Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

8 ноябрь (шимбә). Мөхәррәм аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 18.05 сәгатьтә калка, 9.24 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.46 сәгать. Мәхәббәткә, иҗат шатлыгына бай көн. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, күңелгә ятышлы эш белән генә шөгыльләнү яхшы. Төрле вак-төяк сәбәп аркасында ызгыш чыгу ихтималы...

8 ноябрь (шимбә). Мөхәррәм аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 18.05 сәгатьтә калка, 9.24 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.46 сәгать.

Мәхәббәткә, иҗат шатлыгына бай көн. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, күңелгә ятышлы эш белән генә шөгыльләнү яхшы. Төрле вак-төяк сәбәп аркасында ызгыш чыгу ихтималы зур, шунлыктан эш урынында - хезмәттәшләрегезгә, өйдә исә хәләл җефетләргә игътибарлы һәм кайгыртучан булу сорала. Нерв һәм эндокрин система, гипофиз, күзләр зәгыйфь. Ач тору, эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Валидол урынына - укроп

Йөрәк авыртканда, валидол урынына укроп орлыгы белән дә дәваланып була. Орлыкны порошок итеп төяләр дә, кечкенә пыяла шешәгә салып янда йөртәләр. Йөрәк чәнчи башласа, бер чеметем порошокны тел астына салалар да, әкрен генә суыралар. Бу эч кипкәндә дә булыша. Цистит интектергәндә исә 1 чәй кашыгы укроп порошогын 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр дә, иртән ач карынга эчәләр.

9 ноябрь (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 18.51 сәгатьтә калка, 10.26 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.42 сәгать.

Тәүлек энергетикасы бавырга тискәре йогынты ясый һәм тире авырулары килеп чыгуга сәбәпче була. Шунлыктан бүген иртә торырга, соң ятарга, ит һәм яшелчә ашамаска кирәк. Бөерләр, эчәклек зәгыйфь. Күңел төшенкелеге басарга, кәеф начараерга мөмкин.

Грипптан саклану

Халык медицинасында күптән сыналган чара бар. Салкыннар башлану белән, көн саен йокларга ятар алдыннан сарымсак парын суларга кирәк. Моның өчен 1 баш сарымсакны вак кына турап, кәстрүлдә кайнап торган 2 литр суга салалар да, зур сөлге белән томаланып, шуның парын сулыйлар.

10 ноябрь (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 19.45 сәгатьтә калка, 11.20 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.38 сәгать.

Аралашуны чикләү, сихерләүдән, күз тиюдән саклану мөһим. Бизләр системасы, сукыр эчәк, арка зәгыйфь. Күзләрне арытырга ярамый.

Балан сихәт бирә (1)

Балан җиләкләрендә пектин, органик кислоталар, бигрәк тә С витамины күп. Балан иммунитетны төрле вирусларга каршы торырга әзерли, организмның тонусын күтәрә. Моның өчен 1 аш кашыгы җиләкне 200 мл кайнар суда төнәтәләр, сөзәләр, көненә 2 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Салкын тигәндә, ярты стакан баланны ярты литр кайнар суда 8-10 минут пешерәләр, сөзәләр, 3 аш кашыгы бал кушып болгаталар да, көненә 4 тапкыр, ашар алдыннан, 100әр мл эчәләр.

11 ноябрь (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 20.43 сәгатьтә калка, 12.04 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.34 сәгать.

Ихтыяр көчен туплау, мөһим карарлар кабул итү көне. Тыйнак һәм юаш булу хуплана, күп энергия сарыф итмәү сорала. Тәкәбберләнмәскә, ызгышмаска кирәк. Ашказаны, бавыр, нерв системасы зәгыйфь. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә. Саф һавада физик эш белән шөгыльләнү файдалы.

Балан сихәт бирә (2)

Көзен хроник чирләр кискенләшә - кан басымы еш күтәрелә, йөрәк авырта, сулыш кыса. Балан җиләген кайнар суда парлап, дуршлаг аша чыгаралар, барлыкка килгән боламыкка шулкадәр үк бал кушып, салкынча урында 1 атна тоталар, аннан соң һәр иртә ач карынга 1әр аш кашыгы кабалар. Игътибар: кан басымы түбән булганнарга баланны көненә 1 чәй кашыгыннан артык кулланырга ярамый.

12 ноябрь (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 21.45 сәгатьтә калка, 12.40 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.30 сәгать.

Бүген авырып киткәннәр тиз сихәтләнә. Сәламәтлекне яхшырту җәһәтеннән иң шәп чара - саф һавада йөгерү, аннан соң бер җылы, бер салкын суда тән чыныктыру файда бирә. Эш урынын алыштыру уңышлы. Айның бу тәүлеге кан әйләнеше системасына һәм бавырга тискәре йогынты ясый. Кызгылт төстәге, әчкелт тәмдәге ризыклар - мүк җиләге, миләш, анар, балан, кишер, чөгендер ашау файдалы.

Буыннарны чистарту

5 г дәфнә яфрагын 300 г суга салып, 5 минут кайнаталар, 3 сәгать төнәткәч, вак-вак йотымнар белән 12 сәгать эчендә эчеп бетерәләр (берьюлы эчеп бетерергә ярамый, кан ага башларга мөмкин). Шундый төнәтмәне 3 көн эчәләр (туклану - гадәттәгечә), 1 атнадан соң 3 көнлек циклны кабатлыйлар. Беренче елда 4 айга 1 тапкыр, аннан соң елына 1 тапкыр дәвалану җитә.

13 ноябрь (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 20 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 22.49 сәгатьтә калка, 13.10 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.26 сәгать.

Бу тәүлек энергетикасы кешенең акыл сәләтен көчәйтә, шунлыктан яңа белем алырга, аны файдаланырга кирәк. Ашау-эчүдә, аралашуда да юмартлык күрсәтү әйбәт. Бил, оча сөяге һәм буыннарга игътибарлырак булу, салкын тиюдән саклану, авыр әйбер күтәрмәү, кискен хәрәкәтләр ясамау мәслихәт. Бары тик яхшы нәрсәләр турында гына уйлау, ешрак елмаю хуплана. Тырнак кисәргә, операцияләр ясатырга ярамый. Ач тору уңай нәтиҗә бирә.

14 ноябрь (җомга). Мөхәррәм аеның 21 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 23.54 сәгатьтә калка, 13.36 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.23 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Кеше күп җыелган урыннарга бармау хәерлерәк. Ит һәм сөт ризыклары ашамау, ач тору файдалы. Умыртка сөяген ныгыту өчен уңай вакыт.

Солы печеньесы

3 стакан солы ярмасы, 1 стакан шикәр, 200 грамм атланмай йә маргарин, 1әр чәй кашыгы тоз һәм сода, 1 аш кашыгы какао, 1 стакан он кирәк. Солы ярмасын 2 тапкыр иттарткычтан чыгаралар да, эретелгән атланмай һәм башка ингредиентларны кушып, яхшылап болгаталар, ярты сәгатькә суыткычка куялар. 1 сантиметр калынлыгында җәеп, 230 градуслы газ мичендә пешереп алалар да, кайнар килеш матур кисәкләргә бүләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев