Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (5-11 сентябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

5 сентябрь (шимбә). Мөхәррәм аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 19.45 сәгатьтә калка, 8.03 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.31сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Өрек согы

Җиләк-җимеш күп вакытта яңа сыгылган сокларның файдасын күреп калырга кирәк. Өрек согы калий һәм тимер тозларына бай. Аны азканлылык, ашказаны-эчәк һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары вакытында, йөкле чакта, төзәлмәс җәрәхәтләрдән интеккәндә эчү файдалы.

6 сентябрь (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 19.57 сәгатьтә калка, 9.15 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.26 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Дүләнә согы

Йөрәк эшчәнлеген җайга сала, кан тамырларын киңәйтеп, йөрәкнең кислород белән тәэмин ителешен яхшырта, кан басымын төшерә. Тынычландыру, йөрәкне ныгыту, бәвел куу үзлегенә ия. Йокыны көйли, кандагы холестеринны киметә. Тире, бавыр, үт юллары авырулары вакытында, 1 чәй кашыгы чәчәк согын яки чирек стакан җимеш согын 1 аш кашыгы балга кушып, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала эчәләр.

7 сентябрь (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 19 нчы көне.20 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында,20.10 сәгатьтә калка,10.27 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.22 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле.

Крыжовник согы

Матдәләр алмашын җайга сала, эчне йомшарта. Үт һәм бәвел кудыргыч чара буларак кулланыла. Организмнан радиоактив һәм авыр металл тозларын чыгара. Матдәләр алмашы бозылганда, симергәндә, ашар алдыннан ярты стакан сокка 1 аш кашыгы бал кушып эчү файдалы.

8 сентябрь (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 20 нче көне.21нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында,20.27 сәгатьтә калка, 11.40 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.17сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Кызыл карлыган согы

Витаминнарга бик бай. Бал белән төнәтергә ярый, пешерергә, кайнатырга ярамый. Әче тәме һәм пектинга бай булуы нәтиҗәсендә эчәклектәге агулы матдәләрне юдырып чыгара, бөерләрне бик яхшы чистарта.

9 сентябрь (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 20.48 сәгатьтә калка, 12.53 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.12 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Кара карлыган согы

Микробларга каршы тору, тир һәм бәвел куу үзлегенә ия. Салкын тигәндә дәвалану һәм авыруны кисәтү өчен, 1 аш кашыгы җиләкне 1 стакан кайнар суда 1-2 сәгать төнәтергә һәм көненә 3-4 тапкыр яртышар стакан эчәргә кирәк. Сок белән тамак авыруларын, коклюшны, тавыш карлыгуны дәвалыйлар. Ашказаны җәрәхәтеннән интеккәндә, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр.

10 сентябрь (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында,21.17 сәгатьтә калка, 14.05 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.08 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Кура җиләге согы

Бигрәк тә хәлсез, карт кешеләргә файдалы. Ашаганнан соң, 2-3 аш кашыгы сокны 1 аш кашыгы бал белән эчеп кую яхшы. Ашказаны авыртканда, азканлылык, атеросклероздан интеккәндә сихәт бирә, йөрәк эшчәнлеген яхшырта, температураны төшерә. Аппетит булмаганда, шикәр чире белән авырганда ашарга ярты сәгать кала чирек стакан сок эчү нәтиҗәле.

11 сентябрь (җомга). Мөхәррәм аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 21.58 сәгатьтә калка,15.11 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.03 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Итле-гөмбәле төенчекләр

1 тавыкның түш ите, 2 бәрәңге, 1 баш суган, 6 шампиньон, 1 татлы борыч, тәменчә укроп, петрушка, сарымсак, соя соусы кирәк. Ит белән бәрәңгене эре шакмаклап турыйлар. Гөмбәне икегә яки дүрткә бүләләр. Борычның орлыгын алып, озын калын тасма итеп кисәләр. Суганны, яшел үләннәрне, сарымсакны вак кына турыйлар. Барысын бергә кушып, соя соусы өстиләр. Фольгадан шакмаклар кисеп алып, 2-3 катлы итеп куялар, һәр кеше өчен аерым-аерым “төенчек” ясыйлар – әзерләнгән эчлекне фольганың уртасына салып, кырыйларын күтәрәләр һәм өстән эләктерәләр. Газ мичендә 30 минут пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев