Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айгакырын карама (6-12 апрель)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

6 апрель (шимбә). Рамазан аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 4.40 сәгатьтә калка, 15.19 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.29  сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала. 

Бөтнекле серкә

Теш сызлаганда, мондый төнәтмә авыртуны баса. Кура җиләге һәм бөтнек яфракларын ваклап, чирек стакан алма серкәсенә икесен дә 1 әр чәй кашыгы салалар, 3 көн төнәткәч, сөзеп, суыткычта саклыйлар. Мамыкны чылатып, сызлаган тешкә куялар яки авызны чайкыйлар.

7 апрель (якшәмбе). Рамазан аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 4.48 сәгатьтә калка, 16.53 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы   13.34 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә. 

Йөрәккә дәва

100 грамм инҗир, 1 лимон, 1 стакан әстерхан чикләвеген иттарткычтан чыгарып, 8 аш кашыгы бал кушалар, яхшылап болгаталар, пыяла банкага салып, 3 көнгә суыткычка куялар. Аннары 1 атна буе иртән һәм кичен 1 әр чәй кашыгы, аннары 1 әр аш кашыгы кабалар. Катнашма беткәч, 1 ай ял итәләр, аннан соң тагын кабатларга була.

8 апрель (дүшәмбе). Рамазан аеның 29нчы көне. 29 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Кучкар  йолдызлыгында, 4.56 сәгатьтә калка, 18.26 сәгатьтә бата. 21 сәгать 21 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 13.39  сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъ­дәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек, баш һәм йөрәк зәгыйфь.  Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. Иҗат белән шөгыльләнү,  айлык план төзү яхшы. Тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. 

Ябыктыра торган кесәл

Берәр уч солы ярмасы, кара җимеш һәм уылган чи чөгендерне 2 литр кайнар суга салып, сүрән утта 15 минут пешерәләр. Кесәлгә охшаган кайнатманы, сөзеп, көн дәвамында эчәләр.

9 апрель (сишәмбе). Рамазан аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 5.04 сәгатьтә калка, 20.01 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы  13.43 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

10 апрель (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 5.15 сәгатьтә калка,21.38 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.48  сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк.

Чәч коелса, нишләргә?

1 баш суганны чистартып, угычтан уалар, берничә катлы марляга салып, баш тиресенә сөртәләр, берничә сәгатьтән соң юалар. Башны ак каен яфрагы төнәтмәсе белән юу да файдалы. Шампунь белән юганнан соң, чәчне 2 чәй кашыгы лимон согы яки 2 аш кашыгы серкә кушылган 1 литр су белән чайкау яхшы. 2 аш кашыгы сырганак җимеше һәм яфрагын 2 стакан кайнар су салынган ябык савытта 2-4 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, иртән һәм кич, ашар алдыннан, 1әр стакан эчәләр.

11 апрель (пәнҗешәмбе). Шәүвәл  аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 5.27 сәгатьтә калка,23.13 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.52  сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый. 

Нарат (чыршы) балы

Кәстрүлгә яшь нарат (йә чыршы) күркәләрен салып, өстенә 5 сантиметрлап күтәрелгәнче су тутыралар, сүрән утта 1 сәгать пешерәләр, сөзәләр. 1 л төнәтмәгә 1 кг шикәр кушып, тагын 1,5 сәгать пешерәләр. Бал аксыл-көрән төстә булырга тиеш. Аны көненә 4 тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабалар яки чәйгә кушып эчәләр. Нарат балы иммунитетны ныгыта, салкын тигәндә, бронхит интектергәндә булыша.

12 апрель (җомга). Шәүвәл аеның 3 нче көне. 5 нче  Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 5.47 сәгатьтә калка, 23.57 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.57  сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Брауни

100 г шоколад (анда какао 70 проценттан ким булмаска тиеш), 200 г атланмай, 170 г шикәр оны (пудра), 100 г он, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч, 3 йомырка, 50 г чикләвек кирәк. Шоколад белән майны кайнар сулы савыт өстенә куеп эретәләр, он, пудра, камыр көпшәкләндергеч өстәп, яхшылап болгаталар. Йомырка белән чикләвек өстәп, тагын болгаталар, формага агызып, 180 градуслы газ мичендә 20-25 минут пешерәләр. Мичтән алгач, өстенә тастымал каплап, кимендә 1 сәгать табасында суыталар. Туңдырма һәм эретелгән шоколад белән ашарга бигрәк тә тәмле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев