Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (20-26 август)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

20 август (шимбә). Мөхәррәм аеның 22 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 21.49 сәгатьтә калка, 16.26 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.44 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк. 

Кычытканлы әрекмән

Үкчә шпорыннан, шулай ук терсәк һәм тезләр сызлаудан котылу өчен, кычытканны иттарткычтан чыгаралар да, әрекмән яфрагының аскы ягына сылап, авырткан җиргә ябалар, полиэтилен белән җылытып, компрессны төнгелеккә калдыралар. 

21 август (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 23 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 22.22 сәгатьтә калка, 17.25 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.39 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Тын бетү җәфаласа

5 баш сарымсак һәм кабыгы белән, ләкин төшсез 5 лимонны иттарткычтан чыгарып, ярты кило бал кушалар, әледән-әле болгаткалап, 1 атна тоталар, аннан соң суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ач карынга, 1 әр чәй кашыгы кабалар. Дәва курсы – 2 ай. Сулыш кысылу туктамаса, 2 атнадан соң кабат дәваланалар. Көн саен 1 стакан яңа савылган сөт эчү дә файдалы. 

22 август (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 24 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 23.08 сәгатьтә калка, 17.52 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.35 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк ­зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

23 август (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Кысла йолдызлыгында, 18.08 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.30 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк ­зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы. 

Анар сихәте

Анар кабыгын киптереп, ваклыйлар, шуның 2 чәй кашыгын 1 стакан кайнар суда ярты сәгать пешерәләр, сөзәләр, уртлар канаганда, 10 көн рәттән тәүлегенә 2-3 тапкыр чайкыйлар. 

24 август (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 0.09 сәгатьтә калка, 18.38 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.26 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

 Кул тиресе кытыршыланса

1 әр аш кашыгы бака яфрагы, ромашка, тырнак гөлне 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, сөзеп, 1 аш кашыгы глицерин, 1 чәй кашыгы бал һәм 30 г атланмай кушып болгаталар да, көненә 2-3 тапкыр сөртәләр. Куллар тупасланса, кызарса, 1 чи кишерне уып, 1 аш кашыгы каймак, 1 чәй кашыгы зәйтүн мае кушалар да, кулга сөртеп, кәгазь капчык һәм җылы бәяләй кияләр, 40 минуттан җылы су белән юалар.

25 август (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 1.22 сәгатьтә калка, 18.59 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.21 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә. 

Дегет дәвалый

Уртлар ялкынсынганда, пародонтоз булганда, даруханәдә сатыла торган каен дегете булыша. Ялкынсынган урынга иртән һәм кичен сөрткәч, бераз яндырачак билгеле, әмма 2-3 көннән соң ук авырту басылачак, чөнки дегет микробларны бик тиз үтереп бетерә. 

26 август (җомга). Мөхәррәм аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 2.40 сәгатьтә калка, 19.13 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.17 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. 

Аджика

200 әр г ачы борыч һәм сарымсак, 2,5 кг помидор, 1 әр кг татлы борыч, кишер һәм алма, 1 стакан үсемлек мае, өчтән ике стакан шикәр, 2 аш кашыгы тоз, 15 әр г петрушка һәм укроп кирәк. Кузаклы ачы борычның орлыгын алмыйлар, ә татлы болгар борычының эчен бушаталар. Алманы дүрткә бүлеп, төшләрен алалар, кабыгын әрчиләр. Помидорларны кайнар суга тыгып алып, кабыгын чистарталар. Татлы борыч, помидор, кишер һәм алманы иттарткычтан чыгаралар, чуен казанга салып, өстен капламыйча, 40-60 минут пешерәләр. Шуннан соң петрушка белән укроп яфракларын, борыч кузакларын һәм сарымсакны иттарткычтан чыгарып өстиләр. Май, шикәр һәм тоз кушып, яхшылап болгаталар, кайнатып чыгаралар һәм сүндерәләр. Стерильләнгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев