Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (10-16 ноябрь) 

10 ноябрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 9.48 сәгатьтә калка, 17.43 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.38 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Банан һәм анар кесәле

Бронхиттан банан кесәле файдалы. 1 банан, 1 аш кашыгы шикәр, 200 мл су кирәк. Бананны изәләр, шикәр, кайнар су кушып, яхшылап болгаталар, капкач каплыйлар һәм 30 минут төнәтеп, эчәләр. Йөрәк авыртканда, анемия булганда, анар кесәле файдалы. 3 стакан анар согы, 40г крахмал, 0,5 стакан су, тәменчә шикәр кирәк. Крахмалны салкын суда эретәләр. Гранат согы кайнатып, әкрен генә крахмал өстенә агызалар, тиз генә болгаталар, шикәр өстиләр, кайный башлауга, уттан алалар.

11 ноябрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 10.50 сәгатьтә калка, 18.24 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.34 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

12 ноябрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 11.42 сәгатьтә калка, 19.15 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.29 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, куллар,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

Чабыр шифа бирә

Түбән кислоталы гастрит булганда, 1 аш кашыгы чабыр үләнен ярты стакан кайнар суга салып, бүлмә температурасына кадәр суыталар, ашарга ярты сәгать кала җылы килеш эчәләр. Пиелонефрит булганда, 1 аш кашыгы чабыр үләне һәм чәчәген 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, көненә 5 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр. Катаракта булганда, коры үләнне порошок итеп төяләр, 100 г үләнгә 500 г бал кушып, сулы савыт эчендә 1 сәгать җылыталар, әледән-әле болгаталар. Суыткычта саклыйлар, көн саен йоклар алдыннан 1 әр чәй кашыгы кабалар.

13 ноябрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 12.24 сәгатьтә калка, 20.12 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.26 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

14 ноябрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 12.58 сәгатьтә калка, 21.16 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.22 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.

Йолдызак - йөрәккә дәва

Йөрәк авыртканда, 1-2 уч йолдызак (мокрица) үләнен ярты литр кайнар суда, яхшылап төреп, 6 сәгать төнәтәләр, көненә 3-4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, яртышар стакан эчәләр. Дәва курсы - 2-3 атна. Атеросклероз булганда, 4 чәй кашыгы вакланган петрушка тамырын 300 мл кайнар суда 10 сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1әр аш кашыгы эчәләр.

15 ноябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 13.25 сәгатьтә калка, 22.23 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.18 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Колак авыртканда

Бик каты колак авыртуны да антибиотиксыз гына дәвалап була. Даруханәдән прополис төнәтмәсе сатып алып, шуңа манчылган мамык кисәген колакка мөмкин кадәр эчкәрәк кертеп куярга кирәк. Тәүлегенә 1 тапкыр 5-7 көн рәттән дәвалану хәерле. Төнәтмәне өйдә дә ясап була: борчак кадәр прополисны кечкенә шешәгә салып, өстенә спирт агызалар, эреп беткәч, марля аша сөзәләр һәм кулланалар.

16 ноябрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 13.46 сәгатьтә калка, 23.32 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.15 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

“Көмеш төенчекләр”

Бәйрәм табынына менә дигән ризык бу. 500 г тавыкның түш итен озынча телемнәргә турап, горчица, соя соусы, борыч, башка тәмләткечләр кушып, болгаталар, 1 сәгатькә суыткычка куялар. 500 г бәрәңгене фрига турагандай, гөмбәне – юка телемнәргә турыйлар, сырны уалар. Фольгадан 30х30 сантиметрлы шакмаклар кисеп, үсемлек мае сөртәләр, ит-бәрәңге-тоз-борыч-гөмбә-майонезны катламлап өеп, фольганы төенчек кебек төрәләр, 30 минутка газ миченә куялар. Аннары фольганы ачып, сыр сибәләр, тагын 10 минут пешерәләр. Табынга һәр кешегә аерым тәлинкәдә фольга төенчегендә килеш куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев