Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (20-26 март)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

20 март (шимбә). Шәгъбән аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 8.13 сәгатьтә калка, 2.03 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.12 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә сак­лык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Чәй сихәте (1)

Чәйдәге кофеин (теин) үзәк нерв системасын ярсыта, фикерләү сәләтен арттыра. Танин исә бик яхшы абсорбент, ул әгъза һәм тамыр тышчаларындагы зарарлы матдәләрне үзенә сеңдерә. Чәй гомерне озайта, организмга хроник авырулар килеп чыгуны кисәтә торган микроэлементларны (бакыр, тимер, марганец, калий) кертә, кан тамырларын киңәйтә, мускулларның сыгылмалылыгын арттыра.

21 март (якшәмбе). Шәгъбән аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында,8.45 сәгатьтә калка, 3.05 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.17 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Чәй сихәте (2)

Чәй кандагы холестерин микъдарын киметә, вирусларны үтерә, иммунитетны көчәйтә. Андагы антиоксидантлар Е витаминының тәэсирен арттыра һәм бавыр күзәнәкләрен саклый. Чәй атеросклерозны кисәтә, радиоактив нурланышка каршы торырга булыша, организмның кан ясау эшчәнлеген һәм калкансыман бизнең вазифаларын торгыза, сөякләрдән стронцийны чыгара, күз күремен яхшырта. Чәйне 85-90 градуслы йомшак чишмә суында пешерсәң, аның бөтен файдалы сыйфатлары саклана.

22 март (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 9.29 сәгатьтә калка, 3.56 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.21 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы. 22, 23 мартта кыяр, баклажан, татлы борыч, томат, яшел тәмләткеч үләннәр, кәбестә чәчү уңышлы.

Инсульт билгеләре

Табибләр әйтүенчә, инсульт булганнан соң өч сәгать эчендә үк ярдәм күрсәтелсә, ул организмга зыян китереп өлгерми. Инсульт булганмы-юкмы икәнне белү өчен, кешегә елмаерга кушарга кирәк (ул елмая алмаячак); гади җөмлә әйттереп карыйлар; ике кулын да өскә күтәрергә кушалар (күтәрә алмый); телен чыгарырга кушалар (монысын да эшли алмый). Әгәр шул билгеләрнең берсе генә булса да, тиз арада табиб чакырту мөһим.

23 март (сишәмбе). Шәгъбән аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 10.28 сәгатьтә калка, 4.34 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.26 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

24 март (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 11.41 сәгатьтә калка,5.01 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.30 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Банан ютәлне баса

Озакка сузылган ютәлдән интеккәндә, болай дәваланып була. Өлгергән ике бананны изеп, өстенә 1 стакан кайнар су салалар, бераз шикәр кушалар, утка куеп җылытып алалар һәм шушы катнашманы көн дәвамында җылы килеш әкренләп эчеп бетерәләр.

25 март (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 11.33 сәгатьтә калка,5.38 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.35 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗә ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Лимон тырнакны ныгыта

1 аш кашыгы лимон согына бер чеметем тоз кушып болгаталар да, тырнакларга сөртеп, 15-20 минут тотканнан соң, җылы су белән юалар. Яки 1 стакан җылы суга 1 аш кашыгы тоз, 3-5 тамчы йод өстәп болгаталар, бармакларны шуңа тыгып, 15-20 минут тоталар.

26 март (җомга). Шәгъбән аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында,14.33 сәгатьтә калка, 5.22 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.40 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Кош итеннән солянка

200 әр г тавык, күркә, каз, үрдәк ите, 3 баш суган, 150 г тозлы кыяр, томат пастасы, атланмай, зәйтүн, тоз, лимон, каймак, яшел тәмләткеч үләннәр, түгәрәк кара борыч кирәк. Кош итеннән шулпа пешереп, шуңа атланмайда томат пастасы белән кыздырылган суган, саламлап туралган тозлы кыяр, борыч салып, 5-10 минуттан соң туралган итне өстиләр. Табынга зәйтүн җимеше, лимон телеме, каймак салып, яшел тәмләткеч үләннәр сибеп бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев