Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

21 июнь (шимбә). Шәгъбән аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 0.58 сәгатьтә калка, 14.53 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.35 сәгать. Никахлашу, гаилә бәхете көне. Яңа йорт төзи башларга була. Хәлсезләнгән кешегә күбрәк ял итү, йоклау файдалы. Табигать кочагында җәйнең гүзәл мизгелләре белән...

21 июнь (шимбә). Шәгъбән аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 0.58 сәгатьтә калка, 14.53 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.35 сәгать.

Никахлашу, гаилә бәхете көне. Яңа йорт төзи башларга була. Хәлсезләнгән кешегә күбрәк ял итү, йоклау файдалы. Табигать кочагында җәйнең гүзәл мизгелләре белән хозурлану күңелне тынычландыра. Сизү әгъзалары, баш, бавыр зәгыйфь. Эчке тавышка колак салу зарур. Күзләрне сакларга кирәк.

Күзгә ял кирәк

Күз арыганда, куе чәй яки ромашка белән әрем төнәтмәсеннән компресс куялар. 1 чәй кашыгы чәчәк балын 1,5 стакан суга салып, шул эремә белән компресс ясау да булыша. Күзләр кинәт кызарганда, аларны көненә 4-5 тапкыр суганлы су кайнатмасына бал кушып юалар. Әгәр күз кызарса һәм әрнесә, уылган чи бәрәңге (алма йә кыяр да ярый) куялар.

22 июнь (якшәмбе). Шәгъбән аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 1.22 сәгатьтә калка, 16.08 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.35 сәгать.

Акыл җыю көне. Тынгысызланмау сорала. Күзәтүчән, игътибарлы булырга, фикерләрне контрольдә тотарга, интуициягә таянырга кирәк. Күп сыеклык эчүдән, тупас ризык ашаудан тыелу мәслихәт. Сизү әгъзалары, баш зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Лимон тапны бетерә

Кояш нурлары тәэсирендә җәен күп кешенең тиресендә пигмент таплары пәйда була. Бу вакытта тирене көненә 3-4 тапкыр лимон яки кыяр телеме белән чылатып алу файдалы. Әчегән сөт сөртү дә булыша. 2 аш кашыгы шомырт җимешен 1 стакан кайнап торган суга салып, 30 минут төнәткәннән соң, битне көненә 3 тапкыр чистарту да яхшы нәтиҗә бирә.

23 июнь (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 1.49 сәгатьтә калка, 17.19 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.35 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Кешедә тәкәбберлек уяна. Гайбәт сөйләүдән, актив эшчәнлектән тыелу зарур. Артык күп энергия сарыф итмәскә, көчне сакларга, күбрәк ял итәргә кирәк. Мунча керү, массаж ясату, балык ашау файдалы. Кан әйләнеше системасы, муен, ияк, аяк зәгыйфь. Сөялне бетерү, җыерчыкларны киметү, тырнакларны ныгыту уңай нәтиҗә бирә.

Сары мәтрүшкә сихәте

Остеопороздан интеккәндә, 1 аш кашыгы вакланган сары мәтрүшкәне 1 стакан кайнар суга салып, 15 минут пешерәләр, 40 минут төнәтеп, сөзәләр. 100 г бал һәм 1 аш кашыгы лимон согы кушып, суыткычта саклыйлар. 2-3 ай буе, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 әр аш кашыгы эчәләр.

24 июнь (сишәмбе). Шәгъбән аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 2.20 сәгатьтә калка, 18.24 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.

Тылсымга бай көн. Киеренкелекне тыныч музыка йомшарта ала. Догалар уку, табигать белән хозурлану, су коену файдалы. Балтырлар зәгыйфь, кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан бирергә ярамый. Бүген баш, күзне саклау, артериаль кан басымын контрольдә тоту мөһим.

Диабеттан - карабодай

Карабодай ярмасын юып, киптерәләр, он итеп төяләр. 1 стакан кефирга 1 аш кашыгы карабодай онын кушып, төнгелеккә калдыралар. Иртән 1 стакан су, 15 минут үткәч, карабодайлы кефирны эчәләр. Дарулар белән бергә, өстәмә дәва чарасы буларак, шикәр чиреннән тут агачы да файдалы. 10ар сантиметрлы ике ботакны ваклап, ярты литр суда 30 минут пешерәләр дә, төнәтеп, көн буена чәй урынына эчәләр. Җәен мөмкин кадәр күбрәк тут агачы җимешен ашау да хәлне җиңеләйтә ала.

25 июнь (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 2.57 сәгатьтә калка, 19.24 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.

Игелекле эшләр башлау өчен уңай көн. Кәеф күтәренкелеген сакларга кирәк. Бизләр системасы, җилкә, кул, күз зәгыйфь. Ач тору, йоклар алдыннан аякларны салкынча суга тыгып утыру файдалы.

Гипертониядән - яшел чәй

Даруханәдән тырнакгөл төнәтмәсе, «Раунатин» алалар. Ярты чәй кашыгы яхшы кытай яшел чәен ярты стакан кайнар суга салып, суынганчы төнәтәләр, сөзәләр. Шуңа 20 тамчы тырнакгөл төнәтмәсе, 1 «Раунатин» төймәсе салып болгаталар да, беренче көнне - көненә 1 тапкыр, 2 нче көнне - иртән һәм кич, 3 нче көнне - 3 тапкыр, 4 нче көнне - 2 тапкыр, 5 нче көнне 1 тапкыр эчәләр. Ашаганнан соң 20 минут үткәч эчәргә кирәк. Курс - 5 көн, аннары 5 көн ял. Дәва курсы - 1 ай.

26 июнь (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 3.41 сәгатьтә калка, 20.15 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Яңа эш башларга, мөһим мәсьәләләр хәл итәргә ярамый. Иң гади көндәлек эшләр белән генә шөгыльләнү мәслихәт. Күңелегезгә ятмаган кешеләр белән аралашмагыз, хискә бирелмәгез. Үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерегез. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Өй җыештыру өчен яхшы вакыт.

Петрушка дәвалый

Шешенгәндә, 1 стакан вакланган петрушка сабагы һәм тамырын 2 стакан кайнар суга салып, төнгелеккә калдыралар, иртән сөзеп, 1 лимон согы кушалар да, көненә 5 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр. 2 көн эчкәч, 2 көн ял итәләр, аннары кабат дәваланалар.

27 июнь (җомга). Шәгъбән аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Кысла йолдызлыгында, 4.31 сәгатьтә калка, 20.58 сәгатьтә бата. 13 сәгать 11 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 17.33 сәгать.

Арып-талганчы эшләмәскә, борычлы һәм кайнар ризык ашамаска кирәк. Планнар төзү, иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы көн. Тешләрне дәвалату уңай нәтиҗә бирә. Ай Кыслада чакта ашказанын саклау мөһим, сөяк, буын, тезләрне кайгырту, таш һәм шлаклардан арыну, артритны дәвалау уңай нәтиҗә бирә. Ашказанына, корсак куышлыгы әгъзаларына, күкрәк бизләренә операция ясатырга ярамый. Сыр, эремчек, йомырка, кыяр, кәбестә, суган ашау файдалы.

Камырда кыздырылган ташкабак

2-3 ташкабак, 4 аш кашыгы он, 3 йомырка, ярты стакан сөт, үсемлек мае, тоз кирәк. Йомырка сарыларын 1 чәй кашыгы үсемлек мае белән туглап, сөт, тоз һәм он өстиләр, яхшылап болгаталар һәм күпертелгән йомырка акларын кушалар. Ташкабакларны түгәрәкләп кисеп, тоз сибәләр, камырга манып алалар һәм үсемлек маенда кыздыралар. Табынга вак туралган яшел тәмләткеч үләннәр сибеп куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев