Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

9 ноябрь (шимбә). Мөхәррәм аеның 6 нчы көне. 6-7 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 13.21 сәгатьтә калка, 23.02 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.41 сәгать. Һава энергиясенә бәйле көн, юк-бар эш белән шөгыльләнмәскә, гайбәт сөйләмәскә, буш вәгъдәләр бирмәскә кирәк. Үпкәләр зәгыйфь булганга, бүген иң шәп табиб -...

9 ноябрь (шимбә). Мөхәррәм аеның 6 нчы көне. 6-7 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 13.21 сәгатьтә калка, 23.02 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.41 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн, юк-бар эш белән шөгыльләнмәскә, гайбәт сөйләмәскә, буш вәгъдәләр бирмәскә кирәк. Үпкәләр зәгыйфь булганга, бүген иң шәп табиб - саф һава. Нарат, бәкам (сандал) һәм лаванда исе йоклар алдыннан стресстан котылырга булышыр. Ай Сукоярда чакта нерв системасын саклау мөһим, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын дәвалау уңай нәтиҗә бирә.

Лимонлы май

Грипп эпидемиясе вакытында лимонлы май ашау бер дә зыянга булмас. 1 лимонны 1 минутка кайнар суга салып алалар да, кабыгы белән иттарткычтан чыгаралар, шуңа 100 г атланмай һәм 2 аш кашыгы бал кушып болгаталар. Лимонлы майны, кара ипигә ягып, көненә 6-8 тапкыр ашыйлар.

10 ноябрь (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 7 нче көне. 7-8 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 13.49 сәгатьтә калка, 23.45 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.37 сәгать.

Бүген эш-гамәлләрдә интуициягә таяну хәерле. Сизгерлек арта. Ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, буыннар, сөякләр зәгыйфь. Салкын тию ихтималы зур, колак авыртырга мөмкин. Ай Сукоярда чакта балтыр һәм тубык сөякләренә операция ясатырга ярамый, кәбестә, киви, алма, слива ашау файдалы.

Көчле ютәлне дәвалау

Лимонны 10 минут сүрән утта пешерәләр дә, урталай кисеп, согын стаканга сыгалар, 2 аш кашыгы глицерин өстәп, яхшылап болгаталар. Стакан тулганчы бал кушып, тагын болгаталар. Бик көчле һәм еш ютәлләгәндә көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 2шәр чәй кашыгы кабалар, йокларга ятар алдыннан да эчәләр. Әгәр коры ютәл булса, көненә 3 тапкыр 1әр чәй кашыгы гына кабалар.

11 ноябрь (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 8 нче көне. 8-9 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 14.12 сәгатьтә калка, 0.22 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.33 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Хыянәт, алдашу, агулануларга бай. Уй-фикерләрне контрольдә тотып, үзебезне үпкәләткән кешеләрне дә кичерергә кирәк. Ай Балыкларда чакта тирене, эндокрин системаны саклау мөһим, ашкайнату әгъзаларын дәвалау, эчкә массаж ясау уңай нәтиҗә бирә, ә менә аякларга массаж ясатмау, мунча кермәү хәерлерәк.

Тәмле дару

Организмның авыруларга каршы торучанлыгын арттыру өчен, көз ахырында витаминнар, микроэлементлар, аксым, май һәм углеводларга бай булган, гемоглобинны да күтәрә торган катнашма әзерләп дәвалану файдалы. 300әр грамм әстерхан чикләвеге, күрәгә, йөзем, кабыгы белән 2 лимонны иттарткычтан чыгаралар да, 300 грамм бал кушалар. Суыткычта саклыйлар, көненә 1-2 тапкыр 1-2шәр чәй кашыгы кабып кую бик файдалы.

12 ноябрь (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 9 нчы көне. 9-10 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 14.33 сәгатьтә калка, 1.41 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.29 сәгать.

Гореф-гадәт, нәсел-ыру белән бәйле көн. Ял итү, үткәннәрне искә төшерү, гаиләне ныгыту өчен иң яхшы вакыт. Һәрнәрсәдә сизгерлек күрсәтү хуплана. Күбрәк су эчү, парлы мунча керү файдалы. Күкрәк читлеге зәгыйфь. Ай Балыкларда чакта аякка операция ясатырга киңәш ителми.

Өрек сихәте (1)

Өрек баш мие эшчәнлеген активлаштыра һәм хәтерне яхшырта, шунлыктан акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр өчен аеруча файдалы. Хәтерне яхшырту өчен, 100 г күрәгәне иттарткычтан чыгарып, 2 аш кашыгы бал кушып болгаталар, атна буе, көненә 3-4 тапкыр, 1әр аш кашыгы кабалар. Өректә калий тозлары күп, шунлыктан ул йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалауда, шешенгәндә бәвел кудыру чарасы буларак файдаланыла. Балтырлар шешенгәндә, атнасына 1 тапкыр 300 г күрәгәне дүрт өлешкә бүлеп ашыйлар, көн буена 0,5 л өрек согы эчәләр. 2-3 атна шулай дәваланганнан соң ук шеш шактый кими. Дәва курсы - 2-3 ай.

13 ноябрь (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 10 нчы көне. 10-11 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 14.54 сәгатьтә калка, 2.58 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.25 сәгать.

Үзгәрү, катгыйлык көне. Һәр эшне үтәгәндә игътибарлы булу, ахырына җиткерү сорала. Тәүлек энергетикасы бик куәтле, кешедә гаять зур табигый көч уянырга мөмкин. Умырткалыкны, башны, сизү әгъзаларын саклау мөһим. Ай Кучкарда чакта билне, бәвел чыгару системасын дәвалау уңай нәтиҗә бирә, башка операция ясатырга, колак, күз, борынны дәваларга ярамый.

Өрек сихәте (2)

Өрек матдәләр алмашуны җайга сала, организмны чистарта, майларны яндырырга булыша, артык сыеклыкны чыгара, калкансыман биз эшчәнлеген яхшырта. 100 г өректә 250 г пешкән бавырдагы кадәр тимер бар, шунлыктан ул анемия белән авыручыларга һәм йөкле хатыннарга файдалы. Җимеш никадәр ачыграк төстә булса, анда А витамины шулкадәр күбрәк, ул исә күз күремен һәм кан ясалуын яхшырта, күзәнәкләрне картаюдан саклый. Берничә күрәгә ашап кую авыздан килгән тәмсез исне бетерә. Өрек ашаганнан соң салкын су эчәргә ярамый - эч китәргә мөмкин, шикәр авыруыннан интегүчеләргә дә күрәгә белән сыйланмау хәерлерәк.

14 ноябрь (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 11 нче көне. 11-12 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 15.15 сәгатьтә калка, 4.14 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.21 сәгать.

Мәхәббәт, шәфкать, сабырлык энергиясенә бай көн. Килешү, өзелгән элемтәләрне ялгау уңай нәтиҗә бирә. Нәфрәтләнергә, киреләнергә ярамый. Йөрәккә киеренкелек китермәскә тырышыгыз, якыннарыгызны кечкенә генә бүләк яки яхшы сүз белән сөендерегез.

Бөерләрне чистарту

Бөерләрне чистарту өчен, кабыгы чистартылмаган 1 уч кабак төшен ярты литр кайнар суга салып, термоста төнгелеккә калдыралар, икенче көнне әз-әзләп эчеп бетерәләр. Дәва курсы - 2 атна.

15 ноябрь (җомга). Мөхәррәм аеның 12 нче көне. 12-13 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 15.39 сәгатьтә калка, 5.29 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.17 сәгать.

Үзгәрү һәм үзгәртүләр көне. Кайчандыр булган хәлләр кабатланырга, өзелгән элемтәләр ялганырга мөмкин. Ач торырга ярамый. Яңа белем алу, нинди дә булса һөнәр өйрәнү өчен яхшы вакыт. Салкын тию ихтималы зур. Шифалы үләннәр чәе белән сыйлану файдалы.

Тавыклы баклажан коймагы

Баклажаннарны чистартып, аркылыга 1 сантиметрлы түгәрәкләр ясап кисәләр дә, тоз сибеп куялар. Тавыкның түш итен иттарткычтан чыгарып, сарымсак, тоз, борыч өстәп болгаталар. Баклажан телемнәренең тозын юып төшереп, һәркайсын кечкенә кесә кебек кисәләр дә, шул арага тавык итен тутыралар. Он, йомырка, әз генә судан каймак куелыгында камыр туглап, һәр түгәрәкне шуңа манып алалар да, үсемлек маенда әйләндерә-әйләндерә кыздыралар, кәгазь тастымал өстенә алып куеп, артык маен сеңдерәләр. Соус сыйфатында яшел укроп туралган майонез яки каймак, яисә йогырт бирергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев