Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңү

Яралы язмышлар сурәте

Шулай да әтиле малайның да Җиңү таңында сагышланырга сәбәбе бар. Чөнки фронттан яраланмыйча кайтса да, әтисе гомер буе яралы күңел белән яши.

Сугыш мәхшәре үзеннән соң миллионлаган язмышларны яралап калдырган. Ул яралар бүген дә сыкрый. Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев яшьтәшләреннән бәхетлерәк дияргә була, чөнки ул әтиле малай булып үсә. Мөхетдин абый – өч мәхшәрне – совет-фин бәрелешен, Бөек Ватан сугышын, япон сугышын кичеп, бер тапкыр да яраланмыйча исән-имин өенә әйләнеп кайткан бик сирәк бәхет ияләренең берсе.


Тумышы белән ул Балтач районы Түбән Кенә авылыннан. Сугышта шофер була. Фронттан әйләнеп кайткач авылларында алтын бәясенә кадерлиләр. Аяк-кулы сәламәт, үзе машина йөртә. Мөхетдин абый урманчылыкта эшләп, хуҗалыкта көн дә кирәк булган чана, арба, дуга һ.б. әйберләр ясавы белән дә хөрмәт казана. Биш баланы үстерә, кеше итә. Мөдәррисе – халык рәссамы. Ике апасыннан соң дөньяга аваз салган бәхетле бала ул. «Миннән соң Тәбриз энем туды. Ул да рәссам. Әмма беренче малай булгангадыр­мы, әтием мине аеруча иркәләде, назлады кебек. Гомер буе аның җылысын тоеп яшәдем һәм ул миңа тормыш буйлап курыкмыйча горур атларга ярдәм итте», – дип сөйли Мөдәррис Минһаҗев. 

Шулай да әтиле малайның да Җиңү таңында сагышланырга сәбәбе бар. Чөнки фронттан яраланмыйча кайтса да, әтисе гомер буе яралы күңел белән яши. Беренче хатыны Саҗидә Саба районы Олыяз авылыннан. Әтисен кулак дип кыйнап үтергәч, әнисе Асылбикә апа ике бала белән тол кала. Саҗидә бик яшьли эшкә керә. Шәмәрдәндә тимер юл хезмәткәре була. Сугыштан кайтканда, Мөхетдин абзый чибәр Саҗидәне беренче тапкыр нәкъ шунда күрә. Яшьләр кавыша, бер-бер артлы дүрт балалары дөньяга аваз сала. Иң кечкенәсе нибары ике айлык чагында әтисез балачакның бөтен ачысын татыган, авыр сугыш елларында берүзе дүрт-биш кеше урынына эшләгән Саҗидә авыр чирдән гүр иясе була. Мөхетдин сөекле Саҗидәсе өчен казылган кабергә ташлана. Мине дә күмегез, мин дә аның белән китәм, дип ачыр­галана. Фронтта ничаклы үлем күргән баһадир ир-ат сөйгәненең үлемен күтәрә алмый... Әмма язмыштан узмыш юк. Дүрт баланы кеше итәсе бар. Саҗидәнең әнисе Асылбикә апа үзләренең авылыннан үз кызына алмаш, киявенә яңа хатын, оныкларына үги әни эзләү хастәренә керешә. Сыерны һәм хатынны үз тирәңнән эзлә, дип белми әйтмәгәннәр. Үз авылында бөтен кыз-кыркынны яхшы белә Асылбикә. Хәзер генә ул яшьләр нәсел-насәбәсен карап та тормыйча кавыша да, ике айдан, холыклар туры килмәде, дигән булып аерылыша, дөньяга аваз салып өлгергән сабыйларын гомергә бәхетсез итә. Асылбикә апа исә барысын да төптән уйлап эшләгән, киявенең дә холык-фигеленә туры килгән, дүрт ятим сабыйны да җылытырлык назы булган хатын эзли. Һәм таба. Факиһә, чыннан да, Асылбикә теләгәнчә, сабыр, мәрхәмәтле, киң күңелле хатын булып чыга. Дүрт бала өстенә кызлары Гөлсинә туа. Биш баланы бердәй күреп, иркәләп үстерә Факиһә. «Факиһә әнигә үги дияргә телебез әйләнми, – дип сөйли Мөдәррис Минһаҗев. – Үги аналары белән үскән балалар басынкы, ябык күңелле, дөньяга ачулы буладыр. Минем исә җор теллелегем, сәнгать сөючәнлегем, тормышны яратуым үзе үк иркә-наз күреп үскәнемне белдертә. Без Факиһә әнигә чиксез рәхмәтлебез...»

Шулай да рәссамның, олы апаларны күрсә, минем Саҗидә әнием шушындый кыяфәтле булыр идеме икән, дип уйланганы, кешеләр арасыннан әнисен эзләгән вакытлары да байтак була. Әтисе Мөхетдин абый һаман күз алдыннан китми. Сирәк кенә кулга хромка алып моңланып утырганда, күзләреннән тәгәрәп төшкән яшь бөртекләрен хәтерли ул. Тышка чыгармаса да, күңеле Саҗидәсен сагынып сызганын аңлый рәссам. Мөхетдин абый 66 яшендә гүр иясе була. Бүген аның олы улы, мактанычы, горурлыгы Мөдәррисе дә инде 70 ен тутырды. Еллар уза, сугыш мәхшәрләре салган яралар гына һаман төзәлми...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев