Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңү

Башкортстанда туган татар Геройлары

Бөек Ватан сугышы фронтларында батырлык күрсәткән геройлар исемлеген барлый башласак, Башкортстандагы каһарманнар арасыннан икесенең берсе – валлаһидыр, татар!

Безнең халык 75-80 ел буена: «Татарстан совет иленә 200 дән артык Советлар Союзы Герое үстереп биргән, шуның 172 се – татар; бик урынлы, әле бөек Тукай ук «Без сугышта юлбарыстан көчлебез», дип газиз милләтенең данын яклаган бит», – дип шапырынырга үтә ярата. Без – гаҗәеп халык: күпчелек очракта «Татарлар бөтен дөнья буйлап чәчелгән», дип күкрәк сугабыз, татар конгрессына да, әнә, «Бөтендөньяныкы» дигән мөһер чәпәп куйдык. Әмма менә тарихны ачыкларга туры килсә, Татарстаннан читкә атлап, бернинди археологик казу эшләре алып барырга ашкынмыйбыз. Галимнәребезнең, республикадан читкә чыгып, беренче чиратта Башкортстандагы, аннары инде борынгыдан бирле татарлар күпләп яшәгән Төмән, Саратов, Самара, Оренбург, Курган, Киров, Чиләбе, Свердловск, Әстерхан, Волгоград өлкәләре, Пермь крае, Кырым, Чуашстан белән Удмуртия республикаларындагы татар авылларының зиратларындагы кабер ташларын, алардагы язуларны да ныклап өйрәнгәне юк. Ике төрле бизмән, ике төрле гамәл. Шапырынган чакта – «Бөтендөньяныкы», ә тарихны күтәргәндә – республика чиген атлап чыга күрмә, аннары Мәскәү ни әйтер дә, ут күршеләр безгә рәнҗемәсме? Иллә мәгәр, шул ук безгә терәлеп торган Башкортстанда синең мин-минлегеңә яки тыйнаклыгыңа төкереп тә бирмиләр, 1855 елдан бирле татарны гына түгел, хәтта мари белән удмурт авылларында яшәгән халыкны да җанисәп вакытында хөкүмәт көче белән башкортлаштыру, татар тарихының юрганын да үз якларына тарту, талау дәвам итә. 

Янә кабатлыйк: Татарстан 200 ләп герой үстергән, дидек, ә Башкортстан менә 282 каһарман бүләк иткән икән. Әмма Уфа галимнәре Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап 2020 елда чыгарган «Подвиги их – бессмертны» дигән китапларындагы исемлеккә 1937 елда Испаниядә Франко хөкүмәтенә каршы сугышта танк командиры буларак катнашып Герой исеменә лаек булган А.В.Никоновны да, 1956 һәм 1979 елларда Венгрия белән Әфганстанга басып кергән, 1986 елда Чернобыль атом станциясендәге аварияне юкка чыгаруда катнашкан 8 якташларын да кушып куйган. Аннары шушы ук исемлектә 1992 елдан соң гына Россия Герое исеменә лаек булган 30 якташ, ә азакта инде Дан орденнарының тулы кавалерына әверелгән 47 каһарманның исем-фамилияләре тезелеп китә. Әгәр биографиясе теге яки бу яклап Татарстан белән бәйле геройларны санасаң, бездә андыйларның саны 343 кә җитә. Ләкин Уфа галимнәренең, 1941-1942 елларда эвакуацияләнеп килгәч, ярты яки бер елдан соң фронтка юл алган яисә инде Уфада ачылган хәрби училищеларда укып киткән каһарманнарны үзләренә беркетергә маташуы – башкорт халкына, гомумән дә, бернинди дан-шөһрәт өстәми.

Ә инде фәкать Бөек Ватан сугышы фронтларында батырлык күрсәткән геройлар исемлеген барлый башласак, Башкортстандагы каһарманнар арасыннан икесенең берсе – валлаһидыр, татар!


Иң әүвәл, сүзне ике мәртәбә Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган очучы Муса Гәрәевтән башлыйк. Уфа мөтәгалимнәре һәм Мортаза Рәхимов канаты астындагы милләтчеләр аны ничә дистә еллар буе: «Безнеке, башкортныкы!» – дип күк­рәк сукса да, лачын Муса бүген 80 процент халкы «башкорт»ка әйләндерелгән, әмма сыңар гына да башкорт авылы булмаган Илеш районының Иләкшиде дигән төбәгендә туып-үскән. Без шушы Иләкшиденең үзендә дә, 1929 елда аннан күченгән Ташчишмәдә, алар өстеннән җирле үзидарә үзәге булып торган Бишкурай авылларында да, район үзәге Яркәйдә дә озак еллар дәвамында дистәләгән мәртәбәләр булдык, ләкин көндез чыра яндырып эзләсәк тә, анда башкортча сөйләшүче яки үзен башкорт дип танучы сыңар җан иясен дә таба алмадык. XVII-XIX гасырларда Илеш төбәгендәге халыкның күпчелеге чәчүлек җирне һәр ир башына 40 ар дисәтинә күләмендә эләктерү максатыннан «башкорт катламы»на язылса да, 1920 һәм 1926 елларда үткәрелгән тәүге совет җанисәпләре вакытында ук аларның һәммәсе үзен «фәкать татар!» дип танымыйча калмый. 

Шул ук районның Иске Дөмәй (төп утары Сарман районының Дөмәй-Тарлау авылында, ә үзе шул зур төбәк старшинасы, өстәвенә әле 1704 елда бик зур азатлык явын башлау­чыларның берсе булган, әмма 1708 елда патша карательләре тарафыннан дар агачына асып үтерелгән Дөмәй Ишкәев атлы каһарман исемен йөртә) авылыннан чыккан Әнвәр Абдуллин да – һичбер шиксез татар! Ул әле сугыштан соң Кырмыскалы райкомында секретарь булып та торган, «башкорт» булса, аны тоташы белән диярлек татар авылларыннан хасил халык санга сугамыни?.. Миякә районының (бөек Акмулла һәм Айдар Хәлимнең ватаны) Кыргыз-Миякә авылында туган Мансур Абдуллин да – татар, югыйсә аны тоташы белән диярлек татар Стәрлебаш районының үзәк мәктәбенә директор итеп куярлар иде микән?..

«Подвиги их – бессмертны» китабына барып эләккән Фәйзулла Әһлетдинов тумышы белән Азнакай районының (хәзер Бакалыда) Сасы Күл авылыннан (газиз Фәез Зөлкарнәй һәм аның энесе Ләис туган нигез), фронтка Туймазы хәрби комиссариаты аша чакырылган, 1988 елда шул ук Туймазыда җирләнгән. Татарлыгын исбатлап торасы юк.

1943 елда 24 яшендә һәлак булган Хәмит Әһлиуллин – Благовар районының Үдрәкбаш авылыннан. Минем әнкәйнең бертуган апасы Зифа-зуринәй 1960 елларда шул авыл мәктәбендә укытты, җәйге каникулларда янына барып йөрдем, тирә-юньдә сыңар гына башкорт та очратмадым. 

20 яшендә Днепр елгасын кичүдәге батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исемен яулауга ирешкән Мәхмүт Актуганов – Мишкә районының Яңа Сафа авылыннан. Рейхстаг түбәсенә иң беренче булып Җиңү байрагы кадаган, әмма татар булган өчен генә Герой исеменнән колак каккан Гази Заһитовның туган авылы Яңакуыш – янәшәдә генә. Мишкә районындагы татар авылларының күпчелеген Башкортстандагы Чишмә районыннан күчкән мишәрләр нигезләгән.

Одер елгасын кичүдәге батыр­лыгы өчен 21 яшендә Герой исеменә лаек булган Гайфетдин Аскин – Нуриман районының Чураш авылыннан. Район үзәге Кызылъярны, ул райондагы Байкилде, Бикморза, Теңкәш, Олы һәм Кече Шиде авылларын тулысынча Актаныш районыннан күченгән татарлар нигезләгән. Ул районда Иске белән Яңа Күл авыллары гына башкортныкы булып исәпләнә.

Украинаны азат итү өчен яулар барышында батырлык кылган Закир Әсфәндияров – Гафури районының Үтәк авылыннан. Үтәк – XIX гасыр ахырында данлыклы мәдрәсәсе бе­лән таныла, анда бөек Ш.Мәрҗанидә белем алган Хәбибназар Сатлыков, Шәфыйк ахун, Мөхәммәткафи хәзрәт белем бирә. Зәки Вәлидинең әтисе Әхмәтша әнә шул Кафи хәзрәтнең кызына өйләнә, үзе дә Көзән авылында мәдрәсә ачып җибәрә, ә улы Зәкине Үтәк мәдрәсәсенә илтеп укыта. Шушы мәдрәсәне тәмамлаган Габдрахман Гомәри хәзрәтләре соңыннан Әстерхан каласының Тияк бистәсендәге мәчеттә имам булып тора, 1906 елда «Идел» дигән газета да чыгара башлый. Һәммә эшкә берүзе җитешә алмагач, Казаннан атак­лы шагыйрь Сәгыйть Рәмиевне чакырта һәм «Идел» газетасын аның кулына бирә. Кыскасы, Үтәк авылы – Ишембай-Гафури төбәгендә яшәүче татар халкының мәгърифәт үзәге ул.

Беларусь белән Литваны азат итүдә каһарманлык кылган Фазылҗан Акмалетдинов – Кушнаренко районының Әхмәт авылыннан. Бу райондагы 79 авылның берсе, Гарибаш (Гәрәйбаш) кына 1861 елда Актаныш районыннан күчеп килгән удмуртлар авылы, башкалары барысы да – татар.

Габит Әхмәров – Федоров районының Иске Чытырман авылыннан. Герой исеменә 23 яшендә, 112 нче Башкорт дивизиясе составында Украинаның Чернигов өлкәсен азат итүдәге батырлыклары өчен лаек була (дивизия үзе дә әүвәл 16 нчы «гвардия», аннары Чернигов исемен ала). 78 Герой составында Әхмәровның исеме дә дивизия хөрмәтенә куелган мемориаль такталарга уелган. 

Зәйнетдин Әхмәтҗанов – Гафури районының Ялгыз­каен авылыннан. Висла елгасын кичүдә һәм Польшаны азат итү өчен яуларда батырлык үрнәге күрсәтә. Гафури – тулысынча диярлек татар районы.

Габдулла Әхмәтов – Стәрлебаш районының Юмагуҗа авылыннан. Днепр кичүен өзлексез телефон линияләре белән тәэмин итә. Cугыштан соң Айтуган һәм Стәрлебаш мәктәпләрендә укыта, Стәрлебаш район советында рәис урынбасары булып эшли.

Миңнулла Бәдретдинов – Тәтешле районының Чыргылды авылыннан. Украинада, Днепр елгасын кичү өчен яуларда һәлак була. Тәтешле районында сыңар гына башкорт авылы да юк.

Солтан Бикеев – Әлшәй районының Габ­дрәшит авылыннан. Совет-фин бәрелеше һәм Украинаны азат итү өчен яуларда катнаша. Сугыштан соң Башкортстан Югары Советы аппаратында эшли, Уфада 2 нче типографияне җитәкли.

Хөдәт Булатов – Әлшәй районының Чебенле авылыннан. Беларусьның Гомель өлкәсен азат итү өчен яуларда батыр­лык кыла. Исеме 112 нче Башкорт дивизиясенең мемориаль тактасына теркәлгән.

Салих Вәлиев – Кушнаренко районының Иске Гомәр авылыннан. Совет-фин сугышында катнаша, 1943 елның сентяб­рендә Днепрны кичүдә һәм Киев өлкәсен азат итүдә батырлыклар кыла. 

Габдулла Вәлиев – Кушнаренко районының Бакай авылыннан. Ленинград өлкәсенең Гатчина районын азат иткәндә танкка ату мылтыгыннан дошманның 6 пулемет ноктасын юк итә, үзе 21 яшендә һәлак була.

Фәйзулла Габдерәшитов – Туймазы районының Иске Кандра авылыннан. Тачанкасы белән Украинаның Чернигов өлкәсендә батыр­лыклар кыла. Исеме 112 нче Башкорт дивизиясенең мемориаль тактасына уелган. Сугыштан соң ул чип-чис­та татарныкы булып саналган Бүздәк районында эшли.

Хәмит Гаделшин – Бишбүләк районының Ает авылыннан, атаклы Фатих Кәрим якташы. Дала фронты составында Украинаны азат итү өчен яуларда таныла. Сугыштан соң да армиядә кала, полковник дәрәҗәсенә ирешә.

Сәлимҗан Галимҗанов – Аскын районының Төлгезбаш авылыннан. Дала фронты составында Днепр елгасын кичүдә һәм Украинаның Днепропет­ровск өлкәсен азат итүдә катнаша. Сугыштан соң Екатеринбург каласына күченә.

Вахит Галимов – Чакмагыш районының Иске Балак авылыннан. 3 нче Украина фронты составында Днепр елгасын кичүдә, Днепропет­ровск каласын азат итүдә батырлык­лар кыла, 22 яшендә һәлак була.

Шакир Гатиатуллин – Октябрьск районының Мулла авылыннан. 112 нче Башкорт дивизиясендә кылычлылар взводының командир урынбасары. Днепр елгасын кичүдә һәм Беларусьның Гомель өлкәсен азат итү өчен яуларның берсендә батырлыклар кылып һәлак була. Исеме 112 нче Башкорт дивизиясенең мемориаль тактасына язылган.

Габдулла Гыйззәтуллин – Чишмә районының Ибраһим авылыннан. Днепр елгасын кичүдә һәм Гомель өлкәсен азат итүдә батырлыклар кыла, әмма 1945 елның 15 мартында һәлак була. Исеме 112 нче Башкорт дивизиясенең мемориаль тактасында теркәлгән.

Таҗетдин Гыйләҗетдинов – Борай районының Олы Бәдрәк авылыннан. Бәдрәк әле Пугачев явы чорында ук фетнәче милли отрядларның бер үзәге буларак тарихи документларга эләгә. Ә лейтенант Т.Гыйләҗетдинов Кырымның Җанкай районын һәм Севастопольне азат итү өчен яуларда таныла. Сугыштан соң үз авылының мәктәбендә укыта, районның мәгариф бүлеген җитәкли, партиянең райком секретаре булып эшли.

Миңлегали Гобәйдуллин – Миякә районының Үршәкбаш-Карамалы авылыннан. 1943 елда Днепр елгасын кичүдә һәм Украинаның Херсон каласын азат итүдә катнаша. 1944 елның 8 мартында Херсон өлкәсенең Дудчан авылы янында үз күкрәге белән дошман амбразурасын каплый.

Бакир Дәүләтов – Благовар районының Иске Әмир авылыннан. 15 яшендә үк Кыргыз­станга күчеп китә, шуннан фронтка чакырыла. 112 нче Башкорт дивизиясендә ста­нок­лы пулеметтан атучы булып, Днепрны кичүдә һәм Беларусьның Гомель өлкәсен азат итүдә батырлык кыла. Сугыштан соң янә Кыргызстанның Турсунзаде каласына кайтып китә. Исеме 112 нче Башкорт дивизиясенең мемориаль тактасына уелган.

Әхмәт Закиров – Борай районының Кашкалы авылыннан. 1943 елның сентябрендә Днепр елгасын кичүдә һәм Беларусьның Гомель өлкәсен азат итүдә таныла. Сугыштан соң Уфада гади машинист булып эшли.

Гыйлемхан Идрисов – Благовар районының Яңа Әбзән авылыннан. 1 нче Украина фронтында орудие командиры. Польшаны азат итү вакытында күп батырлык кыла. Сугыштан соң әүвәл авыл советы рәисе булып эшли дә Казахстанның Шымкент каласына күченеп китә.

Мәгъсүм Имаметдинов – Яңавыл районының Кызылъяр авылыннан. 1 нче Украина фронтында сугышып, Польшаны азат итүдә, аеруча Одер елгасын кичкәндә батырлыклар күрсәтә, ләкин һәлак була.
Ишмай Ишкинин – Мишкә районының Ишем авылыннан. Кенигсберг каласын яулау өчен сугышларда батырлык күрсәтә.

Гатият Ишкулов – Федоров районының Яңа Яуш авылыннан. Үзйөреш­ле артиллерия установкасы командиры, өлкән лейтенант. 1944 елның декабрендә Чехословакияне азат итү вакытында үз установкасы белән дошман оясына бәреп керә, аларның орудиеләрен һәм пулемет нокталарын юк итә, әмма һәлак була.

Габдрахман Латыйпов – Чакмагыш районының Иске Бәшир авылыннан. 1945 елның гыйнварында Одер елгасын кичүдә һәм Польшаның Вроцлав каласын азат итү вакытында батырлыклар күрсәтеп һәлак була.

Котдус Латыйпов – Мәчетле районының Яңа Мишәр авылыннан. 1941 елда Свердловск авиация училищесын тәмамлый. Әүвәл звено командиры. Шул звено сос­тавында күп мәртәбә дошман позиция­ләрен бомбага тота, Украинаны азат итүдә катнаша, Яссы каласы янындагы яуларда күп батырлык күрсәтә. 1946 елның 15 маенда Герой исеменә лаек була. Сугыштан соң авиаполк командиры урынбасары, дивизиядә политбүлек башлыгы, полковник.

Гали Мәҗитов – Ярмәкәй районының Яңа Шаһ авылыннан. Сугышка кадәр үк Казан һәм Оренбургта хәрби очучылар училищеларын тәмамлый, сугыш вакытында дивизиянең баш штурманы дәрәҗәсенә ирешә. Дошман көчләрен юк итү өчен, Германия һәм Финляндия территорияләренә хәрби очышлар ясый. Сугыштан соң подполковник Г.Мәҗитов Ялтага күчеп китә.

Сәхиб Маһубгалиев – Борай районының Бигәнәй авылыннан. Совет-фин сугышы ветераны, батальон командиры, капитан. 1940 елның февралендә ЛеНинград өлкәсенең Күл буе районында, дошман туктаусыз ут яудырып торуга карамастан, финнарның бер авылын яулап ала, әмма һәлак була.

Шакирҗан Мөхәммәтҗанов (Александр Матросов) – Учалы районының Кунакбай авылыннан. 1943 елның февралендә Псков өлкәсенең Чернушки авылы янында үз күкрәге белән дошман амбразурасын каплый.

Нурлы Миңлеәхмәтов – Караидел районының Аскыш авылыннан. 1943 елның сентябрендә Десна елгасын кичүдә һәм Украинаның Сумы өлкәсен азат итүдә батырлыклар кыла. Сугыштан соң үз районында колхоз рәисе, ахырда умартачы булып эшли.

Гомәр Миңлебаев – Бүздәк районының Урзайбаш авылыннан. Бу районда Канлы-Төркәй атлы авылдан тыш, бер генә башкорт авылы да юк. Гомәр – авиация полкында эскадрилья командиры урынбасары, өлкән лейтенант. 1945 елның 23 февралендә аңа Герой исеме бирелгән. 1959 елда запаска чыгарылгач, Уфада, Алматыда, Краснодар краеның Геленджик каласында эшләгән.

Зәйнулла Мөстәкыймов – Шаран районының Юмадыбаш авылыннан. 1 нче Балтыйк буе фронтында Литва җирен азат иткәндә, үз батареясы белән дошманның 10 танкын юк итеп, каһарманлык күрсәтә, әмма үзе 1945 елгы февраль аеның соңгы көнендә һәлак була.

Дәйләгай (Дәүләтгәрәй) Ногманов – Ишембай районының Түбән Әрмәт авылыннан. Танк взводы командиры. 1944 елның 13 октяб­рендә Польшадагы Михалув бистәсен азат иткәндә әүвәл үзе генә дә дошманның 4 танкын яндыра. Аннары машинасына ут капкач, рычаглар артына үзе утырып, дошманның «Пантера» танкы өстенә юнәлә һәм, шартлап, һәлак була.

Талип Нөркәев – Бакалы районының Үстем авылыннан. 1944 елның апрелендә Днестр елгасын кичүдә батырлык­лар күрсәтеп таныла. Сугыштан соң Октябрь, Туймазы калаларындагы нефть промыселларында эшли.

Михаил Петров – Бакалы рай­онының Иске Сарашты авылыннан. Мөгаен, керәшен татарыдыр; ул мин туган Байсар авылында 1925 еллар тирәсендә монтер булып эшләгән. 1926 елда ук армия сафларына чакырылган, сугышны авиаполк командиры булып, подполковник дәрәҗәсендә каршылаган. 1944 елда Беларусьны азат итү өчен көрәшкән. 1945 елның 24 мартында Герой исеменә лаек булган. 1954 елга кадәр полковник дәрәҗәсенә ирешеп, Винница каласында эшләгән, шунда 1967 елда вафат булган.

Габделхәй Сәетов – Балтач районының Төкән авылыннан. Сугышка кадәр Тәтешле районындагы Чыргылды авылында эшләгән. Икесе дә – татар районнары. Фронтта Г.Сәетов взвод командиры булып йөри, сержант. Берлинны штурмлаган чакта командиры сафтан чыккач, взводны үзе һөҗүмгә күтәрә һәм Шпрее елгасын уңышлы кичеп, плацдарм яулый. Сугыштан соң янә Чыргылды авылына кайта.

Нурулла Сафин – Аскын районының Иске Казанчы авылыннан. 1945 елның гыйнварында Одер елгасын кичеп, Польшаның Ополе каласын дошманнан азат итүдә батырлык күрсәтә. Сугыштан соң колхоз рәисе урынбасары, авыл советы рәисе булып эшли. Бүген Иске Казанчыдагы мәчет аның исемен йөртә.

Шәриф Сөләйманов – Краснокама районының Яңа Каенлык авылыннан. Сугышка кадәр Чакмагыш районында эшли, аннары хәрби училище тәмамлый. Сугыш башлангач, танкларга каршы артиллерия полкының 1 нче батарея башлыгы була. 1943 елның ноябрендә капитан Сөләйманов Гомель өлкәсен азат итүдә батырлык күрсәтә, бер айдан соң Герой исеменә лаек була. Сугыштан соң Кушнаренко райкомының беренче секретаре, Чакмагыш районының башкарма комитет рәисе, Башкортстанның финанс министры булып эшли.

Муллаяр Сыртланов – Бүздәк районының Сыртлан авылыннан. Сугышка кадәр Актаныш районы күчмәннәре 1860 елларда нигезләгән Турбаслы (Благовещенск районында) авылында эшли. Сугышта Днепр елгасын кичүдә таныла, үз отделениесе белән дошманның 8 танкын юк итә, әмма яуда үзе һәлак була, аңа 1944 елның 23 февралендә Герой исеме бирелә. Яртылаш актанышлылардан хасил Иске Турбаслы авылында бүген аның исемендәге урам бар.

Мәгубә Сыртланова – Бәләбәй шәһәреннән. Балашов каласындагы очучылар мәктәбен тәмамлый. Сугыш барышында 780 хәрби очыш ясый. 1945 елның 26 март төнендә Германиянең Данциг каласында дошманның артиллерия батарея­сын юк итә. 1946 елның 15 маенда аңа Герой исеме бирелә. Сугыштан соң Казанда яши, «Электроприбор» заводында контролер булып эшли.

Миргай (Миркәй) Фәрхетдинов – Шаран районының Яңа Каряуды авылыннан. Совет-фин сугышында катнаша, сугышка кадәр кече лейтенантлар мәктәбен тәмамлый. Сугыш башлангач, өлкән лейтенант була, пулеметчылар ротасын җитәкли. 1944 елның мартында Көньяк Буг елгасын кичеп, Украинаның Николаев өлкәсен азат итүдә батырларча яу кыла, әмма һәлак була.

Әнвәр Фәтхуллин – Иске Бүздәктән. Аэроклуб һәм Свердловск очучылар мәктәбен тәмамлый. Эскадрилья командиры урынбасары капитан Фәтхуллин җитәкләгән төркем Польшаның Токорня каласы янында дошман оборонасын өзүдә таныла, 1945 елның гыйнварында Әнвәр Герой исеменә лаек була. Сугыштан соң да хәрби хезмәттә кала, полковник дәрәҗәсенә ирешә. 

Әмир Хәйдәров – Тәтешле рай­онының Югары Кодаш авылыннан. Сугышка кадәр кол­хоз рәисе, авыл советы башлыгы булып эшли. 1943 елның сентябрендә Днепр елгасын кичүдә һәм Гомель өлкәсен азат итүдә таныла. Сугыштан соң колхоз рәисе, өлкән урманчы булып хезмәт куя.

Гайнанша Хәйдәршин – Яңавыл районының Байхуҗа авылыннан. Әтисенең гаиләсе белән бергә, кулаклык­ка чыгарылып, сөргенгә сөрелгәндер, ул 1930 елларда Магнитогорск металлургия заводын төзүдә, дүрт елдан соң Пермь каласының прис­таненда эшли. 1943 елның октябрендә Днепрны кичүдә, Украи­наның Кременчуг каласын азат итүдә батырлык күрсәтә. Алтын Йолдызны аңа маршал Жуков тапшыра. Сугыштан соң кайтып, Герой-ветеран Байхуҗа сельпосын һәм колхозны җитәкли.

Сафа Хәсәнов – Стәрлебаш районының Өметбай авылыннан. 1942 елда кече лейтенантлар мәктәбен тәмамлый, 16 нчы гвардия кавалерия дивизиясенең минометчылар взводы командирына әверелә. 1943 елның 27 сентябрендә Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә, аның взводын немец автоматчылары уратып алган була, ә совет солдатлары боҗрага тупланып, аларны үзләре яулаган плацдармга якын җибәрмичә тота. Сугыштан соң Сафа ике колхоз рәисе, Стәрлебаш һәм Сайран авыл советы башлыгы булып эшли. С.Хәсәновның исеме 112 нче Башкорт дивизиясенең мемориаль тактасына кертелгән.

Габдулла Шаһиев – Краснокама районының Яңа Кабан авылыннан. Сугышка кадәр Уральск каласында, аннары Таҗикстан белән Төрек­мәнстанда яши. Сугыш юлын 61 нче кавалерия дивизия­сендә пулеметчы булып башлый, ә 1943 елның гыйнварында 112 нче Башкорт дивизиясенә күчерелә. 1943 елның октябрендә Беларусьның Гомель өлкәсен азат итүдә батырлык күрсәтә, Герой исеме 1944 елның 15 гыйнварында бирелә. Сугыштан соң Төрекмәнстанның Чәршәнгә районында склад мөдире булып эшли башлый. 1956 елда тикшерү үткәргәндә, аның складында 179 мең сумлык җитмәүчелек ачыклана. СССР Югары Советы президиумының 1959 елгы указы нигезендә, Шаһиевне Герой исеменнән мәхрүм итәләр һәм 12 елга төрмәгә озаталар. Азат ителгәч, ул Үзбәкстанның Навои өлкәсендәге Зарафшан каласына кайта. 1976 елда Зарафшан шәһәр суды карары буенча элекке хөкем карары юкка чыгарыла. Габдулла 1984 елда Сарапул районының Сигай авылында төпләнә, аннары Краснокама районының Яңа Кабан авылына кайтып китә. 1992 елда Россия Президенты указы нигезендә аңа Герой исеме яңадан кайтарыла. Менә шундый сират күперләре кичкән каһарманның исеме 112 нче Башкорт дивизиясенең мемориаль тактасында да урын ала.

Миңневәли (Миңнегали) Шәйморатов – Кырмыскалы районының Биштәкә (хәзер Шәйморатов) авылыннан. Гражданнар сугышы елларында Блюхер армиясендә йөзбашы. Аннары Казанда кавалерия мәктәбендә уку, армиядә хезмәт. 1934 елда Төркиядә хәрби атташе, Кытайда хәрби киңәшче була. Сугыш башлангач, Мәскәү үзәген сак­лаучы кавалерия полкы башлыгы. 1941 елда Уфада 112 нче Башкорт дивизиясе төзелә башлагач, полковник Шәйморатов 10 декабрьдә аның командиры итеп билгеләнә, 1942 елда генерал-майор дәрәҗәсенә лаек була. Сталинград янындагы канкоюлы яулардан башлап, Украинага кадәр сугышчан юл уза. 1943 елда Луганск каласы янында чолганышка эләккәч, дивизияне шуннан алып чыгу өчен, үзе беренче булып һөҗүмгә ташлана, батырларча һәлак була. Аның дивизиясеннән 78 кеше Советлар Союзы Герое исемен яулый. Шәйморатовның үзенә Россия Президенты Указы нигезендә 2020 елның 30 мартында «Россия Каһарманы» дигән исем бирелә.

Гыймай Шәйхетдинов – Нуриман районының Кызылъяр авылыннан, ә бу авылга дистәләгән һәм йөзләгән булып, Актаныш районының Җияш, Җизмыек авылларыннан 1742-1743 елларда ук татарлар күченеп килә, 1860 елларда, «башкорт»лыкларын саклап калу һәм 40 ар дисәтинә имана җире эләктерү өчен, шул ук Актанышның Шәбез авылыннан – 421, Исәнсефтән – 129, Аештан – 83 кеше, аларга өстәлеп, Әнәк, Илтимер, Качкын, Усы, Карач авылларыннан да дистәләгән татар күченә. Гыймай сугышка кадәр Уфа урман технологиясе техникумын тәмамлый, Нуриман район үзәгендә Осоавиахим башлыгы булып эшләргә өлгерә. Сугыш башында артиллерия училищесын тәмамлый, фронтка 1944 елның гыйнварында гына барып эләгә. Әмма февраль аенда ук Украинаның Черкассы өлкәсен азат иткән чакта 250 фашистны юк итеп, Гыймай җитәкләгән батарея боҗра эченнән чыга. 1944 елның сентябрь аенда Гыймай инде Герой исеменә лаек була. Сугыштан соң Нуриман районында ДОСААФ комитетын һәм саклык кассасын җитәкли.

Үлмәс Шакиров – Балтач районының Асау авылыннан. Өлкән сержант Шакиров взводы Беларусьның Витебск каласын азат итүдә таныла. Дошманның өч һөҗүмен кире кагудан тыш, алар әле разведка отрядын да кулга төшерә. Сугыштан соң колхоз рәисе булып эшли, мәктәптә укыта.

Назыйм Якупов – Кушнаренко районының Карача-Елга авылыннан. 1956 елда Будапешт каласында кузгалган азатлык хәрәкәтен бас­тыруда катнаша, шул ук елда Герой исемен ала. Одесса һәм Мәскәү университетларында укыта, тарих фәннәре докторы дәрәҗәсен ала.

Шаһи Җамалетдинов – Белорет районының Шыгай авылыннан. 1945 елның 18 апрелендә Чехословакиянең Брно шәһәрен азат иткәндә укчы Шаһи дошманның ике танкын һәм өч тубын юк итә, 1946 елның 15 маенда Герой исеменә лаек була.

Уфа галимнәре Башкортстан геройлары дип керткән исемлектә Чиләбе өлкәсенең Кунашак (элекке Аргаяш) районыннан Газиз Мирзагалимов, Гаяз Баймурзин, Бари Солтанов исемнәре дә бар. Кунашак халкының яртылаш рәвештә татарлардан хасил булуын бик яхшы беләбез, ләкин барча авылларының да татарныкымы яисә башкортныкымы икәнен аермачык әйтә алмаганга күрә, бездән төгәлрәк белүчеләр хозурына калдырабыз. Шулай ук, мин фәкыйрегезнең Башкортстанның Куергазы, Хәйбулла районнарына да барып җитә алганы юк, шул сәбәпле Кинҗә-Абыз авылында туган Гафиатулла Арсланов белән Сәлман Биктимеров, Карайдан Хәсән Гайсин, Иске Мурапталдан Морат Хуҗаков, Кара-Көчек авылыннан Каюм Әхмәтшинны да татарлар исемлегенә теркәүдән тыелабыз.

Вахит ИМАМОВ.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев