Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (30 апрель – 6 май)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

30 апрель (шимбә). Рамазан аеның 29 нчы көне. 29 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 4.09 сәгатьтә калка,18.52 сәгатьтә бата. 23 сәгать 28 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 15.16 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъ­дәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек, баш һәм йөрәк зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк.

Баш әйләнсә

1 аш кашыгы мелисса үләнен 1 стакан кайнар суда пешереп, суынганчы төнәтәләр. Сөзәләр, өчкә бүлеп эчәләр. Яки 2 аш кашыгы үләнне 2 литр кайнар суда пешереп, көн буена чәй урынына эчәләр. Баш шаулаганда исә яртышар стакан суган согы һәм балны кушып болгаталар да, көненә 3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала, 1 әр аш кашыгы кабалар.

1 май (якшәмбе). Рамазан аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 4.19 сәгатьтә калка, 20.12 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.21 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Шикәрне киметү (Ванга рецепты)

Шикәр чиреннән интеккәндә, 300 әр г петрушка тамыры һәм сарымсак, төшләре алынган 1 кг лимонны иттарткычтан чыгаралар, караңгы урында 2 атна төнәтәләр, аннары көн саен ашар алдыннан 1әр чәй кашыгы кабалар.

2 май (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 1 нче көне.3 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 4.31 сәгатьтә калка, 21.32 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.25 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Буыннарга ярдәм

Буыннар сәламәт булсын өчен, иртән 5 дәфнә яфрагын эмальләнгән кәстрүлдәге 300 мл суда 5 минут кайнаталар, яхшылап төреп, җылы урында 3 сәгать төнәтәләр. Аннары шул төнәтмәне 12 сәгать дәвамында әз-әзләп эчеп бетерәләр. Дәва курсы – 3 көн, аннары 1 атна ял итәргә һәм кабатларга кирәк.

3 май (сишәмбе). Шәүвәл аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 4.48 сәгатьтә калка, 22.48 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.29 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый. 

Инсульттан соң

1 кг лимонны иттарткычтан чыгарып, шулкадәр үк шикәр кушалар, яхшылап болгатып, суыткычта пыяла банкада саклыйлар. Һәр иртәне 1 бүлем сарымсак белән ашыйлар. Яисә икешәр лимон һәм әфлисунны иттарткычтан чыгарып, 2 аш кашыгы бал кушып болгаталар да, тәүлек буе бүлмә температурасында тоткач, суыткычта саклыйлар. Көненә 2-3 тапкыр 1-2 шәр аш кашыгы кабалар.

4 май (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында,5.13 сәгатьтә калка, 23.56 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.33 сәгать. 

 Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

5 май (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 5.49 сәгатьтә калка, 0.51 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.37 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

Баллы әнис

Ютәлдән котылу өчен, мондый кәнфит ясап суыру файдалы. Термостагы ярты стакан кайнар суга 2 аш кашыгы әнис орлыгы салып, 1 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, 200 г бал кушалар һәм сүрән утта, болгата-болгата, 1 сәгатьләп пешерәләр. Тәлинкәгә тамызган тамчы җәелмәсә, дару әзер, дигән сүз. Уттан алып, 1 чәй кашыгы лимон согы кушалар, үсемлек мае белән майланган кечкенә формаларга агызалар. Бүлмә температурасында бераз каткач, суыткычка куялар.

6 май (җомга). Шәүвәл аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 6.39 сәгатьтә калка, 1.31сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.42 сәгать. 

 Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. 

Әфлисунлы кекс

110 г йомшартылган атланмайга 150 г шикәр кушып болгаталар, 2 йомырка өстиләр, аннары 120 мл сөт, 120 мл яңа сыгылган әфлисун согы, бер әфлисун цедрасы салып болгаталар, 360 г он, 1 чәй кашыгы камыркөпшәкләндергеч, 1 чәй кашыгы тоз кушып, йомшак камыр туглыйлар, кекс формаларына салып, 180 градуслы мичтә 40-45 минут пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев