Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңү

Айдар Гарипов: Уртак Җиңү хакына...

Сугыш авырлыгын бөтен ил, бөтен халык белән бердәм күтәргәнгә генә Җиңү көнен күрергә насыйп булды.

Бу җиңүдә минем авылдашларымның да өлеше зур. Олы Шыңар авыл советы буенча 600 дән артык кеше сугышка алына. Шуның  413 е яу кырында  ятып кала. Олы Шыңардан – 97, Кече Шыңардан –109, Оеттан – 101, Йомгалактан – 24, Түлешкәдән – 22, Чулпычтан 60  авылдашыбыз Ватан өчен башларын  сала.

Якташларыбыз сугышның төрле фронтларында дошманга каршы аяусыз сугыша, Берлинга кадәр барып җитә. Алар арасында Советлар Союзы Геройлары да, Дан ордены кавалерлары да бар. Саба районын данга күмүче геройлар – дүртәү. Шуларның берсе – Вәли Хаҗиев безнең җирле үзидарәгә кергән Оет авылыннан. Гали Закиров – Байлар Сабасыннан. Зәки Хәбибуллин – Курсабаш авылыннан, ә Иван Башкиров – Завод-Ныртыдан.

Чыгышы белән Оет авылыннан булган Миңһаҗ Гыймадиев сугыш елларында Көнбатыш фронтта татар телендә чыккан «Алга, дошман өстенә!» дигән газетанын редакторы була. Ул, фронтовик татар язучылары Афзал Шамов, Абдулла Әхмәт һ.б. белән сугышчыларны көрәшкә рухландырып, публицистик мәкаләләр, шигырьләр иҗат итә. Сугыштан соң, Дан ордены кавалерларына багышлап, «Солдат даны» дигән китап бастыра. 

Кулына корал алып, илебез азатлыгы өчен көрәшүчеләр сафына хатын-кызларыбыз да баса. Олы Шыңар авылыннан Мәдинә апа Гәрәева да – шундый каһарман затлардан. Мәдинә апа 1943 елның октябрендә сугышка китә. Алар башта Казаннын Юдино бистәсе станциясенә җыела, аннан товар вагоннарына төяп, аларны фронтка җибәрәләр. Мәдинә апаларның төркеме төрле сугышчан бурычлар үти. Хәрби эшелоннар белән сугыш кораллары, гранаталар ташый. Киев, Житомир, Харьков шәһәрләрендә әһәмиятле объектларны, күперләрне саклауда катнаша. 1944 елга кадәр Икенче Белоруссия фронтында була. Авыр яралангач кына, аны туган якларына кайтарып җибәрәләр.

Түлешкә авылында туып-үс­кән Закиров Мөхәммәт сугыш башланганда Саба машина-трактор станциясендә шофёр булып эшли. 26 июньдә кулына повестка ала һәм приказ буенча үз машинасы белән Минск юнәлешендә фронтка җибәрелә. Районнан алып килгән полуторкасы белән корал, шартлаткычлар ташый. Соңрак аңа американың  «Студебеккер»  машинасын тапшыралар. Корыч аты белән меңнәрчә чакрым юл уза, күп үлемнән кала. Җиңү көнен Германиянең Дрезден шәһәре тирәсендә каршылый. Сугыш беткәннән соң да, Германиядән Украинага дүрт рейс ясый. Батырлыгы өчен ике «Кызыл Йолдыз» ордены, медальләр белән бүләкләнә. 1946 елда туган авылына кайта, фронтта йөргән машинасы белән төрле оешмаларда эшли. Хезмәтләре өчен Ленин орденына лаек була.

Вәгыйз Харисов 1918 елда Саба районы Оет авылында туа. 1939 елда хәрби хезмәткә алына. Немецларның беренче атакасын 1941 нче елның 28 июнендә Көнбатыш Белоруссиядә каршылый. Сугыш башында автоматчик булып хезмәт итә. Аннары Т-34 танкының командиры вазыйфасын башкара. Техник-лейтенант. Борисов шәһәрен, Минскны һ.б. шәһәрләрне азат итүдәге батырлыклары өчен Сталин тарафыннан рәхмәт белдерелә. «Кызыл Йолдыз» ордены, «Батырлык өчен медале белән бүләкләнә.

Яхъя Хәнәфиев Чулпыч авы­лында туа. 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына. Артиллерия гаскәрләрендә орудие командиры булып хезмәт итә. Дондагы Ростов шәһәреннән алып Чехославакия башкаласы Прагага кадәр сугыш юлы уза. Ворошиловград, Сталинград, Курск, Харьков, Белград, Прага шәһәрләрен азат итүдә катнаша. «Кызыл Йолдыз», «Ватан сугышы» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. 1945 елның 24 июнендә гвардия өлкән сержанты Яхъя Хәнәфиев 1нче Украина фронтының җыелма отряды сос­тавында Мәскәүдәге Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнаша.

Шулай итеп, Татарстанның Саба районындагы Шыңар, Чулпыч, Оет, Түлешкә авылларының эчкерсез һәм гади, дөнья күрмәгән кешеләрен сугыш зилзәләсе төрле якка тарата. Алар Сталинград сугышында да, Мәскәүне саклауда, Курск дугасында, Европаны азат итүчеләр арасында да була. Күбесе яу кырында ятып кала, әмма берсе дә намусына тап төшерми...

Фронт һәм тыл. Авылда бөтен авыр эш хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Алар куркып, җебеп калмаган, кирәк чакта күз яшьләрен тыеп, җиңү хакына фидакарь хезмәткә җигелгәннәр. Күршебездә яшәүче Әминә апа Әхмәтҗанова сугыш алдыннан гына Миңгәр авылы егетенә кияүгә чыга. Ире белән бары 15 көнләп кенә яшәп кала ул. Сугыш башлануы турындагы хәбәр барлык хыялларын җимерә. Ире беренче көннәрдә үк фронтка китеп бара. Туган якларын күрергә насыйп булмаган икән. Авыр елларда Әминә апа көпчәкле тракторда эшли, тырыш хезмәте белән җиңү көнен якынайта. Соңрак, алтмышынчы еллардан башлап, авылда кибетче булып эшләде.  

Безнең сул ягыбыздагы йорт урынында бушлык. Карт таллар, җимерелеп күмелә язган баз урыны гына бу урында хуҗалык булганын искәртә. Кайчандыр бу нигездә Шәмсебәдәр әби яши иде. Бик мөлаем, йомшак күңелле, юмарт әби иде ул. Бәләкәй генә өен һәрчак пөхтә, тәртиптә тотты. Бала-чага килеп керсә, йөзенә елмаю куна, шунда ук сандык ачыла, аннан тәмле конфет-прәннекләр чыга. Шуңа да аңардан бала-чага бер дә өзелеп тормады. Әле соңгы вакытта гына әби күңелен аңладым. Сугышка кадәр бик көчле, данлыклы нәсел була бу. Ире белән дүрт малай, ике кыз үстерә алар. Сугыш башлангач, улларының дүртесе дә (Гатият, Идият, Миңгол, Мәхмүт Зәйнуллиннар) фронтка китеп бара. Шуларның берсе генә 1943 елда авылга кайтып китә. Очучы, күкрәге тулы орден-медальләр була. Бу күрешү соңгысы булган икән. Дүрт баланың ник берсе сугыштан әйләнеп кайтсын! Менә ни өчен балаларны бик яраткан икән Шәмсебәдәр әби. Үз балаларына бирергә тиешле күңел җылысын безгә өләшкән икән бит ул! Шуның белән җанына тынычлык тапкан, күңелен юаткан. (Шәмсебәдәр әби, атаклы очучы, дошман тоткынлыгыннан фашист самолетын урлап качкан М.П.Девятаевның хатыны Фәүзия ханымның апасы була.)

1941 елның 13 октябрендә СССР Дәүләт Оборона комитеты Татарстан җиренә оборона чикләрен төзү турында карар чыгара. Аның төп максаты – шул чикләрдән файдаланып, дошманны эре сәнәгать үзәгенә – Казанга якын җибәрмәү, тылга уздырмау була. Дәүләт Оборона комитеты раслаган схема буенча әлеге чик Мари, Чувашия, Татарстан республикалары территориясе аша уза, барысы 331 км.га сузыла. Бүләк апа Мөбәрәкова белән берничә кызны Апас районының Күккүз, Йомралы авыллары тирәсенә окоп казырга җибәрәләр. Иртәдән кичкә кадәр кызлар 3 метр тирәнлектә траншеялар казый, бүрәнәләр белән ныгыта, урманда агач кисеп, атлар белән өстерәтә...

Ул авыр елларда авыл язмышы ил язмышына кушылды. Ирләре, уллары, туганнары яу кырында батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләде. Сугышның беренче көннәреннән үк районга Мәскәү, Ленинград, Псков, Белоруссия һ.б. төбәкләрдән халык эвакуацияләнә башлый. Районга барысы 3346 кеше күчерелә. Шуларның 1247 се – балалар. Сабада эвакуацияләнгән халык белән эшләү өчен махсус бүлек оештырыла. Төрле өлкәләрдән килгән төрле милләт вакилләрен (яһүд, рус, латыш һ.б.) авылларга тараталар. Аларны эш урыны һәм азык-төлек белән тәэмин итү оештырыла. Безнең як авылларында да дистәдән артык гаилә җибәрелә. Оет авылында Мәскәү өлкәсеннән килгән (улы фронтта) – Татьяна Петрушкина, Псков­тан – Николай Юрлов (хатыны һәм кызы белән), Мәскәүдән ун яшьлек кызы белән килгән Клавдия Попова урнаша. Олы Шыңар авылы – мәскәүле Екатерина Лангны, Горький өлкәсендә туып үскән татар хатыны Зәйнәп Хәйруллинаны үзенә сыендыра. Авыл халкы күчеп килүчеләрне мунча кертә, соңгы телем икмәге белән бүлешә, кием-салымыннан өлеш чыгара.

Саба районы архивында сакланган документтан өзек:

Председателю Сабинского исполкома райсовета

Эвакпунктом гор. Москвы 9/7 – 41 года в ваш район была направлена девочка 13 лет Мещерякова Мария Ивановна. Мать данной девочки в данное время с другими детьми находится в Добровском районе Рязаньской области РСФСР и обратилась к нам с просьбой оказать ей необходимую помощь в отыскании ребёнка, так как неоднократные попытки узнать, где и в каком состоянии находится ребёнок, все же узнать ей не удалось. Поэтому Исполком Добровского районного Совета депутатов трудящихся просит вас лично проверить и сообщить находиться ли в вашем районе девочка Мещерякова Мария Ивановна, краткое состояние здоровья и точный адрес местонахождения.

Пред. Испол. Добровского Райсовета деп. трудящихся: Буданов. 5 август 1941 год

Таба алдымы икән Мария үз анасын? Җыела алдымы икән гаилә бер табынга? Җавапсыз сораулар...


Саннар һәм фактлар

.Саба районыннан фронтка 12 меңнән артык кеше китте. 6 мең 266 кеше чит җирләрдә ятып калды.

.Сугыш барышында Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән 500 дән артык эре промышленность предприятиясе, 10 млн нан артык кеше илебезнең эчкәреге өлкәләренә озатыла. Эвакуацияләнүчеләрнең 892 меңе Идел буе районнарында урнаштырыла.

.Сугышның беренче елларында ук Татарстан хезмәт ияләре фронтка 23 мең кыска тун, 59 мең телогрейка һәм чалбар, башка төрле җылы өс-баш киемнәре җибәргән.

.Саба районы халкы оборона фондына 1,5 млн сум акча, фронтка 54618 пот икмәк, 397 мең пот бәрәңге, 86502 пот ит, 772 данә тун, 510 телогрейка, 3248 пар киез итек тапшырды һ.б. товар, азык-төлек белән ярдәм итте.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев