Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

16 июнь (шимбә). Рәҗәб аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 1.58 сәгатьтә калка, 18.27 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать. Теләсә нинди эш өчен уңайлы көн. Музыка тыңлагыз, табигать күренешләре белән хозурланыгыз. Әти-әни, якыннарыгызның хәлен белегез. Чит кеше йогынтысына бирешмәгез. Бизләр системасы,...

16 июнь (шимбә). Рәҗәб аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 1.58 сәгатьтә калка, 18.27 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать.

Теләсә нинди эш өчен уңайлы көн. Музыка тыңлагыз, табигать күренешләре белән хозурланыгыз. Әти-әни, якыннарыгызның хәлен белегез. Чит кеше йогынтысына бирешмәгез. Бизләр системасы, балтыр, кан тамырлары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан алдырырга, тамак һәм йоткылыкка операция ясатырга ярамый. Шалфей, роза, мәтрүшкә исләре файдалы.

Туңдырма да дәвалый

Туңдырма тамакны чыныктыра, шуңа күрә тонзиллит (миндальсыман бизләр ялкынсынуы), фарингит (йоткылыкның лайлалы тышчасы һәм лимфоид тукымасы ялкынсыну) кебек чирләрдән интеккән балалар өчен аеруча файдалы. Ә андагы сөт шикәре (лактоза), организмда кальцийның үзләштерелүенә ярдәм итеп, сөяк һәм тешләрне ныгыта. Тамак ялкынсынганда, стоматит булганда да табибләр туңдырма ашарга киңәш итә.

17 июнь (якшәмбе). Рәҗәб аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 2.28 сәгатьтә калка, 19.28 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.

Йорт сатып алу, ремонт башлау, үсемлекләр чәчү, күчереп утырту өчен яхшы көн. Нерв системасы, аяк бармаклары, күзләр зәгыйфь. Артык якты утка карамагыз. Мәтрүшкә, рәйхан, лимон, ылыс исе кәефне күтәрә. Соклар эчү файдалы.

Тимер кытлыгы

Ай Игезәкләрдә чакта организмда тимер кытлыгы сизелә. Тимер кан ясалуда катнаша, үпкәдән күзәнәкләргә кислород күчерүне тәэмин итә. Әгәр ул җитмәсә, хәл китә. Кешегә тәүлек саен 15-20 мг тимер кирәк. Төп чыганаклары: яшел төстәге яшелчәләр, яшь шалкан сабагы, горчица, кресс-салат, бавыр, бөер, йомырка сарысы, тузганак яфрагы, киптерелгән җимешләр. Иттәге һәм ярмадагы тимер яхшырак үзләштерелсен өчен, аларны С һәм В12 витаминнары белән бергә кулланырга кирәк. Тимергә һәм каротинга бай кишер, алма, чөгендер согы эчү дә файдалы.

18 июнь (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 3.05 сәгатьтә калка, 20.22 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.

Яңа эш башларга ярамый. Йорт, хуҗалык эшләре белән генә шөгыльләнегез. Бернинди вәгъдәләргә ышанмагыз. Матдәләр алмашы көчәя. Тәмәке тартуны киметү зарур. Холыксызланмагыз. Туры эчәк, нерв системасы зәгыйфь. Әрем, укроп, артыш исе күңелгә ятышлы.

Иммунитетны ныгыту (1)

Кызыл төстәге соклар (чия, анар, мүк җиләге, кызыл чөгендер, җиләк) эчү файдалы. Беренче атнада көненә 3 тапкыр яртышар стакан, икенчесендә көненә 2 тапкыр яртышар стакан, өченчесендә төш вакытында гына яртышар стакан эчәргә кирәк. Төрле сокларны чиратлаштыру әйбәт. Кирәксә, 10 көннән соң дәва курсын тагын кабатларга була.

19 июнь (сишәмбе). Рәҗәб аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Кысла йолдызлыгында, 3.52 сәгатьтә калка, 21.08 сәгатьтә бата. 21 сәгать 03 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.

Иҗат дәрте, илһам уянган вакыт. Ай буена эшлисе эшләрне планлаштырырга кирәк. Кирелек, тотнаксызлык көчле, шунлыктан талашу теләге туарга мөмкин. Ай идарә итә торган һәрнәрсә - хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Уңышсызлыкларга кәефегез китмәсен - аларны яңа Ай китереп чыгара. Бик тиздән төшенкелектән арынырсыз. Ашаганда талымлы булыгыз, чама белегез. Ял итегез, аз аралашыгыз. Лимон, бәкам, әфлисун исләре организмны уңай энергиягә баета, көч өсти.

Иммунитетны ныгыту (2)

1 аш кашыгы үрдерелгән бодай, 1 аш кашыгы чәчәк балы, ярты лимон согы, пычак очына элеп дарчин кушалар да, иртән яки көндез ашыйлар (бодай урынына солы кайнатмасы да ярый). Гөлҗимеш һәм турак уты (толокнянка) чәе дә файдалы: 1 аш кашыгы гөлҗимеш җимеше һәм ярты чәй кашыгы турак уты яфрагын 200 мл суда 5 минут кайнаталар, төнәтәләр, көн буена эчәләр. Гөлҗимеш төнәтмәсенә кишер согы кушып эчәргә дә була.

20 июнь (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 4.49 сәгатьтә калка, 21.45 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.35 сәгать.

Ач тору, диета тота башлау өчен уңай көн. Артык күп ашаудан ташлар ясалырга, артрит килеп чыгарга мөмкин, шунлыктан чама хисен югалтмагыз. Муенга һәм җилкә башларына массаж ясату файдалы.

21 июнь (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 5.54 сәгатьтә калка, 22.14 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.35 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия, көрәш белән бәйле. Ихтыяр көче җитәрлек булмаган очракта чирләп китәргә дә мөмкин. Тамак, колаклар зәгыйфь.

Кәбестә битлеге

Коры тирегә мондый битлекләр ягу файдалы. Кәбестәне турап, сөттә йомшарганчы пешерәләр, бераз суынгач, биткә һәм муенга 20 минутка ягалар. Яисә берничә кәбестә яфрагын кайнар суда йомшартып алалар, үсемлек мае сөртәләр һәм бит белән муенга ягалар. 20 минуттан соң җылы ромашка төнәтмәсе белән юыналар.

22 июнь (җомга). Шәгъбән аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 7.05 сәгатьтә калка, 22.38 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, тыныч үткәрергә кирәк. Спорт белән шөгыльләнү, физик эш эшләү файдалы. Ай Арысланда чакта йөрәкне саклау мөһим.

Бәрәңге пиццасы

Бәрәңгене кыралар, борыч, тоз, әз генә он, йомырка кушып, коймак камыры куелыгында туглыйлар, кызган майлы табада зур коймак итеп салып, бер ягын кыздыралар да, әйләндереп, майонез сылыйлар, юка помидор телемнәре тезәләр, аннары йә казылык, йә гөмбә - нәрсә бар, шуны салалар, өстенә уылган сыр сибәләр, утын әкренәйтәләр, капкач ябалар һәм пешерәләр. Аннары яшел укроп белән петрушка сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев