Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

9 август (шимбә). Шәүвәл аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 19.14 сәгатьтә калка, 3.14 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.31 сәгать. Авыр энергетикалы көн. Хисләрне тезгенли белергә кирәк. Саф һавада җәяү йөрү киеренкелектән котылырга булыша. Кан әйләнеше системасы, тез, буыннар, эчәклек, талак, ашказаны...

9 август (шимбә). Шәүвәл аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 19.14 сәгатьтә калка, 3.14 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.31 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Хисләрне тезгенли белергә кирәк. Саф һавада җәяү йөрү киеренкелектән котылырга булыша. Кан әйләнеше системасы, тез, буыннар, эчәклек, талак, ашказаны асты бизе зәгыйфь. Мүк җиләге һәм балан согы файдалы.

Кан тамырларының варикоз киңәюе

Сәбәпләре: 1) Аяклардан менгән кан тамырлары киңәю бавыр аркылы бара. Бавыр тыгылса, корсак асты кан тамырларында басым күтәрелә, тамыр тышчалары кабара; 2) Утырып озак эшләгәндә кан өскә таба начар күтәрелә, шунлыктан кан тамырлары тышчасы йомшара, формасын үзгәртә; 3) Дөрес тукланмаганда, кан ойый һәм тамырларда начар хәрәкәт итә, тыгыла. Варикоз киңәюдән котылу өчен, бавырны чистарту, күбрәк җәяү йөрү, аякларга эш бирү, төрле күнегүләр ясау, яшелчә-җимеш соклары эчү, майлы ризык кулланмау, төнгә ач карынга яту файдалы. Аякларны югары куеп ятарга кирәк, бер урында озак басып йә утырып торырга ярамый.

10 август (якшәмбе). Шәүвәл аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 19.48 сәгатьтә калка, 4.35 сәгатьтә бата. 23 сәгать 11 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 15.26 сәгать.

Бик уңышлы, иҗади, тыныч көн. Дулкынланырга, кычкырырга, дорфа сөйләшергә, артык каты музыка уйнатырга ярамый. Кан авырулары кискенләшергә, талак авыртырга мөмкин. Бизләр системасы, аяк, кан тамырлары зәгыйфь. Ай тулган көн - дару үләннәре җыю өчен иң яхшы вакыт. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый.

Витилигодан - әнис мае

Тапларга көненә 2 тапкыр яңа сыгылган рәваҗ тамыры согы сөртәләр. Яисә 1 чәй кашыгы кара чәйне чирек стакан кайнар суга салып, 3 минут кайнаталар, суынгач, сөзәләр, тапларга сөртәләр. Йә булмаса, 100 грамм әнис орлыгын киледә төеп, ярты литр зәйтүн маена салалар, караңгы урында 1 ай төнәтәләр, аннары куыклар пәйда булганчы җылыталар да, суытып, сөзәләр, тиредәге ак тапларга гел сөртеп торалар.

11 август (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 20.17 сәгатьтә калка, 6.02 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.22 сәгать.

Яшәеш, мәхәббәт, иҗат шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмаска кирәк. Ай Балыклар билгесендә чакта Су көннәре башлана - эчке киеренкелек хисләр ташкыны булып тышка ургыла. Әйләнә-тирә дөньяда да үз кичерешләреңне сиземләү, интуиция арта. Артык алҗымаска, туйганчы йокларга киңәш ителә. Иң файдалы сый - ногыт борчагы, сөт ризыклары. Ач тору, эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. Тире, аяк, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Аллергия кискенләшүе мөмкин, йогышлы чир йоктыру ихтималы зур. Озак җәяү йөрмәү хәерле.

Тезләр авыртканда

2шәр аш кашыгы эт шомырты (крушина) кайрысы һәм тузганак тамыры, 2шәр чәй кашыгы петрушка, фенхель орлыгы һәм бөтнек яфрагын кушып, шуның 1 аш кашыгын ярты стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, иртән ач карынга 2шәр аш кашыгы эчәләр (авырту басылганчыга кадәр).

12 август (сишәмбе). Шәүвәл аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 20.43 сәгатьтә калка, 7.29 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.18 сәгать.

Тәүлек энергетикасы бавырга, бөерләргә тискәре йогынты ясый һәм тире авырулары килеп чыгуга сәбәп була. Кеше башкалар ихтыярына җиңел иярә. Иртә торырга, соң ятарга, ит һәм тозлаган яшелчә ашамаска кирәк. Ач тору файдалы. Сукыр эчәк, юан эчәклек зәгыйфь. Депрессия көчәергә, кәеф начараерга мөмкин.

Тозлы бөтнек чистарта

Аяк бармакларында гөмбәчек булганда, бөтнек яфрагын тоз белән төяләр дә, гөмбәчекле урыннарга сөртеп, пластырь белән беркетеп, 1 сәгать тоталар, аннары юалар. Тулысынча сәламәтләнгәнче дәваланалар.

13 август (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 21.08 сәгатьтә калка, 8.55 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.14 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Төрле агуланулардан, күз тиюдән саклану, элемтәләрне чикләү сорала. Бурычка бирергә дә, алырга да киңәш ителми. Нерв системасы, сукыр эчәк, умырткалыкның өске өлеше зәгыйфь. Ит ашарга, күзләрне арытырга ярамый.

Кара карлыган дәвалый

Ашказаны авыртканда, атеросклероз, ревматизм интектергәндә, 3-4 аш кашыгы вакланган кара карлыган яфрагын 300 мл кайнар суда, яхшылап төреп, 4 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4-5 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Азканлылык булганда, хәлсезләнгәндә, чәй урынына көн буена карлыган яфрагын пешереп эчү файдалы. Грипп, фарингит, ларингит, тонзиллит, бронхит, пневмония булганда, 1 чәй кашыгы төелгән карлыган яфрагын 1 стакан кайнар суда ябык савытта 10-12 минут пешерәләр, сөзәләр, бал кушып, көн дәвамында 2-3 стакан эчәләр. Цистит интектергәндә, 6 аш кашыгы вакланган карлыган яфрагын 1 литр кайнар суда җылы урында 1 сәгать төнәтәләр, көненә 5-6 тапкыр 1әр стакан эчәләр.

14 август (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 21.33 сәгатьтә калка, 10.18 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.09 сәгать.

Уйлану, үз-үзеңне өйрәнү тәүлеге. Кеше шик-шөбһәләрдән арына, бер карарга килә һәм бөтен ихтыяр көчен туплый. Ләкин тәкәбберлекне онытырга кирәк. Бүген бик күп көч сарыф ителә, шунлыктан зур энергия чыга торган эшләрдән тыелу зарур. Сизү әгъзалары, баш, нерв системасы, ашказаны, бавыр зәгыйфь. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.

15 август (җомга). Шәүвәл аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 21.59 сәгатьтә калка, 11.39 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.05 сәгать.

Бүген чирләп киткән кеше тиз сихәтләнә. Иртән саф һавада йөгерү, аннары суда тән чыныктыру файдалы. Айның бу тәүлеге кан әйләнеше системасына һәм бавырга тискәре йогынты ясый. Кызыл төстәге әчкелтем ризыклар - мүк җиләге, чөгендер, миләш, анар ашау файдалы, аксымлы һәм майлы ризыкларны исә кулланмау хәерлерәк. Эш урынын алмаштыру уңай нәтиҗә бирә: тәүлек энергиясе билгеле бер карарга килергә һәм яңа планнар корырга булыша.

Ташкабак катламасы

1 ташкабак, 120 грамм эремчек, 1 бүлем сарымсак, ярты бәйләм укроп, тәменчә тоз һәм борыч кирәк. Ташкабакны буйга юка телемнәргә кисәләр, тоз сибеп, 15 минут тоткач, кәгазь тастымал белән киптерәләр. Табада үсемлек маен җылытып, телемнәрне ике ягыннан да кыздырып алалар, кәгазь тастымал өстенә куеп, артык маен сеңдерәләр. Эремчекне чәнечке белән изеп, вак итеп туралган укроп һәм издерелгән сарымсакны кушалар, тоз, борыч сибәләр, куерак булса, бераз каймак өстиләр. Ташкабак телемнәренә эремчекле эчлекне сылап, катлама итеп төрәләр, таралмасын өчен, бераз кул белән кысып торалар. Салат яфраклары өстенә тезәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев