Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (16-22 июль)

Халык медицинасы чаралары  белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

16 июль (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында,22.10 сәгатьтә калка, 7.57 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.57 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Петрушка дәвалый

Шешенгәндә, 1 стакан вакланган петрушка сабагы һәм тамырын 2 стакан кайнар суга салып, төнгелеккә калдыралар, иртән сөзеп, 1 лимон согы кушалар да, көненә 5 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр. 2 көн эчкәч, 2 көн ял итәләр, аннары кабат дәваланалар.

17 июль (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында,22.20 сәгатьтә калка, 9.26 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.54 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмас­ка, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланыр­га кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь. 

Гөлбадран шифасы

Баш авыртканда, буыннар сызлаганда, 2 г гөлбадран чәчәген 1 стакан кайнар суга салып, ярты сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 2-3 тапкыр, ашар алдыннан, чирегешәр стакан эчәләр. Холецистит, фурункулез, салкын тию, нервлар таушалу, туберкулез булганда, 1 аш кашыгы гөлбадран чәчәген термостагы ярты литр кайнар суга салалар, төн буена төнәтәләр, көненә 2-3 тапкыр, ашарга 15-20 минут кала, чирегешәр стакан эчәләр. Гөлбадранлы препаратларны йөкле хатыннарга һәм балаларга кулланырга ярамый.

18 июль (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 22.29 сәгатьтә калка, 10.51 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.51сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. 

Күпме сок эчәргә?

Шикәр авыруыннан интегүчеләргә сок белән мавыкмау хәерле. Сау-сәламәт кешегә дә чикләнмәгән күләмдә сок эчү зыянлы. Беренчедән, ул сусауны басмый. Икенчедән, сок куллануның тәүлеклек нормалары бар: нейтраль сокларны (алма, груша, слива) көненә 2 стаканнан (400 грамм), кишер, чия, цитрус сокларын исә көненә 1 стаканнан (200 грамм) артыграк эчәргә ярамый. Кишер согын күп эчкәндә, бета-каротин нормадан арта, тире “саргая”. Чия согы ашказанының кислоталылыгын арттыра. Цитрус сокларыннан исә аллергия башланырга мөмкин.

19 июль (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында,22.37 сәгатьтә калка, 12.12 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.48 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

20 июль (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында,22.45 сәгатьтә калка, 13.33 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.44 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

 Инҗир - йөрәккә шифа 

Инҗирдә калий һәм клетчатка күп, шунлыктан ул эч кипкәндә, канда холестерин микъдары артканда файдалы. Ул ачлык хисен яхшы баса. Инҗирдә тимер алмадагыдан күбрәк, шуңа ул анемиядән интегүчеләр өчен менә дигән дару булып тора. Тахикардия, бронхиаль астма, ютәл, ангинадан дәваланганда да, инҗир - алыштыргысыз җимеш.

21 июль (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 22.55 сәгатьтә калка, 14.53 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.42 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт. 

Диатездан - кишер согы

Кишерне юып, уалар, марля аша согын сыгалар (яки сок сыга торган җайланма аша чыгаралар) да, тәндәге диатез тапларына сөртәләр. 2 сәгатьтән соң ук нәтиҗә күренә башлый. Көненә 3-4 тапкыр сөрткәндә, 2 көннән соң диатез бетә. Кишер согы тиредәге аллергиягә бәйле теләсә нинди тапларны дәвалый ала.

22 июль (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 23.07 сәгатьтә калка,16.11 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.38 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк. 

Чия кайнатмасы 

Зур савытка 1 стакан су салып, кайнатып чыгаралар. 1 стакан чия, 1 стакан шикәр өстәп, болгаталар, кайнатып чыгаралар. Аннары тагын 1 әр стакан чия белән шикәр салалар. 9 стаканга хәтле шулай эшлиләр, аннары 15 минут кайнаталар, күбеген җыялар. Газны сүндергәч, тагын 4 стакан шикәр кушалар. Болгата-болгата эретеп бетергәч, җылы килеш банкаларга тутыралар. Болай кайнатканда, чия бөрешми. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев