Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (5-11 февраль) 

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

5 февраль (шимбә). Рәҗәб аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында,9.20 сәгатьтә калка, 21.37 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.56 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу арада әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь.

Сихәтле кабак төше

Простатитны кисәтү өчен, болай дәвалану яхшы. 250 г кабак төшен тарттырып, 200 г чәчәк яки карабодай балы кушалар, әйбәтләп болгатып, суыткычка куеп торалар. Масса куергач, әстерхан чикләвеге зурлыгында шарчыклар әвәлиләр (аларны суыткычта сак­лыйлар). Иртәнге ашка 30 минут кала берәр данә ашыйлар. Әзерләнгән шарчыклар беткәнче дәваланалар, бер елдан соң кабатлыйлар. Кайберәүләр бу рецептны җиңеләйтә: кабак төшен порошок итеп төяләр дә, ашарга 30 минут кала 1 аш кашыгын шулкадәр үк бал белән кабалар, артыннан 1 стакан су эчәләр. Дәва курсы – 2,5-3 ай, 1 елдан соң кабатлау мәслихәт. 

6 февраль (якшәмбе). Рәҗәб аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында,9.29 сәгатьтә калка,23.17 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.01 сәгать. 

Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв сис­темасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Ютәлдән – шалфей

Ютәлләгәндә, 1 аш кашыгы шалфейны 1 стакан суда кайнатып чыгаралар, йокларга ятканда кайнар килеш эчәләр. Яисә 1 стакан уылган кызыл чөгендергә 1 аш кашыгы алма серкәсе кушып болгаталар да, бераз төнәткәч, согын сыгып алалар, аннары шуның белән тамакны чайкыйлар.

7 февраль (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында,9.38 сәгатьтә калка, 0.35 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.05 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә сак­лык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Урт ялкынсынса

Еш кына урт ялкынсына, гингивит башлана. Организм хәлсез булып, С витаминына кытлык кичерсә, хәл тагын да авырая: уртта җәрәхәтләр барлыкка килә, алар шешә һәм каный. Бу очракта кәбестә ярдәмгә килә. Яңа сыгылган кәбестә согын шулкадәр үк кайнаган суга кушалар да, авызны чайкыйлар. Петрушка төнәтмәсе дә ялкынсынуны баса, ул шулай ук авыздагы сасы исне дә бетерә.

8 февраль (сишәмбе). Рәҗәб аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында,9.49 сәгатьтә калка, 1.52 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.09 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. 

9 февраль (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында,10.02 сәгатьтә калка, 3.09 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.13 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

10 февраль (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында,10.21 сәгатьтә калка, 4.21 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.17 сәгать. 

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Тырнакны май ныгыта

Организмга кремний, тимер, кальций җитмәгәндә, тырнаклар катламлана, сынучанга әйләнә. Шунлыктан кремнийга (кузаклы фасоль, салат, банан, петрушка, карлыган), тимергә (йомырка сарысы, сыер ите, бавыр, чөгендер, борчак, ногыт борчагы, кипкән җиләк-җимеш), кальцийга (сыр, эремчек, чикләвек) бай ризык ашарга киңәш ителә. 1 чәй кашыгы зәйтүн маена берничә тамчы лимон согы тамызалар да, тырнакка сөртеп, киҗе-мамык перчатка киеп, йокларга яталар, 1 ай буе шулай дәваланалар. 1 литр җылы суда 1 аш кашыгы диңгез тозын эретеп, кулларны шуңа тыгып, 5-7 минут утыру да файдалы. Атнасына 3 тапкыр дәваланырга кирәк, 10 тапкырдан соң уңай нәтиҗә күренәчәк. Чын балавызны бераз эретеп, кич тырнакларга сылап киптерәләр дә, иртәнгә кадәр калдыралар, бу да тырнакларны ныгыта.

11 февраль (җомга). Рәҗәб аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында,10.48 сәгатьтә калка, 5.46 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.21 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Бәрәңге печеньесы

1 кг бәрәңге, 2 йомырка, 2 аш кашыгы сары май, тоз, борыч кирәк. Пешкән бәрәңгене кайнар килеш угычтан уалар, тоз, борыч, йомырка сарысы, сары май кушып болгаталар, аннары күпертелгән йомырка агын кушалар. Массаны кондитер капчыгына яки полиэтилен пакетка салып, майланган табага түгәрәк яки озынча формада сытып чыгаралар, газ мичендә пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев