Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (7-13 сентябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

7 сентябрь (шимбә). Мөхәррәм аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 15.10 сәгатьтә калка, 22.27 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.25 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртыр­га мөмкин. Мунча керү файдалы.

Кан тамырларын чистарту

3 бүлем сарымсакны изеп, 1 әр аш кашыгы алма серкәсе, кызыл шәраб һәм зәйтүн мае кушалар. 3-4 сәгать төнәткәч, тигез 3 өлешкә бүләләр. Беренче өлешен 1 стакан кайнар суга салып болгаталар һәм шундук эчәләр. 6 сәгатьтән соң – икенче өлешен, тагын 6 сәгатьтән – өченчесен эчәләр. Бу сарымсаклы “коктейль” кан тамырларын бик шәп чистарта.

8 сентябрь (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 16.05 сәгатьтә калка, 23.17 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.20 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Яраны төзәтү

Кан агуны туктату һәм җәрәхәтләрнең төзәлүен тизләтү өчен, яңа җыелган меңьяфрак үләнен иттарткычтан чыгарып, яраны шуның белән бәйлиләр, көненә 2-3 тапкыр алыштыралар. Яки кылыч үлән тамырын киптереп, төяләр, шуны ярага сибәләр. Җәрәхәт тизрәк җыелсын өчен, мүк җиләге ашау, аның согын эчү файдалы. Эренле ярага исә алоэ яфрагын урталай кисеп ябу килешә.

9 сентябрь (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 16.49 сәгатьтә калка, 23.45 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.15 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Яшәрү рецепты

Тибетта бик киң таралган дәва. 100 әр г ромашка, сары мәтрүшкә, шиңмәс үлән, каен бөресен кушып, тарттыралар. Кич шуның 1 аш кашыгын ярты литр кайнар суга салалар, 20 минуттан соң тукыма аша (марля аша түгел!) сөзеп, сыгалар. 1 стаканын агызып алып, 1 чәй кашыгы бал кушалар һәм эчәләр. Шуннан соң ашарга да, эчәргә дә ярамый. Иртән калган өлешен җылытып, 1 чәй кашыгы бал кушалар, ашарга 15-20 минут кала эчәләр. Катнашма беткәнче, көн саен шулай дәваланалар. Нәтиҗәдә матдәләр алмашы яхшыра, организм май һәм известь утырмаларыннан чистара, кан тамырларының тышчасы сыгылмалыракка әйләнә, күз күреме әйбәтләнә, организм яшәрә.

10 сентябрь (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 17.22 сәгатьтә калка, 0.17 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.11 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

11 сентябрь (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 17.48 сәгатьтә калка, 1.22 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.07 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗә ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

12 сентябрь (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 18.09 сәгатьтә калка, 2.32 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.02 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Сары чыбык

Ревматизм, подагра булганда, бөер авырулары интектергәндә, бөердәге ком-ташларны чыгару өчен кулланыла. 6 чәй кашыгы вакланган сары чыбык (золотарник) үләнен 2 стакан салкын суда 8 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Эренле җәрәхәтләрне төзәтү өчен, яңа җыелган сары чыбыкны иттарткычтан чыгарып яки кипкән яфракларын порошок итеп төеп, бераз су кушып җебетеп, ярага ябалар.

13 сентябрь (җомга). Мөхәррәм аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 18.26 сәгатьтә калка, 3.41 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.58 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Яшел коймак

Берәр бәйләм петрушка һәм яшел суган, 2 бүлем сарымсакны вак кына турап, 2 йомырка сыталар, 1 аш кашыгы томат пастасы, бераз он, тәменчә тоз, борыч өстиләр. Әйбәтләп болгатып, көнбагыш маенда ике ягын да икешәр минут кыздырып алалар. Табынга каймак яки соус сибеп бирәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев