Айга кырын карама (2-8 апрель)
Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!
2 апрель (шимбә). Рамазан аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 5.52 сәгатьтә калка,19.50 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.11 сәгать.
Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.
3 апрель (якшәмбе). Рамазан аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында,6.01 сәгатьтә калка, 21.11 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.16 сәгать.
Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк.
Күңел төшенкелегеннән дәва
Чикләвекләр һәм кабак, көнбагыш төше туендырылмаган май кислоталарына, E, B, K, PP витаминнарына, Ca, Mg, Mn, Cu, Zn, Fe минералларына бай. Бигрәк тә татлы бадәм чикләвеге файдалы. Нутриентларга (азык матдәләренә) бай яшелчәләр һәм яшел тәмләткеч үләннәрне ашау кәефне күтәрә, энергиягә баета. Баклажан, томат, чөгендер, кишер, шпинат эч пошудан саклый. Банан, хөрмә, цитруслылар, йөзем, кара җимеш, шәфталу, фейхоа кәефне күтәреп кенә калмый, баш мие эшчәнлеген дә яхшырта, стресстан саклый. Какао (ачы шоколад) магний, тимер, калий, кальций, натрий кебек минералларга туендыра, эндорфиннар ясалуга булыша. Йомырка – B витамины һәм аксым чыганагы, ул тиз арада организмга хәл кертә, нерв системасын ныгыта һәм бавырны саклый.
4 апрель (дүшәмбе). Рамазан аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында,6.11 сәгатьтә калка,22.31 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.20 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.
Шифалы балан
Чуаннан, эренле сыткылардан, экземадан котылу өчен, аларга көненә 1-3 тапкыр балан согы белән компресс куярга кирәк. 2-3 атна дәвалангач, 1 атна туктап торалар, аннары тагын кабатлыйлар. Нәтиҗәсе күренсен өчен, 3-4 курс зарур. Экзема булганда, көненә ярты литрга кадәр балан согы эчү файдалы. Төнәтмә дә ярый: 2 аш кашыгы балан җиләген 1 стакан суда ярты сәгать төнәтәләр, ашарга 1 сәгать кала яртышар стакан эчәләр. Җәрәхәтләр тизрәк төзәлсен өчен, 1 аш кашыгы балан җиләген сытып, өстенә ярты стакан кайнаган җылы су салалар, 6-8 сәгать төнәткәч, сөзеп, 1 аш кашыгы бал өстиләр, шуның белән яраларга компресс куялар.
5 апрель (сишәмбе). Рамазан аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында,6.25 сәгатьтә калка, 23.50 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.25 сәгать.
Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.
6 апрель (чәршәмбе). Рамазан аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында,6.45 сәгатьтә калка,1.03 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.30 сәгать.
Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур.
Чия кесәле
Сулыш юллары ялкынсынганда, чия кесәле эчү файдалы. 400 г төшсез чия, 1,5л су, 6 аш кашыгы крахмал, тәменчә шикәр кирәк. Чияне суда кайнатып чыгарып, шикәр өстиләр, 10 минут пешерәләр. Ярты стакан кайнатып суытылган суда крахмалны эретеп, әкрен генә чия өстенә агызалар. Кайнап чыгуга ук уттан алалар, стаканнарга бүлеп суыталар.
7 апрель (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 7.14 сәгатьтә калка, 2.06 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.33 сәгать.
Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.
Чикләвек каһвәсе
Ютәлләгәндә, бронхит һәм астма интектергәндә, йөрәк авыртканда, мондый каһвә эчү файдалы. Газ мичендә имән чикләвекләрен кызарганчы кыздырып алалар, төеп, каһвә кебек пешерәләр, сөт һәм шикәр кушып эчәләр.
8 апрель (җомга). Рамазан аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында,7.55 сәгатьтә калка,2.55 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.39 сәгать.
Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.
«Венеция» салаты
300 г тавыкның түш ите, 200 г шампиньон, 100 г кара җимеш, 100 г каты сыр, 4 пешкән йомырка, суган, кыяр, әстерхан чикләвеге, яшел укроп һәм петрушка, майонез кирәк. Тавык итен пешереп, кара җимешне кайнар суда парлап, вак кына турыйлар. Гөмбә белән суганны, турап, үсемлек маенда кыздыралар. Йомырканы пешереп, агын аерым, сарысын аерым уалар. Кыярны саламлап турыйлар, чикләвекне ваклыйлар. Пыяла креманкага катламлап тутыралар: иң аска – тавык ите, аннары – кара җимеш, майонез; аннан соң – суганлы гөмбә, йомырка сарысы, майонез; аннары – сыр, майонез, йомырка агы. Өстенә туралган петрушка белән укроп, чикләвек сибәләр, уртага кыярны матурлап өяләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев