Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (26 март – 1 апрель)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

26 март (шимбә). Шәгъбән аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында,3.51 сәгатьтә калка, 9.47 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.39 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Ютәлдән дәва

Йокы алдыннан 1 стакан мәк “сөте” эчү файдалы. 2-3 чәй кашыгы мәкне балчык савытта төеп, өстенә 1 стакан кайнар су салалар, тондыралар, сөзеп, эчәләр. Яисә 1 чәй кашыгы балга 2 аш кашыгы әнис орлыгы һәм бер чеметем тоз кушып болгаталар, 250 мл су өстәп, кайнатып чыгаралар, сөзәләр. Өлкәннәр һәр 2 сәгать саен 2 шәр аш кашыгы, балалар һәр 4 сәгать саен 1әр аш кашыгы эчәләр. 1 аш кашыгы шикәрне куе көрән төскә кергәнче ут өстендә тоталар, аннары сөтле чынаякка агызалар. Барлыкка килгән “кәнфит”не авызда тулысынча эреп беткәнче суыралар.

27 март (якшәмбе). Шәгъбән аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 4.31сәгатьтә калка,11.12 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.44 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Колак авыртканда

Бик каты колак авыртуны да антибиотиксыз гына дәвалап була. Даруханәдән прополис төнәтмәсе сатып алып, шуңа манчылган мамык кисәген колакка мөмкин кадәр эчкәрәк кертеп куярга кирәк. Тәүлегенә 1 тапкыр 5-7 көн рәттән дәвалану хәерле. Төнәтмәне өйдә дә ясап була: борчак кадәр прополисны кечкенә шешәгә салып, өстенә спирт агызалар, эреп беткәч, марля аша сөзәләр һәм кулланалар.

28 март (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 4.57 сәгатьтә калка, 12.43 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.48 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зә­гыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Кәефне күтәрәбез

Уникаль методика авторы Алина Рейзельман тәкъдим иткән ризыклар белән тукланганда, депрессиягә бирешми калып була, шулай ук алар көч өсти, баш мие эшен яхшырта, нерв системасын да ныгыта. Беренчесе – балык мае. Омега-3, A, B, E витаминнары кытлыгы апатия, сәбәпсез сагышлану китереп чыгара, эшләү сәләтен киметә, нерв системасын какшата. Сельдь, шамбы, җәен, скумбрия, палтус, сөләйман балыгын атнасына кимендә ике тапкыр ашарга киңәш ителә, андый мөмкинлек юк икән, биоөстәмәләр – балык мае, омега-комплекслар, D витамины куллану зарур. Сөт һәм әчегән сөт ризыклары - аксым, кальций һәм витаминнар чыганагы. Сыр, кефир, йогуртларны организм җиңел үзләштерә, алар серотонин эшләнүгә булыша.

29 март (сишәмбе). Шәгъбән аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында,5.14 сәгатьтә калка,14.14 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.53 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

30 март (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 5.26 сәгатьтә калка, 15.42 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.57 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

31 март (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 5.35 сәгатьтә калка,17.07 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.02 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Укроп сихәте

Колак шаулаганда, киптерелгән укроп орлыгын киледә төяләр дә, шуның бер учын термоска салып, өстенә ярты литр кайнар су коялар, ярты сәгать төнәтәләр. Көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр.

1 апрель (җомга). Шәгъбән аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Кучкар йолдызлыгында,5.44 сәгатьтә калка,18.29 сәгатьтә бата. 9 сәгать 24 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 13.07 сәгать.

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

Эремчекле кекс

300 г майлы эремчек, 150 г атланмай, 250 г шикәр, 3 йомырка, 1 г ванилин, 100 г йөзем, 10 г камыркөпшәкләндергеч, 300 г он, бизәү өчен шикәр оны (пудра) кирәк. Йомшартылган атланмайны шикәр һәм ванилин кушып туглыйлар, эремчекне өстәп, миксер белән болгаталар. Аннары 3 йомырканы сытып, тагын туглыйлар. Көпшәкләндергеч кушылган онны әз-әзләп өстәп, миксер белән болгаталар, иң соңыннан йөзем кушалар. Кекс формаларын майлап, өчтән икесенә кадәр камыр салалар, 170 градуска кадәр җылытылган газ мичендә сәгатькә якын пешерәләр. Бераз суынгач, формасыннан алып, шикәр оны сибәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев