Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (4-10 май) 

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

4 май (шимбә). Шәгъбән аеның 29 нчы көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 4.20 сәгатьтә калка,18.34 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.32 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. 8, 9, 10 майда кыяр, томат, баклажан, татлы борыч, яшел тәмләткеч үләннәр, кәбестә, берьеллык һәм күпьеллык чәчәкләр чәчү һәм утырту уңышлы. 4-6, 19 майда үсемлекләр чәчү һәм утырту тыела.

Кычыткан - йөрәккә дәва

Яшь кычыткан йөрәкне һәм канны бик шәп чистарта. Бигрәк тә аның төнәтмәсе файдалы. Кычыткан яфракларын һәм сабакларын, салкын суда юып, 2 литрлы кәстрүлгә тутыралар да, өстенә әкрен генә 2 литр бик кайнар су агызалар. Кул пешми торган температурага кадәр суынгач, кычытканны сыгып алалар (каймак һәм пешкән йомырка кушып, салат итеп ашарга була), төнәтмәне 3 тигез өлешкә бүләләр дә, ашарга ярты сәгать кала көненә 3 тапкыр эчәләр.

5 май (якшәмбе). Шәгъбән аеның 30 нчы көне. 1 нче, 2 нче Ай тәүлекләре. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 4.38 сәгатьтә калка, 19.51сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.36 сәгать.

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен биг­рәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

6 май (дүшәмбе). Рамазан аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 5.00 сәгатьтә калка, 21.09 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.40 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзләрне арытмаска кирәк.

Киптереп калыгыз!

Майда кычыткан киптереп калырга кирәк. Яфракларны җиләс, ышык урында кәгазь яки тукыма өстенә бер кат кына җәеп киптерәләр. 1 аш кашыгы киптереп төелгән чималны 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы төнәтмәне холецистит, эчәклек һәм ашказаныннан кан китү, геморрой, эч кибү вакытында эчәләр. Шундый ук, тик 15 минут кына төнәтелгән сыеклыкны баш авыртканда, экзема, дерматит, чуан чыкканда эчәләр һәм тирегә дә сөртәләр. 10 минут кына төнәтелгәнен исә талак авыртканда, туберкулез булганда, үпкә һәм бөердән, аналыктан кан киткәндә, симергәндә эчү файдалы.

7 май (сишәмбе). Рамазан аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 5.28 сәгатьтә калка, 22.25 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.45 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый. .

Озак утыру зыянлы

Әгәр кеше бер дә селкенмичә көн буена диярлек бер урында утыра икән, бөерләре зәгыйфьләнергә мөмкин, бу бигрәк тә хатын-кызларга кагыла. Англия галимнәре ачыклаганча, көненә 8 сәгатьтән дә күбрәк утырып торган хатын-кызларда хроник бөер авырулары 30 процентка ешрак очрый. Авырлыкның нинди булуы да, көн дәвамындагы физик активлык та әлләни әһәмиятле роль уйнамый.

8 май (чәршәмбе). Рамазан аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 6.06 сәгатьтә калка, 23.31 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.49 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Кунакка барганчы

Кунакка баргач артык күп ашамас өчен, башта 100 г яшел чәй эчеп куярга кирәк. Бу ысул Кытай медицинасыннан, шуңа чәйне кытайча пешерү мәслихәт. Керамик чәйнекне кайнар су белән чайкап, 1 чәй кашыгы яшел чәй салалар, өстенә ярты литр кайнаган су агызып, томалап куялар. 8 минуттан соң болгаталар һәм чынаякка салып эчәләр. Мондый чәй ашказанын һәм нерв системасын «хәрәкәткә китерә», кеше бик тиз туклану хисе кичерә һәм артыгын ашамый.

9 май (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 6.57 сәгатьтә калка, 23.54 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.53 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, куллар,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

Кәбестә согы сихәте

Йоклаганда гырлаудан интеккән кешегә кәбестә согы ярдәмгә килә. Кәбестә яфракларын иттарткычтан чыгарып, согын сыгып алалар да, ярты стакан сокка 1 аш кашыгы бал кушып, йоклар алдыннан эчәләр.

10 май (җомга). Рамазан аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 8.00 сәгатьтә калка,0.29 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.57 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Эремчек кабартмасы

200 г эремчек, 1 йомырка, 2-3 аш кашыгы он, 1 аш кашыгы каймак, тәменчә тоз һәм шикәр кирәк. Эремчеккә йомырка, каймак, шикәр, тоз, он кушып, әйбәтләп болгаталар. Түгәрәк кабартмалар әвәләп, уылган сохарида яки манныйда тәгәрәтәләр, сары майда яки үсемлек маенда ике ягын да кыздырып алалар. Өстенә каймак һәм шикәр оны сибеп ашыйлар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев