Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

17 август (шимбә). Шәүвәл аеның 10 нчы көне. 11-12 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 17.29 сәгатьтә калка, 0.35 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.56 сәгать. Һәрнәрсәдә сак һәм игътибарлы булу зарур. Кешедә искиткеч куәтле көч уяна, аны иҗади файдаланырга кирәк. Күзләрне киеренкелектән саклау мөһим. Ай Кәҗәмөгездә чакта...

17 август (шимбә). Шәүвәл аеның 10 нчы көне. 11-12 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 17.29 сәгатьтә калка, 0.35 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.56 сәгать.

Һәрнәрсәдә сак һәм игътибарлы булу зарур. Кешедә искиткеч куәтле көч уяна, аны иҗади файдаланырга кирәк. Күзләрне киеренкелектән саклау мөһим. Ай Кәҗәмөгездә чакта терәк-хәрәкәт системасын, тешләрне саклау сорала, ашказаны эшен җайга сала торган төнәтмәләр эчү файдалы.

Әрем төнәтмәсе

Ашказаны эшен яхшырту өчен, әрем, меңьяфрак, шома көпшә (дягиль) төнәтмәләрен эчәргә кирәк. 2 аш кашыгы вакланган әремне 1 стакан суга салып, сулы савыт эчендә 15 минут пешерәләр, 1 сәгать төнәтәләр, көненә 3-4 тапкыр, ашарга 20-30 минут кала, 1әр аш кашыгы эчәләр.

18 август (якшәмбе). Шәүвәл аеның 11 нче көне. 12-13 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 18.13 сәгатьтә калка, 1.40 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.51 сәгать.

Игелек, мәрхәмәт кылу,бүләк өләшү көне. Бүген башкаларга шәфкать күрсәтсәң, үзеңә дә яхшылык булып әйләнеп кайта. Ачуланырга, ызгышырга ярамый.

Яман шештән саклый торган ризыклар (1)

Кәбестәнең бөтен төрендә һәм шалканда сульфорафан бар, ул шешнең үсүен туктата. Томат ликопенин дигән антиоксидант матдәгә бай, ул ирләрне простата (мәни бизе) шешеннән саклый. Яңа сыгылган кызыл чөгендер согы ашказаны, эчәклек, бавыр, бөер яман шешен кисәтә. Соядан эшләнгән ризыклар аномаль күзәнәкләр үсешен тоткарлый. Сельдь, сардина, макрель һәм сөләйман балыкларындагы туендырылмаган май кислоталары хатын-кызларны күкрәк шешеннән саклый. Ашказаны асты бизе һәм простата бизендәге шештән саклану өчен, кальмар, мидия, креветка кебек диңгез ризыкларына өстенлек бирү кирәк.

19 август (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 12 нче көне. 13-14 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 18.47 сәгатьтә калка, 3.05 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.47 сәгать.

Диетага утыру, миң, папилломаларны алдыру өчен уңай көн. Аралашуны чикләү зарур. Ай Сукоярда чакта күз, аяк, нерв системасын саклау мөһим, йөрәкне, кан тамырларын, арканы дәвалау файдалы. Аппендикс, баш мие, кан тамырлары, нерв системасына операция ясатмау хәерлерәк.

Яман шештән саклый торган ризыклар (2)

Парда пешерелгән ризыкларны күбрәк куллану яхшы. Бер үк майда беркайчан да ике тапкыр ризык кыздырмыйлар. Ысланган ашамлыклардагы сумала онкологик чиргә китерергә мөмкин. Туңмайны күп куллану рак башлану куркынычын арттыра. Ит һәм казылыкны да чама хисен югалтмыйча ашау зарур. Майсыз сөт ризыклары, эремчеккә өстенлек бирү мәслихәт. Күгәрә башлаган ризыкны жәлләми ташларга кирәк, чөнки күгәрек 10 төргә якын агулы матдә бүлеп чыгарырга сәләтле, мәсәлән, андагы афлатоксин бавыр яман шеше китереп чыгара ала.

20 август (сишәмбе). Шәүвәл аеның 13 нче көне. 14-15 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 19.16 сәгатьтә калка, 4.29 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.43 сәгать.

Кагыйдә буларак, бу көнне башланган эшләр уңышлы бара. Киңәшләргә колак салу зарур. Йөрәк, кан әйләнеше системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк. Ач тору өчен иң шәп көннәрнең берсе. Күбрәк сыеклык эчү файдалы. Бүген кеше тәвәккәл, гайрәтле, башлаган эшен ахырына җиткерә. Тәмәкене ташларга җыенганнар өчен моны бүгеннән башлау кулай булыр. Соңга калу ихтималы зур.

Колак авыртканда

Бик каты колак авыртуны да антибиотикларсыз гына дәвалап була. Даруханәдән прополис төнәтмәсе сатып алып, шуңа манчылган мамык кисәген колакка мөмкин кадәр эчкәрәк кертеп куярга кирәк. Тәүлегенә 1 тапкыр 5-7 көн рәттән файдалану хәерле. Төнәтмәне өйдә дә ясап була: борчак кадәр прополисны кечкенә шешәгә салып, өстенә спирт агызалар, эреп беткәч, марля аша сөзәләр һәм кулланалар.

21 август (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 14 нче көне. 15-16 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 19.40 сәгатьтә калка, 5.54 сәгатьтә бата. 6 сәгать 45 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 14.38 сәгать.

Бүген психика зәгыйфь. Бернинди әһәмиятле эш тә башламау хәерле. Начар уйларны куып җибәрү, нерв киеренкелегеннән котылу өчен, эвкалипт, рәйхан, ясмин, лаванда исен иснәү файдалы. Ай Балыкларда чакта тирене, эндокрин системаны, аяк бармакларын саклау мөһим, ашказанын, эчәклекне дәвалау уңай нәтиҗә бирә. Шоколад, лимон, әфлисун кулланмыйча, диңгез балыклары, сөт ризыклары, йомырка агы ашау файдалы.

22 август (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 15 нче көне. 16-17 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 20.01 сәгатьтә калка, 7.19 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.34 сәгать.

Явызлык, дошманлык, көнләшү хисен тыю зарур. Иҗат кешеләренә илһам, шәп фикерләр килер. Ай Балыкларда чакта корсакка массаж ясау файдалы, калкансыман биз, аяк бармаклары һәм аяк табанына операция ясату тыела.

Чәч коелса

Кайвакыт, күп дару эчкәннән соң, чәч коела, пеләшләнә. 1 аш кашыгы суган согы, 1әр чәй кашыгы бал, зәйтүн мае, шампунь, 1 йомырка сарысын кушып, әйбәтләп болгаталар. Башны җылы су белән чайкап, сөлге белән корыталар, аннан соң 3-5 минут дәвамында әлеге катнашманы чәч тамырларына ышкыйлар, целлофан белән бәйләп, җылы башлык кияләр, 1,5-2 сәгатьтән соң юалар. Дәва курсы - 1 атна.

23 август (җомга). Шәүвәл аеның 16 нчы көне. 17-18 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 20.22 сәгатьтә калка, 8.40 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.29 сәгать.

Көнне күңелле үткәрү мәслихәт, эшегез рәхәтлек китерсен. Ай Кучкарда чакта башны, сизү әгъзаларын саклау мөһим, бөерне дәвалау, чистарту уңай нәтиҗә бирә. Баш миенә, баштагы кан тамырларына, күзгә, колакка операция ясатырга ярамый.

Керәнле помидор

3 кг помидор, 250 г керән, 250 г сарымсак, тәменчә тоз кирәк. Яшелчәләрнең барысын да иттарткыч аша чыгарып, тоз кушалар да, пыяла банкаларга бүлеп, суыткычта саклыйлар. Яисә 1әр кг помидор һәм болгар борычы, 200 г керән, 4 баш сарымсак, 3 кузак ачы кызыл борычны иттарткычтан чыгарып, болгаталар, тоз кушалар һәм банкаларга бүлеп саклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев