Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама 23-29 июнь

23 июнь (шимбә). Шәүвәл аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 15.08 сәгатьтә калка, 1.01 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Яман шешне кисәтү

Тырнак гөл, мәтрүшкә, бака яфрагы, каен бөресе, үлмәс гөл, кара аю баланы (бузина черная) чәчәге һәм җимеше, наратбаш, каз үләне (спорыш), көтүче сумкасы, валериана, бөтнек, сары мәтрүшкә, нарат җиләге яфрагы, турак уты (толокнянка), тубылгы, әрекмән тамыры – онкологик чирләрне кисәтүдә кулланыла торган үләннәр. Шушы исемлектәге 5-6 сын тигез микъдарда кушып, 1 аш кашыгы кушылманы ярты литр суда 3-5 минут пешерәләр, 30-40 минут төнәтәләр. 1,5 ай буе, көненә 4 тапкыр, ашарга 20 минут кала, бал кушып, яртышар стакан эчәләр.

24 июнь (якшәмбе). Шәүвәл аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 16.21 сәгатьтә калка, 1.20 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать

 Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

25 июнь (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 17.50 сәгатьтә калка,1.43 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач то­рыр­га ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Күзне саклыйк! (1)

Һава торышының еш үзгәрүе, кояш яктысының җитмәвеннән күзләргә зур зыян килә. Витаминнар куллану мөһим. А витамины күздән яшь агуны туктата, “тавык күзе”ннән коткара, сурәтнең төгәллеген арттыра, челтәр катламының эшен яхшырта. В2 витамины күз һәм күз кабагы кызышуыннан саклый, эңгер-меңгердә күрү сәләтен яхшырта. В1 витамины күзнең үткенлеген кире кайтара. В12 күздәге кан әйләнешен яхшырта, картаюдан саклый. В6 витамины нервлы тартышуны бетерә. Д витамины күз мускулларын тартышудан саклый. С витамины күз мускулларының тонусын яхшырта, арыганлыгын баса.

26 июнь (сишәмбе). Шәүвәл аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 18.36 сәгатьтә калка, 2.10 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чис­тарту уңай нә­тиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Күзне саклыйк! (2)

Күз мускулларын ныгыту зарур. Күнегүләрнең һәрберсен унар тапкыр кабатлыйлар, күнегүдән соң күзне кыскалап алалар. 1) Аска-өскә карыйлар. 2) Уңга-сулга карыйлар. 3) Диагональ буенча уңнан-сулга, аннан соң сулдан-уңга карыйлар. 4) Күз карашы белән түгәрәк сызалар. 5) Сигезле сызалар. 6) 3-5 секундка күзләрне йомалар, аннары 3-5 секундка ачалар. 7) Күзне йомалар, кулны ышкып җылыталар һәм җылы учлар белән 1-2 минут буе күзләрне томалап торалар (бу пальминг дип атала, күзләр ял итә).

27 июнь (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 19.36 сәгатьтә калка, 2.42 сәгатьтә бата. 8 сәгать 54 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 17.33 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге, кычыткан ашау файдалы.

28 июнь (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 20.28 сәгатьтә калка, 3.22 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.31 сәгать.

 Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый. 

Баллы су

Тирене тукландыру һәм җыерчыкларны киметү өчен, көн саен йоклар алдыннан баллы су белән юынырга кирәк: 1 аш кашыгы бал 2 стакан җылы суда эретелә. 15 минуттан соң битне җылы су белән чайкыйлар.

29 июнь (җомга). Шәүвәл аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 21.10 сәгатьтә калка, 4.10 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.30 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Чахохбили

1 тавык, 1 суган, 4 бүлем сарымсак, 5 помидор, 1 дәфнә яфрагы, 1 чәй кашыгы хмели-сунели тәмләткече, 20 г атланмай, 1 бәйләм кинза, тәменчә тоз кирәк. Тавыкны кисәкләргә бүләләр. Помидорның кабыгын салдырып вак шакмаклап турыйлар. Суганны ярымбоҗралап кисәләр, сарымсакны изәләр. Казанны кыздырып, майсыз килеш тавык кисәкләрен 5 минут кыздыралар, гел болгатып торалар. Аерым табада суганны кыздырып, сарымсак кушалар да, тавык янына салалар. Помидор, хмели-сунели, тоз өстәп, 10 минут кайнаталар. Туралган кинза (булса, ярты стакан төелгән әстерхан чикләвеге) кушып, 2 минуттан соң сүндерәләр. Чахохбилины ләвәш белән ашыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев