Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңү

80 елга сузылган кайту газаплары

Җәлилчеләрнең Хәтер көне уңаеннан

Гитлер Германиясе 190 дивизияле гаскәр белән 1941 елның 22 июнь таңында басып кергәч, совет солдатларының кайсыберсе сыңар штык-мылтыксыз көе, шәп-шәрә куллары белән һичьюгы бер дошманын юк итәргә дә өлгермичә, кайберләре озак айларга сузылган канлы чигенүләрдән соң, йә инде үзен атып үтерерлек патроны да калмаганга, йә яралы һәм аңсыз хәлдә әсирлеккә төшкән. Ярты ел эчендә тоткынлыкка эләккән өч миллион да сигез йөз мең солдатны әүвәл фильтрлау пунктларына, соңрак Польша йә Германия җирендәге концлагерьларга илтеп бикләгәннәр. Кырык икенче елда янә ике миллион ярым әсир солдат килеп өстәлгән. Гитлер генераллары Советлар иленә басып кергән чакта букадәр солдат әсирлеккә эләгәсен күз алдына да китереп карамаган, инде үзләре үк тоткыннар белән ни кылырга белми аптырый башлаганнар. Иллә мәгәр сугыш та, фронт сызыклары да ике яклы бит ул. Мәскәү яныннан соң Сталинград алдындагы корыч диварга барып терәлгәч, Гитлер генераллары совет әсирләрен дә үз Ватаннарына каршы корал күтәреп орышка әзерли башлаган. 1942 елның көзендә үк лагерьларда рус тоткыннарын сатлык­җан генерал Власовның «Рус азатлык армиясе»нә теркәргә тотынганнар. Моңа кадәр совет иле составында булган башка милләт әсирләре «Төркестан», «Латыш», «Әрмән», «Идел-Урал» легионнарына теркәлгән. Власов армиясенә бер миллион да ике йөз мең чамасы рус әсире тупланса, «Идел-Урал» легионындагы татарлар саны 40 меңгә җиткән. Сүз дә юк, әсирләр арасында үзләрен нинди үлем дәһшәтенә һәм хурлык сазлыгына илтеп кертергә җыенуын аңлаучы ватанпәрвәрләр дә аз булмаган. Нәкъ менә шундыйлар, үлем балтасыннан йөзен яшермичә, вәхши Гитлер генераллары белән алышларга кергән.

Хәзер барысы да ачыкланды инде: «Идел-Урал» легионы составына кертелгән татар әсирләре арасында Мордовиянең Усть-Рахмановка (Иске Аллагол) авылы егете Әхмәт Симаев һәм Мари республикасының Бәрәңге районындагы Куян авылыннан мөгаллим-разведчик Гайнан Кормаш Едлино һәм Вустрау лагерьларында 1942 елда ук яшерен оешма төзеп өлгергәннәр. Сугышка кадәр үк Муса Җәлил Мәскәүдә редакторлык иткән «Октябрь баласы» журналында үз шигырьләрен бастыру бәхетенә ирешкән һәм Җәлил оештырган әдәби түгәрәккә йөргән Әхмәт Симай 1943 елның февраль аенда лагерьларда Муса Гомәров булып йөргән каләмдәшен дә яшерен оешмага тартып керткән. Тоткынлыкта, «идән астында» да Гитлер генераллары белән күп булса йөз кешелек яшерен оешма арасында «сөзешү», көрәш башланган. Нәтиҗә озак көттерми: 1943 елның март аенда Кызыл армиягә каршы озатылган 825 номерлы батальондагы татарлар Витебск каласы янында үзләрен фронтка озата баручы немец офицерларын һәм сакчыларны юк итеп, белорусларның беренче партизан берләшмәсенә барып кушыла. Ковпак партизаннарына каршы Ровно төбәгенә озатылган 826 нчы батальонны партизаннар киеменә төренгән бандерачылар каршылый, байтак вакытка сузылган канкоюлы яудан соң, бу батальон калдыгын кабаттан «Идел-­Урал» легионына кайтаралар. Голландия партизаннарына каршы озатылган 827 нче батальон француз макиларына кушылып, 1944 елның азагына чаклы гитлерчыларга каршы яудан чыкмый яши.

Совет әсирләрен үз якларына аудару өчен көрәштә менә шул рәвештә җиңелгәннән һәм хурлыкка калганнан соң, сатлыкҗан Җамалетдинов ярдәме белән эзләренә төшеп, 1943 елның 10 августы тирәсендә «Идел-Урал» легионындагы яшерен оешманың 30 га якын тоткынын кулга алалар. Алардан 1944 елның 12 февраленә кадәр төрмәләрдә газаплый-газаплый сорау алына. Ә 12 февральдә Германиянең Империя суды яшерен оешманың 11 әгъзасын «Германия рейхының хәрби куәтенә зыян китергән өчен» үлем җәзасына хөкем итә. 1944 елның 25 августында Берлин үзәгендәге Плетцензее төрмәсендә шушы 11 татар каһарманы гильотинада газаплап үтерелә. Алар татар милләтенең сатлыкҗан түгеллеген, намуслы һәм гайрәтле каһарманнар булуын исбатлап җан бирә...

Алар арасыннан Муса Җәлил Советлар Союзы Герое исеменә, аның мең дивар вә чәнечкеле тимерчыбыкларны җимереп чыккан «Моабит дәфтәре» совет иленең иң югары бүләге – Ленин исемендәге премиягә лаек булды. Җәлил – совет ватанының берь­юлы ике югары бүләге белән олыланган бердәнбер каһарман. Башка һичбер милләттә аңа тиң юк. Ләкин Җәлил дә бит концлагерьлардагы каләмдәшләре Абдулла Алиш, Әхмәт Симай, Гайнан Кормаш, Абдулла Баттал, лагерьдан качса да, немецлар куып җитеп, аны печән кибәне эчендә огнемет белән яндырып үтергән Рәхим Саттар, янә кормашчылар белән бергә ачы тәкъдирне бүлешкән Зиннәт Хәсәнов, Гариф Шабаев, Фуат Булатов, Әхәт Атнашев, Фуат Сәйфелмөлеков, Сәлим Бохаров (чынлык­та Галләнур Бохараев) ярдәменнән, алар рухыннан, ныклыгыннан, көченнән башка һичбер җиңүгә дә ирешә алмас иде. Ягъни, кормашчылар-җәлилчеләр, гомумән, аерылгысыз. Алар бергә, бербөтен булганда, иңгә-иңне куеп көрәшкән көннәрдә генә Гитлер генералларының вәхши ниятләрен пыран-заран китереп ата алган. Менә шул сәбәпле без ачы һәм төерле 25 август көнендә Җәлилнең япа-ялгызын гына түгел, ә исән чагында бертуганнарга әверелгән 11 татар каһарманын да баш иеп һәм милләт намусын саклап калган өчен рәхмәт хисләре белән искә алырга бурычлы...

Ел саен 25 август алдыннан менә шундый хисләр күңелдә уяна, шушы бурыч безне быел да Җәлил һәйкәле һәм аның 10 көрәштәше сурәтләре куелган барельеф каршына алып барды. Ә агымдагы ел – аеруча истәлекле, безнең бөек милләттәшләребезнең һәлак булуына 80 ел иде бит. 

Һәйкәл һәм барельеф янына Татарстанның премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, мәдәният министры Ирада Әюпова, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитет рәисе Данис Шакиров, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Муса Җәлил кызы Чулпан ханым һәм аның оныгы Татьяна, бер дистә чамасы язучылар һәм шагыйрьләр дә килде. Югарыда саналганнардан тыш, сиксән яшен сикереп узган Халык шагыйре Рәдиф Гаташ, Г.Тукай премиясе лауреаты Ләбиб Лерон, М.Җәлил исемендәге республика бүләге иясе Луиза Янсуар, тавышы һәм моңы өчен тыңлап туя алмас җырчыбыз Рөстәм Насыйбуллин һ.б. чыгыш ясады. Аларны 100-150 чамасы милләттәшебез тыңлады, митинг азагында каһарманнар хөрмәтенә чәчәкләр дә салды. Ә күңел, барыбер, китек булып калды. Көн торышына күз тидерерлек түгел, кояшлы һәм җылы иде, юкса. 85 яшьлек галимебез Хатыйп Миңнегуловка кадәр килеп җиткән. Ел саен Тукай премиясенә дәгъва белдергән чакта унышар-унбишәр булып чиратка тезелергә яраткан каләмдәшләребез генә монда берән-сәрән. Драма театры артистлары, сәхнәдә уҗымга чыккан бозау шикелле сикеренеп йөргән «җырчыларыбыз» йөзәрләгән булып исәпләнә, берсе дә юк. Байтак сораштырып йөргәч кенә сыңар китапханәчене һәм ике-өч мөгаллимне эзләп таба алдык. Студентлар яки өлкән сыйныф укучылары һич күренми. Казан шәһәре хакимияте, республика мөфтияте исеменнән бер генә вәкил дә җәлилчеләр алдында баш июне кирәк санамаган. Мәгариф һәм фән, шулай ук яшьләр эшләре министрлыкларыннан да, бер генә югары уку йортыннан, фәнни институтлардан да сыңар гына да фән кандидатын яки сыңар вәкилне дә күрүгә ирешмәдек. Татар милләтен элеккечә гафләт йокысы, битарафлык баскан...

Кормаш, Алиш, Җәлил, Симай һәм аларның көрәштәшләре– зурдан-зур совет иле мәйданында гомер сөргән 190 нан артык милләт арасында бердәнбер булып, Гитлер генералларының хәрби һәм вәхши ниятләрен чәлпәрәмә китергән, алар даны яшерен оешмалар һәм чәнечкеле чыбык­ларны җимереп ватанына кайткан. Бердәнбер каһарманнар даны киңрәк масш­табта, барча татар милләте тарафыннан олыланса, кадерләнсә генә без үлемсез. Ә бу рәвешчә – ун язучы һәм бер йөз тамашачы белән генә түгәрәкләнәбез икән, ул качып-посып, курка-йолка гына искә алуларны хәтерләтә. Элеккеге 190 тугандашларыбыз каршында безнең милләтнең йөзе дә, намусы да чиста. Әмма... бөек кормаш-җәлилчеләребезнең даны, аларның үлеменнән соң 80 ел узып китсә дә, әле һаман тулысынча кайтып җитмәгән, безнең бәгырьләрдә урын алмагандыр сыман. Гайнан Кормашның кече ватаны булган Бәрәңгедә, Абдулла Батталның туган авылы Олы Тигәнәледә, Фуат Булатовның газиз туфрагы булган Мәләвез каласында, Әхмәт Симайның ватаны Мордовиядә, Фуат Сәйфелмөлековның туган җире Ташкентта һәм Ахәт Атнашевны татар милләтенә бүләк иткән Казахстанның Петропавел каласында каһарманнар хөрмәтенә бюстлар куелмаган, кайберләренең исемнәрен йөртүче урамнар да юк. Милләтебез безгә газиз икән, әлеге каһарманнар – аның йолдызларын сүндермәскә, югалтмаска кирәк.  

Вахит ИМАМОВ. Автор фотолары. 

25 август, 2024.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев