Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (28 сентябрь-4 октябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

28 сентябрь (шимбә). Мөхәррәм аеның 29 нчы көне. 29 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 4.27 сәгатьтә калка, 17.53 сәгатьтә бата. 22 сәгать 28 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 11.49 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Баш, йөрәк, бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

Башың авыртса, сөт эч

Баш авырта башлауга ук, дару капканчы, 1 стакан сөт яки йогырт эчеп куярга кирәк. Сөт ризыкларындагы B2 витамины баш мие нейроннары яңартылу процессында катнаша. Сөттәге пептидлар (аминокислота калдыкларыннан җыелган бик вак аксым молекулалары), күзәнәк эченә үтеп кереп, нейрон бәйләнешләрен ныгыта, йөрәк-кан тамырлары системасы эшен җайга сала, авырту хисен баса. Тик аларның тәэсире озакка бармый, чөнки пептидларны ферментлар җимерә.

29 сентябрь (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 5.59 сәгатьтә калка, 18.11 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.44 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Стенокардиядән - җимеш суы

Стенокардия (күкрәк бакасы) интектергәндә, 4әр аш кашыгы гөлҗимеш һәм дүләнә җиләкләрен 2 литр кайнар суга салып, 2 көн төнәтәләр дә, марля аша сөзеп, ашаган саен 1әр стакан эчәләр. Дәва курсы - 2-3 атна.

30 сентябрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 7.30 сәгатьтә калка, 18.29 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.40 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзләрне арытмаска кирәк.

Чөгендер согы

Чөгендер согы климакс вакытында файдалы. Чистартылган чөгендерне, нитратлары чыгып бетсен өчен, башта 8-10 сәгать салкын суда тоталар. Аннары согын сыгып, аны 2-3 сәгатькә суыткычка куялар. Дәвалау үзлеген арттыру өчен, чөгендер согына шулкадәр үк кишер яки алма согы кушып эчү яхшы. Организмны чистарту өчен исә, чөгендер-кишер согын көн саен 200 миллилитр эчәргә киңәш ителә.

1 октябрь ( сишәмбе). Сәфәр аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 8.59 сәгатьтә калка, 18.49 сәгатьтә бата.1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.35 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

2 октябрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 10.26 сәгатьтә калка, 19.13 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.30 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

3 октябрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 11.47 сәгатьтә калка, 19.43 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.26 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

Уртларны ныгыту

Өлкәнәйгән саен, урт утыра, теш муентыклары ялангачланып кала, бик сизгергә әйләнә. Мамыклы таякчыкны йодка манып, көненә бер тапкыр теш муентыкларына сөртеп чыгарга кирәк. Һәр ай саен бер атна буе шулай дәваланганда, теш тукымалары ныгый, ялкынсыну басыла. Авыз куышлыгындагы теләсә нинди ялкынсыну вакытында тозлы кәбестә булыша - аны әкрен генә чәйнәп ашарга, тозлы суы белән авызны чайкарга кирәк. Еш канаганда, марля тампонны канлутның (чистотел) спиртлы төнәтмәсендә чылатып, уртларга куеп торалар.

4 октябрь (җомга). Сәфәр аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 13.00 сәгатьтә калка, 20.21 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.21 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Җимешле-шоколадлы десерт

500 г теләсә нинди җимеш йә җиләк, 300 г куе сөт өсте (сливки), 2 аш кашыгы шикәр оны (пудра), 1 аш кашыгы какао порошогы, чирек чәй кашыгы ванилин кирәк. Җиләк һәм җимешләрне телемләп яки шакмаклап турап, кечкенә пыяла савытларга бүләләр. Сөт өстен какао, пудра, ванилин кушып күпертәләр дә, җимешләр өстенә салып, шоколад кисәге белән бизиләр. Бераз суыткычта тоткач, сыйланалар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев