Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (29 май – 4 июнь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

29 май (шимбә). Шәүвәл аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 23.58 сәгатьтә калка, 6.37 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.02 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин. Бүген суган, сарымсак, кәбестә, бәрәңге, тамыразыклар чәчү-утырту уңышлы.

Буын сызлаганда

Тоз утырып, буыннар сызлаганда, муен борылмаганда, мондый катнашма булыша. Иттарткычтан 250 шәр грамм петрушка тамыры һәм лимон (кабыгы белән), 150 грамм сельдерей тамырын чыгарып, 300 грамм бал кушалар да, көненә 1 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала, 1 әр аш кашыгы кабалар. Дәва курсы – 1 ай, аннары ай ярым тәнәфестән соң тагын кабатлыйлар. 3-4 курстан соң хәл яхшыра. 

30 май (якшәмбе). Шәүвәл аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 7.29 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.05 сәгать

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланыр­га кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Кәефне күтәрү

Эч пошудан интеккәндә, кәефне күтәрү өчен мондый катнашма әзерлиләр: әстерхан чикләвеген төеп, шулкадәр үк бал кушалар да, көненә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабалар. 

31 май (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 0.32 сәгатьтә калка, 8.02 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.07 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. 

Кан басымын төшерү

1 әр аш кашыгы бал, чөгендер согы, кишер согы, 1 стакан керән согы (керән тамырын уып, суда 36 сәгать төнәтәләр), 1 лимон согын кушып, көненә 3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала, 1 әр аш кашыгы кабалар. Дәва курсы – ай ярым. 

1 июнь (сишәмбе). Шәүвәл аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 0.54 сәгатьтә калка, 9.27 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.10 сәгать. 

 Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Әнеч шифасы

1 чәй кашыгы ак әнеч (тмин) орлыгын 1 стакан кайнар суда төнәтәләр. Ашказаны авыртканда, шулай ук ашказаны чирләрен кисәтү өчен дә эчәләр. 

2 июнь (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 1.09 сәгатьтә калка, 10.49 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.13 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 2, 3 июньдә кыяр, борыч, баклажан, томат, тамыразыклар, яшел тәмләткеч үләннәр, кәбестә, бәрәңге утырту-чәчү уңышлы. 

Чамбырлы мәк

Катарактаны кисәтү өчен, 1 стакан чамбыр үләнен каһвәтарткычта тарттырып, илиләр, ярты стакан мәк, 1 стакан бал кушалар да, кич саен йоклар алдыннан 1 әр аш кашыгы кабалар. 

3 июнь (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 1.21 сәгатьтә калка, 12.07 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.15 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Гаймориттан дәва

Эмальләнгән кәстрүлгә 1 әр чәй кашыгы үги ана яфрагы, сукыр кычыткан һәм эвкалипт салып, өстенә 2 стакан кайнар су агызалар, капкачын ябып, 20 минут төнәтәләр, сөзәләр. Ярты стаканын агызып алып, җылытып, көненә 3 тапкыр 2 шәр аш кашыгы эчәләр. Калган төнәтмәле кәстрүл өстеә иелеп, яхшылап томаланып, әле авыз, әле борын белән сулыйлар. Ингаляцияне көненә 2 тапкыр, 3-5 әр минут ясыйлар. Дәва курсы – 12 процедура. 

4 июнь (җомга). Шәүвәл аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 1.31 сәгатьтә калка, 13.22 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.17 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Тавык итеннән коймак

Тавыкның түш ите (1 кг), 1 йомырка, 250 г майонез, 2-3 аш кашыгы он, тәменчә тоз-борыч, үсемлек мае, бизәү өчен салат яфрагы, помидор кирәк. Ак итне вак шакмаклап турыйлар (якынча 1х1 см), тирән савытта тоз-борыч, майонез белән болгаталар да, 3-4 сәгатькә суыткычка куялар. Аннары түш итенә йомырка һәм он салып болгаталар, үсемлек мае салынган табада коймак кебек кыздыралар (өстенә бераз чикләвек сибәргә дә була). Маринадланган булгач, ит бик тиз пешә. Тәлинкәгә салат яфраклары, помидор телемнәрен матурлап тезеп, бераз тоз сибәләр дә, тавык коймакларын өяләр. Табынга каймак белән бирәләр. 1 килограмм иттән 15-18 данә коймак чыга. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев