Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (2 – 8 февраль)

2 февраль (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 6.15 сәгатьтә калка, 13.45 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.41 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Гипертониядән - суганлы бал

1әр стакан суган согы һәм май аенда суыртылган балга иттарткычтан чыгарылган 50 г лимон кабыгы кушып болгаталар да, суыткычта саклыйлар, көненә 3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала яки ашаганнан соң 2-3 сәгать үткәч, 1әр аш кашыгы кабалар. Дәва курсы - 2 ай. Яисә иттарткычтан чыгарылган 1әр аш кашыгы лимон, мүк җиләге, ярты аш кашыгы гөлҗимешкә 1 стакан бал кушып, иртән һәм кичен 1әр аш кашыгы кабалар.

3 февраль (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 6.59 сәгатьтә калка, 14.41 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.46 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Экземадан шифа

Яран гөле яфракларын суга салып, сүрән утта 1 сәгать пешерәләр, бүлмә температурасына кадәр суытып, экземалы җирне шуңа тыгып утыралар яки, киҗе-мамык тукыманы чылатып, авырткан урынга куялар. Яисә пешкән сарымсакны шулкадәр үк бал кушып изәләр дә, бинтка сылап, экземалы җиргә куялар, өстенә кәгазь каплап, бинт белән бәйлиләр.

4 февраль (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 29 нчы көне. 30 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 7.34 сәгатьтә калка, 15.44 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.50 сәгать.

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризыклар ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

Баш өянәге интектерсә

Баш өянәге (мигрень) башлангач, чигәләргә алоэ яфрагы куеп, 20 минут ятып тору булыша. Мондый төнәтмә дә файдалы: 1 чәй кашыгы әремне 1 стакан кайнар суга салып, 3 сәгать төнәтәләр. 2 атна буе көненә 3 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр. Табиб белән киңәшү зарур!

5 февраль (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 30 нчы көне. 1 нче, 2 нче Ай тәүлекләре. Ай Сукояр йолдызлыгында, 8.01 сәгатьтә калка, 16.51 сәгатьтә бата. 00 сәгать 05 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 8.54 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Хәтерне яхшыртып була

Хәтерне саклауда иң мөһим чара - дөрес туклану. Организмда цинк, магний һәм кальций җитешмәгәндә хәтер зәгыйфьләнә. Шунлыктан цинкка бай булган сыер ите һәм бавыры, йомырка, карабодай ярмасы, сыр; магний һәм кальцийга бай булган фасоль, чөгендер, күрәгә, йөзем, чикләвек һәм яшел тәмләткеч үләннәрне күбрәк кулланырга кирәк.

6 февраль (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 8.23 сәгатьтә калка, 18.00 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.58 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк.

Бал дәвалый

Балаларда энурез булганда, ярты стакан кайнаган җылы суга 1 чәй кашыгы бал кушып болгаталар да, көненә 2 тапкыр - иртән ашаганчы һәм кич, йокларга ярты сәгать кала, яртышар стакан эчертәләр.

7 февраль (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 8.42 сәгатьтә калка, 19.09 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.02 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышу, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

8 февраль (җомга). Җөмәдел ахир аеның 2 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 8.58 сәгатьтә калка, 20.18 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.06 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Вегетариан кәтлите

Мондый кәтлит тәмле генә түгел, эчәклек эшчәнлеген дә җайга сала. 1 кг чөгендер, 100 г инҗир, 200 г кара җимеш, 100 г манный ярмасы, 3 йомырка, 1 аш кашыгы укроп орлыгы, тәменчә тоз кирәк. Инҗир һәм кара җимешне вак кына турыйлар. Чөгендерне эре угычта уып, аз гына су салып, 15 минут пешереп алалар. Кайнар чөгендергә манный ярмасы, йомырка, инҗир, кара җимеш, укроп орлыгы кушып, кәтлит ясыйлар һәм үсемлек маенда әйләндерә-әйләндерә кыздыралар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев