Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (31 август – 6 сентябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

31 август (шимбә). Мөхәррәм аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 5.31 сәгатьтә калка, 19.32 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.57 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Тахикардия

Тахикардия – йөрәкнең минутына 100 тапкырдан да артыграк тибүе ул. Йөрәк тибешен җайлау өчен, кипкән дүләнә, миләш, балан җиләкләрен, йөзем һәм күрәгәне тигез микъдарда кушып, шуның 1 стаканын термоска салалар, өстенә 1 литр кайнар су коялар, төнгелеккә калдыралар да, икенче көнне чәй урынына эчеп бетерәләр. Яисә 1 аш кашыгы киптереп төелгән шайтан таягы яфрагын 1 стакан кайнар суда, өстен томалап, 4 сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Дәва курсы – 4 атна. Яки 1 чәй кашыгы төелгән һиндыба тамырын 1 стакан суда 5-10 минут кайнаталар, 1 сәгать төнәтәләр дә, сөзеп, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. Бал яки шикәр кушып эчәргә дә мөмкин. Дәва курсы – 3-6 атна.

1 сентябрь (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 7.04 сәгатьтә калка, 19.51 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.52 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзләрне арытмаска кирәк.

Аяк-куллар сызлаганда

Артрит, артроз җәфалаганда, болай дәваланалар. Термоска 2 шәр аш кашыгы каен һәм гөлҗимеш яфрагы, каз үләне (спорыш) салып, өстенә 1 стакан кайнап торган су коялар, 1 тәүлек төнәткәч, сөзәләр, 2 аш кашыгы тоз кушалар. Юылган сарык йонын (яки иске оекбашны) шул төнәтмәдә чылатып, сыкмыйча киптерәләр. Авырткан буынга куеп, өстеннән бинт урыйлар, бәйләвечне тәүлегенә 1-2 тапкыр алыштыралар. Хроник ревматизм булганда, буын сызлаганда, киҗе-мамык тукымадан кечкенә капчыклар тегеп, аларга каен яфрагы тутыралар, шуларны буынга 1-2 сәгатькә бәйләп куялар. Дәва курсы – 2 ай.

2 сентябрь (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 8.34 сәгатьтә калка, 20.09 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.48 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Юкә сихәте

Юкәнең кайрысы да, чәчәге дә, балы да сихәтле. Юкә чәчәге температураны төшереп, тирләтеп кенә калмый, нерв киеренкелеген дә бетерә, ютәл өянәген дә баса. Югары кислоталылыкны киметә, ашказаны, бавыр, бөер, йөрәк авыруларын дәвалауда кулланыла. Иммунитетны ныгыта, салкын тиюне кисәтә. Диабет белән чирләүчеләрнең канындагы шикәр күләмен киметә. 4 аш кашыгы юкә чәчәген ярты литр суда 10 минут пешерәләр, көненә 2 тапкыр 1 әр стакан эчәләр. Пешкән урынга, төзәлмәс җәрәхәтләргә шушы кайнатмада чылатылган йомшак тукыма куеп бәйләү файдалы. Яшь юкә кайрысын суда пешереп тә пешкән урынга бәйлиләр. Юкә балының шифасын исә язып та бетерерлек түгел.

3 сентябрь (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 10.01 сәгатьтә калка, 20.27 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.43 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

4 сентябрь (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 11.26 сәгатьтә калка, 20.49 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.38 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

5 сентябрь (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 12.48 сәгатьтә калка, 21.14 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.34 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

6 сентябрь (җомга). Мөхәррәм аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 14.03 сәгатьтә калка, 21.46 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.29 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә сак­лык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.

Маринадланган кыяр

3 литрлы банка төбенә дүрткә бүленгән кишер, 2 баш кечкенә суган, берничә бүлем сарымсак, карлыган һәм чия яфрагы, укроп башлары, керән, түгәрәк кара борыч салып, юылган кыярларны тыгызлап тутыралар, өстенә кайнап торган су коеп, 15 минут тоткач, шул суны агызып алалар да, 5 чәй кашыгы тоз, 10 чәй кашыгы шикәр, 100 г 9 процентлы серкә салып, кайнатып чыгаралар, кыяр өстенә агызып, тимер капкач ябалар һәм юрганга төреп суыталар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев