Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (23 февраль – 1 март) 

23 февраль (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 22.20 сәгатьтә калка, 8.41 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.14 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышыр­га, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамыр­лары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Авитаминоздан дәва

3 әр аш кашыгы кычыткан яфрагы һәм төелгән гөлҗимеш, 2 аш кашыгы нарат җиләген кушып, шушы катнашманың 2 аш кашыгын 2 стакан кайнар суда 3 сәгать төнәтәләр, иртән һәм кичен ашарга 30 минут кала эчәләр. Мондый чәй 3 көн эчендә организмны бөтен кирәкле микроэлементларга баета, хәлсез кешене аякка бастыра.

24 февраль (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Чаян йолдызлыгында, 23.42 сәгатьтә калка, 9.01 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.18 сәгать.

Үткән көнгә бирелгән киңәшләр саклана. Ай Чаянда чакта җенес әгъзаларына тискәре йогынты ясый, шулай ук геморрой кискенләшергә мөмкин. Өске сулыш юллары авырулары, гайморит, томау, ринитны дәвалау нәтиҗәле.

Йомырка кабыгы

Йомырка кабыгында организм өчен кирәкле бөтен микроэлементлар – кальций, фтор, бакыр, тимер, марганец, цинк, фосфор, күкерт, кремний бар. Йомырканы җылы суда сабынлап юалар, сытып, эчен бушаткач, кабыгын тагын бер кат чайкыйлар һәм 5 минут кайнаталар. Аннан соң, киптереп, порошок итеп төяләр һәм ризыкка кушып ашыйлар.

25 февраль (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 23.54 сәгатьтә калка, 9.22 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.23 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, чаңгы шуу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.

Бавырны чистарту

0,5 кг мүк җиләге, 300 г сарымсак, кабыгы белән 2 алма яки лимонны иттарткычтан чыгарып, 400 г бал кушалар, пыяла банкага салып, суыткычта сак­лыйлар. Бер ай буе көн саен иртән һәм кичен 2 шәр чәй кашыгы кабалар. Болай дәваланганчы, табиб белән киңәшү зарур!

26 февраль (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 0.59 сәгатьтә калка, 9.47 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.28 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

27 февраль (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 2.11 сәгатьтә калка, 10.17 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.32 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Грейпфрут

Грейпфрутта Е витамины һәм аскорбин кислотасы күп. Стресска бирешмәс өчен, бер җимешне урталай ярып, дарчин һәм шикәр сибәләр дә, газ мичендә тиз генә пешереп алып, ашыйлар. Хәлсезләнгәндә, нерв системасы зәгыйфьләнгәндә, чирек стакан грейпфрут согына 1 аш кашыгы бал кушып, иртән ач карынга эчәләр. Ашказанын һәм эчәклекне чистарту өчен (гастрит һәм ашказаны җәрәхәте булмаганда), өч көн буе грейпфрут согы гына эчеп ач тору файдалы. Сару кайнаганда, 1 чәй кашыгы киптереп төелгән цедраны әкрен генә суырырга кирәк.

28 февраль (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 3.17 сәгатьтә калка, 10.54 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.37 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Буыннар сызлаганда

4 төймә анальгинны 100 г аракыда эретеп, 5 г йод кушалар, бер тәүлек төнәтәләр. Мамык кисәген шуңа манып, авырткан урыннарга сөртәләр.

1 март (җомга). Җөмәдел ахир аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 4.13 сәгатьтә калка, 11.40 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.42 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таяныр­га була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Кабак цукаты

1 кг кабак, 1 кг шикәр, 700 мл су, 1 әфлисун, 1 дарчин таякчыгы, 2 данә канәфер кирәк. Кабакны чистартып, 1гә 2 сантиметрлы шакмаклап турыйлар. Зур кәстрүлдә шикәр һәм судан ширбәт кайнаталар да, кабак, дарчин, канәферне салалар. Әфлисун согын һәм цедрасын да ширбәткә кушалар. Кайнатып чыгарып, 5 минут пешерәләр дә, ут өстеннән алып, бүлмә температурасына кадәр суыталар. Шулай 3 тапкыр кабатлыйлар. Аннары кабак кисәкләрен пергамент җәелгән табага тезеп, 50 градуслы газ мичендә яки 2-3 көн буе бүлмә температурасында киптерәләр, шикәр онында әвәләп, өсте ябулы пыяла савытта саклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев