Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңү

Даны таланган герой

Гази Яңакушка әйләнеп кайт­каннан соң ук, яшьләр колагына Рейхстагка Җиңү байрагын бернинди дә сержант Егоров белән грузин Кантария түгел, ә составында үзе дә булган капитан Маков төркеме 30 апрель кичендә, 22 сәгать 50 минутта мендереп беркетүен әйтми түзә алмый.

Ике ел эчендә ун кат бара-бара, Башкортстанның 40 ка якын районын урап чыктык инде. Аеруча көзге һәм кышкы айларда юл йөрүләр һич тә җиңел түгел, әмма туйдырмады. Чөнки һәр сәяхәт барышында ут күршенең яңа бер районы белән танышабыз. Әмма бик еш кына андагы мәгыйшәт безнең үз күзебезне ачып кайтаргалый.

Ноябрь аенда ясаган соңгы сәяхәттә Балтач белән Аскын районнарын бик тиз үтеп киттек. Дөрес, Балтач район китапханәсендә укучылар белән очрашу уздырдык, Аскын үзәгендә төбәк тарихы музееның бинасына күз йөгертеп чыктык. Тарих музее бу бинага вакытлыча гына кертелгән, экспонатлар окоптан чыккан сыман. Каләмдәшебез Госман Садә белән композитор Мәсгудә Шәмсетдинованың документ белән күлмәк-костюмнары безнең өчен бик кадерле ядкәр булса да, аларның ниндидер тартмаларга тутырылган килеш ятулары күңелләрне яраламый калмый. Өстәвенә, без бит әле юлга чыккан чакта ошбу төбәкләрдә Актаныш җирлегеннән күчкән авылларны күреп кайтуны ният иткән идек, әлеге исәптә дә язмыш  борыныбызга суккан сыман булды. Балтач районына XIX гасыр уртасында күченгән Иске Солтангол авылы урынында хәзер унга якын гына йорт утырып калган, Яңа Солтангол авылы гомумән юкка чыккан. Россиядә соңгы 20 ел эчендә 34 мең авыл юкка чыгуын искә тоткан чакта Балтачтагы ике Солтангол белән хушлашу бик зур югалту да түгелдер сыман, әмма алар синең үз тәнеңнән кисеп ташланган ике бармак яки ике кул шикелле газиз ядкәрләр бит!..

Мишкә районы җирлегендә дә Актаныштан күчкән Уръяды авылын очрату шатлык өстәмәде. Авылга кергән чакта «1672 елда нигезләнгән», дигән язу беркеткәннәр, ләкин җирлек идарәсендә яки мәктәптә шушы датаны һәм авылның кайдан килеп төпләнүен раслардай бер мәгълүмат та юк. Мин фәкыйрегез андагы җитәкчеләргә Актаныштагы ике Уръяды зиратларында бүген дә XVI гасыр ташлары саклануы турында тәкрарлаган булам, тик алар баш кагып торудан ары берни эшли алмый.

Шул Уръяды идарәсенә караган Яңакуш авылын күптән килеп күрү хыялы бар иде. Тулы исеме Яңа Куыш булган бу авылда Рейхстаг түбәсенә иң беренче булып Кызыл байрак кадаучы Гази (Гыйзетдин) Заһитов туган, үскән һәм сугыштан соң да 7 ел чамасы гомер иткән әле. Әлбәттә, аның музеена бармый кала алмадык. Авыл уртасында кирпечтән салынган бина. Янында япь-яшь көе әрәм булган Гази бюсты. Музейда методист булып Газиләр нәселенә кардәш тиешле Айрат Заһитов эшли. Үзенә агай тиешле Газине яратадыр, аның гомере һәм хәрби батырлыгы турында сәгатьләр буе, әмма хөкүмәт кушканны гына сөйли ала уңга-сулга бер дә салуламый. Ә безнең Газинең үлем фаҗигасе турында 3-4ва­риантны ишеткән-укыган бар. Башкортстан журналистлары алтмышынчы еллар азагында ук игълан иткән бер вариант турында аңа да ярып салдык.

Гази Яңакушка әйләнеп кайт­каннан соң ук, яшьләр колагына Рейхстагка Җиңү байрагын бернинди дә сержант Егоров белән грузин Кантария түгел, ә составында үзе дә булган капитан Маков төркеме 30 апрель кичендә, 22 сәгать 50 минутта мендереп беркетүен әйтми түзә алмый. Егетнең «халыклар атасы» Сталин линиясенә каршы сүз йөртүен шундук чамалыйлар, әти-әниләре фәрманы буенча хәтта җиткән кызлар да үзләрен чибәрләрдән-чибәр, батырлардан-батыр булган Газигә озаттыр­мый башлый. Гази 18 чакрым ераклыктагы бер авылга барып, андагы бер йортта әнисенең апасы янында үскән 18 яшьлек ятим, әмма гаҗәеп чибәр кызга өйләнергә мәҗбүр була. Егетне болай итеп тә тәртәгә кертә алмагач, район җитәкчеләре аны Яңакушның авыл советы рәисе итеп билгеләп куя. Ләкин ике-өч ел вакыт үтүгә Яңакуш белән Уръяды җирлекләре бер авыл советы итеп берләштерелә, анда рәислеккә Гази дәгъва итә алмый, Рейхстагны яулаган каһарманга Кәмәй авылындагы бер МТСка механик булып ялланырга туры килә. Благовещенск каласыннан тракторлар өчен запас частьлар алып кайтканда, кап-караңгы төндә Гази батыр машина әрҗәсеннән егылып төшә дә якты дөнья белән бәхилләшә, бу фаҗиганең шаһиты Попов атлы шофер әле 20 ел чамасы элек кенә вафат булган, имеш...

Ә алтмышынчы елгы журналистлар гел башкача язган. 1945 елның 30 апрелендә көндез Рейхстаг диварына тәүге Җиңү байрагын татар егете Григорий Булатов белән казах вәкиле Кошкарбаев кадый. Ләкин бу вакытта Рейхстаг эче тулысынча немец фашистлары кулында була, аннары диварга гына эленгән флаг та Җиңү байрагы булып исәпләнә алмый. Кичке якта Рейхстагны совет артиллеристлары кайнар утка тота, немец сакчыларының төп өлеше подвалларга төшеп яшеренә. Шуннан файдаланып, капитан Маков төркеме, Гази тапкан бер бүрәнә белән Рейхстагның ишеген җимереп, эчке якка иңә. Икенче катка яшеренгән немецлар белән бәрелештә Газинең күкрәге яралана, ләкин ул чигенми, иптәшләре белән дивардагы чылбыр буйлап Рейхстаг бинасының түбәсенә чыга. Төнге караңгыда Җиңү алиһәсе сынын абайлап, шуңа асыл Җиңү байрагын беркетәләр. Ике егет аны саклап түбә өстендә кала, калганнары Рейхстаг эчендәге немецларны юк итәргә төшә. Инде тәмам яктыра башлагач кына, Маков группасы тулысынча Рейхстаг мәйданына төшеп туплана. Иртәнге бишләрдә аларны «Комсомольская правда» газетасы корреспондентлары: «Сез булачак Советлар Союзы Геройлары бит!» – дип фоторәсемнәргә төшерә башлый. Нәкъ шул ук минутларда Рейхстаг мәйданына җиңел машина белән парад мундирларына киендерелгән сержант Егоров белән грузин Кантария китерелә. Аларны хроника тасмасына төшерәчәк кинооператорлар озата. Ләкин бер генералның акыл шөрепләре уяурак эшли, ул «ясалма каһарман» озатучыларны: «Сез Рейхстагны штурмлау­чы группаны парад мундиры киеп сугышкан солдатлар итеп күрсәтергә җыенасызмыни?» – дип акылга килергә чакыра. Озак баш ватмыйлар, шушы Рейхстаг баскычындагы ике солдатның гимнастеркаларын салдыралар да, «каһарманнар» тарихка юл ала. Ә капитан Маков төркеме сугышчылары, бер ай узганнан соң гына, Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән әппәр итеп куя...

Билгеле, аларның берсе дә хакыйкатьне үз күңеленә бикләп яши алмый. Ни галәмәт, күпчелеге әрнү-ярсуларын хәмер белән баса. Ләкин явыз оешмаларга да хакыйкать орлыгын тулысынча юкка чыгару, геройларның авызын томалау турындагы фәрман соңармый бирелгәндер. Нәтиҗәдә Төркестанда яшәүче Григорий Булатовны автовокзал бәдрәфендә түшәмгә асылынган килеш табалар. Маков төркемендәге А.Бобров үз калаларындагы коммунхоз башлыгының чыраена кара савыты белән тондырган өчен төрмәгә озатыла, аннан кайтуга ук билгесез рәвештә вафат була. Капитан В.Маков үзе 70 нче елларга кадәр телен аркылы тешләп түзә дә, ялган сәясәткә чыдый алмыйча, партбилетын райком секретаре өстәленә илтеп ыргыта. Аны партиядән чыгаралар, гаиләсе таркала, үзе вафатыннан соң 4 тәүлек узгач кына табыла... А.Лисименко Брянск өлкәсендә тавыш-тын чыгармыйча гына яшәргә тырыша, шул күндәмлеге өчен хәтта партия линиясе буенча үстерә дә башлыйлар. Ләкин ул да әүвәл туберкулез, аннары рак чирләре белән газап чигә башлый, бик тиз китеп бара... 

Ә Газигә килсәк, аны юкка чыгару бурычы бер лейтенантка җиткерелгән, дип язалар. Ул ниндидер «үтә яман гаепләр»ен табып, бер шоферны һәм Газине яхшы белгән бер якташын үз кармагына эләктерә. Газинең МТСтагы эшкә велосипед белән барып йөрүен белгәч, «полуторка» белән аның кайту юлына «сак»ка басалар. Кичке эңгер-меңгердә каршы як тау башында велосипедчы шәүләсе пәйда булуга ук, якташ «дусты» аның Гази булуын раслый. Ә шофер тау итәгенә көйләп куелган машинаны тормоздан ычкындыра да, тавышсыз дәһшәтне Рейхстаг каһарманы өстенә юнәлтә... Әлеге фаҗиганең дөресме-түгелме икәнен беркайчан да ачыклап булмаячак. Бездә усал оешма архивларындагы язмаларның бер гасыр вакыт узганнан соң да ачылганы юк бит...

Капитан В.Маков төркеменнән бер Михаил Минин гына Псков каласында 2008 елга кадәр гомер итә. Туксанынчы елларда үзләре Бөек Ватан сугышында кылган батырлык турында ике китап язып чыгарырга өлгерә, ләкин хакыйкать һәм гаделлекне кире кайтарырга барыбер җыенмыйлар. Моннан ике-өч ел элек кенә район үзәге Мишкәдә һәм Казан каласының Җиңү паркында «Гази Заһитов хөрмәтенә һәйкәл калкытабыз», дип күзгә болыт кадәр төтен җибәрделәр. Ә барып күз төшерсәң, бер як җилкәсенә байрак салган солдатның кыя­фәтендә Гази-каһарман белән бернинди охшашлык та юк. Зур итеп ясалган итекле солдат сыннары безнең ил буенча инде миллионлаган. Мишкәдә шул һәйкәл каршына куелган калай кисәгенә Берлинны штурмлаучыларның Рейхстаг эченә 27 апрельдә түгел, фәкать 30 апрель кичендә генә бәреп керүен дә, Гази Заһитовның колхоз рәисе түгел, ә авыл советы рәисе булып эшләвен дә яза белмәгәннәр. Җиңү яулаганга 77ел тула, гаделлек һәм хакыйкать кенә һаман кайта алмый. Кайтмастыр да инде, «вак» милләтләр ошбу җәмгыятькә яу кырына озатканда гына отышлырак...

Газинең туган авылы турында берничә сүз әйтсәк, Яңакуш 1667 елда, Уфа өязенең Чишмә районыннан Акбирде Бикбулатов атлы әйдәман җитәкчелегендә күчеп килгән мишәр крестьяннары тарафыннан нигезләнгән. 1920 елда авылдагы халык саны 2400 кешедән дә арткан. Яңакуш тирә-юньгә 14 күл җәелгән биг­рәк сусыл туфрак өстенә утыр­ган, шуңадыр, ахрысы, совет елларында аннан күпләп читкә күченгәннәр. Газинең үзеннән соң Газали һәм Наҗия атлы ике баласы калса да, алар дәвамы булган 7 оныкның берсе дә Яңакушта яшәп калмаган. Авыл тулысынча диярлек өч нәселдән тора – Акбирде дәвамчысы булган Бикбулатовлар, мулла Җәмилевләр һәм Акбирденең кучеры булган Заһитовлар токымы. Ләкин шул ук Чишмә районыннан Яңа Сәфәр авылына күченгән мишәрләр Бөек Ватан сугышы чорында илгә Советлар Союзы Каһарманы Мәхмүт Актуганов һәм тыныч елларда Социалистик Хезмәт Герое дәрәҗәсенә ирешкән Хәернас Чикаевны бүләк иткән әле.

Янәшәдәге Уръяды авылы да илне 1912 елда шунда туып- үскән Габделбәр Фәтхенуров атлы каһарман разведчигы белән шаккатырган. Киев каласында немец теле укытучысы булып эшләп йөргән татар егете 1941 елда әлеге мәркәзгә фашист гас­кәрләре бәреп керүгә үк разведчикка әверелә һәм, нәкъ атаклы Николай Кузнецов шикелле үк, офицер киеменә төренеп, ел ярым вакыт буе баскын гаскәр генералларын юк итеп йөри. 1942 елда ул яшерен задание белән чит илгә җибәрелә, һәм аннан бер хәбәр дә кайтмый...

Вахит ИМАМОВ.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев