Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (1-7 февраль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

1 февраль (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 10.22 сәгатьтә калка. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.37 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы. 

Куркум сихәте (1)

Куркум (һинд зәгъфраны) – иң күп кулланыла торган тәмләткечләрдән берсе, аның файдалы үзлекләре бихисап. Куркум йод, фосфор, тимер, кальций, витаминнар, эфир майлары, антиоксидантларга бай, аны даими куллану яман шеш килеп чыгу ихтималын, кандагы шикәр микъдарын, зыянлы холестеринны, ашказанының кислоталылыгын киметә, иммунитетны ныгыта, кан әйләнешен яхшырта. Куркум кулланганда, ризык майга түгел, энергиягә әйләнә. Салкын тигәндә, шулай ук канны чистарту өчен, ярты стакан кайнар суга ярты чәй кашыгы куркум һәм 1 чәй кашыгы бал салып, өстен каплап, 5 минут төнәтәләр, тәүлегенә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Йөткергәндә, температура югары булганда, салкын тигәндә, чирегешәр чәй кашыгы куркум белән балны кушып, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, кабалар. Ютәлләгәндә, 1 стакан сөтне кайнатып, аннары 60 градуска кадәр суыталар, 1 әр чәй кашыгы бал һәм куркум кушып, йоклар алдыннан эчәләр.

2 февраль (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 10.37 сәгатьтә калка, 0.40 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.41 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Куркум сихәте (2)

Ангина, фарингит булганда, бүлмә температурасындагы суда берәр чеметем куркум һәм тозны эретеп, тәүлегенә 4 тапкыр авызны чайкыйлар. Диабет интектергәндә, ашар алдыннан өчтән бер чәй кашыгы куркум кабып, су эчәләр. Эч күпкәндә, ашказаны авыртканда, ярты чәй кашыгы порошокны 1 стакан суда эретеп, ашар алдыннан эчәләр. Буыннар авыртканда, бал, куркум һәм имбирне тигез микъдарда кушып, көненә берничә тапкыр, ашар алдыннан кабалар. Уртлар канаганда, 1 чәй кашыгы порошокны 1 стакан кайнар суга салып, авызны чайкыйлар. Агуланганда, ризыкка куркум сибеп ашыйлар. Азканлылык булганда, яртышар чәй кашыгы бал һәм куркумны кушып, көненә 3 тапкыр кабалар.
 

3 февраль (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 10.56 сәгатьтә калка, 1.54 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.45 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

4 февраль (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 11.20 сәгатьтә калка, 3.09 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.49 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергия­сенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

5 февраль (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 11.53 сәгатьтә калка, 4.23 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.53 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

6 февраль (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 12.40 сәгатьтә калка, 5.33 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.58 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Борычлы май

Радикулит, ревматизм интектергәндә, буыннар сызлаганда, борычлы май белән дәвалану файдалы. 100 грамм үсемлек маена 1 аш кашыгы төелгән кара борыч кушып, сүрән утта кайнатып чыгаралар, 5-6 минут кайнаткач, сүндереп, суыталар. Суыткычта саклыйлар. Кулланыр алдыннан кирәк кадәрен генә бераз җылытып, авырткан урынга сеңеп беткәнче ышкыйлар, җылы тукыма белән урап, бер-ике сәгать тоталар. Каты яндыра башласа, тирене үсемлек маенда чылатылган тампон белән чистарталар.

7 февраль (җомга). Җөмәдел ахир аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 13.43 сәгатьтә калка, 6.32 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.02 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Бавыр кексы

500 г бавыр, 2 йомырка, 2 аш кашыгы манный ярмасы (яки он), 1 аш кашыгы каймак, 2 кишер, 1 суган, 1-2 бүлем сарымсак кирәк. Бавырны, элпәләреннән арындырып, кишер, суган, сарымсак белән иттарткычтан чыгаралар. Манный, каймак, йомырка кушып, яхшылап болгаталар. Майланган кекс формаларына салып, 180 градуслы газ мичендә 25-30 минут пешерәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев