Казаннан Брестка сәяхәт
1941 елның июнь-июль ае дәвамында Брест крепостен татар майоры Петр Гаврилов җитәкчелегендәге гарнизон калдыгы бер адым да артка чигенмичә һәм Австрия солдатларының тулы бер дивизиясенә каршы кан коеп саклаган. Мондый изге урынга барып баш ию – үзе үк зур савап, шуңа күрә бер дә икеләнмичә ерак юлга чыктым.
Уйламаганда-көтмәгәндә ерак Беларусь иленә сәяхәт кылу бәхете эләкте. Бөтендөнья татар конгрессы җирле тарихчы-төбәкчеләрнең чираттагы конференциясен Минск каласында үткәрергә карар кылган, ә безнең республикада 1812 елгы Ватан сугышында һәм 1814 елның 19 мартында Парижны яулап алуда катнашкан «башкорт» җайдакларының тарихын өйрәнүче сыңар галим дә юк бит, ә мин – Минзәлә өязеннән китеп, француз походларында яу йөргән 230 дан артык татар җайдагының исемлеген «Мәдәни җомга» газетасында бастырып чыгарган кеше, менә шул сугышчан поход турында чыгыш ясавымны үтенеп, төбәкчеләр җитәкчесе Альберт Борһанов мин фәкыйрегезне дә ерак сәяхәткә чакырды. Брест каласына да экскурсия ясаячагыбызны белгәч, шундук риза булдым. Гәрчә 2006 елның май аенда Европаның 7 иленә сәяхәт ясаганда Минск һәм Брест калалары аша үтсәм дә, аларда тукталып, ачы тарих белән танышу мөмкинлеге табылмады. Ә Брестны, бик аз микъдарда булса да, татар каласы, татар ирләренең каһарманлык үзәге дип саныйм. Чөнки 1941 елның июнь-июль ае дәвамында Брест крепостен татар майоры Петр Гаврилов җитәкчелегендәге гарнизон калдыгы бер адым да артка чигенмичә һәм Австрия солдатларының тулы бер дивизиясенә каршы кан коеп саклаган. Мондый изге урынга барып баш ию – үзе үк зур савап, шуңа күрә бер дә икеләнмичә ерак юлга чыктым.
Юлда иксез-чиксез Россиянең Чуаш Иле, Түбән Новгород, Владимир, Мәскәү, Смоленск өлкәләре аша үтеп китәсе бар. Смоленск каласыннан 200 чакрым чамасы узгач кына Белоруссия чиге башлана. Шушы чик сызыгыннан Брестка кадәр 630 км ара. Моны Белоруссиянең Польшага кадәр сузылган буе дип аңлагыз. Ә Литвадан Украинага кадәр сузылган киңлеге 350 чакрымнан да артмый. Белоруссиянең бөтен мәйданы 207 мең кв.км тәшкил итә. Безнең Татарстаннан төп-төгәл 3 мәртәбә зуррак. Ә Татарстан белән Башкортстанны кушып куйсак, мөселман иленең мәйданы белорусларныкыннан
11 мең кв.км га күбрәк тә булачак икән әле.
Шушы мәйданда 9 млн да 200 мең чамасы кеше гомер итә. Башта ук кисәтик, Белоруссия – ул Бөек Ватан сугышында иң зур һәм иң коточкыч михнәт күргән төбәк. Сугыш барышында Белоруссиядә һәр өч кешенең берсе һәлак булган. Гитлер гаскәре бәреп кергәннән соң Советлар илендә 70 мең колхоз юкка чыгарылган булса, аларның 28 меңе – Украинага, 20 меңнән артыгы – Белоруссия җирләренә туры килә. Минск каласындагы йорт һәм биналарның 80 проценты җимерелеп беткән, алар мәркәзләрен өр-яңадан, нигезенә кадәр үзгәртеп калкытканнар. Минскиның үзендә коточкыч сугышны хәтерләтүче бер генә хәрабә дә юк, ул – искиткеч гүзәл, мең төрле архитектура үрнәге булган, Европа калалары белән ярыша алырдай, тоташ яшеллеккә күмелгән һәм сыңар гына чүп кисәге дә эзләп таба алмаслык гаҗәеп чиста, мәдәниятле шәһәр!..
Безнең делегацияне Витебск өлкәсенең Дубровно район үзәгендә каршы алдылар. Биредә нәкъ үзәктә Фәрит Яруллин исемендәге сәнгать мәктәбе бар, янында каһарман композиторыбыз хөрмәтенә бюст та куелган, аның нигезенә без чәчәкләр салдык. Үзәктә булдырылган тарих музееннан тыш, районның совет сугышчылары, шул исәптән Ф.Яруллин да җирләнгән Рыленки һәм Копти мемориал комплексларында, өлкә үзәге Витебск каласында һәм анда партизаннар отряды командиры Минай Шмырев хөрмәтенә корылган музейда булдык. Шул кичтә үк Минск каласы янындагы спорт лагерена барып урнаштык, икенче көнне «Мәскәү йорты» дип аталган үзәктә конференция уздырдык. Өченче көндә Минскидан 22 чакрымдагы Волковичи авылы зиратына җирләнгән капитан Әдһәм Кәримов хөрмәтенә булдырылган мемориалны ачуда катнаштык, мәркәзнең тарихи урыннары һәм Җәмигъ мәчет белән таныштык. Дүртенче көндә, ниһаять, каһарман Брест крепостена сәяхәт кылдык. Хронологик тәртип җентекле бәянне менә шушы ноктадан башлауны таләп итә.
Брест крепосте 181 ел элек, ягъни 1842 елда ук нигезләнгән. Мәйданы гаять киң, безнең Казан Кремленнән ким дигәндә биш мәртәбә зуррак. Крепостьны көнбатыш яктан Буг елгасы саклый, көнчыгыш яктарак Мукавец елгасы да кирмән мәйданын икегә ярып уза. Менә шушы ике елга уртасындагы утрауга крепость гарнизоны ике катлы кирпеч казармалар корып урнашкан. Алар дуга кебек җәелгән, ә нәкъ уртада Ак Сарай дип аталган затлы бина торган. 1914 елда башланган Беренче бөтендөнья сугышын туктату максатында Ленин-Троцкий хөкүмәте белән Германия вәкиллекләре менә шушы Ак Сарайда очрашып, Брест-Литовск яки инде халык теленә «Хурлыклы» аты белән кергән солых төзергә мәҗбүр булган. Әгәр бүген Минск белән Брест арасы 355 км булып исәпләнсә, Ленин хөкүмәте Минскига кадәр фәкать 30 чакрым гына ара калдырып, көнбатыш өлешне, шул исәптән Брест каласын да немецлар кулына бирергә мәҗбүр булган. Дөрес, немецлар 320 чакрым киңлектәге барча мәйданны шундук поляклар кулына тапшырган. 1939 елның 17 сентябрендә Гитлер гаскәрләре инде Брест каласын да яулап алган булган. Мәгәр әле шушы яу алдыннан гына Риббентроп һәм Молотов имзалары куелган «Һөҗүм итешмәү турында пакт» төзелгән бит. Ә аның буенча Польшаның көнчыгыш өлешен Сталин яулап алырга тиеш, дип килешенгән. Шул сәбәпле 17 сентябрьдә Брест каласына совет гаскәрләре дә килеп җиткән һәм «пакт шартларын саклау хакына» немец гаскәрләренә кире чигенергә туры килгән. Ягъни, 1939 елның сентябрендә Брест крепосте янә совет гаскәрләре кулына кайтарылган. Шуннан соң инде крепостька 6-7 полк һәм «броняга төренгән» танклар дивизионын кертеп урнаштырганнар. Мондагы гаскәр гомумсаны белән 15 мең солдатка тулса да, 1941 елның нәкъ 20 июнендә андагы 9 меңгә якын солдат «хәрби өйрәнүләргә» дип крепостьтан яланга чыгарылган. Имчәк балаларын һәм карт-корылар, ат караучылар, мич ягучыларны кушып исәпләгәндә дә, крепость эчендә 7-8 мең генә кеше торып калган.
Буг елгасы аръягындагы Польша җирендә 190 дивизия дошман, шул исәптән дистәләгән танк колонналары килеп урнашуны күрми-сизми калса, совет разведкасы сукыр булыр иде. Әлбәттә, күргәннәр һәм Мәскәүгә дә ошбу хакта рапорт юллаганнар. Әмма өстән катгый фәрман төшкән: «Бу – немецларның хәрби өйрәнү үткәрүе генә. Безнең арада «Молотов-Риббентроп пакты» бар. Бернинди дә провокацияләргә бирешмәскә!» 22 июньгә каршы төндә Буг елгасы аша совет гаскәрләре ягына йөзеп чыккан немец ефрейторының кисәтүен дә чынга алмаганнар. Ә таң беленә башлауга, Буг аша инде кораллы солдатлар утырган көймәләр һөҗүмгә ташланган, иртәнге дүрттә крепость өстенә дистәләгән тонна снаряд яуган. 1939 елда гына биредә берләштерелгән хәрби өйрәнүләр, хәтта немец һәм совет полкларының берләштерелгән хәрби парадлары да үткәрелгән бит, крепость корылышын немец тупчылары яттан белеп торган, гитлерчылар совет солдатлары каршылыгын бер һөҗүм барышында ук юкка чыгару турында хыялланган.
Әйе, чынында да, гитлерчылар һөҗүмен совет сугышчылары явыз сугыш дип уйга да китермәгән. Әмма беренче атака барышында ук йөзләрчә һәм меңнәрчә совет солдаты казармаларыннан чыгып өлгермичә дә һәлак булган. 44 нче укчы полк командиры Петр Гаврилов та һөҗүм башында ук көнчыгыш фортларны саклауга ташланып, үз сугышчыларының төп өлешеннән аерылып калган. Көнчыгыш фортка төрле полк һәм дивизион калдыклары җыелган, хәрби дәрәҗәсе буенча иң югары булганга, алар майор Гавриловка буйсынган. 8 сәгать эчендә юк ителергә тиешле гарнизон 29-30 июньгә кадәр дошманга тын алырга бирмичә дә сугышкан. Көнбатыштагы Буг елгасы аша төзелгән күпер өстеннән хатын-кыз һәм бала-чагаларны куа-куа, немецлар шуларга ышыкланып та һөҗүм итеп караган. Аптырагач, фашист гаскәрендәге 60 см юанлыктагы, 2200 кг лы снарядлар ата торган мортиралар белән крепость ныгытмалары өстенә аҗдаһадай ут ачкан. Хәрбиләр крепость эчендәге тыныч халыкны немец-австриялеләр кулына куып чыгарган, әмма каршы торуны барыбер туктатмаган. Шуннан соң инде «Үзәк» армияләр төркеме башлыклары Көнчыгыш форт өстенә самолетлардан
1800 кг лы бомбалар ташлаттырган. Снарядсыз, патронсыз калган 389 совет солдаты дошман кулына бирелергә мәҗбүр булган. Ниндидер ялгыз ату тавышын ишетеп һәм аның хуҗасын таба алмаганга күрә, немец генераллары Гитлерга «форт башлыгы үзен-үзе атып үтерде», дигән рапорт юллап өлгергән. Асылда исә майор Гаврилов балчык вал аша Көнчыгыш форттан атлар лапасына таба шуышып чыккан. Шунда атлар өчен әзерләнгән солы ашап һәм ур артындагы инештән су эчеп үз-үзен саклаган һәм 23 июльгә кадәр дошманга бирелмичә һәм вак-вак һөҗүмнәр оештырып, һаман каршы торган. Төннәрдә ниндидер ыңгырашу тавышын ишетеп, гитлерчылар аның янына тоткынлыкка төшкән бер совет солдатын юллаган, тегесе: «Немецлар Минск каласын алды, алар хәзер Смоленск каласына һөҗүм итеп ята», – дип үгетләп тә караган, Гаврилов бирешмәгән. 23 июль көнне генә аны гитлерчылар һушсыз көе әсирлеккә алган. Ә аннары – дистәләгән лагерьларда тоткынлык. Ни гаҗәп: гитлерчылар лагерьларда совет тоткыннарына аны «үлми торган кеше» дип таныштырган, хәтта чеметеп карарга да тәкъдим иткән әле..
Партиягә кергән чакта тутырган документларында үзен фәкать «татар» дип кенә күрсәткән Гавриловны 1945 елда америкалылар коллыктан азат иткән. Ни галәмәт, «смерш»ныкылар тоткын майорга әллә ни бәйләнеп маташмаган, аңа хәрби дәрәҗәсен кайтарганнар һәм Иркутскида япон тоткыннары өчен төзелгән концлагерь башлыгы итеп озатканнар. Гаиләсен немецлар бомбага тоту вакытында юкка чыккан дип санаучы Гаврилов яңа бер марҗага өйләнгән, үз балалары булмаганга күрә, ятимнәр йортыннан Николай атлы бер малайны тәрбиягә алган.
(Дәвамы бар).
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев