп кала алмаган, Краснодар шәһәренә китеп барган. 1971 елда герой Брест крепостен ачу тантанасы. 1979 елда инде вафат. Ядкәрнамә язганда, үзен Брест каласында җирләүне үтенгән. Кабере Брестта, герой крепость янәшәсендә булдырылган гарнизон каберлегендә. Каберенә китерелгән чәчәкләрнең шиңеп торганы юк... Гавриловлар тәрбия­гә алган Николайдан ике малай яшәп калган, диләр. Музейныкылар бертуктаусыз эзләнү алып бара, аваз салучы юк. Мәрхәмәтсез тәкъдир... 

Яшьлегендә Брест крепостен яклап сугышкан, ә олыгайгач һичкемгә кирәге калмаган Тимерҗан ага Зиннәтов, Советлар Союзын юк итүләренә һәм сугыш ветераннарының Ельцин-Гайдар хөкүмәте өчен кадерсез йөккә әйләнүенә протест йөзеннән, Брестка килеп үз-үзен шартлатып юк иткән һәм крепость зиратына җирләүләрен үтенеп язу калдырган. Әмма Туймазыда үскән әлеге каһарманның җәсәден шәһәр читенә озатып котылганнар...

Брест крепосте үзәгендә бүген мәңгелек ут яна. Янәшәдә туганнар каберлеге, анда 1038 җәсәд җирләнгән. Арада татарлар да бар. Тик исемнәрен дә дөрес итеп яза белмәгәннәр. «Салгереев Хаким Сапович» бар. Ә дөресе – Сәлимгәрәев Хәким Сафа улы, юкса... Гаиләсе белән һәлак булган Александр, Мария һәм аларның нәни улы Дима Шаряклар исеме язылган мемориал такта янында йөрәк кысып ала. Япь-яшь көенчә башын салган шәфкать туташларының исемнәрен уку да дәва түгел... Әле үзәк каберлектән тыш, Көнчыгыш фортта, Ак Сарай хәрабәләре, Көнбатыш форт янында табылган каберлекләр дә бар. Брест крепостеның һәр карышы кан белән сугарылган. Биредә адәм балалары гына түгел, бомбалар дәһшәте астында кирпечләр дә эреп яшь агызган...

Белоруссия 1944 елның июне­нә кадәр немец фашистлары кул астында булган. Оккупация вакытында биредә дистәләгән партизан отрядлары хәрәкәт иткән. Беренче Беларусь бригадасын Витебск өлкәсендә – «Батька» кушаматы алган Михаил Шмырев (әлеге партизан бригадасы турында «Батька» исемле нәфис фильм да төшерелгән), Орша ягындагы икенчесен Константин Заслонов җитәкләгән. Шул Заслонов отрядында соңыннан күренекле шагыйрь булып танылган Зәки ага Нури разведка бүлеге башлыгы булып йөргән. Партизаннар барысы да соңыннан Кызыл Армия сафына кушылган, бергәләп Белоруссия җирләрен азат итү өчен көрәшкәннәр. Фашистлар коточкыч каршылык күрсәткән, моны Рыленки һәм Копти мемориал каберлекләргә күмелгән корбаннар саны раслый. Рыленкида 10 меңнән артык совет солдаты җәсәде, Коптида – 6 чакрым арада кырылып беткән 11 мең 400 солдат. Белоруссияне азат итү хакына башын салган совет солдатларының гомуми саны 600 меңгә җитә. Әлегәчә күбесенең исем-фамилияләре дә билгесез. Михаил Черепанов җитәкләгән «Хәтер фонды» Белоруссияне азат итү өчен һәлак булган 14 меңгә якын татарстанлының гына исемнәрен ачыкларга өлгергән, ә алар саны 30 мең чиген үтеп китә. Копти каберлегендә бертуган Яков белән Василий Сталиннар истәлегенә аерым һәйкәлләр куелу бик гыйбрәтле. Һич урынсыз түгел: Яковы шушы җирне яклап сугышканда фашистлар кулына әсирлеккә төшкән, ә Василий полкы 1944 елда Белоруссияне азат итүдә катнашкан. Сабагы шул: ул чактагы ил башлыгы хәтта үзенең газиз улларын да ил сагына куган. Ә бүгенге олуг түрә вә депутатларның угыллары, прокуратура, суд, хакимият кебек оешмалардан бер генә вәкил яки аларның туганнары да солдат каешы дигән ядкәрнең ни икәнен дә белми...

Бөек Ватан сугышының бар дәһшәтен чамалау-тою өчен, Вязьма каласына да сәяхәт итү кирәк. Без анда да булдык, шәһәр башлыгы Инна Демидова үзе кабул итте. Бу кала урамнарын йөрәгең «жу» итмичә генә атлап чыгу да кыен. Шушы каланы да үз эченә алган Вязьма-Ржев казанында бер миллионнан артык совет солдаты юк ителгән. Әсирлеккә эләккән йөзәр меңләгән совет солдаты гитлерчылар төзегән концлагерьларда газап чиккән. Ә 1942 елның язгы чәчүенә кадәр дошманны совет иленнән куып чыгару белән җенләнгән Сталин һәм Жуков гыйнвар аенда ук Волхов казанына генерал-лейтенант Власов җитәкләгән 2 нче армияне, ә аннан соң Вязьма казанына генерал-лейтенант Михаил Ефремов командалыгындагы 33 нче армияне куып керткән. 2 нче армиядәге 390 мең солдатның 32 меңе, ә Ефремов армиясеннән нибары 880 чамасы гына солдат исән чыккан. Вязьма казанына аннан соң да өч армия һәм тугыз ополчение дивизиясен ташлаганнар, алар яуда ит урынына туракланган, хәтта соңыннан төшерелгән нәфис фильмнар да андагы дәһшәт һәм мәхшәрне яшереп кала алмый. 

Г енерал Ефремовның үзен коткару өчен Сталин юллаган махсус самолетка утырудан баш тартуы да төгәл сурәтләнгән. Яулар барышында дүрт тапкыр яраланганнан соң, сугышчыларына камалыштан чыгуда йөк булмау өчен, үзен-үзе атып үтергән ул. Аның гәүдәсенең кайда ятуын күрсәткәч, немец генералы Модель, ике якка совет тоткыннарын һәм үз солдатларын бастырып, Ефремовны тантаналы рәвештә җирләүне оештырган. Бөек Ватан сугышы барышындагы мондый бердәнбер очрактан әле еллар буе особистлар кер эзләп азапланган, Ефремовка яла ягардай җай тапмаган. Ә аның исән калган солдатлары 1945 елның Җиңү бәйрәменнән соң Вязьма каласына җыелган. Ул чакта Вязьманың шәһәр диярлеге дә калмаган, әлбәттә. 51 исән калган йорт һәм элеккеге 30 мең урынына 2 мең исән калган кеше. Ефремовчылар шәһәр башлыгын чакырып чыгарган да, үз орденнары өчен айлар буе җыелган акчаны тезеп салган һәм башлыктан үзәк мәйданны генерал исеме белән атауны һәм бер ел эчендә аның хөрмәтенә һәйкәл куйдыруны таләп иткән. Мондый «башбаштаклык» турында Сталинның шәхсән үзенә рапорт ясаганнар, ә ул Ефремов һәйкәленә конкурс игълан иткән. Ярышта Вучетич проекты иң отышлы дип табылган һәм 1946 елның 7 ноябрендә үк һәйкәлне ачу тантанасы да оештырылган. Үз командирлары өчен бу кадәр җан атып йөргән башка солдатларны тарих әлегәчә белми. Бүгенге генераллар ошбу хакта хыяллана да алмый...

Татарстанда да 1941-1943 еллар дәвамында җиде дивизия оештырылган бит, алар арасыннан 18, 86, 334, 352 нче дивизия­ләр Белоруссияне саклап калу һәм азат итү өчен канлы яуларда катнашкан. 18 нче дивизия сугышчылары 1941 елның 
9 июленнән 18 июльгә кадәр Белоруссиянең Орша белән Витебск шәһәрләре арасында 40 км киңлектәге рубежны саклаган, исән калганнары 23 июльдә Смоленск өлкәсенең Ярцево шәһәре янында чолганыштан чыгып, совет гаскәрләре сафына кушылган. Дивизия составында 2100 чамасы хәрби исәпләнсә, аларның 1200 дән артыгы Днепр елгасы ярларын дошманга бирмәү өчен сугышып һәлак булган, 844 е әсирлеккә төшкән. Дивизиядәге 2100 солдатның 637 се татар, исемнәрен генә ахырынача ачыклап бетерүчеләр табылмый.

86 нчы укчы дивизия дә сугыш башында Белоруссия хәрби округының Белосток шәһәре тирәсен – Нарва елгасы ярларын, Сураж һәм Лапы калаларын яклаган, ләкин әлеге дивизиянең дә 444 сугышчысы яуда һәлак булган, 124 е әсирлеккә төшкән.

334 нче дивизия, оештырылган көннәреннән үк, әүвәл Мәскәү өлкәсенең Подольск, аннары Тверь каласын азат итү өчен кан коя. 1943 елның ноябреннән башлап 1944 елның декабрь аена кадәр дивизия Белоруссия җирләрен азат итүдә катнаша. Дивизиянең 10 сугышчысы Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, аңа Витебск дивизиясе дигән мактаулы исем бирелә. 1812 елгы Ватан сугышында да составы буенча яртылаш татар җайдакларыннан торган ике «башкорт» полкы шушы Витебск каласын Наполеон солдатларыннан азат итү өчен сугыша. 1942 елда Польшаның Едлино лагерында оештырылган «Идел-Урал легионы»ның 825 нче батальонындагы 506 исән калган солдат та нәкъ шушы Витебск каласы янында фашист офицерларын юк итеп, совет партизаннары ягына чыга. Шул мисалдан соң гитлерчылар башка батальоннарны совет гаскәрләренә каршы юллауны туктата, әмма, ни кызганыч, партизаннар ягына чыккан каһарманнарны да особистлар тора-бара юк итеп бетерә...
352 нче дивизия 1941 елның көзендә Бөгелмә каласында оеша. 1943 елда Смоленск өлкәсен, 1944 елда Белоруссияне азат итүдә катнаша. Орша каласы янында күрсәткән каһарманлык өчен дивизия «Орша» дигән мактаулы исемгә лаек була. Дивизия сугышчылары Минск каласын азат итүдә дә катнаша. Әмма яулар барышында дивизия 1368 сугышчысын югалта, 207 солдат яралардан үлә, 24 е әсирлеккә эләгә...

Белоруссияне азат итү 1944 елның 23 июнендә Генераль штаб башлыгы, керәшен татары Алексей Антонов әзерләгән «Багратион» операциясе белән башлана. Дошман полкларын тар-мар итүдә каһарманлык күрсәткән татар Геройларын да искә алыйк. Очучылар солтаны булган Әмәтхан Солтан белән Башкортстанның Илеш районында туып үскән татар Муса Гәрәев Белоруссияне азат итү өчен сугышларда икенче мәртәбә Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Алардан тыш, Татарстанның Балтач районында туып үскән Вәсил Булатов, Свердловск өлкәсеннән чыккан Дмитрий Гайнетдинов, Башкортстанның Чишмә районында туган Габдулла Гыйззәтуллин, Курган өлкәсе егете Хәмәзән Гыйззәтуллин, Актаныш районының Татар Әҗбие авылыннан Баян Дәүләтов, Башкортстанның Благовар районыннан Бакир Дәүләтов, Омск өлкәсенең Исилкүл авылыннан Искәндәр Даутов, Астрахань каласыннан Ибраһим Дубин белән Исмәгыйл Йосыпов, Төмән өлкәсенең Тархан авылыннан Анзар Кәлиев, Татарстаннан Галләм Морзаханов, Бакалы районыннан керәшен Михаил Петров, Томск каласыннан Шамил Рәхмәтуллин, Куйбышев каласыннан Ольга Сәнфирова, Кырымның Тау-Кыпчак авылыннан Сәетнафә Сәетвәлиев, Пермь өлкәсеннән Лотфулла Сибгатуллин, Бәләбәйдән Мәгубә Сыртланова, Минзәлә районының Биклән авылыннан Гамир Һадимөхәммәтов, Саба районыннан Вәли Хаҗиев, Яшел Үзән районыннан Хәлил Хәйруллин, Тукай районыннан Кәлимулла Якупов, Төмән өлкәсеннән Булат Җантимеров батырлыклары Алтын Йолдыз белән бәһаләнә. Аларның берничәсе Белоруссия җирләрендә ятып кала, исемнәре мемориал такталарга язылган. Ә Әстерханда туып үскән татар каһарманнарының исеме хәтта иң кыска тыкырыкларга да лаек була алмаган... 

Хәзер инде Белоруссиягә ясаган сәяхәт турында кыскача йомгак ясарга да бик вакыттыр. Дүрт тәүлек эчендә бар җирне дә күрдек, дип күкрәк сугып булмый, әмма күргән кадәресе дә – олы сабак. Минск каласында гына түгел, Брест, Витебск, Дубровно, Волковичи – һәр торак буенча көндез чыра яндырып эзләсәң дә, сыңар гына чүп кисәге дә табып булмый. Хәтта ышану да читен: юл читләренә, урманнардагы агачлар арасына да газон чирәме утыртып чыкканнар сыман. Шәһәрләрдәге боҗралар, юл борылмалары, һәр чат саен яшел чирәм, туя түтәлләре. Минскида бер-берсе өстенә яки бер-берсенә терәп салган сыңар йорт та юк. Һәр тарафта иркенлек, пөхтәлек, европача үлчәм. Йортлар игезәкләрдәй тезелешеп тормый, дистәләрчә төрле архитектура үрнәкләре. Тыштан түм-түгәрәк булып торган йортлар да, ихатасы эчтә калдырылып, подъездлары боҗра урынына әйләндереп алган йортлар да бар. Ислач елгасы яры буенча тезелгән спорт корылмалары – аерым зур бистә. Футбол, хоккей, гимнастика академияләре, көймәләрдә йөзү, мылтык яки җәядән ату, биатлон, чаңгы спорты буенча төзелгән биналар – яр буена тезелеп баскан аерым кораб­лар кебек. Шәһәрне икегә бүлеп аккан Свечлов елгасының ярлары – ял паркы урыны. Анда яшел чирәм уратып алган брусчаткалы аллеяларда Пушкин яки Гоголь һәйкәлләре, йөзәрләгән аркалы скамейка, ә елгада аккошлар һәм кыр үрдәкләре, акчарлак, күгәрченнәр...

Минск сугыштан соң яңадан төзелгән бит, хәтта Сталин заманында калыккан йортлар, профсоюз сарайлары, «Европа» кунакханәсе, Советлар Союзы мәйданында иң беренче булып ике мәртәбә Советлар Союзы Каһарманы дәрәҗәсенә ирешкән Сергей Грицевец һәйкәленә кадәр – барысы да гүзәл. Иң гаҗәбе – боларның урамнарында сыңар гына да полицейский очратмадык, ике-өч мәйдан яки борылышларда гына ГАИ машинасы туктап тора иде. Илләрендә колхоз һәм совхозлар, терлек фермалары нәкъ совет хакимия­те чорындагыча яшәвен дәвам итә, мәктәпләрнең яшь буыны пионер галстуклары тагып йөри. Минскида ике миллион чамасы кеше яши, бистәләрен дә кушып исәпләсәң, 2,7 млн. Ләкин боларның сыңар гына урамына да Казандагы кебек аерым гаилә вәкилләре хуҗа түгел, аларда мәйдан яки кунакханә, сарай тирәләрен тәрәзәләренә камералар куелган махсус машиналар урап һәм штраф сылап йөрми. Белорусларда үз халкын, газиз халкын талап яшәүче сорыкортлар юк!

Тагын бер гаҗәп як – белоруслар Кавказдан килгән әрсезләрне дә, Урта Азиядән килгән талымсызларны, Кытай яки Вьетнам килмешәкләрен – сыңар гастарбайтер да кертмичә гомер итә. Үзебез күреп тордык: брусчаткаларын да белорус егетләре түши, юл читенә яңа агачларны да белорус утырта, урамнарны шулар җыештыра, автобус һәм троллейбусларны да белоруслар йөртә. Күршеләрдә, әнә, Мәскәү каласына гына да бер миллионга якын таҗик, бер миллион кыргыз, өч миллионга якын кавказлыны кертеп тутырдылар. Барча урамнарны шулар җыештыра, барча троллейбус-трамвайларны шулар йөртә. Ә Мәскәү читендә яңа мәчет калкытыйк, мәркәздәге 6 млн мөселманга дүрт кенә мәчет туры килә бит, дисәләр, тот капчыгың, әрәмтамак булып яткан яки кибет төбендә тиеннәр сорашып йөргән җыен сәрхүш каршы ябырыла: «Рус иле – руслар өчен, башкаларга көн юк». Тик әллә нишләп солдатлыкка гына бурят белән тывалыны яки татар белән башкортны озаталар, Мәскәү белән Петербург каласыннан окопларга чакырулы егетләр юк...

Белоруссиядән кайтырга чыгуга ук, Смоленск җирләрендә исерек урманнар башлана. Иген чәчелмәгән, сабан йөзен күрмәгән басулар – йөзләрчә мең гектар. Котырынып үскән кура һәм үлән калдыкларыннан котылырга кирәк бит, бер басу читенә ике янгын сүндерү машинасы, ике төрәнле трактор китереп бастыр­ганнар да коры үлән диңгезенең читенә ут төрткәннәр. Урманчы һәм полиция киемнәренә киенгән ирләр карап тора, ә каршыларында йөзәрләгән гектар үлән яна. Алар юкка чыккач, яңа чирәм калкып чыгачак, юлдан узучыларның «басуларда уҗым» дип уйлап үтүе бар. Хәер, Смоленск, Владимир өлкәләрендә иген басулары турында кайгыртучы да юктыр. Владимирның Афонино, Крутово, Ситино, Хитрово дигән авыллары яныннан санап үттек: кичә генә 15-20 булып утырган йортларының 4-5 ендә генә гаиләләр яши, ә бушаган, ташланган йортлары алгы яктан киртәгә менгән әтәчтәй кукраеп утырса да, арткы яктан авып бара яисә бөтенләе белән җимерелгән инде. Ышануы читен: бездә адәм баласының гына түгел, агач һәм җирнең дә өч тиенлек кадере юк. Шуның өстенә дә «Безнең югары технологияне Кушма Штатлар урлап бетерә!» – дип әрсез рәвештә сөрән салалар бит...

Белоруссия басуларында ашъяулык кадәр иген җире дә эшкәртүсез яки орлыксыз калмаган. Менә кайда үрнәк!..

Вахит ИМАМОВ.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев