Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (5-11 октябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

5 октябрь (шимбә).Сәфәр аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 14.01 сәгатьтә калка, 21.09 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.17 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.

Солы сихәте

1 стакан солыны 6-8 тапкыр юалар, 2 стакан суда яртылаш кимегәнче кайнаталар, аннары 2 аш кашыгы бал өстәп, тагын берничә минут пешерәләр. Ашказаны авыртканда, шуны 2-3 өлешкә бүлеп, көн буена эчеп бетерәләр (ашар алдыннан). Диабет белән чирләгәндә, 1 стакан солыны 1 литр кайнар суга салып, дүрт тапкыр кимегәнче кайнаталар, көненә 3-4 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. Яки солыны җебетеп, җылы урынга куялар. Ике тәүлектән ул үрә башлый. Шуны юып, әйбәтләп киптерәләр, тарттыралар. Барлыкка килгән онны аз гына салкын суга салып болгаталар, өстенә кайнар су агызып, 1-2 минут кайнаталар. Кесәлне ясагач ук эчәләр: көненә 1-2 тапкыр берәр стакан.

6 октябрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 14.50 сәгатьтә калка, 22.07 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.12 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Кан басымын төшерү

2 кг солыны юып, ярты сәгатькә 3,5 л суга салып куялар, аннары сүрән утта 2 сәгать пешереп, сөзәләр, суыткычта саклыйлар. Кан басымы күтәрелгәндә, ярты стакан солы төнәтмәсенә шулкадәр үк сөт кушып, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала эчәләр.

7 октябрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 15.26 сәгатьтә калка, 23.11 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.08 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь.

8 октябрь (сишәмбе). Сәфәр аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 15.54 сәгатьтә калка, 23.45 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.03 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Бавыр циррозыннан дәва

1 кг солыны 10 л суга салып, 2 л га калганчы кайнаталар, сөзәләр, 1 кг бал, 100 г атланмай өстәп, тагын 10-15 минут пешерәләр, суыткычта саклыйлар. Хроник гепатит һәм бавыр циррозы белән чирләгәндә, көненә 3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала, 1 әр аш кашыгы кабалар.

9 октябрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 16.16 сәгатьтә калка, 0.20 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.59 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Бөер авыртканда

Бөер һәм бәвел куыгы авыруларыннан интеккәндә, 1 стакан солыны 1 л суда яртылаш кимегәнче пешерәләр, сөзеп, 2 стакан җылы сөт кушалар һәм тагын 20 минут кайнаталар. Көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1әр стакан эчәләр.

10 октябрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 16.34 сәгатьтә калка, 1.30 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.54 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Тәмәкене ташлап була

Литр ярымлы кәстрүлнең яртысына солы салып, тулганчы су өстиләр, кайнатып чыгарып, уртача утта ярты сәгать пешерәләр, сөзәләр, 1-2 аш кашыгы тыр­нак гөл чәчәге салып, яхшылап төреп, җылы урында 7-8 сәгать төнәтәләр, кабат сөзәләр. Ике атна буе көненә 2 шәр стакан төнәтмәне җылы килеш эчәләр.

11 октябрь (җомга). Сәфәр аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 16.48 сәгатьтә калка, 2.41 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.50 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Гөмбәле төенчек

2 бәрәңге, 1 баш суган, 6 шампиньон, 1 татлы борыч, тәменчә укроп, петрушка, сарымсак, соя соусы кирәк. Бәрәңгене эре шакмаклап турыйлар. Гөмбәне икегә яки дүрткә бүләләр. Борычның орлыгын алып, озын калын тасма итеп кисәләр. Суганны, яшел тәмләткеч үләннәрне, сарымсакны вак итеп турыйлар. Барысын бергә болгатып, соя соусы өстиләр. Фольгадан шакмаклар кисеп алып, 2-3 катлы итеп куялар, һәр кеше өчен аерым-аерым төенчек ясыйлар – әзерләнгән эчлекне фольга уртасына салып, кырыйларын күтәрәләр һәм өстән эләктерәләр. Газ мичендә 30 минут пешерәләр. Тавыкның түш итен, атланмай, помидор да кушарга була.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев